«Москва слезам не верит»

Ышандырмый?! Күз яшьләре

Бу заманда кемгә хаҗәт?

Таш калада җандаш эзлим,

Елар ишем дә юк… Гаҗәп!

 

Кеше эзлим… Сыенырга…

Сыктар идем… башны салып.

Дуслар тулы бу калада

Сердәш кенә булмый табып.

 

Тамашамы әллә? Бар да

Елмаюлы битлек кигән?

Таш диварда җаным чыңлап

Ватылырга тора… Сизәм.

 

Бөртек тамчы күз яшен дә

Күрсәталмыйм… Оят!

Шәһәр! Канун синдә башка!

Җан атулар хәзер… чит-ят!

 

Авылга да ара ерак –

Качтык ындыр ызаныннан.

Күптән инде… Яшьләр тула

Күзгә… Асфальт тузаныннан.

 

Яраларга сипкән тоз да

Ачыттырмый болай, беләм.

Барлыгымны исбат итеп,

Шәһәр, үкси-үкси көләм!!!

 

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга