Логотип «Мәйдан» журналы

Юл башы

Беренче класстан мин күчми калдым.  Хәер, аны сөйләп тормасаң да ярар иде, ләкин минем тормышымда бик тирән эз калдырган бер ягы бар аның. Сөйләми булмый.  Әни кулында без дүрт бала өелешеп калдык: ик...

Беренче класстан мин күчми калдым.

  Хәер, аны сөйләп тормасаң да ярар иде, ләкин минем тормышымда бик тирән эз калдырган бер ягы бар аның. Сөйләми булмый.


  Әни кулында без дүрт бала өелешеп калдык: ике кыз, ике малай. Әти үлгәннән соң бер ел узар-узмас иң кечкенәбез, бер яшьлек Марат үлде – төерчек кенә булса да ир заты иде, минем иптәш иде, ул үлгәч миңа – алты яшьлек сабыйга – аеруча күңелсез булып китте: кызлар икәү, апалы-сеңелле, ә мин япа-ялгызым. Юк, болай булмый, болай ярамый. Бездән тугыз чакрымнар ары Югары Пошалым дигән авылда әти белән бер туган түтәй яши иде. Без аны Алма апа дип йөртә идек. Аның кияүгә чыккан олы кызы, унбиш яшьләрендәге үсмер улы бар иде. И оста да иде соң әнә шул унбиш яшьләрендәге Хәкимулла абый уенчык ясарга! Ул канатларын чәп-чәп сугып йөрүче күбәләк-арба дисеңме! Ул тәгәрмәч өстендә тәгәрмәч әйләнүче күз иярмәс бөтерчекләр дисеңме! Югары Пошалымнар, гомумән, авыллары белән бик оста һөнәрчеләр иде. Әтием булмагач, миңа уенчык алып бирүче дә юк, башка малайлар кебек, миңа чана, чаңгы, тимераяк ише нәрсәләр дә эләкми – шулай булгач, нигә мин өйдә әрәм булып ятыйм ди әле. Киттем Хәкимулла абыйларга!

  Мине бигрәк тә өзелеп чакырган кеше Алма апа үзе булды.

  Соңыннан, бер ел чамасы аларда яшәгәч, мин моны аңлап та алдым. Алма апа колхозга кермәгән, аның ялгыз хуҗалыклы җир кишәрлекләрендә эшлисе бар, ә мин өй саклап утырырга тиеш икәнмен. Алма апаның сандыгында беләзек ише, хәситә ише бизәнү әйберләре күп;  әлбәттә, җитмеш яшендәге карчыкка аларның инде берсенең дә кирәге юк, ләкин ул аларны көн саен диярлек актарып, пар атлар белән кияүгә чыккан заманнарын сагынып, мөнәҗәтләр укып утыра торган иде. Әнә шул мөнәҗәтләрнең җанны актарып ала торган моң-сагышы мине әйтеп бетергесез тәэсирләндерә. Кышкы озын кичләрдә, җиделе лампа яктысында Алма апа куркыныч әкиятләр сөйләргә ярата. Әкиятләре янына солдат ире Гыйбадулланың ярман сугышында үлеп калуын китереп куша. Шунлыктан мөнәҗәт һәм әкиятләр солдатның җан өшеткеч үлем хәбәре белән бергә үрелеп, минем нәни күңелемдә әллә ниткән шомлы-сихерле дөньялар тудырырга җитә кала иде.

  Серле, томанлы, моңлы бер дөнья, үзең яшәгәннән бүтәнчәрәк дөнья тудыру ягыннан Алма апаның үзе дә сизмәстән эшләгән эше – минем әдәбиятка якынаюымда юл башы булмадымы икән дип уйлыйм мин. Алма апа мине байтак кына догалар укырга, ашаганда авызны чәпелдәтмәскә, өстәл астында аякны селкеп, «шайтан чакырмаска», ипине бер генә куллап сындырып, фәрештәләрнең канатын каермаска, олылар сөйләгәндә тыңлап утыра белергә өйрәтте. Утыз еллар чамасы узгач, Алма апаны миңа тагын бер мәртәбә күрергә туры килде. Олы кош кебек дәү гәүдәле, керфекләре коелып бетеп, керфек төпләре алсуланып торган йөз яшәр бер карчык иде инде. Әмма тавышындагы, сөйләү рәвешендәге дәһшәт, ягъни куркыныч вакыйгаларны куркыныч итеп сөйли белү – аңарда таң калырлык көчле иде.

  Минем балалык тормышымны бизәүче икенче кеше – Хәкимулла абый. Уйлап табу, нәрсәдер оештыру, көн саен нәрсәдәндер кызык эзләү – аерылгысыз сыйфаты иде аның. Әле ул, беркемнең дә башы җитмәгән уенчык ясап, безнең урамны шаккаттыра, ул да түгел, ун чакрымнар ераклыктагы Чиканас авылына мәктәпкә барган җиреннән үзеннән олы малайларны кыйнап кайтып, дан ала. Алма апа тарафыннан каргыш алмаган бер генә көне дә юк иде аның. Ләкин минем өчен ул аерылгысыз дус, иптәш, сыеныр абый һәм – беркем тота һәм гаепли алмастай шулер, артист, баш бирмәс, боекмас бер могҗиза иясе иде. Уйлап чыгарасы нәрсәләрнең барысы уйланып бетеп, алынасы җәзаларның барысын алгач, каргалгач һәм тиргәлгәч, ул көннәрдән бер көнне сулышлары кабып, ах-ух килеп  кайтып керде:

  – Әни, беттек, харап булабыз! Алтын-көмешне җыялар. Кемнең дә кемнең ике килодан арта, башын себер  җибәрәчәкләр икән, ди!

  –  Китсәнә! Ай аллам, менә син тамаша, нишләек, кайларга яшерик? Утка атар иең, утта янмый, кешегә бирсәң, дус бар, дошман бар, ай Аллам, менә син тамаша... – дип Алма апа үзенең тумыштан килгән хәвефле тавышы белән безнең өскә ябырылган кайгыны тагын да арттырып җибәрде.

  Төнге уникеләр тирәсендә мине йокларга салып, фонарь тотып өйалдына чыгып киттеләр, йокылы-уяулы килеш, мин ишек ярыгыннан ут шәүләләрен күреп өзек-тәтек сүзләрне ишетеп яттым.

  Бер елдан соң өйдә гауга купты. Алтын-көмешне, Алма апага күпме мөнәҗәт көйләткән чулпыларны, йөзек-беләзек ише кыз малларын урлап киткәннәр.

  Тагын бик күп еллар узганнан соң мин ул хәзинәне Хәкимулла абыйның юри яшертеп куюын, берәм-берәм алып сата барганын белдем. Акча аңа Казанга китәргә кирәк булган икән. Башында көн саен мең төрле кызыклы уй, хыял туып тора торган егеткә, Алма апа белән ялгыз хуҗалыкчы булып, үз яшьтәшләре – комсомоллардан көлдереп йөрү туйдырган. Казанга барып, ул заводка эшкә урнашты. Гомерендә бик күп мактау кәгазьләре алып, дөньяда үзе теләгәнчә яшәп, заводка рационализаторлык тәкъдимнәре биреп, үзе төсле үк шаян-шук, эчкерсез хатыны белән гөр килеп яшәде, ике шәп егет үстерде. Ә авылдагы гөнаһысын – «чулпы-беләзек» саткан акчаны – ул, мөгаен, әнисенә бише белән кайтарып биргәндер инде. Алма апа соңгы сулышына тикле авылдан купмады...

  Минем беренче класстан күчми калуым әнә шул Хәкимулла абый белән бәйле. Алты яшемдә ул мине, тирги-тирги, укырга өйрәтте. Мин әз генә төртелеп тордыммы – шундук кызарып-бүртенеп кычкыра башлый торган иде. Педагогик такт дигән нәрсә бер дә булмаган, күрәсең, үзендә.

  Ул кычкыра. «Баланың йөрәген аласың бит, юньсез! Сабакны шулай укыталармыни?!» – дип, Алма апа аны тирги. Көннәрдән бер көнне Хәкимулла абый миңа бик каты янап әйтте:

 – Бел аны, малай актыгы, әгәр классыңнан күчми калсаң, урамга алып чыгам да, бүрәнә башына бастырып: «Бу малай классыннан күчмәде!» – дип, бөтен урамга кычкырам, – диде.

 Бик куркытып әйтелгән сүз булса да, мин ул елны классымнан күчми калдым.

Комментарийлар