Яз — гаҗәеп матур вакыт, бар табигатьнең яшәрү, яңару чоры. Табигать белән бергә кеше дә яңара кебек…
Ләкин яз җитү безнең сәламәтлек өчен җитди сынау да, чөнки карлар эреп, җирләр ачыла башлагач, кешеләр авитаминоз, стресс, депрессия, йокысызлык, салкын тиюләр белән очраша. Табиблар бу халәтне язгы хандра (күңел төшен­келеге, эч пошу, кә­ефсез­ләнү) белән бәйли. Аннан ничек котылырга һәм язга сәламәт­легебезгә начар йогынты ясарга мөмкин­лек бирмәскә? Түбән­дәге киңәшләр ярдәм­гә килер.

Депрессия — юк сүз түгел!

Табигатьнең кыштан җәйгә күчүе безнең организмда да чагылыш таба. Һава торышы да тотрыксыз. Моңа организмга кире йогынты ясаучы һәм кәефне төшерүче һава басымының үзгәреп торуын да өстәсәк… Сәламәт кешенең дә ел фасыллары алышынганда психологик дискомфорт кичерүе исбат ителгән. Кешеләр үзләрен начаррак хис итә башлый, күңел төшенкелегенә бирелә, эш дәрте сүнә. Ә хроник авырулары яисә психикасы белән проблемалары булган кешеләрдә тайпылышлар аеруча кискенләшә.

Кояш зыян да сала

Озын кыш буе без язгы кояшны сагынабыз. Ләкин кояш нурларының кинәт һәм артык күп булуы хәвеф белән дә яный. Кояш радиациясе көчәйсә, кешеләр эмоциональ яктан тотрыксызга әйләнә, проблемаларны кискенрәк кабул итә. Йокысызлык та шуннан килеп чыга. Кояшта булу кирәк, ләкин чаманы онытмау мөһим.

Ничек сакланырга?

Беренчедән, кулларны ешрак юарга кирәк. Вируслы һәм салкын тию авырулары кискенләшү яз башында гадәти күренеш, шуңа гигиена таләпләрен төгәл үтәү зарур. Әлбәттә, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышырга, бүлмәне җилләтеп, җыештырып торырга кирәк.

Саф һавада даими йөрергә кирәк!

Хәрәкәтләнү һәм активлык кәефне күтәрә, сәламәтлекне яхшырта. Шуңа күрә көн саен урамда йөрергә вакыт табыгыз. Эшкә барасы юлның бер өлешен җәяү үтегез яисә төш вакытында чыгып йөреп керегез. Кояшлы вакытта йөрү аеруча файдалы.

Физик күнегүләрне онытмыйбыз

Көндезге һәм төнге һава температурасының алышынып торуы кышын хәлсезләнгән организмга начар йогынты ясый. Үзеңне начар хис итү атналар буе сузылырга мөмкин. Яз ритмына күнегер өчен зур булмаган физик йөкләнешләр кирәк. Көнне контраст душ керүдән башлап, көн саен иртән 10 минут булса да гимнастика ясап алу хәерле.

Эштә тәнәфесләр ясагыз

Депрессив халәттә, даими йокы килеп торганда, әлбәттә, эштә дә әллә ниләр майтарып булмый. Моңа каршы тору өчен 2-3 сәгать саен зур булмаган тәнәфесләр ясагыз. Берничә минутка саф һавага чыгып керергә яисә хезмәттәшләр белән сөйләшеп, чәй эчеп алырга мөмкин.

Чагу төсләр кәефне күтәрә

Яз көне эшкә дә чагу төстәге киемнәрдә барырга тырышыгыз. Мондый төсләр үзегезнең дә, башкаларның да кәефен күтәрә, депрессияне куа.

Дару препаратлары кул астында булсын

Яз көне күпләрнең кан басымы “уйный”, кинәт күтәрелеп яисә төшеп китәргә мөмкин. Бу вакыт йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнар өчен аеруча хәвефле. Гипертониклар магнит давылларын авыр кичерә, аларның башы авырта, юктан да кәефе төшә. Шуңа табиб кушкан дару препаратлары һәрвакыт үзегез белән булсын.

Йокыны туйдыру зарур!

Йокыны туйдыру, төнлә 8-9 сәгать йоклау бик мөһим. Йокысызлыктан интегүчеләргә кичен саф һавада йөреп керергә кирәк. Язгы аяз төннәрдә айның йогынтысы хакында да онытмаска кирәк. Аеруча ул нерв системасы какшаган хатын-кызларга начар йогынты ясый. Аларга төнлә тәрәзә пәрдәләрен яхшылап ябарга кирәк. Һава дымлылыгын тәэмин итү өчен бүлмәгә су тулы савыт кую да яхшы.

Диета тотыгыз

Язгы хәлсезлекнең төп факторы — туклану. Ул дөрес булырга тиеш. Сүз ябыктыра торган диета турында түгел, ә дөрес туклану турында бара. Озын кыш буена безнең организмда мөһим ресурслар запасы кими. Дөрес туклану белән бу дефицитны тулыландырырга мөмкин. Витаминлы файдалы ризыклар кәефне дә күтәрә.

Шатлык һәм бәхет гормоннары

Серотонин гормонын “шатлык гормоны” дип йөртәләр. Бу матдә күтәрелсә, организм энергия белән тәэмин ителә, эшкә сәләт арта, кәеф яхшыра, кеше стрессларга җиңелрәк каршы тора. Организм серотонин эшләүне активлаштырсын өчен төрле боткалар, сыр, эремчек, банан, сарымсак, балык мае, шоколад ашарга кирәк.
Фенилаланин аминокислотасы да безнең организм өчен бик мө­һим. Ул физик активлыкны арттыра, артык калория­ләрне дә яндыра. Фенилаланин эндорфин — “бәхет гормонын” да булдыра. Бу кыйммәтле аминокислота бөерләр һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта, димәк, организмны чистарта. Кәефегезне күтәрер һәм эшкә сәләтегезне үстерү өчен рационыгызда яз көне даими рәвештә кузаклылар, чикләвек­ләр, ак май, тавык ите, балык, сөт һәм эремчек булсын.
Лецитин мат­дәсе һәммәбезгә дә бик кирәк. Ул организм күзәнәк­ләрен тергезә, нерв системасын ныгыта. Лецитинсыз кешенең йөрәге, бөер­ләре, бавыры һәм башка мөһим органнары начар эшли. Лецитин кызыл иттә, йомыркада, сырда һәм эремчектә бар.
Аргинин да бик мөһим. Ул чыдамлылыкны арттыра, кәефне яхшырта, активлаштыра, мелатонин гормонын булдыра. Шуңа күрә тавык ите, йомырка, дөге, диңгез продуктлары, ногыт борчагы һәм гади борчак ашагыз.
Тирозин аминокислотасы стресслар белән көрәшергә булыша. Нерв күзәнәкләрен яхшыртырга теләүчеләр аның кабакта, көнбагыш төшендә, кунжутта, бавырда һәм балыкта күп булуын онытмасын.

С витаминыннан аерылмагыз!

Язны яхшы каршылыйм, матур үткәрим дисәгез, С витамины запасы турында онытмау мөһим. Бу витамин көчле антиоксидант булып тора һәм стресстан да бик яхшы чара. Шуңа өстәлегездә яшелчә-җимешләр, җиләкләр, яшел аш тәмләткечләр һәрвакыт булсын.
Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!

 

Фото: https://kiziltan.ru/

https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Yazin-nichek-zlekm-sk-748041/

Комментарий язарга