Логотип «Мәйдан» журналы

«Учларымда ут тергездем әле...»

Укучылар иҗаты.

Учларымда ут тергездем әле —
Йөрәк яна, дөрли ялкыны.
Бер күрүгә утка салды мине
Йөзеңдәге нурлар, сафлыгың!

Дөрли-дөрли янган сөю уты
Учларымны, ай-хай, пешерә.
Бер назлы елмаю җитә калды,
Ут салырга минем ишегә...

Белмим, күпме шулай дәвам итәр,
Утым сүнми яна алырмы?
Әллә, җавап тапмый, бәргәләнеп,
Бары сагыш булып калырмы?!..

Учларымда ут тергездем әле —
Бәреп чыкты йөрәк ялкыным!
Син үзең дә очкын өстәрсеңме —
Җавап көтәм, әйтче, алтыным!..
 

Факия ШӘРӘФ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock на Freepik

Комментарийлар