АККОШ КҮЛЕ

Тыныч күлдә ике аккош йөзә,
Ак булырлар икән шул тикле!
Үз-үземә әйтәм:
күзең тияр,
Күп сокландың,
әллә китикме?
Җавап бирәм аннан үз-үземә.
Хыялый бер кеше шикелле:
Әле бит, дим,
күңел хушланмады.
Тагын бераз
сабыр ит инде.
Күл өстеннән күзен алмый кояш,
Таллар кыймый керфек кагарга.
Минем кебек,
Тыныч көнгә карап,
Гашыйк булган, ахры, алар да.

Бәлки, менә шушы аккошлардыр,
Булуы бик мөмкин,
бервакыт
Икәү очып узган иде,
Матур
Һәм әрнүле хисләр уятып.
Без окопта идек,
Ил язмышы
Хәл ителә иде ул көнне.
Узды алар:
тизрәк тыныч таңнар
Атсын иде дигән шикелле.
Төн йокысы качкан иде күздән,
Тынгылык юк иде һичкемгә.
Зәһәр чәчеп,
дошман ядрәләре
Оча иде окоп өстендә…

Аккошларга тансык түгел ул көн,
Хаҗәт түгел ул көн җиргә дә.
Су өстенә төшкән нур да гүя
Шундый уйга чумып тирбәлә.

Сугыш…
Әйе…
Җирдә, окопта ят
Баш очында кошлар очканда,
Теләмим ул көннең килүен мин,
Үземә түгел,
хәтта дошманга!
1955

 

ЗӘҢГӘР ЧӘЧӘК

Юл буйлары тулы зәңгәр чәчәк,
Күбәләкләр уйный леп тә леп.
Миңа бүген шулар арасыннан
Сабый чагым карый текәлеп.
Юл буйлары тулы зәңгәр чәчәк,
Һәм шунда ук менә мин бүген,
Карап шушы зәңгәр чәчәкләргә,
Хәтерләдем галәм киңлеген.
Юл буйлары тулы зәңгәр чәчәк,
Якты нурлар белән күмелә.
Һәм һәр чәчәк миңа Гагаринның
Елмаюы булып күренә…
1961 ел, 12 апрель

lugovye_cvety_35

 

АВЫЛДАН ХАТ

Мин үпкәләп язам бу хатымны,
Күңел әрни,
Уйлар давыллы.
Син агроном башың белән, улым,
Читләтәсең никтер авылны.
Башым җитми,
Акылым җитми минем,
Әллә ниләр тырный эчемне:
Поварлыкта яту, суган әрчү,
Кишер кыру синең эшеңме!..
Безгә менә ике иптәш килде,
Икесе дә алар шәһәрдән.
Инженер кыз берсе, –
Галя диләр.
Икенчесе – техник – Шәймәрдән.
Әйе,
Алар шәһәр балалары,
Авылыбызны якын күргәннәр.
Партиябез әйткән сүзне зурлап,
Җиң сызганып, эшкә килгәннәр.
Ә син?
Ә син шушы җирдә туып,
Шушы җирдә үскән бер егет,
Авылыбызның барыр юлларыннан
Ятасың бер читтә сөрлегеп.
Үз җаемны җайлыйм, әти, дидең…
Ә ни булыр иде,
Әгәр дә
Омтылса һәр кеше әнә шулай
Тик берүзе өчен яшәргә?
Кем ныгытыр иде бу тормышны,
Кем ямь өстәр иде аңарга?
Юк,
Минемчә,
Бу дөньяда һәркем
Үз урынын тиеш табарга.
Комбайнны мехчы кызлар йөртми,
Зоотехник коймый корычны.
Әйтче, зинһар,
Әгәр шулай икән,
Поварлыкта яту, суган әрчү,
Кишер кыру синең бурычмы?
Үз остасы азмы ул эшләрнең,
Уйла да бер чара күр, улым.
Анда түгел,
Колхоз кырларында
Көтә сине изге урының!
1954

 

ПАРОХОД

Күлдә йөзгән матур аккош кебек,
Ике якка дулкын таратып,
Җәйрәп яткан Идел кочагында
Талгын гына йөзә пароход.

Тугайларда
муел куаклары,
Бөдрә таллар, кыргый алмалар,
Яулык болгап озатып калган кыздай,
Яфракларын кагып калалар.

«Ә без кемнән ким соң» дигән төсле
Ярлардагы ташлар нур чәчә.
Болыннарда, мәгълүм:
кош белән кош,
Чәчәк белән чәчәк серләшә.
Тиздән,
тиздән
чалгы чыңы яңгырар,
Күкрәр монда мотор җырлары,
Нәкъ шул хакта хәбәр иткән кебек,
Очып йөри кәккүк моңнары.

Пароходның юлы киң һәм якты –
Сокланмаска моңа мөмкинме:
Яр буйлары
дөнья кебек матур,
Ә пароход –
гомер шикелле!..
1956

 

ИПИ

Кибеттән ипи алдым да
Эштән соң кайтып киләм.
Үзе ак, йомшак пешкән, дип,
Уйланып шатлык белән.

Кызларым шуңа өйрәнгән:
Агын ал, диләр, агын.
Белмиләр алар ипинең
Карасы алтын чагын.

Хәер, каян белсеннәр соң,
Алар бит сабый әле.
Сабый шул. Ипине күктән
Яугандай аңлый әле.

Күргәннәр арыш шаулавын,
Ләкин шул шаулау өчен
Белмиләр алар кешенең
Куелган күкрәк көчен.

Ә ипи бит: йокысыз төн,
Уттай эш барган кыр ул,
Иелгәч сары камылга
Мөлдерәп тамган тир ул.

Иртә яздан соң көзгәчә
Моторлар сузган җыр ул.
Мичеңдә пешсә бер сәгать,
Кырларда пешә бер ел!..
1956

 

АЛТЫНЫМ ДА, ГӘҮҺӘРЕМ ДӘ…

Алтыным да,
Гәүһәрем дә,
Җәннәтем дә бар минем.
Мең гомерлек шатлыгым да,
Хәсрәтем дә бар минем;

Бар минем, бар,
Хөр илем бар –
Мәңге сулмас гөл илем.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә,
Җәннәтем дә
шул минем!
1956

 

УҖЫМ

Иртәнге чык кибеп өлгермәгән
Үзәндәге яшел уҗымда.
Туктадылар,
горур елмаешып,
Утаучылар басу юлында.

Уҗым яшел,
әйе, уҗым сыек, –
Кая тели, шунда бөгә җил.
Ләкин аңа никадәре өмет
Һәм ышаныч баглый туган ил!
1958

 

ТОТАШ ОКОП ИДЕ БУ УРЫННАР…

Тоташ окоп иде бу урыннар,
Сагындырган иде тыныч көн.
Әйләндерер кебек иде сугыш
Каберлеккә бөтен җир өстен.

Яраланган идем шушында мин;
Сулар акты, юллар үтелде…
Безнең йөрәк каны аккан урын
Инде тоташ бакча ителде.

Җәйге таңнар төсле алсуланып,
Матур булып пешә алмалар.
Ә шулай да тәндә
әледән-әле
Сиздерткәләп куя яралар.

Кайгы белән, әйе, томаланып
Калган иде шатлык дулкыны…
Соңгы дошман башы җуелганчы,
Онытырга хакым юк моны.
1957–1958

 

КӨНЛӘШӘМ ДӘ, ГОРУРЛАНАМ ДА

Еллар үтә.
Яшем олыгайганын
Сизеп торам инде үзем дә.
Картадагы су юллары кебек,
Җыерчыклар сызыла йөземдә.

Ә кызларым һаман матурлана,
Көнләшәм дә мин кай арада.
Горурланам ләкин
Бәхетемне,
Яшьлегемне күреп аларда!
1957

 

МИРАС

Кышкы сарай яулап алынганда,
Яраланып дошман утыннан,
Бабам мәрхүм
җиргә егылган.
Кайнар чишмә булып, күкрәгеннән
Кан йөгергән мәйдан ташына.
Һәм,
Әнә шул каннан алсуланып,
Таң сызылган аның каршында.
Безнең ирек әнә шунда туган,
Яңа тормыш шунда җанланган,
Кояшлы көн,
Якты кичләр миңа
Мирас булып калган бабамнан.
1957

 

НУР ҖЫЯМ

(Студент блокнотыннан)

Туган авыл,
туган кырлар калды;
Күпкә түгел,
әйдә калсыннар –
Оям кала бит дип,
югарыга
Очмый торамыни лачыннар!

Мин Казанда.
Тукай,
Такташ йөргән
Юллар буйлап атлыйм, сөенәм.
Казан матур,
Ленин университеты
кадерлерәк атам өеннән.
Шунда укыйм, әйе,
күңелемә
Нур җыям мин менә шушында.
Һәм хәтерлим
туган авылымның
Язларын да, салкын кышын да.
Хәерле юл теләп әти калды:
«Монда синең капкан ашың бар.
Оч,
онытма ләкин шул ашны син,
Әйләнсәң дә
нинди лачынга!»
1957

 

ДУСТЫМ ҺӘМ ТАЛАНТ

Күзгә артык бәрелми ул;
Дуламый, зәһәр чәчми.
Тик бер үзен уйлап түгел,
Дөньяны зурлап яши.
Дөньяны зурлап эшли ул,
Бизмәнгә салмый чүбен.
Шуннан зур талант юклыкка
Иманым камил минем!
1958

 

МЕДАЛЬ

Тулган айның үзе шикелле бит:
Нинди матур балкый сүзләре.
Шатланмаска
җаным таш түгел лә,
Бу бит, дуслар, Ватан бүләге!
Ялкын өсти кайнар йөрәккә бу,
Дәртләндерә һаман күңелне.
Ә кайчандыр
медаль турында соң
Бүтән уйда идем түгелме?
Кешеләрдә күрсәм,
орденга да
Карый идем һаман салкынча…
Медале дә ләкин
алтын икән
Тирең белән яулап алынса!
1958

 

СУЛЫШ ЗАПАСЫ

«Шулай, Зыя,
мактанырлык түгел,
Үпкәләрне, үләт тигере,
Гармонь күреге кебек, теләгәнчә
Сузып булмый инде киереп.
Тик шагыйрьнең үпкәсендә бетсә,
Җырларында – сулыш запасы.
Дүрт юл шигырь язсаң,
дүрт көн шуны
Рәхәтләнеп сулап ятасың…»
Әхмәт Фәйзи.

Үпкәләргә
үпкәләү дә кыен,
Җилкәннәре тузган булса да,
Җимерелмәгән алар,
чал диңгездә
Җан-фәрманга һаман юл яра.
Ә иртәгә,
ә иртәгә бәлкем
Җил тантана итәр җиңдем дип.
Ыргытыр да ярга чыгарып ул,
Кузгалырга бирмәс мөмкинлек.
Ә җыр калыр,
әйе, җырга җил юк, –
Бәйләп булмый аның кулларын.
Нишләр идең,
әгәр, үзең калып,
Җимерек җилкән булса җырларың?..
1958–1964

 

АВЫЛДА

Тарихка, белмим, боларның
Барсы да кермәс бәлкем.
Күңелдә ләкин матур эз
Калдырып үтә һәр көн.

Хәтта төн бушка узмаган,
Бер-бер эш булган була:
Фермада сарык булса да
Бәрәнләп куйган була…
1958

 

АГРОНОМ

Уҗым әле кар астында ята,
Буран уйный аның өстендә.
Ә ул инде, тургай килер көнне
Күреп ята кебек төшендә.
Кыякларын аның туттан юып
Һәм киңәйтеп җирдә тамырны,
Сибә кебек инде бөтен кырга
Мәрҗәннәрен ләйсән яңгыры.
Тиздән, димәк, алтын гәрәбәләр
Тутырачак халык амбарын!..
Җиргә карап, уҗым басуында
Татлы уйга чумган агроном.
1961

 

АВЫРГАНДА

Тәндә тулы кан юк әле,
Бит очымда алым да юк.
Кулымдагы гәзит төшсә,
Иелеп алыр хәлем дә юк.
Сагынып кына искә алам
Ташып торган чагын көчнең.
Мин кеше ич, шулай мәлҗеп
Ятумыни минем эшем?!
Ә бит әнә күршем минем
Күкрәк киереп утын яра.
Эх, аннан да бәхетлерәк
Кем бар икән бу дөньяда!..
1963

 

ЧИШМӘ БУЕНДА

Салкын чишмә буенда кыз
Кул очы белән генә
Су чәчрәтте яшь егеткә
Һәм качты көлә-көлә.
Күзләрендә яшь егетнең
Очкыннар янды дөрләп,
Һәм тоташ утка, ялкынга
Әйләнеп калды йөрәк.
Үзгәрде бөтен тирә-юнь,
Язга әйләнде көзе.
Ә кыз бит салкын чишмәдән
Су гына сипкән иде…
1963

 

КҮҢЕЛГӘ

Юмартланып, күңлем, син кайвакыт
Яудырасың һаман дан җыры.
Җирдә гүя үсә гөлләр генә,
Ява фәкать ләйсән яңгыры.
Булмый гүя томан төшкән чаклар,
Җил сарылмый гүя куышка.
Бар да җиткән инде, бар да булган,
Бар да чулпан гүя тормышта…
Юк, үтәсе үрләр үтелгән, дип,
Туктатырга атны җайламыйм.
Тагы да ныграк, тагы да яхшылабрак
Җайлау кирәк әле, көйләү кирәк
Аркалык һәм камыт бауларын!..
1963


Комментарий язарга