Логотип «Мәйдан» журналы

Юл чатында... (Повесть)

Ярый әле аларның авылы шәhәрдән ерак түгел.

Җиде чакрым җирне җәяүләп тә кайтырга була. Кайтмыйча да булмый. Бүтән чара юк. Ярылырдай булып баш чатный. Тел аңкауга ябышкан. Көне дә ярыйсы ук кыздыра башлады. И-их, кичә Альфред очрамаган булсачы... Ул аны эт итеп сүкте. Малосемейкадан чыкканда шешә белән су алырга Әнәснең башына килмәгән иде. Чөнки ул гадәткә кергәнчә, кибет төбендә учындагы тиеннәрен күрсәтеп, үткән-сүткәннәрдән:
– Вот, пять рублей не хватает… Шесть рублей не хватает… Помогите, пожалуйста! – дип җыярмын да баш төзәтермен, шуннан соң гына авылга кузгалырмын дип уйлаган иде дә, ул теләгәнчә килеп чыкмады. Кибеткә ипи-сөт алырга килгән әбиләр (гәрчә Әнәсне мондый кыяфәттә күп мәртәбә күрсәләр дә) миhербаннары килеп катык-сөттән калган тиеннәрен биргәннәр иде дә, аңа гына нәрсә аласың?
Ә марҗа түтиләр:
– Молодой. Работать надо! – дип, Әнәскә көйдергеч карашларын ташлап китеп бардылар. Күзләренең агын күрмәс өчен әллә ни бирерсең! Андый чакта Әнәс җир тишегенә кереп китәрдәй була. Ул бер урында таптанып, үткән-сүткәннәрне өмет белән күздән кичереп, байтак вакыт басып торды. Миhербанлы, аның хәленә керердәй кеше күренмәде. Барысы да, ут капкандай, каядыр ашыга. Кайберләре берсен-берсе бүлә-бүлә ни турындадыр бәхәсләшә. Берсенең дә Әнәстә кайгылары юк.
– Сараннар сез! Каруннар! – дип сүгенде Әнәс эченнән генә. – Сезнең кесәгез тулы акча бит, югыйсә (әйтерсең, кешеләрнең бар гаме Әнәснең махмырдан интегүендә!)
Ул кемгә сүз кушарга белми аптырап торганда якындагы йорт почмагыннан ир-ат килеп чыкты. Ул, ни өчендер, картлар шикелле, вак-вак адымнар белән атлап килә иде. Әнәс бу мескеннең мөгаен аягы авырта торгандыр, ничек оялмыйча гарип кешегә сүз кушасың инде дип уйлап алды. Ә ир-ат кыяфәте белән төзелештә бергә эшләгән Хөснимәрдәнгә охшаган иде. Барган җиреннән як-якка каранып алуларына кадәр нәкъ аныкыча: суйган да каплаган инде. Сынап карый торгач, Әнәс аны танып алды. Әйе, бу кеше, чыннан да, Хөснимәрдән иде. Цехлары чирек чакрымга сузылган гаять зур заводның ак болытларга үрләгән, берсеннән-берсе биек колонналарын алар бергә күтәрделәр. Сварщик булып эшләүче Әнәс дустына hәрчак ярдәм итте. Тәнәфес вакытларын сарыф итеп, аңа тутыкмый торган калайдан он салырга җыйнак кына тартма ясап бирде. Гаражына беркемдә юк серле йозак. Бакчасында шашлык ыслый торган мангалына кадәр Әнәснең хезмәте. Саный китсән байтакка җыелыр...
Әнәснең күңелендә өмет чаткылары уянды. Аның исәбенчә, Хөснимәрдән, hичшиксез, иске дустының хәленә керергә тиеш иде. Әмма... Әмма... Әбе килсә җәбе килми, җәбе килсә әбе килми дигәндәй, Әнәснең кыяфәтен күрүгә Хөснимәрдәннең чырае кырысланды. Исәнләшүенең дә ата-анасы юк иде. Иске дустының сузылган кулына да теләмичәрәк кенә үрелде. Хәл-әхвәл сорашкан булып кылануы да ихластан түгел иде.
– Хәл, ни... ниерәк иде шул... – диде Әнәс гаепле кеше сыман тотлыга-тотлыга. – Кичә кич э-э... бездә эшләгән Сашканы очраткан идем (Альфред димәде, юри Сашка диде. Белгән кеше ич, бәлки юмартланыр).
– Ә-ә, теге моторист булып эшләгән условник Сашкамы?
– Әйе. Ну ул котылды бит. Хатынын да алып килде. Аңа барактан бер бүлмә бирделәр.
Хөснимәрдән кычкырып көлеп җибәрде.
– Беләм, беләм! Озак торды ул анда. Капитальный йорттан фатир алырга менә-менә чираты җитә дип кенә йөргәндә айныткычка эләгә дә, чиратын ун кешегә артка чигерәләр дә куялар иде.
Әнәс күңеленнән генә бер авызыңны тыя алмасаң шулай инде ул дип сыкрап куйды.
– Иске дуслар бит. Очрашу хөрмәтенә... – ул башын бер якка кыегайтып бугазына чиртеп алды. – Әзрәк сыйланып алган идек. Күбрәк киткән ахры. Бүген баш авыртканга чыдар әмәл юк.
Әнәс учындагы тиеннәрен санарга кереште.
– Моңа нәрсә генә аласың инде? Бер кружка пивога дә җитми.
Һәм ул кыяр кыймас кына дустының күзенә текәләп калды.
Әнәснең ялварулы карашын аңлап алуга Хөснимәрдәннең ыржайган кыяфәте мизгел эчендә сүрелде дә куйды.
– Машинаны яңарттык бит әле, малай. Муеннан бурычка баттык. Кесәмдә ипилек тә акчам юк, – hәм ул саубуллашып та тормады, каракларча як-ягына каранып алды да (гомердә булмаган хәл!) чумадан качкан кешедәй, эре-эре адымнар белән китеп барды.
– Сараннар сез! Каруннар! – дип сүгенде Әнәс. – Күр инде син моны! Мескенгә әйләнде дә куйды. Ипилек тә акчам юк ди бит, ә! Мә, ачка үлә күрмә дип, учындагы тиеннәрен чыраена томырасы калган. Ул аның артыннан җирәнеп карап калды. Ә бит Әнәс, башкалар шикелле, эше өчен беркемнән дә акча алмады. Аракы белән кыстый-кыстый сыйлыйлар иде дә, шуның белән вәссәлам! Тозлы кыяр капкалап кына ерак китә алмыйсың. Смена ахырында әүмән-тәүмән атлап фатирына кайтып ава торган иде. Гаиләсенең таркалуы да шул шайтан суына хиреслеге аркасында. Ә бүген... Таш яуса да бүген аңа авылга кайтырга кирәк. Иртәгә Мәрфуга әби өчен көтүгә чыгасы бар...
 
* * *
Әнәс хәлсез адымнар белән юл читеннән атлый.
Ул барган яктан да, каршыга да берөзлексез машиналар агылып тора. Алар үткәндә Әнәснең борынына әчкелтем төтен исе, гәүдәсенә кайнар hава агымы килеп бәрелә. Ажгырып килгән иләмсез зур йөк машиналары узып киткәндә ул ихтыярсыз hава ташкынына кушылып читкә сөрлегеп кала.
Аның ничек кенә булса да туган авылына кайтып керәсе, уйнап үскән капка төпләренә җитеп егыласы килә. Егетнең күңелен алгысытып сәфәргә әйдәгән бердәнбер исән калган алюминий савыт аны шунда тарта. Бабаларының өендә булган чуен чүлмәк, алюминий табак ише әйберләр күптән инде тимер-томыр җыючы Сандрның складына «аякланган». Өйдә бәрәңге пешереп ашый торган бердәнбер алюминий савыт та, кайсы ярык, кайсы китек берничә агач кашык калды...
Әнәс үзе белән су алмаганына инде мең кат үкенде. Юлга чыкканда уйларга, бышыңны эшләтергә кирәк булган да бит. Туй үткәч – дөмбер дигәндәй, хәзер үкенүдән ни мәгънә? Аның теле күптән аңкавына ябышкан. Сүз кушучы булса, телен әйләндереп җавап та бирә алмас иде. Адәм баласы ашамыйча ай буе түзәргә мөмкин диләр. Ә сусыз – юк! Тәүлектән артык түгелдер.
Калкулыкны үткәч, тигез җир башланды. Әнәскә атлап баруы бераз җиңеләйде шикелле. Эх, шушы минутларда могҗиза белән челтерәп аккан салкын сулы чишмә дә очрасын иде! Чиләге белән күтәреп чөмерер иде... hичьюгы бер чүмеч... Юк, бер йотым булса да ярап торыр иде...
Шулчак аның карашы юл читендәге канауга төште. Канау төбендә көзге кебек нәрсәдер ялтырап ята иде. «Су түгелме соң бу?» дип уйлап алды ул өметләнеп. Әллә инде аның күзенә генә күренәме? Алмашына башладымы? Көзгедәй ялтырап яткан нәрсә, чыннан да, канауның тирән бер җирендә туфракка сеңеп өлгермәгән яңгыр суы иде! Әнәс юл өеменнән төшеп сулы чокыр янына килеп тезләнде. Су өстендә черкигә охшаган, җеп юанлыгы гына булса да галәмәт озын ботлы, үтә күренмәле элпә канатлы ниндидер бөҗәкләр йөзеп йөри иде. Ул берара эчәргәме – юкмы дип шикләнеп калды...
...Әнәс малай чакта бабасы белән урманга утынга баргач та шулай сусаганнар иде. Шул чакта да ул тәгәрмәч эзенә җыелган суны эчәргәме – юкмы дип икеләнеп торган иде. Бабасы:
– Улым, шикләнмичә эч. Берни да булмас! – дигәч, ул да бабасы шикелле кушучлап эчте...
Әнәс күптән гүр иясе булган бабасының сүзләрен исенә төшереп канаудагы суны кушучлап эчәргә тотынды. Битләрен, күкрәкләрен юды, башына койды. Бераз хәл кереп киткәндәй булды.
Кайтасы юлның яртысы үтелгән иде. Кырыкка якынлашып килгән Әнәс тә, бәлки, гомеренең яртысын үткәндер. Кешечә матур итеп яшәдеме соң ул аны? Истә калырлык ниләр майтарды ул үз гомерендә? Әнисе: «Унга бар, уңганчы бар», – дип, бер кияүдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә чабулап йөргәндә, биш яшьлек Әнәсне, кырыкмаса кырык төрле сәбәп табып, детдомга илтеп тапшырды. «Салават күпере» исемен йөрткән бу бинаның капкасына бик матурлап салават күпере рәсемен ясап куйганнар. Бина эче дә төрле-төрле, берсеннән-берсе күркәм рәсемнәр белән бизәлгән иде. Ә уенчыклар! Аю, бүре, каз, үрдәк... Ниндие кирәк! Әнәскә боларның барысы да кызык тоелды. Күңеле күтәрелеп китте. Әмма төнлә кысталып уянгач, «Әни! Әни! Минем пес итәсем килә!» – дип елаганын ишетеп, юан гына бер апа:
– Какой тебе ани?! Спи спокойно! – дип, тупас кына итеп аны кире койкасына төртеп аударды да, юрганы белән томалап куйды (Әнисенең куллары җылы да, йомшак та иде!). Иртән торуга аның яткан матрацы... юешләнгән иде. Шулай итеп монда аңа икенче көнне үк «Сигәк!» кушаматы тактылар.
Тора-бара балалар арасында алдакчы, төрткәләшергә, юк-бар өчен дә сугышырга торучы малайлар бар икәнен күрде Әнәс. Усаллары синең кулыңдагы уенчыгыңны да тартып алып китәләр.
Ял көннәрендә балалар янына кемнәрдер килеп йөри. Алар балаларга конфет, печенье ише тәм-томнар өләшәләр. Андый чакта шатлыклары йөзләренә чыккан сабыйлар күчтәнәчләрен бер-берсенә күрсәтеп:
– Менә миндә нинди зур «чупа-чупс!»
– Ә минем «сникерс» синекеннән дә зуррак! – дип, мактанышалар, үрле-кырлы сикерәләр.
Сирәк-мирәк кенә Әнәснең әнисе дә килгәли. Тик, килгән саен ул:
– Менә синең яңа әтиең! – дип, янында басып торган ниндидер абыйга төртеп күрсәтә. Нишләргә белми борынын тартып торган сабый бернәрсә дә аңлый алмый. Әтиләрнең шулай искесе, яңасы була микәнни дип, аларның каршында аптырап басып тора. Моннан алдарак килгәне кара чәчле, кара мыеклы ярыйсы гына ягымлы абый иде.
– Ә син мине үзең белән балыкка алып барырсыңмы? – дигәч тә, кулын күкрәгенә куеп:
– Алып барырмын, алып барырмын, – дип ышандырган да иде. Кая югалгандыр, шуннан соң Әнәснең ул «әти»не кабат күргәне булмады. Ә монысы... Сап-сары чәчле бер төксе шунда... Әле җитмәсә (кая ашыга торгандыр?) минут саен:
– Әйдә, тизрәк! Пакетыңны калдыр да киттек! – дип, әнисен ашыктыра. Әнәснең әнисен сагынганын белми микәнни соң ул?
Юлны оныттымы, эше күп идеме, соңгы вакытта, нишләптер, әнисе генә килми башлады.
Әнәснең янына авылда яшәгән әбисе белән бабасы да килеп йөри. Алар килсә, Әнәснең түбәсе күккә тигәндәй була. Ул алар алып килгән күчтәнәчләрдән бигрәк үзләрен күрүгә шатлана. Каршыларына йөгереп барып кочаклап ала. Әбисе дә аны кочагына кысып елый-елый сөя. Бабасы күңеле йомшарганын сиздермәскә тырышып тамак кыра-кыра:
– Җә, җитәр инде, җитәр! Улымның сөякләрен сындырасың бит инде! Җитәр! – дигәч кенә оныгын кочагыннан ычкындыра.
Ә аерылышу – үлемгә тиң! Әнәс:
– Мин дә сезнең белән кайтам! – дип үкереп елый башлый. Тыяр хәл юк. Әбисенең җиңенә, бабасының костюм итәгенә чат ябыша. Сабый каян шулкадәр көч ала торгандыр, тиз генә ычкынып китәм димә.
Әбисе оныгы янына бер-ике мәртәбә генә барды.
– Мин ул ятим балаларның йөзләрен күргәч тә елый башлыйм. Җә, йөрәгем шартлар! – дип бүтән бармады.
Җитмешкә җиткән бабасының да йөрәге су өстендәге калкавыч сыман: «Менә батам! Менә калкам!» дип калтырап тора.
Мондагы мохитне, тәртипсез малайларны күргән саен, Шәйгәрдән картның күңелендә ихтыярсыз бу ятимнәр йортының исеме «Салават күпере» булса да, үксезләр өчен ул сират күперенә тиң икән дигән фикер ныграк тамыр җәйде. Ә бит, боларның берсе дә туганда начар булып тумагандыр. Урам йогынтысы, ата-аналарының әхлаксыз тормыш алып баруы, мәктәп тәрбияләр әле дигән хата фикер, игътибарсызлык... бозган ул балаларны. Ана сөте белән кермәгәнне, хәзер тана сөте белән генә аңына сеңдерү ай-hай авыр шул инде.
Шәйгәрдән карт соңгы баруында Әнәстән тәмәке исе килүен сизеп алды.
– Каян алдың? Кем бирде? – дип төпченә башлагач, оныгы башын түбән иеп:
– Мишка бирде-е, – дип әйтергә мәҗбур булды.
– Ә син аңа нәрсә бирдең?
– Бер нәрсә дә бирмәдем. Аркасын гына кашыдым, – диде малай еламсырап.
Бу хәл Шәйгәрдән картның болай да мөлдерәмә тулган сабыр савытына лаканы белән нәҗес өстәгән шикелле булды. Ул Мишканың кем икәнен ачыклап йөрмәде, көне-сәгате белән оныгын үзләренә алып кайту чарасына кереште.
 
* * *
Әбисе белән бабасы тәрбиясендә Әнәс ятимлек ачысын тоймады. Тамагы тук, өсте бөтен булды. Өлкәннәр аңа hәрвакыт «Улым» дип эндәшкәч, малайның авызына үзеннән-үзе «Әти», «Әни» сүзе килеп керде. Моны карт белән карчык үзара елмаешып кабул иттеләр. Алар өчен сабыйның күнеле кителмәве хәерлерәк иде.
Аяныч ки, дөньяда гел генә якты төсләр, аяз көннәр булмаган кебек, яхшылык белән янәшә яманлык та яши шул. Әнәскә ятимнәр йортында нахакка тагылган «Сигәк» кушаматына алмашка, авылда «Җилдән туган – Айтуган» дигәнен чәпәп куйдылар. Малай үзе бу сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да, әбисе белән бабасына бик авыр тәэсир итте. Ул мескеннәр эчләреннән ут йотты. Авылдашларының авызын томаларлык сүз әйтерләр иде дә... азгын кызлары (яхшыдан яман туган нәрсә!) киявен бер мәртәбә дә әти-әнисенә алып кайтып күрсәтмәде.
– Киявең ниндирәк кеше соң? Нигә үзең белән алып кайтмадың? – дип кызыксынган кешеләргә дә ул:
– Командировкага җибәргәннәр иде шул, – дип акланды. Яисә:
– Чит илгә укырга китте, – дип алдашты.
Ә асылда (әйтергә дә оят!) шабашник әрмәннәр белән чуалып туган бала дигәннәре хак булгандыр. Шулай булгач, ничек мыскыл итсәләр дә телен тешләргә мәҗбүр Шәйгәрдән карт. Уйнашның башы уен булса да, ахыры кыен шул. Ата-анага әйтеп бетергесез авыр! Ходай Тәгалә дошманыңа да күрсәтмәсен!
Мыскыл итәргә, кыерсытырга маташучылар булса да, тиресен текмәгәннәр: Әнәс тере малай булып үсте. Бишенче-алтынчы сыйныфта укыганда ук инде бабасының кул астына керә башлады (аркылы ятканны буйга да алып салмаучы хөрәсән ялкавы булса нишләр идең?). Җитмешнең өске ягына атлаган, ярыйсы ук өшәнгән Шәйгәрдән карт моңа чиксез сөенде. Чөнки башка балалары җырдагыча: үсеп җиткәч кош балалары кебек таралыштылар да беттеләр. Елга бер-ике мәртәбә күренеп китәләр дә шуның белән вәссәлам! Ә Әнәснең эшкә кулы ятып тора. Бик чос. Бабасы әйткәнне шундук эләктереп ала. Кабатлап торуның кирәге дә юк. Нәзберек холыклы бала шикелле, чебен тимәс, чер итәр дә түгел. Умарталар караганда да, корт чага дип куркып тормый, бабасы тирәсендә кайнаша. Тора-бара... «җилдән туган-Айтуган» дип авыз чайкарга яратучылар да кимеде. Шул үзе юкта әйтсәләр генә инде.
Әнәс унынчы сыйныфны укып тормады. Бабасының:
– Улым, егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз! – дигән киңәшен тотып район үзәгендә урнашкан СПТУга укырга керде. Берьюлы шофер правасы да, «электросварщик» дигән таныклык та алып чыкты.
Солдат хезмәтендә боларның икесе дә ярап куйды. Аны буяу исе аңкып торган өр-яңа машинага утырттылар. Икенче елын хезмәт итүче, «Дед» дәрәҗәсенә үрләгән hавалы солдатлар да аның спортзалда ике потлы герләр чөеп уйнаганын күреп бәйләнмәделәр.
Сочидан килгән әрмән егете, Әнәснең кыяфәтендә күпмедер дәрәҗәдә үз кавеменең чалымнарын шәйләп, әрмәнчә нәрсәдер әйткән иде. Әнәс аңа каршы саф татарча:
– Ачуымны китереп нәрсә лыгырдыйсың? Я по-французски не знаю! – дип җавап бирде. Тегесе:
– А я-то думал, что ты армянин, – дигәч, хәрбиләрчә:
– Никак нет, товарищ командир! – дип авызын каплады.
Әнәс икенче елын хезмәт иткәндә Советлар Союзы да таркалды. Ул кайтканда колхозларны да таратканнар. Күмәк хуҗалыкта яшәргә күнеккән крестьянның күбесе җиде юл чатында адашып калган юлчы хәлендә. Өстәвенә, Әнәсне тәрбияләп үстергән әбисе белән бабасы да бер-бер артлы гүр иясе булганнар иде инде. Егет авылда озак тормады, туп-туры шәhәргә юнәлде. Солдат хезмәтен үтәп кайткан егетне, өстәвенә, hөнәре дә булгач, бишкуллап эшкә алдылар. Шулай итеп ул шәhәр кешесенә әйләнде. Шәhәрдә яшәсә дә, авыл тәрбиясе алган Әнәснең күнелендә кешеләргә карата булган ярдәмчел, намуслы булу, олыны-олы, кечене кече итеп кенә түгел, кеше итеп күрү кебек күркәм сыйфатлар югалмады...
 
* * *
Юл читеннән әкрен генә үз җае белән атлап барган Әнәс, көтмәгәндә, (игътибарсызлыгы аркасында) калкып торган ташларга абынды. Егылуын егылмады, шулай да ярыйсы гына сөрлекте.
Уйласаң, Әнәснең матур хисләр, якты өметләр белән башланган гаилә тормышы да шулай көтмәгәндә «сөрлекте». Аларның Асия белән танышулары да бераз сәеррәк килеп чыкты. Очраклы рәвештә дисәң дә ярыйдыр. Егет икенче сменадан кайтканда очратты ул аны. Төнге сәгать унберләр тирәсе иде бугай, каршыга килгән кыз Әнәстән тәмәке кабызырга шырпы сорады.
– Сезнең шырпыгыз юкмы? – диде кыз кулындагы папиросына ымлап.
– Нәрсә, хәзер татар кызлары да тәмәке тарта башладымыни? – диде Әнәс төксе генә. Чөнки аның тәмәке тарткан хатын-кызны күрсә «җене котыра». Кулыннан килсә, ул аларның авызларыннан тәмәкеләрен тартып алып, уңлы-суллы чабаклар иде. Кызлардан тәмәке исе түгел, кыш уртасында да алма исе килеп торырга тиеш!
– Тешем сызлаганга чыдар әмәл юк, – диде кыз әрнегән кыяфәттә чыраен сытып. – Папиросны кызлар киңәш иткәнгә алган идем инде.
– Аптекага барырга иде.
– Бу вакытта аптекалар бикле бит инде.
– Бикләнсә, тәүлек буе эшли торган дежур аптекалар бар ич.
Кыз пошкыргандай, сулышын кискен генә тышка бөркеде.
– Һыһ! Төн уртасында шәһәр буйлап ялгыз йөрергә минем башыма тай типмәгән бит әле.
Кыз яңагын тотып сызланырга тотынды.
– Ай, үләм! Шырпы бирегез инде. Кабызып карыйм әле. Бәлки файдасы тияр.
Әнәснең шырпысы юк иде. Тәмәке тартмагач, нигә кирәк ул кесә бүлтәйтеп йөрергә.
– Кабызмыйча гына авырткан теш арасына кыстырып карагыз. Бәлки чыннан да файдасы тияр.
Кыз Әнәснең киңәшен тотып кулындагы папиросын әвәләп теш арасына кыстырды, авызын йомды. Әмма минут та үтмәгәндер, төкеренергә, укшырга тотынды.
– Ай, үләм! Башым әйләнә башлады!
Кыз бер кулы белән башын тотты, икенчесе белән Әнәснең җилкәсенә килеп сарылды.
– Уф, үләм! Егылам бит, егылам! Күз алдымда җир әйләнә! Зинһар!
Әнәс нишләргә белми кызны кочагына алды. Белмәгән килеш... Ярдәм итә имеш... Имче карчыкларның сүзенә ышансаң, башың себер китәр... дип үзен сүкте.
– Йә, тынычланыгыз инде, тынычланыгыз! Ерак торасызмы? Әйдәгез, мин сезне өегезгә озатып куям. Ә-ә, тулай торактамыни?
Кызлар тулай торагы ерак түгел иде. Егет көн саен аның яныннан үтеп йөри. Ачык тәрәзәләрдән йә музыка агыла, яисә кызларның чыркылдап көлгәннәре ишетелә. Ул кызның бер кулын үзенең җилкәсенә салды, биленнән кочаклап алды.
– Исемегез ничек?
– Асия.
– Кайда эшлисез?
– Төзелештә.
– Кем булып?
– Начальник түгел инде.
– Ә шулай да.
– Маляр.
– Коллегалар икән. Мин дә төзүче бит. Электросварщик, – диде Әнәс кызга карап. Аның битенә Асияның өтеп алырдай кайнар сулышы килеп бөркелде. Егет, ихтыярсыз, тагын бер кат кызга күз төшереп алды. Ярыйсы гына чибәр икән дип куйды ул күңеленнән. Асияның җилкәсенә төшеп торган куе кара чәчләре, чамасын белеп кенә үскән борыны, керфекләр арасында бер югалып, бер күренеп алган күзләре... һәммәсе-һәммәсе аны сөйкемле итеп күрсәтәләр иде. Саран гына янган төнге фонарьлар яктысында күзләренең төсен генә аера алмады Әнәс. Очраша башлагач кына Асияның зәңгәр күзле кыз икәнен белде. Зәңгәр күзләрнең сихрилеге хакында күп язылган, күп сөйләнгән. Кызның сөйкемле сөягеме, үзенә тартып торган ниндидер тылсымлы көче бар идеме, Әнәс, үзе дә сизмәстән, аңа тартылды. Асия янында үзен җиде кат күктә йөзгән кебек хис итте, шатлыклы мизгелләр кичерде. Айлы төннең тонык күләгәләрендә сизелер-сизелмәс якыная баручы иреннәр кайчан кушылганнардыр, икесенең берсе дә хәтерләмәс иде. Болар акыл иңләмәс илаһи мәхәббәтнең мәңге истә калачак бәхетле мизгелләре иде...
Уйламаганда, көтмәгәндә, төн уртасындагы бу танышу, ахыр чиктә, кавышуга китерде. Туйны заманча матур итеп үткәрделәр, матур тасмалар, «Әче!» – төчеләр... Туйдагы халык алдында оялу, тыйнаклык хисләрен онытып кат-кат үбешүләр... берсе дә калмады. Яшьләр дөнья гамьнәреннән ваз кичеп ширбәтле айлар үткәрде. Асия бигрәк тә Әнәснең көн саен килеп аларның тормышына «кысылып» йөрүче бианасының да, бөкшәйгән, ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән биатасының да булмавына сөенде (әйтерсең, картлык аларны читләтеп үтәчәк!). Нигә кирәк алар? Яшьлекнең кадерен белергә, матур киенергә, диңгездә коенып, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга аларга беркем дә комачауламады.
Сурәте мактау тактасыннан төшмәгән Әнәскә фатир мәсьәләсендә дә озак көтәргә туры килмәде. Булганына куанып яшисе дә яшисе генә иде югыйсә...
Борынгылар, кырык яшькә җиткәндә кешенең йортын бала-чага чыр-чуы күммәсә, мәхшәр күмәр дигәннәр. Хактыр. Әнәс белән Асия бер түбә астында җиде ел яшәсәләр дә, ни хикмәттер, балалары булмады. Хатыны балалары булмауны иреннән күрде.
– Булдыксыз! – дип сүкте.
Ир-атның мондый хурлыклы сүзләр ишеткәнче, егылып үләргә риза икәнен белсә иде ул. Шулай булса да Әнәс, тешен кысып, сабыр булырга тырышты.
– Әйдә тикшеренеп карыйк әле. Бәлки син үзең гаепледер? – дип карады.
Хатыны һаман:
– Көн саен исереп кайтканыңны онытма! Туса да синең балаң йә гарип, йә үзең шикелле алкаш булачак! – дип ирен битәрләде. Күпмедер дәрәҗәдә аның тузынуында да хаклык булгандыр. Һөнәре буенча Әнәскә күпләрнең йомышы төшә. Ә ул (әбисе белән бабасы тәрбиясе!) кешеләрнең гозерен үтәмичә калмый. Эшнең ахыры, ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, «аягың-кулың сызлаусыз булсын!» кебек матур сүзләр, изге теләкләр белән түгел, һаман шул шайтан суы белән төгәлләнә.
– Юк, кирәкми! – дип карышып та карый Әнәс.
– Нәрсә, мин бер ярты белән дә сыйлый алмаслыкмыни? – ди гозере үтәлгән кеше. Үзен булдыксызлар рәтенә куясы килми инде, янәсе.
– Шабашка эшләп кеше акча суга! Ә син!.. – дип сүгә хатыны Әнәснең салмыш кайтканына ачуы килеп.
– Бергә эшләгән иптәшләр бит, – дип аклана Әнәс. – Ничек алардан акча сорыйсың инде. Бирсәләр дә алмыйм мин аны.
Хатыны башын селкеп бертын ни әйтергә белми Әнәскә төбәлеп тора.
– Ыштансыз син, ыштансыз! Тфү!
Ахыр чиктә сиңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни дигән шикелле кулын селтәп кухняга кереп китә.
Әнәс, нишләсен, бәхәсләшеп тормый, йокы бүлмәсенә кереп ава.
Ирнең, салмыш кайтса да, тәмле телләнгән чаклары да булды. Бу бигрәк тә хезмәт хакы алган көннәргә туры килә иде. Авызы колагына җиткән, йөзе май кояшыдай балкыган Әнәс кайтып керүгә:
– Асия, җанкисәгем, бүген получка алдык. Син, зинһар, ачуланма инде, – дигән була. Хәләле ни уйларга белми торган арада кесәсендә бар булган акчасын аның кулына тоттыра. Кочакламакчы, үбеп алмакчы булып омтыла.
Хатыны:
– Кит әле, кит! Пычрак киемнәрең белән якын килмә! – дип читкә тайпыла. Шулай да Әнәс аның аркасыннан сөеп, иркәләп, бәпләп алырга өлгерә.
Андый чакларда хатынның назлы сүз көткән күңеле эреп киткәндәй була. Күңеленнән «иртәгә кояш икенче яктан чыкмаса ярар иде» дип көлемсерәп куя.
Аяныч ки, бәйрәмнәр ешайгач (балыкчылар көне, чукраклар көне...), икенче көнне баш төзәтү өянәге дә өстәлде. Эшкә кулы ятып торган Әнәснең тамыр җәя башлаган бу гадәтенә җитәкчеләр баштарак күз йомды. Ахыр чиктә, куллары калтырап эшендә брак җибәрә башлагач, яраткан һөнәре белән хушлашырга туры килде.
Хатыны әле һаман да (ярату хисе дә сүнмәгән булгандыр!) ире өчен борчылып:
– Сиңа эчкечелектән дәваланырга кирәк. Үзеңнең ихтыяр көчең юк икән, врачка бар! – дип ялварды. Аның тезләнердәй булып инәлүләренә каршы ул үзенекен тукыды.
– Кешеләрдән оят бит!
Дөресе «Алкаш!» кушаматы тагуларыннан курыкты, бәләкәй чакта тагылганнары да бик җиткән иде.
– Хәзер бит эшкә кергәндә терапевтка күренү генә җитми, наркология кабинетын да үтәсе. Ә «алкоголик» мөһере сугылган кешене беркем дә эшкә алмаячак, – дип акланды.
Әнәс эшсез калгач та эчүеннән туктамады. Кибет тирәсендә өч борынга ялманып йөрүчеләрнең әшнәләренә әйләнде. Һәрнәрсәнең чиге булган кебек, ахыр чиктә, Асиянең дә сабырлыгы төкәнде... Фатирларын бүлгәндә, ярый әле урамга куып чыгармадылар: малосемейкада булса да урын бирделәр. Ялгыз ир-атка ялгыз бүлмәдәге тормышны тормыш дип була микән? Монда хатының пешергән тәмле ризыклар юк шул инде. Еллар буе кибет киштәсендә яткан «роллтон» пакетын кайнар суга салып җебетсәң, тавык шулпасы була янәсе.
Була, пычагым! Куян шулпасының шулпасы гына була ул! Әнәс үзенең көннән-көн түбәнгә тәгәрәвен аңлый аңлавын. Тик бу сазлыктан чыгу юлын гына белми. Чалкан яткан килеш, баш астына кулларын куеп, ялгызы төннәр буе уйланып ята. Нәрсәдер эшләргә кирәк ич инде? Нәрсәдер эшләргә кирәк... Ә бәлки авылга әбисе белән бабасының йортына кайтып яшәргәдер?.. Әйе шул! Әйе! Шулай итеп ул кабат авылда яши башлаган иде. Тормышын яңадан башламакчы булып планнар корган иде. Тик монда да эшсез шомбайлар тулып ята икән. Алар Әнәсне биш куллап компанияләренә (программасыз «партияләренә») алдылар.
Ә дөньяга аек акыл белән караучы елгырлар, колхоз таралды дип, бот күтәреп ятмыйлар: җидешәр-сигезәр баш сыер асрыйлар. Сөт сатып, сугымга таналар үстереп, кош-корт үрчетеп сарай кебек йортлар җиткергәннәр. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, матур гына яшәп яталар. Андыйларга дәүләт тә азмы-күпме ярдәм итеп тора.
Буыннары сыеклар һаман колхозларны тараттылар дип зарланалар, югарыдагыларны сүгәләр. Янган йөрәкләрнең ялкынын шайтан суы белән басалар да, тагын да гайрәтләнеп җитәкчеләрнең тетмәсен тетәләр.
Авылда хәзер көтүче юк. Малларны чиратлап көтәләр. Эшең күп булса, яисә авырып китсәң, кемнедер ялларга кирәк. Әнәс әнә шулай ялланып көтү көткән акчаларын җыеп шәһәргә квартплата түләргә килгән иде дә, гөнаһ шомлыгы... тоткарланды. Малосемейкадан чыгуга аңа шешәдәше Альфред очрады. Исәнме, саумы юк:
– Кая югалдың? Вадимны күмгәндә күренмәдең, – дип Әнәсне «чыбыркылап» алды.
– Ә-ә, теге, тәбәнәк буйлы урыс малаемы?
– Әйе. Түлке ни, әнисе генә марҗа булган икән бит аның. Туганнары мөселман зиратына күмделәр.
Менә сиңа, мә! Аралашканда гел русча гына сөйләшә, татарча аңламаган булып кылана торган иде. Ә бәлки өйрәтмәгәннәрдер? Кеше карбыз түгел шул – ярып карый алмыйсың.
– Мин хәзер авылга күчтем бит.
– Нәрсә? Фермерга әйләндең что-ли?
Әнәс кычкырып көлеп җибәрде.
– Алпавытка әйләндем! Бер көтү малларым бар! Сыерлар көтәм.
Вадим рухына «за упокой души» эчә торгач, квартплата түлисе акчалар җилгә очты...
 
* * *
Әнәс, үз уйларына чумып, әкрен генә юл читеннән атлый. Э-эх, кичә Альфред очрамаган булсачы... Фатир бурычын түләр иде дә, әйләнеп кайтыр иде. Әнисенең пенсиясенә көн күрүче бу әзмәвердәй егетне Әнәс өнәми иде. Бер баруында әнисенең ачынып:
– Пылесосны алып чыгып киткәнсең! Авырткан билем белән мин хәзер нишлим? Ничек иелеп идән юыйм? Өйдә сатарлык әйбер дә калмады бит инде, – дип, үкенү ачысы белән телгәләнгән йөрәгенә чыдый алмый әйткән сүзләре әле дә Әнәснең колак төбендә чыңлап тора.
Вадим... Вадим... Аның хет малае калды. Ә Әнәснең беркеме дә юк. Дуадак каз шикелле, ялгыз башы – юк юлдашы. Балалары булса, бәлки, ул бу хәлгә дә төшмәс иде. Бәлки, Асиясе дә ЗАГСка гариза язмас иде – балалары хакына түзәр иде. Бу минутта ул аны юксынып куйды. Уйласаң, ул бит аңа гел яхшылыклар гына теләде. Сәрхушлар төркеменнән, шешәдәшләреннән аерып алмакчы булды. Эчкечелек сазлыгыннан коткармакчы булды. Ә ул нишләде? Тыңламады (акыл арттан йөри шул! ), «бәйләнчек» дип хатынын сүкте.
Авылдагы тормышының да рәте-чираты юк. Ятып йокларга караваты да юк. Бар иде ул, бар иде. Тимер-томыр җыючы Сандрның складына «очты». Буш идәнгә бабасының тунын җәеп, әбисенең бишмәтен ябынып йоклый. Кешеләргә ялланып тамак туйдыра. Кыскасы, эт күтеннән көн күреп яши. Шул да булдымы тормыш?!
Ярый бүген ул бәрәңге пешереп ашый торган бердәнбер савытны сатып баш төзәттең ди. Ә иртәгә?... Ә берсекөнгә?... Алга таба нәрсә?... Киңәшләшер кешесе дә юк Әнәснең. И-их, әбекәе белән бабакае исән булса-а... Бәлки әнисенең аяк астына барып егылыргадыр? Аның кайда яшәгәнен белми шул Әнәс. Кайчандыр кайтып, әти-әнисенең йортын сатмакчы булып йөргән ул. Тик хәзерге заманда усак бүрәнәдән буралган, еллар үтү белән бер якка кыйшайган йортны кем алсын инде? Адресын да калдырмаган ичмаса.
Әнәскә хәзер... хәзер... бер генә юл кала... Бау алып чыгарга да, бакчадагы иң юан шомыртка... Бурычларыңнан да... махмырдан да... дөнья мәшәкатьләреннән дә... барысыннан да котыласың... Ә-әй!.. Ә-ә-әй!..
Күңелсез уйларыннан аның йөрәге кысылып, чәнчеп куйды. Ихтыярсыз, ачы күз яшьләре бәреп чыкты. Бу минутларда аның күз алдында ике ай элек кенә гомерен элмәктә чикләгән әшнәләре «Шизик» (Ширияздан) килеп басты. «Үз-үзенә кул салган мордар!» дип, аның мәетен дә зиратка кертмәделәр. Каберстанның тышкы ягына күмделәр.
– Ахирәт көнендә андый бәндәләргә гафу рәхим булмас! – дигән сүз дә ычкындырды әле өлкән яшьтәге абзый.
Үз-үзенә кул салса, Әнәс тә тәмуг кисәвенә әйләнә түгелме соң? Ю-ук! Тәмуг кисәве буласы килми Әнәснең!! Килми-и!!!
Башында кайнаган, берсеннән-берсе хәтәр уйларыннан аның чигәсе чатнап куйды. Адымнары тагын да сүлпәнәйде. Юл өеменнән төшеп бераз ятып хәл алмакчы иде, алда, юл чатына җитәрәк бер кырыйда туктап торган җиңел машинага игътибар итте. Күңелендә «бәлки, утыртыр», «бәлки, алып кайтыр» дигән өмет уянды. Машина кузгалып киткәнче өлгермәкче булып адымнарын тизләтте. Хәлсез кешенең адымнары үрчемле түгел иде. Күп булса ун-унбиш адым атлагандыр, тирләп чыкты, еш-еш сулыш алды, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып талпынды.
Сөт төсендәге машинаның капоты күтәрелгән. Мотор өстенә иелгән хатын-кыз затлы киемнәре буялыр дип тормаган, ачкыч белән ниндидер шөрепләрен борып азаплана иде.
Әнәс якынлашуга ханым үзе башлап сүз кушты.
– Голосовать итеп тә карыйм, берсе дә туктамый. Сезнең техника белән танышлыгыгыз юкмы?
– Нәрсә булды соң аңа? Болай яңа машинага охшаган үзе.
– Яңасын яңа инде. Әйбәт кенә барган җирдән нишләптер, әкренәйгәннән-әкренәйде дә, сүнде дә куйды. Ярый әле читкә чыгып өлгердем.
Әнәс машинаның икенче ягыннан двигательгә «чумып», моторны тикшерә башлады. Искерәк машина булса, судагы балык шикелле «йөзәр» иде: алдыннан кереп, артыннан чыгар иде дә... Хәзер көн саен яңадан-яңа машиналар чыгып тора. Техника камилләшкәннән-камилләшә бара. Двигательгә ниндидер өстәмә җайланмалар куйганнар. Нәрсә өчен куйганнар? Белсә дә инженер-конструкторлар үзләре генә белә торгандыр. Шулай да Әнәс игътибар белән карый торгач, машинаның «сөрлегү» сәбәбен ачыклады. Ягулык багыннан килгән шланг карбюратордан ычкынган иде. Аңлашыла ки, нинди генә кәттә машина булса да ягулыксыз йөри алмый, туктап кала. Әнәс ханымның техникада «саерак йөзгәнен» чамалады. Аның каравы, сөйләшергә бик һәвәс икән.
– Нинди авыр аяклы кеше очрагандыр, юлым уңмады, – диде ул кузгалып киткәч.
Әнәс җавапсыз калмас өчен генә:
– Бәлки, максатларыгыз артык зурдан булгандыр, – дип куйды.
– Зурдан дип... артык зурдан да түгел инде. Сыерлар су эчә торган «поилка»лар урнаштырырга, торбалар сузарга кирәк иде. Кичә шәһәрдә бер сварщик белән сөйләшкән идем. Иртәгә килеп алырмын дип, вакытын да билгеләгән идек. Ә ул ләх исереп ята.
Әнәс нәрсә әйтсен инде.
– Алай икән, – диде дә тынып калды. Хатынның сүзләреннән аның фермер икәнен чамалаган иде инде.
Ханым тагын телгә килде.
– Заманында Салтыков-Щедрин «йөз елдан соң мине уятып, Рәсәйдә ничек яшиләр дип сорасалар, мин икеләнмичә, урлашалар һәм эчәләр дип җавап бирәчәкмен» дигән. Нинди генә «...изм»нар булса да безнең илдә һаман бер балык башы: тамыр җәйгән төзелмәс чир – эчкечелек.
Әйтерсең, Әнәснең авырткан сөяленә бастылар. Ханымның аргументларына каршы нәрсә әйтсен? Дөрес сүзгә җавап юк. Ул телен тешләргә мәҗбүр.
Ханым тагын телгә килде.
– Бәлки сезнең берәр таныш сварщигыгыз бардыр? Хакыннан тормас идем. Мал асрагач аларны суга тилмертеп булмый бит инде.Чиләк белән ташып кына җиткерә алмыйсың.
– Сыерларыгыз шулай күпмени?
– Күп түгел. Утыз өч баш кына.
Әнәс аздан гына сызгырып җибәрмәде. Һе, әйтерең бармы! Утыз өч кенә имеш! Ә кемнәрдер бер сыер асрарга да иренә.
– Теге кешене әйтәм, һичьюгы маскасы белән аппаратын биреп җибәрсен иде.
– Бездә аппараты да, маскасы да, барысы да бар. Сварщик кына юк.
Елгыр ханым Әнәснең бу һөнәр турында белеп сөйләгәнен абайлап алды.
– Сез сварщикмы әллә?
– Шулайрак иде. Ну минем «корочкам» үзем белән түгел шул.
Ханым кабынып китте.
– Миңа синең удостоверениең кирәк түгел, эшли белүең кирәк.
– Эшләгән бар инде.
Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына ди. Әллә каян эзләгәнне Ходай Тәгалә алдына китереп бирде. Ханым Әнәснең кая кадәр кайтасын сораган иде инде. Үзенә сиздермичә генә бармагында балдагы юклыгына да игътибар иткән иде. Шулай да:
– Алай булса, әйдә, хатыныңа әйтеп чыгабыз да безгә китәбез. Хакыннан тормам.
Әнәс шалкан урлап тотылган малай сыман башын иеп авызыннан берничә сүз сыгып чыгарды.
– Минем гаилә юк шул. Таркалды.
Мондый очракта ирләр хатыннарын гаеплиләр, ә хатыннар ирләрен.
– Хатыныгыз гаепле булгандыр инде, – диде ханым сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп.
– Юк. Мин үзем гаепле.
Кадерен белмәдем дип әйтергә Әнәснең теле әйләнмәде. Кыенсынды.
– Менә монысы начар инде.
Беркавым сүзсез генә бардылар. Уйсулыкны үткәч, урман башлана. Урманны чыгуга Әнәс тәпи баскан авыл.
– Карале, егет, сез эшли торгансыздыр бит әле. Әйтмичә китсәң, сине югалтмаслармы соң?
– Ә мин как раз отпускыда, – бессрочный дип кенә әйтмәде.
Тимерне кызуында сугарга яраткан ханым, бер кулын рульдән алып, кискен генә алга сузып алды.
– Алайса туп-туры безгә!
Әнәс бу минутларда кая алып китсәләр дә риза иде. Хет, Кафтау арты булсын, арырак булсын, елап калыр кешесе юк. Ул ризалыгын белдереп баш какты.
 
* * *
Сәмияләрнең авылы артык зур түгел иде. Күп булса җитмеш-сиксән хуҗалык булгандыр. Алар арасында да ташландык йортлар шәйләнә. Хәер, кыш булса сукмаксыз ихатаны сукыр кеше дә күрер иде. Искергән, ташландык дип фаразлаганында да җәй фасылында ятим карчык яшәп ятырга мөмкин.
Фермер ханым эшне коры тотты. Әнәсне туп-туры терлек абзарына алып китте. Ул анда очраган кешеләр белән итәгатьле генә исәнләште, нәрсә турындадыр сорашты, кемнәргәдер киңәш бирде. Кемдер аңа исеме белән генә эндәшсә, кайберләре атасының исемен дә кушып «Сәмия Салиховна» дип олылады.
Чәчәкле яулыгын чөеп бәйләгән хатынның яңалыгы бар икән.
– Сәмия, бүген үрчедек бит әле без, малакаем! Теге буаз мүкләгебез бозаулады бит! Бикәч бозау китерде.
Хуҗабикә бу хәбәрне шулкадәр шатланып кабул итте ки, әйтерсең, үзенең оныгы туган иде.
– Сөбханалла, машалла! Бозавы сәламәтме?
– Дүрт саны да төгәл. Инде аякланып та киткәндер.
– Сыерга чүбен ашатмадыгызмы?
– Ю-юк! Чүбен ашаган сыерның сөте тәмсез булганын беләм инде. Мәхлуккаем, ул бит миңа бозаулыйсын «әйтте». Минем күземә карап моңсу гына мөгри дә мөгри. Мин – чүпрәк баш, әле генә башак бирдем, су эчердем. Тагын нәрсә кирәк инде сиңа дим. Соңыннан аңлап алдым инде.
– Молодец! Булдыргансың!
Әнәс, күңеленнән генә, бигрәк таләпчән хатын икән, төпченә, барысын да контрольдә тота, дип уйлады. Эшеңне ошатмаса, куып җибәрергә дә күп сорамас дип шүрләп куйды.
Терлек абзары утыз-утыз биш сыерга гына исәпләнгән булса кирәк, аның бер башын тагын шуның кадәр зурайтканнар. Димәк, терлекләр санын икеләтә арттырмакчылар. Стеналарын керамзит блоклардан күтәргәннәр. Акшарлау-буяу эшләре башланмаган әле. Аларын иң соңыннан эшләү хәерлерәк. Стена буенда, сәгатен көтеп, төрле юанлыктагы торбалар өеме ята. Әгәр су торбалары, поилкалардан тыш, һәр сыерга аерым аран да ясыйсы булса, монда эш байтакка сузылачак икән әле.
– Менә шушы инде сезнең эш урыныгыз!
– Сыерлар санын арттырмакчысыз инде, алайса.
– Әйе. Көзгә Голландиядән нәселле сыерлар кайтартмакчы идек. Шуңа кадәр ничек тә өлгерәсе иде. Европа сыерлары суны чиләктән чөмерә белми диләр бит.
– Кыйммәттер инде алар?
– Дәүләттән кредит алдык. Түлисе генә калды.
Ул арада хуҗабикәне чакырып алдылар.
– Сәмия Салиховна, комбикорма китергәннәр. Күз төшереп алмыйсызмы?
– Хәзер, хәзер!
Ханым Әнәскә борылды.
– Ярый, сез объект белән таныша торыгыз. Нәрсәләр кирәк? Сезгә ярдәмләшергә ничә кеше кирәк? Әйтерсез! Мин хәзер әйләнеп киләм.
Урысның уже дигәне утыз көн дигәндәй, Сәмия хәзер киләм дисә дә, бер сәгатьтән соң гына әйләнеп килде.
– Әйдәгез, безгә кайтып, тамак ялгап киләбез. Мин дә иртән бер чынаяк чәй эчеп киткән килеш. Сезнең дә тамагыгыз кипкәндер.
Ничек кенә әле, дип куйды Әнәс күңеленнән генә. Ул самавыры белән күтәреп эчсә дә, сусыны басылмас халәттә иде.
Сәмияләрнең йорты авылның бер очындарак икән. Уртача зурлыкта, заманча матур итеп тышлаган йорт. Матур итеп бизәлгән тәрәзәләре балкып, нур чәчеп тора.
Өстәлдә зур-зур калҗа итеп туралган сыер ите дисеңме, тавык ите, сөт өсте... Җаның ни тели, бар да бар. Байтактан итле шулпа күрмәгән Әнәскә боларның барысы да әкияти могҗиза кебек тоелды.
– Сез авыл хуҗалыгы институтында укыгансыздыр. Барысын да белеп сөйлисез.
Сәмия җиңелчә генә кеткелдәп көлеп куйды.
– Укытучы мин. Татар теле укытучысы. Мәктәпләрне яптыммәлләштергәч кенә тотындым мин бу эшкә.
– Ничек дидегез? Ничек? Яптым...
– Оптимальләштерүне халык шулай атады. Менә шул оптимальләштерү сылтавы белән, күп кенә татар мәктәпләре ябылды. Ун-унбиш бала өчен генә мәктәп тотуга күп чыгымнар китә, янәсе. Безгә дә шуның шаукымы тиде. Балалар укырга хәзер Казиле авылындагы рус мәктәбенә йөриләр.
– Кызык! Рус авылына татарча исем кушканнар?
– Тарих битләрен актарып карасаң, кызыгына караганда кызганычы күбрәк шул. Чөнки ул авылда борын-борыннан татарлар яшәгән. Кыр казлары төшә торган матур күлле авыл булган ул. Килмешәкләр, җирләренә кызыгып, татарларны куып җибәргәннәр дә, әзергә бәзер килеп утырганнар. Авылның исеме җанисәп документларында язылганча калган.
– Ә сез боларны каян беләсез?
– Мин татар әдәбиятын гына түгел, тарихны да укыттым. Балалар төпле белем алсын өчен, программадан тыш өстәмә чыганаклар белән дә танышырга тырыштым.
Өстәл яныннан кузгалып китәргә өлгермәделәр, җиде-сигез яшьләрдәге кыз бала кереп, әнисенә сарылды.
– Әни, әни! Дәү әни әйтә, мунча әзер, ди. Кем беренче мунчага бара, ди.
Сәмия кызын кочаклап аркасыннан сөйде, чупылдатып битләреннән үбеп алды.
– Ай рәхмәт, кызым! Менә эшкә дә ярый башладың. Күз тимәсен берүк! Әллә дәү әниеңә ярдәмләштеңдәме?
– Әйе! Мунчага утын ташыдым.
– Китчәле! Ничәшәр ярка күтәрдең инде? Бернеме? Икенеме?
Кызчык үпкәләгән шикелле авызын турсайтып алды.
– Ю-юк! Дәү әни минем кочакка өчәр ярка утын салды... (дәү әнисенең иң юкаларын сайлап салганын сабый каян белсен инде?)
Сәмия кызын тагын кочагына алып сөйде. Баласын назлаганда ул кояштай балкыды, бөтенләй икенче кешегә, юк... фәрештәгә әйләнде!
Кырык яшькә җитеп килә, алдына бала утыртып сөйгәне юк шул Әнәснең. Ул Сәмиядән көнләшеп куйды. Баласын иркәләгәндә, күр, ничек бәхетле мизгелләр кичерде, яшәреп китте. Үзе дә балага әйләнде.
Сабый, әнисе кочагында иркәләнсә дә, дәү әнисенең «задание»сен онытмаган икән әле. Ул әнисенең кулларын чәбәкләп алды.
– Әни, әни! Дәү әнигә нәрсә дип әйтергә? Кем беренче мунчага...
– Кем дип, беренче мунчага менә Әнәс абыеңны җибәрербез инде. Ир-ат эссе мунчада чабынырга ярата бит ул.
 
* * *
Әнәс мунчада юынып чыккач, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Сулышы иркенәйде. Тәненең җиңеләеп китүен тойды. Сәмия өйдә юк. Каядыр киткән. Алай да өстәлдә самавыр кайнап утыра. Аны мөлаем йөзле, уртача буйлы карчык:
– Улым, ничек, мунча ошадымы? Эссесе җитешле булдымы? – дип, гөлдерәп каршы алды.
– Барысы да әйбәт! – ул баш бармагын тырпайтып алды. – Менә дигән! Начар дисәң – телең корыр!
Мактаганны кем генә яратмый. Әбекәй тыенкы гына кеткелдәп көлеп куйды.
– Әйдә, улым, утыр! Мунчадан соң чәйләп ал. Сиңа ничек, сөт белән ясаргамы? Сөтсез генә эчәсеңме?
 
* * *
Кич эштән кайтуга, аңа верандада урын әзерләп куйганнар иде инде. Әнәс кар кебек ап-ак простыняларга ятарга уңайсызланып торды.
Хәзер ул көн таң атса терлек абзарында. Ике кулдашы белән су торбалары сузды, аларны тигез итеп баганаларга беркетте. Сыер борынын тидерүгә гөжләп су килә торган итеп «поилка»лар урнаштырды.
Сәмиянең ире Самат, коммерция директоры буларак, гел юлда. Кәгазь эшләре дә аның җилкәсендә, нәрсәдер кирәк булса да, тәэминатчы шикелле гел шәһәргә чаба. Әнәсләрнең эшен күпчелек Сәмия үзе тикшереп торды.
Көннәр көзгә авышканда, терлек абзарында араннар ясарга керештеләр.
Әнәс, стеналарны күтәргәндә, керамзит блоклар арасына измәне саран салган урыннарда зур-зур ярыклар калганлыгына игътибар итте. Акшарлаганчы, аларны яхшылап штукатурларга, сыларга кирәк. Боларны суыклар башланганчы эшләсәң, ныклы да, сыйфатлы да була. Терлек абзарының иске өлеше дә, бигрәк тә тышкы ягы, чатнап, купшакланып беткән. Берочтан аларын да куптарып, чистартып яңадан эшләгәндә әйбәт булыр иде. Юкса, яңасы ялтырап, искесе калтырап торса, ямьсез булачак иде.
Сәмия Әнәснең киңәшләрен берсүзсез кабул итте.
– Боларны сез эшли алырсыз микән? Кулыгыздан киләме?
– Отделка эшләрен эшләгән бар барын. (Бервакыт ниндидер бәйрәмгә тугыз катлы йортны өлгертергә кирәк булгач, Әнәсләрне отделка эшенә җибәргәннәр иде. Башта теләмичәрәк, хәтта мыек астыннан елмаебрак (хатын-кыз эше, янәсе!) кына тотынганнар иде, соңыннан (аю баласын да өйрәтәләр!) маляр кызлар белән ярыша-ярыша эшләделәр). Тик безнең үз эшебез дә муеннан шул. Тәҗрибәле штукатур-малярлар табарга кирәк.
– Төзелештә эшләгән кеше бит сез. Бәлки танышларыгыз бардыр?
Әнәс ул көнне:
– Эзләп карарга кирәк, – дию белән чикләнде. Йокларга яткач та, озак кына уйланып ятты. Таныш малярлар бар инде ул барын! Роза, Әлфия, Гөлсинә... Аерган хатыны Асия дә коеп куйган кебек... Тотынса, кулына күз иярми. Эшли торгандыр шул. «Шабашка»га алданып, эшен ташламас. Күрешмәгәннәренә дә ярты ел бит инде. Бәлки кияүгә дә чыккандыр? Барып күренсәң, баскычтан тәгәрәтеп төшерергә дә күп сорамаслар.
Әнәс икенче көнне боларның барысы турында да Сәмиягә җиткерде. Шикләнүләрен дә яшермәде.
Сентябрь ахырлары иде. Әйтерсең, табигать аларны кисәтте. Кинәт кенә суытып җибәрде. Сәмиянең күңеленә Әнәснең «салкыннар башланганчы... отышлырак, сыйфатлырак...» дигән сүзләре сеңеп калган иде. Кич йокларга ятар алдыннан ире Самат белән озак кына киңәшләшеп утырдылар. Күрше бүлмәдә әнисе Айсылуның кулына бишинә тоттырган: оекбаш бәйләргә өйрәтә. Хәзерге заманда кибет тулы товар, югыйсә. Күз бетереп утырасы да юк, җаның теләгәнен сайлап ал! Юк, өлкәннәрнең үз фәлсәфәсе:
– Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Өйрәнсен!
Уку мәсьәләсендә дә аның үз фикере:
– Өчлегә укыган кеше тормышын да өчлегә генә алып бара. Яхшы укы!
Сәмия – хәйләкәр хатын, алдын-артын уйлап куйган булса да, әкрен генә иренең кылларын тарткалый.
– Әгәр, мин әйтәм, Әнәснең хатынын ризалата алсак, минем йортта (Сәмия туып үскән йорт) яшәп торырлар. Барыбер буш тора бит.
– Үткән ел әрмәннәргә сатып җибәрәсе калган. Хакын да мулдан тамызмакчылар иде. Син каршы төштең бит.
– Төшмичә! Әле кайчан гына ул шабашникларның колхозларны алдап йөргәнен оныттыңмыни? Китеп өлгермиләр, төзегәннәре җимерелеп төшә.
– Мужыт араларында отделочниклар да булгандыр?
– Отделка, һе, отделка... – Сәмия үтемлерәк сүз сайлагандай, бер мизгелгә туктап калды. – Беләсеңме, аларга тирес түгәргә дә ышанып тапшырып булмый. Чегән белән бер бит алар. Алдап китәчәкләр!
Ир – баш, хатын – муен, диләр. Муен кайсы якка бора, баш шул якка карый. Бер көнне фермада ут сүнгәч, Әнәснең электрны көйләп җибәргәнен дә өстәгәч, Самат ризалашты.
Сәмиянең әлегә иренә әйтмәгән, әйтмәсә дә, алга карап корган планнары да бар. Кулыннан эш килә торган кешеләрне үзебездә калдырсак та, начар булмас, дип уйлый ул. Хуҗалыкта көн саен нәрсәнедер төзәтү, ремонтлау эшләре чыгып кына тора. Көрәк сапларга да ир-ат кулы кирәк. Өстәвенә, Әнәс техника белән дә таныш бит әле. Йөз гектардан артык сөрү җирләре турында да истән чыгарырга ярамый. Язгы чәчү чорында механизатор алтын бәясенә тора.
Әнәс, терлек абзарындагы эшен бүлеп, Сәмиянең йортын чүп-чардан арындырды, тәртипкә китерде. Кеше яшәмәгәч, өйгә баз исе сеңгән иде. Җилләтергә ишекләрен, тәрәзәләрен киереп ачып куйды. Аның өйгә бер кереп, бер чыгып йөрүен күрше хатыны күреп алды. Хатынның башында шундук кибәне белән сораулар туды. Күршеләр кемнәр? Каян килгәннәр? Ни хакка алганнар?.. Гаиләләре зурмы?.. Минуты, секунды белән барысын да беләсе килә, кыбырсый. Шуларны белмичә, ничек йокыга китәсең? Хатын куллары белән ике арадагы коймага асылынган иде. Ул, тизрәк игътибар итсеннәр диптер инде, тавышын сузып исәнләште.
– Исәннәр-ме-се-ез!
– Аллага шөкер, исән әле.
– Яңа күршеләр, ызначит.
– Әйе.
– Каян килдегез?
Әйбер күтәргән килеш озаклап сөйләшеп буламыни?
– Ерактан.
– Йортны әйтәм. Күпмегә алдыгыз?
– Юкмыш бишкә.
Хатынның колагы саграк идеме, кабатлап сорады.
– Җитмеш бишкә, дисезме?
– Әйе. Нәкъ шулай.
– Үткән ел аны әрмәннәр сатып алмакчы булганнар иде. Алар ничәдер йөз мең бирмәкче булганнар да, Сәмия ризалашмаган, диделәр. Менә, комсызлансаң, шулай ул. Сезгә ничек шулай арзанга бирделәр икән?
– Сәмиянең үзеннән сорарсыз инде.
Әнәснең күрше хатыны белән тел чарлап торырга теләге дә, вакыты да юк иде. Ул, кулларын тузаннан каккалап, өйгә кереп китте. Мондагы эшне аңа бүген үк төгәлләргә кушканнар иде...
 
* * *
Әнәс шәһәрне биш бармагы кебек белә. Асияның фатирын эзләп торасы да юк. Төзүчеләр проспектына борылуга, биш катлы кирпеч йорт. Таныш подъезд. Күк төскә буялган тимер ишек. Ачык, кешеләр кәефен күтәрә торган якты төс булса, күңелгә ятышлырак булыр иде дә... Ул турыда кем уйлаган...
Әнәс, Асияны өендә туры китереп булса ярар иде дип, шикләнеп барган иде. Аларның бәхетенә ул өйдә иде. Салкын гына исәнләштеләр. Ире янында таныш түгел хатын күргәч (аерылышкан булса да, ир бирмәк – җан бирмәк!), Асияның күңелендә үзеннән-үзе, күр син моны! Өйләнгән бит! – дигән көнчелек хисен уята торган вәсвәсәле уйлар туды. Кыяфәте дә махмырдан интеккән кешенеке төсле түгел. Моннан ярты ел чамасы элек тире белән сөяккә калган Әнәс тазарып, түгәрәкләнеп киткән иде.
Асия, боларның миңа нинди йомышы төште икән, мөгаен, фатир дәгъвалап килгәннәрдер, малосемейканың бер бүлмәсе генә җитми, күрәсең, дип фаразлады. Шулай да Сәмия белән Әнәсне тупсадан борып чыгарырга уңайсызланды. Чакырылмаган кунакларга битараф кына юл бирде.
– Әйдәгез, узыгыз!
Җиһазлар байларча булмаса да, бүлмә пөхтә итеп җыештырылган. Бу хуҗабикәнең чисталык ярата торган хатын икәнен күрсәтеп тора иде. Сәмиягә бигрәк тә шунысы ошады. Күңелендә Асияга карата җылы хисләр уянды.
Өчесе өч якка чүмәшкән, өч төрле холыклы кешеләр, ничек сүз башларга белми, берара югалып калдылар.
Сүз юктан сүз булсын, ата казың күкәй саламы, дигәндәй, Сәмия:
– Фатирыгыз кояшка карый икән, – дип куйды.
Әйтерсең, фатирының кайсы якка караганын тикшерергә килгәннәр.
– Карый шул.
Асияның җавабы ярыйсы ук төксе килеп чыкты. Тагын күңелсез тынлык урнашты. Ахыр чиктә:
– Сезгә миннән ни кирәк? – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
– Берни дә кирәк түгел.
Сәмия, ир белән хатынның төртмә телләнеп утыруларыннан эш чыкмаслыгын аңлап, «дилбегә»не үз кулына алды.
– Асия, сеңлем, без синең янга беләсеңме нәрсә өчен килдек?
Хуҗабикә җиңелчә генә җилкәләрен сикертеп алды.
– Каян белим. Мин күрәзәче түгел бит.
– Без сине алып китәргә килдек.
– Кая?
– Безгә.
Көтелмәгән тәкъдимнән ни уйларга белми аптырап калган Асияның чырае мыскыллы төс алды.
– Малосемейкага что ли?
– Юк. Авылга.
– Миңа ни калган анда? Авылда кем мине көтеп тора?
Сәмия башта Әнәскә, аннан соң үзенә төртеп күрсәтте.
– Әнәс... һәм мин...
– Кавышкансыз икән, яшәгез. Рәхәтен күрегез. Третий – лишний. Кемгә кирәк ул?
Сәмия кычкырып көлеп җибәрде. Әнәс тә ихтыярсыз елмаеп куйды.
– Миңа үз ирем дә җиткән. Без сине шәһәрдә беренче маляр икәнеңне ишетеп, эшкә чакырып килдек.
Юкәдә икән чикләвек! Асия җитдиләнеп уйга калды. Заманында егерме меңнән артык кеше эшләгән төзелеш трестын «банкротка чыкты» дип, бик җиңел генә таркаттылар да куйдылар. Ничә мең кеше, шул исәптән Асия да, эшсез калды. Шундый чакта сине эзләп килүләре әйбәт анысы. Күктән төшкән бәхет шикелле. Тик... алдын-артын уйламыйча, тота-каба гына бу хатынның сүзенә ышанып ияреп китсәң, үкенергә туры килмәсме?
Асияның икеләнеп калуын сизеп, Әнәс тә аны «кодалый» башлады.
– Менә Сәмия Салиховна терлек абзарын буярга оста маляр кирәк дигәч, мин сине тәкъдим иттем инде.
Мотлак бер фикергә килгәндер, ниһаять, Асия башын күтәрде.
– Эш күпме соң анда?
– Күп. Бик күп.
– Озаккамыни?
– Гомерлеккә! Мәңгегә!
– Шаярмыйча гына әйтегез әле. Минем бит гөлләрем бар. Көн аралаш аларга су сибәргә кирәк.
Сәмия, Асияларга кергәч тә, аларга сокланып карап куйган иде. Әнәс, тәрәзә төбен тутырып үскән гөлләргә Асия әйткәч кенә игътибар итте. И, игътибарсызлык!
– Гөлләрегез, чыннан да, искиткеч матур булып утыралар. Кызыгып та куйдым әле. Аларны калдырып китү – гөнаһ булыр. Шиңәчәкләр бит. Минем багажник буш. Алып китик без аларны.
– Түлке ни... инструментларыңны онытма инде син, Асия, – диде Әнәс кыяр-кыймас кына. – Шпатель, пумала, кисточка...
Шулчак Асия чарасыз калган кыяфәттә куллары белән, каз кагынгандагы шикелле, ботына шапылдатып сугып алды.
– Минем инструментларым бит эштә калды!
– Борчылмагыз! Алар ат бәясе түгелдер. Нәрсәләр кирәк, хәзер кибеткә керәбез дә алабыз.
 
* * *
Сәмия аларны туп-туры кичә Әнәс чистарткан йортка алып китте. Әнәснең:
– Сезнең яшәгән йортыгыз менә дигән. Шулкадәр ашыктырып нигә кирәк булды әле бу ташландык йорт? – дигән соравына, ул сизелер-сизелмәс кенә елмаеп:
– Килен төшерәсе бар! – дип кенә куйган иде. Менә нинди килен турында план корган булган икән хәйләкәр хатын!
Капкадан керүгә, аларга өйалды баскычыннан төшеп килүче, кулына сулы чиләк тоткан, күлмәк итәген күтәреп ыштан бөрмәсенә кыстырган хатын очрады. Ул каушавыннан сулы чиләген кулыннан төшереп җибәрде. Шулай булса да, җәһәт кенә итәген төшереп өлгерде.
– Ай алла! Оятлы булдым бит!
Сәмия, берни булмагандай, хатынны мактарга тотынды.
– Нәрсә, Гөлсинә апа, әллә юып та чыгардыңмы?
– Әйе.
– Ай, молодец! Ай, уңган да хатын инде син! Әйтәм җирле, Галләм абзыйның кигән киеме, кайчан гына карама, энәдән-җептән чыккан шикелле пөхтә.
– Син звонить итү белән килдем инде.
Сәмия монда да эшне коры тотты. Әнәс белән Асияга карап, бер-бер артлы боерык бирергә тотынды.
– Менә шушы инде сезнең яшисе йортыгыз! Әнәс, син йоклаган верандага да суык үрләгәндер. Бүгеннән монда күченәсең. Биредә икегезгә дә урын җитәрлек. Диван да, карават та бар. Салкын булса, әнә, газга көйләнгән мичне кабызып җибәрерсез. Тик аның белән күптән файдаланган юк. Эшли микән? Ир-ат кеше анысын син үзең карарсың инде.
– Ә мин аны кичә көйләп, тикшереп карадым. Эшли.
– Бигрәк әйбәт. – Аннары күзләре белән генә елмаеп өстәде. – Әнәс, син киленгә чишмә юлын үзең күрсәтерсең инде.
– Каяндыр көянтә табарга кирәк була инде, – диде Әнәс тә елмаеп.
– Ә ул кайдадыр сарайда булырга тиеш.
Сәмияне ай күрде, кояш алды. Капканы шапылдатып япты да, машинасын фырылдатып китеп тә барды. Бу минутларда инде аның башында Голландия сыерлары «тупырдаша» иде.
Җиде ел бер түбә астында яшәгән парлар беркавем ничек сүз башларга белми тордылар. Ниһаять, Асия телгә килде.
– Ничә ел тузан җыеп яткан бу юрганнарны кагып керергә кирәктер.
– Мин аларны кичә кактым инде.
– Матрасларын да кагарга кирәк!
– Аларын урамга ук чыгарып кактым.
– Күрсеннәр дипме?
– Юк. Ихатада иске тормышның исе дә калмасын дип.
– Ай-һай, бигрәк уңган, булган кешегә әйләнгәнсең әле син. Үзгәргәнсең.
– Янып яшәр чагыбызны күрми калганбыз бит, Асия.
– Ә кем гаепле соң аңа? Кем?
Кеше дигәнең кызык та, сәер дә җан иясе инде. Бервакытта да үзенең гаебен танырга теләми. Хаталары өчен башкаларны гаепләргә тырыша. Хәтта кеше үтереп, зинданга эләккәннәр дә мин гаепле түгел, диләр икән.
– Кем дип... ә бәлки гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр.
Асия, ризалашмыйча, башын чайкады.
– Юк, дөрес түгел! Миңа караганда шешәдәш дусларыңны күбрәк тыңладың шул син. Аларның сүзен өстен күрдең.
Әнәс бер мәлгә тынып, уйланып калды. Дуслар... дуслар... «Дустың үзеңнән яхшы булсын, синең өчен утка да, суга да керә торган иптәшләрең генә чын дус була», – ди торган иде аңа әбисе. Чын дус дип моторист Сашканы әйтеп буламы?! Күбенгәнче эчүдән йөрәге шартлаган Вадимнымы?! Әллә инде муенын элмәккә тыккан «Шизик»нымы?! Ә бәлки байтак еллар бергә эшләгән Хөснимәрдәнне әйтергә буладыр? Ай-һай, ул да үзенә кирәк чакта гына тасма телләнде шул. Әнә бит, соңгы күрүендә «ипилек тә акчам юк» дип, тизрәк аның яныннан китү ягын карады.
– Синең көн таң атса, кибет төбендә тиеннәр теләнеп торган Альфредың да китеп барган. Исерек килеш мендәренә йөзтүбән капланып, тончыгып үлгән, диделәр.
Әнисенең, кызы белән кияве Төркиядән алып кайткан затлы намазлыгын урлап саткач, нишләргә белми чарасыздан, улы Альфредка:
– Болай булырыңны белсәм, тугач та мендәр каплаган булыр идем, – дигәнен ишеткәне бар иде Әнәснең.
Әнисенең теләге кабул булган икән.
– Үткәннәрне онытып, тормышны яңадан башлыйк, Асия. Сиңа да ялгыз яшәве җиңел түгелдер.
Асияның йөрәге сыкрап, сулкылдап куйды. Әйтерең бармы? Фатир өчен түләү дә баш бәласенә әйләнде. Эшләмәгәч, каян акча табарга да, ничек аны түләргә? Җитмәсә, ел саен торак өчен түләүне дә арттырып торалар. ЖКХ дигәннәре «Живи Как Хочешь»ка әйләнде. Гади халык көчкә-көчкә генә очын-очка ялгап яшәгәндә, бик җиңел генә дәүләт милкен үзләштергән елгырлар балда-майда йөзә. Кая бара бу дөнья?
– Тормышны тагын да шул аракы кибетеннән башласаң, кушылып торуның мәгънәсе булырмы икән?
Әнәс нәрсәнедер читкә кугандай, кискен генә сул кулын селтәп алды.
– Юк! Бу юлы тормышны никах укытудан башлыйбыз! Син каршы түгелсеңдер бит, Асия?
– Юк. Каршы түгел. Тик кабатлап әйтәм: аракы эзләп кибет юлын таптамас булсаң гына, мин риза.
Әнәс ялгызлыкның ни икәнен дә, хатын-кыз булмаган йортның котсызлыгын да үз җилкәсендә кичерде. Ул уң кулын йөрәге турысына куйды.
– Ант итеп әйтәм! Бу юлы сиңа имгәк булып түгел, кирәк булып яшәрмен, Асия! Ышан!
Әнәс мөлдерәмә өмет тулы күзләре белән Асиягә төбәлде. Хатынның күңелендә нинди уйлар булгандыр, ул сизелер-сизелмәс кенә елмаеп тора иде. Асияның җылы карашы Әнәснең күңелендә пыскып яткан өмет учагын дөрләтеп җибәрде. Бу минутларда аларның маңгай күзләре түгел, әйтерсең, күңел күзләре очрашты. Алардан үзләре генә аңлаган илаһи җылылык бөркелә иде. Авыз ачып бер кәлимә сүз әйтмәсәләр дә, күптән инде алар, күптән бер-берсен юксынганнар... бер-берсен өзелеп сагынганнар иде...
 
* * *
Чит ил сыерларын алып кайту үтә дә четерекле булып чыкты. Телевизордан карап утырганда гына җайлы икән. Ул таможня дигәннәрен үтү... сират күперен үтүгә тиң. Рөхсәт язуы... карантин... ветеринария кәгазьләре... санап бетергесез! Гәрчә синең барча кәгазьләрең дә тәртиптә, барысы өчен дә түләнгән булса да, юк сәбәп табып бәйләнәләр, оялмыйча ачыктан-ачык акча таләп итәләр. (Кытайда коррупциядә, ришвәтчелектә тотылган чиновникларны мәйданга алып чыгып аталар!)
Сәмияләр әнә шулай мең бәла белән булса да, ниһаять, хайваннарны Имәнлегә алып кайттылар. Ниһаять, араннарга кертеп урнаштырдылар. Чит ил сыерларын күрергә авылның олысы-кечесе җыелды.
– Һи-и, болар да шул безнең сыерлар кебек дүрт аяклы, ике мөгезле генә икән бит!
– Сиңа нигә кирәк аның мөгезе? Җиленнәрен күр син, җиленнәрен! Имчәкләре саен бер доярка куярлык!
– Да-а, малай, эшсезләргә эш булды инде. Малатсы!
 
* * *
Эпилог
Абзый дөрес әйтте. Авылдагы эшсезләргә, чыннан да эш булды. Асия белән Әнәс тә Имәнледә төпләнеп калдылар. Техника белән дә таныш Әнәс механикка әйләнде. Терлек абзарындагы тиресне чыгарырга әйләнмәле транспортер урнаштыру, эшләтү, техниканы язгы чәчүгә әзерләү... Барысы да Әнәскә йөкләнде.
Сәмияләр сөт, катык, сөт өсте ише ризыклар сатарга шәһәрдә шәхси кибет ачтылар. Асия сатучыга әйләнде. Тик аңа озак эшләргә генә туры килмәде. Тугыз айдан күрше-күләнне шаккатырып өч игезәк малай алып кайтты!
Әнәс бәләкәй чакта Шәйгәрдән бабасына ияреп, умарта кортларын карарга өйрәнгән иде. Кызык өчен генә өч малаена атап өч баш умарта сатып алган иде. Кортлар күч аера торгач, ике ел эчендә ун башка җитте! Хәзер җимеш бакчасында алмагач чәчәкләренә куанышып гөжләп утыралар.
 
* *
Әнәсләрнең мебель яңартырга иде исәпләре. Авыл җирендә йорт җиһазлары кибете юк. Район үзәгендә дә сайлау мөмкинлеге аз. Шәһәргә бармый чара юк. Машиналары кулда. Такыр юлдан кырык чакрым араны җилдереп кенә барып кайтырга була. Көне дә матур. Коеп яуган яңгырдан соң күк йөзенә балкып кояш чыкты.
Шәһәр шәһәр инде. Базарында атаң белән анаңнан башка җаның ни тели – барысы да бар.
Алар юллары уңып базар капкасыннан чыкканда, сәләмә генә киемле бер карчык кулын сузып үткән-сүткәннәрдән хәер сорап тора иде. Әнәс, тукта, бу мескен карчыкка ярдәм булсын дип (ә бәлки үзенең дә шушы карчык кебек теләнеп торган чакларын исенә төшергәндер), кесә төбендә калган акчаларын тиененә кадәр яулык читеннән тузгыган кардай ак чәчләре чыгып торган әбинең сузылган кулына салды. Карчык, мул гына тамган акчаларны куана-куана куенына тыкты да, башын ия-ия рәхмәт укырга тотынды. Бер мизгелгә күзләр күзләр белән очрашты. Әнәскә, кай ягы беләндер, әбинең йөзе таныш сыман тоелды. Текәлеп карый торгач, бу карчыкның буразналар баскан йөзендә әнисенең чалымнарын шәйләп алды. Берара икеләнеп тә калды. Әнисен күрмәгәнгә күпме еллар үткән, күпме сулар аккан... Аның кыяфәте Әнәснең хәтерендә вакыт-вакыт кабынып алса да, яшенле яңгырдан соң еракта-еракта офык артында күкрәүсез генә яктырып алучы аҗаган шикелле генә иде. Бәлки ялгышадыр? Аннары җир йөзендә игезәктәй бер-берсенә охшаш кешеләр йөзгә якын, диләр. Уңайсыз хәлгә калуың бар. Шулай да, сабый чактан ук күңеленә сеңгән әнисен күрү теләге көчлерәк иде.
– Син түгелме соң, әни?
Йөзе-бите генә түгел, куллары да җыерчыкланып беткән карчык берара ни әйтергә белми югалып калды. Беркавем Әнәскә текәлеп торганнан соң, ниһаять, ул да йөрәк парәсен танып алды. Әмма ул бу күңелсез, көтелмәгән очрашуга әзер түгел иде. Карчыкның күңелендә хәтта «юк, мин синең әниең түгел. Сез мине кем беләндер бутадыгыз ахры» дип, китеп барыргадыр, дигән уйлар туды. Аңа каршы икенчесе баш калкытты... Өченчесе... Әллә инде... Әллә... Күңелендәге уйлар дулкыны, бер ярдан икенче ярга бәрелгән язгы ташкындай, күңел ярларында бәргәләнде. Һәм ахыр чиктә... ташып чыкты! Көтмәгәндә ул халык белән тулы базар мәйданында коеп яуган яңгырдан соң кибеп өлгермәгән юеш асфальтка тезләнде, үксеп елап җибәрде.
– Кичерә алсаң, кичер мине, улым?!
Әнәс кулындагы сумкасын хатынына бирде. Алдында башын иеп юеш асфальтта тезләнеп торган әнисен күтәреп аягына бастырды.
– Мин сине күптән гафу иттем инде, әнкәй! Әйдә кайтабыз!
Ана кеше, минем торыр җирем юк бит, дияргә оялды. Башын игән килеш, һаман үксүен белде.
Әнәс әнисенең иңбашыннан кочып алды, аркасыннан сөйде.
– Җә, тынычлан инде, әнкәй, тынычлан! Менә табыштык бит! Нигә елыйсың? Шатланырга кирәк!
Ана кеше шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды, күз яшьләрен сөртте. Аннары, кыяр-кыймас кына улының йөзенә текәлде.
– Кайтабыз дисеңме? Ә кая?
– Безгә!
Ул арада Асия да сәләмә киемле әниләрен икенче яктан килеп җитәкләп алды.
– Әйе, әйе! Безгә кайтабыз, әнкәй! Безгә!
 

Фәтхулла АБДУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 


«Мәйдан» №8, 2021 ел.

 

 

 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар