Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

Г.Тукай.

Тәкъдир татарны һәрчак кырыс сы­нау­лар­га дучар итеп тора. Җиһангирлык итүен дә, өлкән агай йо­гын­ты­сы­на дучар булганчыга кадәрге кан­лы көннәрне дә, каһәрле чорлардан ко­ты­ла язып, инде тураеп басып үзенең ни дәрәҗәдә мәгърифәтле, булдыклы мил­ләт икәнен тагын бер кат исбатлый алуын да, ал таң­нар атканда хөр булып уянырга өмет­лә­нү­ен һәм, ни кызганыч, ул өмет­ләр­нең өлешчә генә аклануын да озын-озак бәян итү кирәкмидер. Тик шунысы куанычлы: ул өметләр ту­лы­сын­ча тормышка ашачагына ышаныч һәрчак булган, бар һәм булачак! Шушы өмет геннар аша күчә, шушы өмет кырыс сынауларны җиңәргә, алга барырга дәрт-дәрман һәм көч-кодрәт би­рә. Бөек Ватан сугышында Җи­ңү­нең 70 еллыгын бәйрәм иткән шушы көннәрдә, тарихи елъязмаларны барлап, без моның чыннан да шулай икәненә тагын бер кат инанабыз.

«Татарстан» атамасын әле нибары егерме бер ел югары күтәреп йөрергә өл­гер­гән Автономияле Совет Со­циа­лис­тик Республикасы сугыш кырларына 700 мең кешесен озата (шуларның 10 меңе хатын-кыз). Җөм­һү­рия­те­без­дә бар­лы­гы 180 мең кеше хәрби өйрәнү уза. Мәскәү асты, Сталинград, Балтыйк буе, Польша җирләрен, Германия һәм баш­ка илләрне дошманнан азат итүдә Та­тар­ста­нда оешкан 18 нче, 86 нчы, 120 нче, 146 нчы, 147 нче, 334 нче, 352 нче укчы дивизияләр, 120 нче (соң­рак 69 нчы) гвардия укчы ди­ви­зия­се, 91 нче аерым танк бригадасы, 37 нче зе­нит-­ар­тил­ле­рия полкы, ТАССР Югары Советы исемен йөртүче 202 нче авиа­ция ди­ви­зия­се катнаша. Сугышта булган егет һәм кызларыбызның 200 меңе ба­тыр­лык өчен орден һәм медальләр бе­лән бүләкләнә. Шулардан 225се Советлар Союзы Герое исеменә лаек (бу дәрәҗәле исемгә тәкъдим ителеп тә, ал­мый калучылар аз түгел. Казан Крем­лен­дә­ге Бөек Ватан сугышы музей-ме­мо­риа­лы мөдире Михаил Черепанов шун­дый 188 батырның исеме кергән зур хезмәтне китап итеп чыгарыга әзер­ли). Унөч яугиребез Шакирҗан Мө­хәм­мәт­җа­нов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлый. Алты очучыбыз, үз очкычын дошман өстенә юнәлтеп, батырларча һәлак була. Шул рәвешле, халкыбыз фашист илбасарларына каршы аяусыз рәвештә көрәшә.

Бу дәһшәтле көрәш сугыш кырларында гына түгел, тылда да алып барыла. Өлкән яшьтәгеләр дә, яшүсмерләр һәм эшкә ярардай балалар да за­вод-­фабрика станоклары артына баса, басу-кырларда хезмәт куя. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән шигарь һәркемнең яшәү прин­ци­бы­на әверелә. Мисал өчен, С.П.Гор­бу­нов исемендәге Мәскәү авиация за­во­ды Казандагы Г.К.Орджоникидзе заводы территориясенә күчерелеп, ике ай чамасы вакыт узуга, яңа «Пе-2», ә Ленинградтан күчеп килгән авиация заводы ике атнадан соң «У-2» самолетлары (1944 елдан «По-2») чыгара башлый. Нәтиҗәдә, сугыш чорында илебездә төзелгән һәр очкычның алтынчысын Казан очкычлары тәшкил итә. Җөмһүриятебезнең унлаган предприятиесе «Катюша»лар төзү өчен җи­һаз­лар ясый, ә дары заводы фронт өчен миллионлаган зарядлар озата. Ил күләмендә бердәнбер булган Казан ки­но­плен­ка фабрикасы һава хәр­­би раз­­вед­­ка­сы өчен җитеш­тер­гән аэ­ро­фо­то­плен­ка­лар җи­ңү та­ңын якы­най­та, Ка­зан за­во­ды җи­теш­тер­гән кет­гут җеп­лә­ре исә мең­лә­гән яра­лы­ның го­ме­рен сак­­лап кала. Ә 1943 ел­ның ав­гус­тын­да Шө­гер­дә чы­га­рыла баш­ла­ган ка­ра ал­­тын ят­ма­ла­ры ил сә­нә­га­те өчен яңа су­лыш өргән табыш була.

Татарстанда өч миллионлы ар­мия­не киендерергә җитәрлек өс һәм аяк кие­ме тегелә. Авыл хуҗалыгы фронтка 131 мил­ли­он пот икмәк, 56 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт, 39 миллион пот бәрәңге һәм яшелчә, 500 мең пот йон тапшыра. Халкыбыз яу кырындагыларга җылы киемнәр әзерләүдә дә зур кайгыртучанлык күрсәтә. 1941–1942 ел­лар­да республика хезмәтчәннәре фронт­ка 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырылган кием, 106 мең пар бияләй һәм оекбаш һ.б. киемнәр озата. Күпләр үз хезмәт көненә ти­еш­ле акчаларына заемнар сатып ала. Кайберәүләр гомере буе җыйган ак­ча­ла­рын, фронт өчен дип, дәүләт хисабына күчерә. Шундыйлардан Минзәлә районы «Кызыл Йолдыз» колхозы әгъзасы Хаҗи Әхмәтов исемен атый алабыз. Ул биргән 101 мең сум акчага төзелгән очкыч иң яхшы очучыга тапшырыла. Дәһшәтле еллардагы фидакарь хезмәте өчен 4200дән артык тыл хезмәтчәне орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сәнгать һәм әдәбият әһелләренең дә Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗат эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Театр һәм филармония артистларыбыз хәрби частьларда һәм госпитальләрдә чы­гыш­лар ясый. Сугышның беренче елларында ук 2500 концерт һәм 70 спектакль куела. Дистәләгән агитбригада Брянск, Карелия, Калинин, 3 нче Балтыйк буе һ.б. фронтларда яу­гир­ләр­нең ва­тан­пәр­вәр­лек хисләренә ялкын өсти. Композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов һәм Мансур Мозаффаров иҗат иткән көйләр Ватанны сак­лар­га озата бара. Илле өч Татарстан Язу­чы­лар союзы әгъзасының егерме бише сугышның беренче айларында ук фронтка китә. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Нур Баян, Гадел Кутуй һ.б. бар. 1942 елдан башлап төрле фронтларда уналты татарча газета нәшер ителә. Әхмәт Ери­кәй, Афзал Шамов, Риза Ишморат, Иб­ра­һим Гази, Габдрахман Әпсәләмов һ.б. әдипләр әлеге газеталарда хә­бәр­че булып хезмәт итә. «Ватан на­му­сы өчен» газетасының хәрби кор­рес­пон­ден­ты Мөхәммәт Садрый хәтта Бер­лин­га кадәр барып җитә һәм Рейхстагка газета байрагын урнаштыра. Халыкны җиңүгә рухландырган ялкынлы шигырьләр, сокландыргыч повестьлар һәм пьесалар, тетрәндергеч публицистик әсәрләр матбугат битләрендә дөнья күрә, радиодан, сәхнәләрдән яң­гы­рый, алгы сызыкларда көрәшкә өн­ди. Татар әдәбияты К.Нәҗ­ми­нең «Ар­тил­ле­рист Сөләйман», Мирсәй Әмир­нең «Миңнекамал», Г.Бәшировның «Сержант Хәйруллин», Шәриф Ка­мал­ның «Марат», Фатих Кәримнең «Раз­вед­чик язмалары», Гадел Кутуйның «Рөстәм Маҗаралары» һ.б. әсәрләр белән баетыла. Ә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы мил­лә­те­без­нең рухи ныклыгын тагын бер кат раслый һәм бөтен дөньяны таң калдыра.

Ни кызганыч, утыз бер язучыбызга Җиңү көнен күрү насыйп булмый. Ва­тан өчен шәһит киткән әдипләребезнең исемнәре Язучылар йортындагы истәлек тактасына алтын хәрефләр белән язылган: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Hyp Баян, Рахман Ильяс, Мөхәммәт Әб­ли­ев, Хәйретдин Мөҗәй, Александр Бен­дец­кий, Мифтах Вәдүт, Аитзак Аитов, Хәбра Рахман, Кәшфи Басыйров, Мөсәгыйт Мостафин, Шамил Гәрәй, Демьян Фәтхи, Мансур Гаязов, Әгъзам Камал, Әхмәт Гыймадов, Исхак Закиров, Исмәгыйль Шәфиев, Хәмит Кави, Касыйм Вахит, Макс Гатау, Мөхәммәтша Мамин, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Габ­дул­ла Галиев, Әхтәм Әминов, Сө­ләй­ман Мөлеков, Лотфи Вәли, Рәхим Саттар. Әле Язучылар союзына кабул ителергә өлгерми калган күпме талантлы яшь каләм әһеле яу кырында әрәм булган…

Башка милләтләр белән ча­гыш­тыр­ган­да, татар иҗат әһелләре сугыш кыр­ла­рын­да бермә-бер күбрәк ятып кал­ган. Мисал өчен, Фатих Кәримнең су­гыш­та һәлак булуы хакында хәбәр ал­гач, Шәйхи Маннурның 1945 елның 27 апрелендә дусты Гомәр Бәшировка яу кырыннан язган хатына күз салу да җитә.

«Гомәр дус, мин синең бер хатыңа җа­вап биргәнче, синең икенче хатың ки­леп җитте һәм вәйран итте. Бу турыда нәрсә дип кенә әйтим соң. Болай да яралы йөрәк тагын да кискәләнде. Юк, моңа сугыш кына гаепле түгел. Без ке­ше­лә­ре­без­не саклый белмибез. Муса, Рахман, Шамил Гәрәй, Алиш, Дәүли, Мифтах, Фатих… Безнең кечкенә гаи­лә өчен бу искиткеч зур югалту! Бо­лар­ны тиз генә үстереп булмаячак. Әдә­би кадр­ларны чәчеп бетердек. Эч бик поша, хәерле булсын. Үзбәк, ка­зах, азәрбайҗан һәм башкаларда бу эш болай түгел. Те­лә­сәң ни әйт, бездә язучы итек­че бе­лән бер дә­рә­җә­дә­рәк йө-­ри дия­сем ки­лә ми­нем. Фа­тих­ның та­лан­ты­на, фронт­тан йө­рәк ка­ны бе­лән яз­ган матур шигырьләренә ба­ры­быз да сок­ла­нып йөрдек, әгәр ялгышмасам, ул яра­ла­нып ике мәртәбә Казанга кайтты. Лә­кин шунда берәү дә аны алып калыша алмады…

<…> Гомәр, Фатих күпне күрде. 4 ел йөреп тә кайтты. Гаепсез булып та­был­ды, шунда ук сугышка китте. Анда чын патриотлыгын кайнар каны һәм кай­нар, талантлы шигырьләре белән күр­сәт­те. Ул һичшиксез зур шагыйрь, та­лант­лы егет, канаты, күңеле сынарлык бик күпләрне күрсә дә, язмышның авырлыгына бирешмәгән лачын иде…»

Сугыш елларында республиканың рухи тормышында да коточкыч зур югал­ту­лар була. Сугышның башлангыч чо­рын­да татар язучылары үзләрен иҗади яктан ирекле тойса да, сугыш ахырына табан язучылар һәм та­рих­чы­лар­га ка­ра­та хакимият тарафыннан басым кө­чәя. КПСС Үзәк комитетының та­тар хал­кы­на үз тарихын һәм әдәбиятын өй­рә­нү­не рәсми рәвештә тыйган «Татар пар­тия оешмасы эшенең торышы һәм мас­са­кү­ләм-сәяси, идеологик эшне ях­шырту чаралары турында» дип аталган 1944 елгы 9 август карары кабул ителә. Күп кенә җитәкчеләр, тарихчылар һәм әдипләргә «милли факторга аеруча зур игътибар бирүдә гаепле» дигән ярлык тагыла. Иң беренче чиратта Нәкый Исән­бәт­нең «Идегәй» әсәре тәнкыйть уты­на тотыла. Әдипне «Алтын Ур­да­ны матурлап күрсәтергә омтылу, хан­нар-феодаллар эпосын по­пу­ляр­лаш­ты­рыр­га тырышу»да гаеплиләр. Шул вакыттан башлап, татар хал­кы­ның объектив тарихын яктырту мөмкинлеге бермә-бер кими. Зыялыларны эзәрлекләү сугыштан соң да дәвам итә. Совет чорында татар тарихын галимнәр тарафыннан чагыштыр­мача тулы итеп өйрәнергә тырышу омтылышының иң югары нәтиҗәсе дип 1937 ел­да Мәскәүдә нәшер ителгән 532 бит­ле «История Татарии в материалах и документах» хезмәтен атарга мөмкин (Бу китап кабат нәшер ителми, аның берән-сәрән сакланып калган нөс­хә­лә­ре бүгенге көндә ат бәясе то­ра). Аннары сугыш… һәм югарыда әй­теп үтелгән карагруһчыл карар… Шул сәбәпле, татар галимнәренең фән­ни эзләнүләре Болгар чорыннан бо­рын­гы­рак дәверләргә китә алмый. Ча­гыш­ты­ру өчен уткүршедәге БАССР та­ри­хы­на күз салсак, шаккатмалы хәл: тәүге тапкыр 1936 елда нәшер ителгән «Материалы по истории Башкирской АССР» китабының тагын биш томы (дүртенче томы ике китаптан тора) 1940, 1949, 1956, 1960 елларда дөнья күрә. Бу китапларны, нигездә, хәзерге Россия борынгы актлар дәүләт архивы фондларында сакланучы документлар тәшкил итә. Ә татарныкылар бүгенге көндә дә җиде йозак, кыйммәтле хак астында саклана. Ни хикмәттер, ут­күр­ше­ләр бүген дә өлгер: Уфа архивлары иренмәгән һәркем кереп үз нәселенең иң кимендә ун буыннан торган шә­җә­рә­сен төзи алырлык документларны та­бып кайтартты инде…

Дөрес, кемнәрдер күзәтчелегендә язылган «уртак тарих»та халкыбызның шанлы үткәненә, шул исәптән, татарларның Бөек Җиңүгә керткән өлешенә (Татарстан сугыш кырларында 350 мең кешесен (халыкның 11,5 процентын) югалта) объектив бәя бирүләрен көтеп яту үтә дә беркатлылык, сафсата бу­лыр. Каһарманнарыбызның тормыш һәм хәрби юлын фидакарьләрчә бирелгәнлек белән барлаучы эзтабарларыбыз бик аз. Ә инде хәрби архивларда утырып эшләгәннәре бармак бөгеп кенә са­нар­лык. Батырларыбыз турында һә­вәс­кәр тарихчылар язган «фәнни-пуб­ли­цис­тик» китаплар сирәк булса да нәшер ителә, ләкин аларның саны бер­ни­чә йөз данәдән артмый. Кайбер ом­ты­лыш­лар булса да, Алтын Йолдызга лаек шәхесләребез хакында бай мәгълүматлы һәм зәвыклы китапның әле һаман нәшер ителгәне юк. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур», Шәйхи Маннурның «Муса» романы кебек кулдан-кулга йөртеп укырлык әсәрләр дә күптән иҗат ителми. Юкса, хәрби очыш­ла­ры белән дошманның өнен алган һәм шул сәбәпле фашист­лар арасында «төнге убырлар» дип атап йөртелгән очучы кызларыбыздан Мәгубә Сыртланова, атак­лы хәрби җитәкче Якуп Чанышев (алар икесе дә морзалар нәселеннән), илбасарларны утлы табада биеткән «Катюша»лар командиры Бари Йосыпов, Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы сәхифәләренә «Кара генерал» исеме белән кереп калган партизаннар отряды башлыгы Даян Мурзин, берничә милләт үз улы итеп күрсәтергә те­лә­гән Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов, исе­ме җырларда җырланган генерал Миң­не­га­ли Шәйморатов, әдипләребез Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һ.б. ул һәм кызларыбыз язмышы хакында кызыклы да, гыйбрәтле дә әсәрләр язып булыр иде. Шул ук Интернетта да Бөек Ватан сугышы тарихын чагыштырмача тулы ча­гыл­дыр­ган татарча сәхифә бул­ма­вы күңелне кыра. Мисал өчен, «ге­не­рал Шәйморатов» дип эзлисең икән, өзек-төтек мәгълүматларга гына тап буласың. Күп шәхесләрнең юньле-башлы фотолары яки адәм рәтле биографияләре дә юк. Ә башка телдәге сә­хи­фә­ләр­дә «кирәгебез бер тиен». Та­тар­лар арасында иң беренчеләрдән Со­вет­лар Союзы Герое исеменә лаек бул­ган Илдар Маннановның берүзе ничә фашист танкын юк иткәнлеге ту­­рын­да­гы мәгълүмат, ни сәбәпледер, «кү­лә­гә­дә калдырылган». Шул ук Ба­ри Йо­сы­пов турында да җиңел генә кем нин­ди материал таба алыр икән? Ә бит за­ма­нын­да аны Герой исеменә тәкъ­­дим итү буенча Сталинның үзенә мө­рә­җә­гать иткәннәр… Маршал Р.Я.Ма­ли­нов­ский: «Миңа, карт солдатка, фронтта та­тар сугышчыларын һәм командирларын күп күрергә туры килде һәм мин аларның яудагы какшамас үҗәтлеген, корычтай ихтыярын күреп һәрчак соклана идем», – дип юкка гына әйтмәгән ләбаса!

Саный китсәк, алдыбызда бурычлар шактый. Ә Вакыт һаман алга чаба…

Кыйблалар буталган чорда яшибез. Төрле кешеләр очрый, төрле фикерләр ишетелә. Араларында, тайчанмыйча: «Ничек инде ул сугыш «Ватан су­гы­шы», ничек инде ул җиңү «Бөек Җиңү» була алсын?!.» – дип әйтүчеләр дә юк түгел. Андыйларга җавап бер: дәһшәтле еллар ерагайса да, ул чорлар хәтеребездә саклана. Кайсы гына гаиләне, нәсел-ыруны алма, шушы сугышта кулына корал тотып көрәшкә күтәрелгән яки үзен аямыйча тылда хезмәт куйган якыннарыбыз бар. Алар бу михнәтне үзләре сорап алмаган. Минем дә ике бабам Бөек Ватан сугышы башлану бе­лән фронтка киткән. Икесе дә иң дәһ­шәт­ле бәрелешләрдә катнашкан. Мәгъ­дә­нур Шәй­гәр­да­нов (1906–1994) 38 нче армия составындагы 340 нчы укчы ди­ви­зия­нең 1140 нчы укчы полкының 5 нче ротасында «Дегтярев пулеметы» ук­чы­сы була. Брянск юнәлешендә бар­ган авыр сугышларда катнаша. Шул су­гыш­лар­да дүрт тапкыр яралана. Ар­ка­сы­на снаряд ярчыгы эләккәч, кыр госпиталендә табибларның аны ни­чек итеп тимер караватка яткырып, аяк-кулларын бәйләп куеп, акыртып опе­ра­ция ясаулары, янбашындагы ти­ре­сен аркасына өстәп тегүләре һәм су­гыш­ның башка гыйбрәтле хәлләре ха­кын­дагы хатирәләре хәтеремә мәңгегә уелып калган. Туган авылына ул 1943 елда кайта. Озак еллар буе колхозда хезмәт куя. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Габделнәфыйкъ Мәҗитов (1904–1998) 146 нчы укчы дивизиянең 512 нче укчы полкы составында Тула юнә­ле­шен­дә барган сугышларда була. Соң­рак Смоленск өлкәсе Барятино рай­онын­да Варшава шоссесын азат итү сугышларында катнаша. Байрак кү­тә­реп яуга кергән вакытта, фашист снай­пе­ры­ның ядрәсе тиеп, уң кулы чәр­дәк­лә­нә. Бераздан аны госпитальгә озаталар. Шул чагында, хәбәрсез югал­ды дип, гаиләсенә хат юллыйлар. Аңа да туган авылына әйләнеп кайту бә­хе­те насыйп була. Кулы гарипләнсә дә, ул озак еллар буе колхозда хезмәт куя. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Исеме Калуга өлкәсе һәм Татарстан Хәтер китапларына кер­тел­гән. 2014 елда миңа 512 нче полк байрагы алдында баш ию бәхете насыйп булды. Бабам сөйләгәннәр буенча, алар хәрби әзерлекне Биектау районы Усады авылы тирәсендә узганнар. Татарстан милли музее фондында сакланучы әлеге кадерле ядкарьгә дә алтын хәрефләр белән: «512-му стрелковому полку от трудящихся ВЫСОКОГОРСКОГО района. Истребим фашистских оккупантов всех до единого!» дигән сүз­ләр язылган. Димәк, Биектау районы хезмәтчәннәре тапшырган бу байракка бабам каны да сеңеп калган. Күп яуларны күргән бу байракны сакланган җиреннән түгәрәк даталы Җиңү бәйрәмнәрендә почетлы каравыл белән генә алып чыгалар икән. Ә бу юлы, хәлне аңлатып биргәч, кызыл комачны махсус алып чыгып күрсәттеләр. Кулым белән байракка кагылганда, күңелдә ихлас горурлык хисләре тулып ташыды. Җиңү көненең кыйммәтен һәм бөеклеген тояр өчен, шундый бер мизгел дә җитәдер…

Журналыбызның бу санын Бөек Җи­ңү­нең 70 еллыгына һәм шагыйрь Нур Баян иҗатына багышладык. Бу елның 15 маенда аның тууына 110 ел тула. Кулына каләм һәм корал тотып илбасарларга каршы көрәшкән батыр әдип Җиңү көненә нибары ике атна кала һәлак була.

Кая гына аяк бассам да,
Тик бер генә пуля атсам да:
Сөйгән халкым өчен барысы да,
Туры улың, халкым, мин сиңа,
– дип язган шагыйрь «Минем өстән пу­ля яуса» исемле шигырендә.

Әйе, ул чын мәгънәсендә Ватаныбызның тугры улы булуын тормыш һәм көрәш юлы белән раслады. Ә инде аның менә бу шигъри юллары киләчәк буынга үгет-нәсыйхәт булып яңгырый:

Авырлыклар миңа килсә дә,
Барыр юлым дошман киссә дә:
Тереләй бирелмәмен дошманга,
Хыянәт итмәм Татарстанга!

1

Биектау районы хезмәтчәннәре тарафыннан 512 нче полкка тапшырылган байрак

4
Казанның Катанов тыкрыгында 146 нчы укчы дивизия яугирләре истәлегенә куелган һәйкәл


Комментарий язарга