Логотип «Мәйдан» журналы

Ышан сөюемә

Бу тормышның әллә ничә кырлыБулуына көн дә ышанам.Тик мин беләм, мәхәббәт бар җирдә,Сөю ул гел сиңа охшаган.Үпкәлисең бик еш. Нишлим инде?!Мин дә бит бер Ходай бәндәсе.Ялгышларым да бар, кичер мине,Ки...

Бу тормышның әллә ничә кырлы
Булуына көн дә ышанам.
Тик мин беләм, мәхәббәт бар җирдә,
Сөю ул гел сиңа охшаган.
Үпкәлисең бик еш. Нишлим инде?!
Мин дә бит бер Ходай бәндәсе.
Ялгышларым да бар, кичер мине,
Кичерә белү – тормыш хәйләсе.
Үткәннәрең белән яшисең дип,
Ялгышма син, җаным, ялгышма.
Гомерлеккә сине сайладым мин,
Кавыштырды – рәхмәт язмышка.
Ышан бары сине сөюемә,
Күңелеңдә шикләр тумасын.
Язмыш безне кавыштырган икән,
Аерылулар берүк булмасын.
Гомер ике килми, яшик әле
Терәк булып, сөеп-сөелеп.
Үткәннәрем үткәннәрдә калды,
Үпкәләшкән булсак, кичереп.
 

Динара ХӨСНЕТДИНОВА


Динара Рәис кызы Хөснетдинова Башкортостанның Уфа шәһәрендәге Дёма поселогында 1971 елның 19 февралендә туа. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши, 49нчы санлы балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.
 

Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №4, 2021 ел.

Комментарийлар