Логотип «Мәйдан» журналы

ЯЗМЫШЫММЫ ӘЛЛӘ ЯЛГЫШМЫ?

Көзнең салкынча, вак яңгыр сибәләп торган көне иде. Мондый көннәрне шәһәрдә еш күрергә була, чөнки бу ел фасылы әллә нинди, табигатьнең ачулы вакытын хәтерләтә.Кояш та үз нурларын иләк аша гына сибә.Ш...

Көзнең салкынча, вак яңгыр сибәләп торган көне иде. Мондый көннәрне шәһәрдә еш күрергә була, чөнки бу ел фасылы әллә нинди, табигатьнең ачулы вакытын хәтерләтә.
Кояш та үз нурларын иләк аша гына сибә.
Шул кызганып кына иңгән нур педагогика студентлары яшәгән тулай торактагы 909 нчы бүлмәнең тәрәзәләренә килеп куна. Бу бүлмәдә торучы Рузинә белән Илүзә 1 нче курстан ук дуслашып киттеләр, хәзер исә, бер-беренә терәк булып, бертугандай гомер кичерәләр.
Икесе дә уртача гәүдәле, авыл сылуларына гына хас булган сөйкемле йөзле, бай рухлы кызлар иде. Әнә, бүген дә алар тәрәзәсендә ут яна, йокламыйлар.
Хәер, яшь чакны кем йоклап үткәрә ди инде...
Илүзә белән Рузинәнең гадәттәгечә иртәгесе көнгә план корып утырулары.
– Йә, бүген нишлибез? – диде Илүзә, зәңгәр күзләрен йомгалап.
– Бүген? Эх, әйдә берәр файдалы нәрсә эшлик әле, өйдәге эшләрне бетереп куйсак, иртәгә рәхәтләнеп берәр кая барыр идек.
– Ммм..., анысы шулай да бит. Ә хәтерлисеңме, безнең бер хыял бар иде.
– Нинди хыял әле ул? – диде Рузинә.
– Эх, Рузинә, Рузинә, бераз гына уйлап кара инде...
– Ә-ә, чит районнар буенча сәяхәт... Искә төште бит, чынлап та, ничек кызык булыр иде, ә?!
– Әйдә, бу атнада Түбән Камага кайтып торма инде син, бу планны чынга ашыра башларга вакыт!
– Әллә сәяхәткә чыгып китәргә чакыруың инде? – диде Рузинә, ниндидер могҗиза көткәндәй.
– Әйе, йә бу атнада барабыз, йә беркайчан да. Бер тәвәккәлләп чыгып китмәсәк, гел шулай тулай торакка ябышып ятачакбыз.
– Чынлап та... тәк, шимбә безнең өч дәрес керә. Автобуска бүген заказ бирсәк, өченче дәрестән сорап кайтырбыз.
Кызлар шулай сөйләшеп утырдылар да, иртәге көннең авыр һәм могҗизалы булачагын күз алдына китереп, йокларга яттылар. Гүзәл затлар үз хыял дөньяларына бирелгәннәр иде. Чөнки иртәгә аларның күптәннән хыялланып йөргән теләкләре чынга ашачак бит.
Эх, язмыш, язмыш, кызык та, серле дә син... Кайчакта сине күз алдына китермәгән нәрсәләр биләп ала, кайчак гомер күрмәс кешеләреңне уйчан язмыш каршыңа китереп бастыра... Ярату хисләрең ташып акканда, сүзләр өере булып йөрәктән ургылып чыккан хисләр, күңелне ташыткан кебек, уйлар дөньясына ураласың... Ничек татлы да бит, ничек газаплы да бу сөю хисе... Кайчакта, яратмасам, әйбәтрәк булыр иде дип уйлыйсың, ә чынлыкта, ничек рәхәт ул, искиткеч... Рузинә үзенең шашып типкән йөрәген тыярга тырышып йокыга талды... Сихри төн малае, аны үз куенына алып, назлап җылытты һәм үз дөньясына алып кереп китте...
Иртән кызларны шат, көр тавышлы будильник уятып җибәрде.
– Хәерле иртә, сәяхәтче! – дип елмайды Рузинә.
– Хәерле иртә, юлдашым! – диде Илүзә.
Кызларга бүген ничектер рәхәт иде. Укырга бару да алар өчен әллә ни түгел, ә бер ләззәт бирүче көчкә әверелде. Җыенып, институтка юнәлделәр...
Башта һаман шул ук бер уй: ни булыр микән бүген? Бу серле билгесезлек куркыта да, кызыктыра да иде. Эх, әллә. Кире уйларгамы? Юк инде, син нәрсә, бер барабыз дип уйланылган икән, димәк, барырга кирәк. Тормышның гүзәллеге, дөньяның киңлеге белән тагын кайчан танышырбыз соң? Кирәк, кирәк, үзгәрешләр һәрчак кирәк ул... дип үз уйларына чумган Рузинәне профессорның:
– Мин әле генә нәрсә дидем, яле кабатлагыз, туташ, – дигән сүзләре сискәндереп җибәрде...
– Әйе, сез төпле фикерләр әйттегез, – диде кыз.
Ачуланып караган профессорның йөзендә кинәт елмаю чаткылары кабынды, тапкыр җаваплы кызга карап, ул ирен чите белән генә елмаеп куйды.
Кызлар тәнәфесне зур түземсезлек белән көтеп алдылар...
– Рузинуш, әйдә, бу дәресне укып тормыйк инде, шәхси эш кенә алыйк та кайтыйк, булмаса..
– Чынлап та, нишләптер укыйсы бер дә килми әле...
– Күңел каядыр ашкына, нидер булыр төсле...
– Кит, булмаганны... авызыңнан җил алсын, кызый!
– Юк, син мине аңламадың ахры, мин начар нәрсә турында уйлап әйтмәдем лә.
– Озаграк сөйләшеп торсак, хәзер звонок булачак, аннары тагын өлгермибез... Әйдә барып сорап килик инде..
– Әйдә..
Урра!.. «мы свободны словно птицы в небесах...» Эх, кызлар, яшьлек – юләрлек дип юкка гына әйтмиләрдер... Кошлар кебек ирекле булырга мөмкинме соң ул?! Алар һаваны гизәләр, төрле биеклеккә күтәрелеп бик ерак араларны иңләп уза алалар... Хәер, без дә күпне булдырабыз икән бит... Юллар безнең өчен киртә түгел... Язмышың сызылган, язылган, әмма ул барыбер синең кулыңда...Син теге яки бу юлны сайлау нәтиҗәсендә төрле хәлләргә юлыгасың. Сине берәү дә мәҗбүр итми, бары ашкынып тибүче йөрәк белән сакта торучы акыл гына һаман тарткалаша.  Йөрәктә дәрт көчле, ә акыл фикерләре белән яши... Нишләтәсең, дөньясы шулай яратылган инде...
Кызлар өй эшләре алып, тулай торакка кайттылар..
Әкрен генә җил исә...Чәч белән бергә күңел кылларын да тибрәтә...Казанга юнәлүче автобусның  тәрәзеннән кергән наян яңгыр кызының шаярып сипкән тамчылары биттән күз яшьләредәй шуып, иреннәрне юа...
Иң элек кызлар татлы йокыга талганнар иде...Автобус ерактагы ДПСны күреп, тизлеген профессионалларча  кинәт  акрынайтты  бугай, аның кымшануына гүзәлкәйләр уянып киттеләр. Беренче булып Илүзә телгә килде:
– Ай-яй озак йокланылган, без кая җиттек әле?
– Казанга ерак калмаган бугай...Кара кара...
– Кая карыйм?
– Күрәсеңме әнә кырдан төлке йөгерә,бигрәк матур инде үзе иеме?
– Әйе, бөтенләй алтын төсендә икән бит ул! Әллә саргылтмы соң шунда...
– Сары төс – сагыш төсе диләрме әле  – дип шомланды Рузинә.
– Әй әллә нәрсә юрап бармыйк әле..
– Урра, әллә Казан күренә инде?!Бөек Тукаебыз әйтмешли, нурлы Казан, дәртле Казан, моңлы Казан! - дип кулларын чәбәкләде Рузинә. Тукта әле, “Хыял кызы”на шалтыратып алырга кирәк... Өендә микән?
– Алар Казаннан 109 чакрымда яшиләр түгелме соң? Бигрәкләр дә ерак инде!
– Мм..да! Кызык сәяхәт булып чыкты бит әле бу. Юл да юл..Кайчан кайтып җитәрбез икән, алҗытты инде, нишләптер Алисә дә телефонын алмый.
– Әй, Казанга хәтле килеп җиткәнне инде, монысына гына түзәрбез әле.
Кешеләр берәм-берәм автобустан төшеп кала башладылар. Рузинә белән Илүзә дә вокзалда тукталып, Алисәләр районына билет алып, юлга кузгалдылар... Юлда кайтканда алар  бер генә минутка да күзләрен йоммыйча, һәр нәрсәне кызыксынып, үтә серлелек белән күзәтәләр иде...
– Карале нинди гүзәл җирләр бар икән монда! – дип шаккатты Илүзә.
– Әйе, бу инде сиңа шәһәрнең кытыршы асфальты түгел, монда табигатьнең йокы бүлмәсе урнашкан сыман, күрәсеңме әнә теге пар агачны, Бах музыкасын тыңлап, әсәрләнеп утыралар сыман..
– Әллә нинди чагыштырулар китерәсең син, тиздән философ булып китмәсәң ярый инде, - дип көлемсерәде Илүзә.
– Әй, бар әле! Сиңа сөйләгән кешесе дә бит, нәрсә аңлыйсың соң син табигать гүзәллеге турында, аны бит күңел белән тоя белергә кирәк..Кинәт Рузинәнең телефоны шалтырады.
– Кем булыр икән бу, “Хыял кызы” шалтыратадыр инде, карыйм әле ..
– Алло..
– Сәлам..
– Әйбәт кенә, үзең ни хәлләрдә?
– Казанда, кунакта..очрашырга..белмим..монда телефон җүнләп тотмый, әйдә соңрак сөйләшик әле, яме..
– Мм.. “пуклунниклар” шалтырата да башладылармы? Югалтканнардыр инде?
– Югалтканнар дип инде.. Бу Рәмис, хәтерлисеңме, икәү эш юклыктан радио аша номер алып танышкан идек. Син Рифат белән, ә мин энесе белән дуслашкан идем. Күрешергә тели.
– Өлгерербез әле, кияү балакайны күрмичә китеп булмый ич инде..
– Шулай шулай. Кая инде ул, шунда хәтле кил дә Илүзәнең булачак ярын күрмичә кит, гөнаһын кая куярбыз?! Кызлар шаркылдап көлеп җибәрделәр...Алар бер-берсе өчен туганнар шикелле якын,кадерле иделәр.  Һәр нәрсәдән кызык табып, шаярып яшәргә яраталар, яшьлекнең ярты матурлыгы  әнә шунда  чагыла да инде.
Автобус, ниһаять, кайтып җитте...Кызлар урамда  Алисәне көтә башладылар.
– Нишләптер озак тора әле бу кызый, - дип көрсенеп куйды Илүзә. Рузинә тирә-якны күзәтә иде һәм Алисәнең килүен күреп, сөенеченнән кычкырып җибәрде:
– Илүзә, әнә безнең чибәркәебез дә килә!..
Бер илле метр ераклыкта җиңел адымнар белән атлап Алисә килә  иде. Үзе кош тоткандай елмая, ә бөдрә чәчләре җил белән шаярып, куышлы уйныйлар...
– Сәлам кызлар, мин сезне шундый сагындым! – дип  кочаклап алды ул кызларны.
– Без дә!
– Ничек шулай килергә булдыгыз әле сез? Эхе, паралардан качтыгызмы? Хәзер профессорыгызга шалтыратып әйтәм...Алисә кесәсен капшап телефонын алды...Ул шулай мәзәкләргә ярата иде.”-Алло...профессор, хәерле кичләр...Мин теге дәрестән качкан кызларны тоттым...Бүгенгә үзегездә кундырып торыгыз дисезме?...Ярый, сезнең сүзгә каршы килеп булмый...әлбәттә, кадерле кунакларым булырлар..әйе..саубулыгыз..”
Рузинә белән Илүзәнең көлүдән күзләренә яшьләр җыелган иде.
– Үтерәсең син Алисә, – диде Илүзә.
– Чынлап кызлар, ничек шулай батырчылык кылып чит җиргә килергә булдыгыз, я сөйләгез инде!
– Ике тамчы яшь ул яшь дисезме,
Чиләкләрдәй ташып акмагач.
Килдек әле синең туган якка,
Шәһәрләрдә кызык тапмагач.
Дип җаваплады Рузинә.
– Бик яхшы иткәнсез, син шулай мәзәкләргә яратасың инде, Рузинә, сине әбекәй белән ярыштырып карарга кирәк әле, аның да һәрбер сүзгә шигырь белән җавабы әзер...Әәә әйтергә дә онытып торам икән бит..ә мин сезне шундый  матур егетләр белән таныштырачакмын, -дип каш сикертеп куйды Алисә.
– Әй, бик кирәкләре бар, шәһәрдә дә күп ич алар..
– Әй шәһәрдә тәмәке тартып бозылып беткән булалар..Хәзер авыл кызлары да бит шәһәргә киләләр дә үзләрен артык иркен тота башлыйлар...
– Алай димә әле син Алисә, төрлесе бар..
– Дөрестән дә дип күтәреп алды Рузинә. Бөтен кешене бер калыпка кертергә ярамый...Сүзләреңдә хаклык юк түгел, начар компаниягә ияреп, ялгыш юлга кереп китүчеләр еш очрый, үзебез күреп торабыз. Әмма күп нәрсә үзеңнән тора.
– Әй, кызлар, сезнең белән сөйләшеп барып, өйне узып китә язганбыз бит!- дип сүзне кирегә борды Алисә, мондый темага сөйләшә башлавына үзе үк үкенеп.
Алисәләрнең өйләре җыйнак кына, үзенчә бизәлгән, өйдән борыннарны кытыклап, тәмле бәлеш исе аңкый иде...Кызларны Алисәнең кадерле, иң якын кешесе  Маһриҗамал әбекәй  каршылады.
– Менә кунак кызлары да кайтып җиттеләр... Узыгыз кызлар, түрдән рәхим итегез... юл газабы-гүр газабы диләр...Арыгансыздыр..
– Рәхмәт  әбекәй, сезгә кечкенә генә күчтәнәчебез бар иде..
Кызлар шәһәр бүләкләрен хуҗабикәгә суздылар.
– Кирәкмәс иде балакайларым, үзегез дә ыстудинтлар бит...
– Сез нәрсә инде, ул бит чын йөрәктән,  – дип елмаешты кызлар.
– Әйдәгез, алайса күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк. Үз күчтәнәченнән авыз иткән кеше озын гомерле була диләр.
Кызлар һәм хуҗабикә рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Алар өчен һәрбер сүз кадерле, мөһим иде. Сүз иярә сүз китеп,  хуҗабикә үз тарихын сөйли башлады...
– Эх, хәзер заманасы да икенче төрлерәк китте бит...Менә элек бер кисәк ипинең кадерен белеп, тормышның ямен тоеп яши белә идек...Хәзер нәрсә? Ул ипи дигәнең юлда аунап ята, кешеләре дә әллә нинди, кемгә нәрсә кылыйм икән дип кенә торалар...Замана үзгәртә адәм баласын, биетә генә бит үз көенә. Хе...көчленеке замана шул...Безнең кебек ялгыз карчыкларның сүзен бик үткәреп бетермиләр.
– Ә нишләп сез ялгыз соң? – дип сорады аннан Рузинә.
– 36 яшемдә тол калдым...Нишләтим...алты бала...колхоз эше...ФЗО...Эй аларны сөйли башласаң бер көн дә җитмәс иде ул...Үземә 14 яшьтән көтү көтәргә туры килде...Аллага шөкер, әлбәттә,балаларымның тамагы тук, өсләре бөтен булды.
– Нишләп соң сез кияүгә чыкмадыгыз? Бәлки җиңелрәк булыр иде. Ялгызыңа тормыш тарту бик кыен бит ул,- дип сүзгә кушылды Илүзә, йокы туймаганлыктан ачылган авызын томаларга тырышып.
– И-и балам, еш кына кияүгә чыгып кем рәхәт күргән соң? – дип әйтергә яраталар...Ә мин аны Хак Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер миссия итеп кабул итәм. Ирем вафатыннан соң, бөтен гомеремне балаларыма багышларга булдым. Ничек тә тәрбияләргә кирәк ич инде. Олы яшьтә булган , күзе күрмәгән әнием дә бездә яшәде. Бик уңган карчык иде бахыркаем, урыны оҗмахта була күрсен инде..Шул әни дигәннән, мескенкәем, күзе күрми иде дигән идем ич, беркөнне бакчага чыккан җиреннән керми генә бит. Инде мин әйтәм, бер-бер хәл булды микән..Тизрәк тышка йөгереп чыксам..капкынга эләккән бәгырькәем, теге “тимер авызлык ”тулысы белән кулын йоткан. Йомшак, алтын куллары канга буялып, суелып беткән..Тизрәк алып кулын чүпрәк белән бәйләп куйдым, и-и кызгандым да соң инде үзен. Тик ул шунда да зарланмады, бик аңлы, сабыр, түзем карчык иде шул җаным..
– Әбекәй, я инде, сөрт әле күз яшьләреңне, хәзер кунакларны да елатасың инде...Булды ...Әйдә теманы үзгәртик әле.
-Балаларыгыз нихәлләрдә соң, исән-саулармы? – дип сүзне бәйләп китәргә теләде Илүзә.
-Балакайларым, намаз вакыты да җитә икән, кая тәхарәт алып керим әле,- дип өстәл яныннан кузгалды әбекәй, ә күзләренә җыелган сагыш тамчылары менә тамам, менә тамам дип торалар иде. Ишек ябылгач, Рузинә Алисәдән:
-Әллә кирәкмәгән сорау бирдекме? Нишләп әбинең кәефе төште?
Башын аска игән Алисә дә эчтән генә нидер уйлана, нәрсәгәдер күңеле әрни иде. Ул бер ноктага караган килеш кенә җавап бирде:
-Беләсезме кызлар, хәзер әбекәемнең иң авыр мизгелләре иде бит. Кичә апабызның вафатына 1 ел булды..Бик яшьли китте шул, авыр туфраклары җиңел, тар каберләре киң, караңгы гүрләре якты була күрсен инде...Ул хәл әбием күңелендә һаман кара төер булып тора...Апаны озатканда әбиемнең күзеннән аккан яшьләре янында елга суы бер урында торыр иде...Йә Ходам, “меңнән бергә кадәр бәхил балам” – дип илереп елаулары онытылмый...“Күзләрең зәңгәр төймә, газраил, зинһар тимә!”...Бу бәетне укып, әбиемнең яшьләренә чыланып утырган вакытлары еш булгалый шул...
- Әйе..якыныңны югалту бик авыр нәрсә, - дип җөпләде Рузинә.
- Әйдәгез моңсуланып утырмыйк, - диде Илүзә. Нишләтәсең, тормыш шулай корылган: берәүләр үлә, берәүләр туа тора, берәү дә мәңгелек түгел шул...
-Эх бу канунны үзгәртеп булса иде, - дип көрсенде Алисә. Аның йөзенә бераз гына төс кереп китте, әйтерсең лә Илүзә үзенең сүзләре белән аның кайгысын Урал тауларына илтеп ташлады.
-Кызлар, ә бүген сездә нинди планнар бар? Клубка чыгып керәбезме соң? Чибәр-чибәр егетләр белән таныштырырмын үзегезне..Шундый чибәр кызларны күргәч, башларын югалтырлар инде..
-Борчылма, без нашатырька алдык, дип елмайды Рузинә.
-Әллә  хәзер бераз ятып хәл алабызмы соң, юл сезне тәмам алҗыткандыр инде..
Кызлар сөйләшә-сөйләшә өстәл өстен җыештырып алгач, ял итәргә яттылар. Йоклар алдыннан Рузинә озак кына айга карап уйланып  торды: аңа ай ничектер кызганыч тоела иде, ялгыз бит син, назларга, җылытырга кешең дә юк... -дип пәрдәсен япты Рузинә.Бары ай малае гына аңа карап:
“Чибәр кеше – бәхете бар...Минем дә әнием булган бит! Мине ялгыз диләр, мин ялгыз түгел, и мескен кешеләр, сез үзегез меңнәр арасында ялгыз, сезне саталар, кулланалар, чыгарып ташлыйлар...Мин ялгыз имеш...Ә мине йолдызларым ничек кенә күп булмасыннар барыбер беркайчан да калдырмадылар, әгәр ышанычлы булмасалар, күптән инде кояш янына киткән булырлар иде...” дип әрле-бирле йөргәләп, кызга үпкәсен белдерде...
Бер сәгать йокы кызлар өчен бик озак тоелды...Тәмле итеп чәй эчеп алгач, кызлар бизәнеп-ясандылар да, авыл мәдәният сараена  юл тоттылар...Кичке һава сулап туймаслык татлы иде...Эх...ни дисәң дә авыл авыл инде ул...Ул кичне рәхәтләнеп биеделәр...әлбәттә, сугышларсыз була алмады. Кызлар өчен егетләр чәкәләшеп алдылар...Аннан кызлар, көлешә-көлешә өйгә кайтып, төне буе сөйләшеп яттылар...
Иртән торуга борыннарны кытыклап тәмле бөккән исе чыккан иде.
-Хәерле иртә, гүзәлкәйләр! – дип елмаеп бүлмәгә Алисә килеп керде.
-Хәерле иртә! Ничек арылган ә...Берни сизми йокладык бит...
-Соң сине Илүзә танк белән уятырлык түгел!- Әйе, юлда нык арытылган шул...
- Әйдәгез, кызлар, юынып чәй эчеп алыйк..
Бүлмә эче иртәнге кояш нурлары белән тулган иде...Кызлар яшьлеккә хас булган кыюлык белән төрле темаларга сөйләшеп бәхәсләшеп тә алдылар, шаярдылар, иртәнге чәй шуның белән тәмам булды.
-Рузинә, юлга кузгалсак ничегрәк булыр икән?- дип сорады Илүзә.
-Әйе, нәкъ вакыты минемчә, әле бит Казанда да барасы җирләр бар..
Кызлар әкренләп киемнәрен җыя башладылар...
Авылдан киткәндә, аларны тавыклар, казлар, хэтта сыер котуе дэ озатып калды шикелле...Гүзәл кырларны, басуларны күзәтә-күзәтә кызлар авылдан ераклашалар иде...һәрберсе эчтән нидер уйлана...Авылның саф һавасын сулап туймагангамы яисә бу сихри тынлыктан аерылып шау-шулы шәһәргә китәселәре килмәүдәнме..анысы билгесез...Шулай хисләргә бирелеп барганда аларның бәхетенә булса кирәк, юлда такси очрады. Шоферыбыз мөлаем гына татар егете ...шулай да бер белмәгән кеше бит...машинадагы бисмилланы күргәч кенә кызларның эченә бераз җылы кергәндәй булды.. Гаярь егет үзе..тимер атын үз көенә биетә белә...
Юл...күңел тыныч...бер ни дә юк сыман...ә бит нәрсәдер онытылды...Машиналар  кош канаты сыман күренгәләп китә...Ниһаять борылыш...Я Ходам, без кая барабыз... - Тукта!!!
Бу йөрәк өзгеч шомлы тавыш йөрәккә ук булып килеп кадалды...Күз алдында машина...кара җир һәм җан өзгеч ыңгырашу халәте генә иде...Машина гөрселдәп килеп төшкәч җан күккә ашкан кебек булып китте...Авыр, кыен иде бу мизгел...Әйтерсең лә яшәү бермәлгә тынып калган...Әйтерсең вакыт машинасы тәгәрмәчләренә атламаска әмер биргән...
Машинаның арткы  ишегеннән чыгып Илүзә шоссега менде...Киеренкелек биләп алды аны..Әллә кисәктән булган хәл каушаттымы ..белмим...Ә Рузинә алда утыра иде..Шофер егет аның янына йөгерде...Кыз берни аңламый...Ә күзеннән бертуктаусыз яшь агыла...Нәрсә бу?! Яшисе килү теләгеме...дөнья белән саубуллашуымы..яисә..ак пальтосындагы канын күз яше белән юарга теләвеме..анысы да билгесез...Кызның машина бордачогына бәрелеп ияк асты яхшы ук җәрәхәтләнгән иде...Баш..тукта нигә болай авырта соң ул?!Нигә??Әйтерсең лә ике яклап тимер белән кыстырганнар да өстенә авыр нәрсә бастырып куйганнар...Ах чатный...Шофер аны машина эченнән алып чыккач, Рузинә сикереп калтырый иде...салкын, җан өшеткеч күренеш.....Бермәлгә Рузинә күз алдында ниндидер нәрсәләр биешкәнен күрә башлады...Чынлыкта, әлбәттә беркем дә биеми иде..бу аның аңын җуюы...20 секундлап торганнан соң ул ыгы-зыгы тавыш белән октябрьнең салкын җиленнән сискәнеп китте...”Ни өчен?”-дип уйлады ул эченнән..Хәер уйламады..уйлар үзләре йөгерешә иделәр...уйларлыкмы соң анда...Ашыгыч ярдәмне көтеп тормадылар, юлда очраган машинаны туктатып шифаханәгә ашыкты алар..Юлда барганда кызны сөйләндереп барырга тырыштылар..Аңын җуймасын...
Килгәч шундый диагноз билгеле булды:
“Сотрясение головного мозга, кровопад шеи и правой поясничной области”.
Кызның күзеннән бертуктамый яшь коелды... “Ни өчен?? Ул бит шифаханәләрнең “ш” хәрефен дә белми иде..Анда йөргәне дә булмады..медкомиссия өчен генә..Чит район шифаханәсендә түгел, үз район больницасында да ятканы юк бит аның! И Раббым...Чү ни диде ул? “Раббым”..менә нәрсә оныткан бит ул машинага утырганда...Юл догасын  “Аллаһым, миңа, туганнарыма, дусларыма, якыннарыма исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, тазалык-байлык бир..дошман ирек кылма, кеше кулларыннан китәргә язма, ут-күздән, судан үзең сакла, юл хәвеф-хәтәрләре күрсәтмә һәм бервакытта да рәхмәтеңнән ташлама” дип тели иде бит ул..Ә бу юлы нигә онытты..Ничек??? Язмышыммы? Нәрсә соң бу? Ялгышыммы?! Ни бу?!” Кыз чытырдап күзләрен йомды...Шәфкать туташлары аның палатасы  каршында утыра иделәр...”Тукта, елама инде ” диделәр аңа..Ләкин кызның күз яшьләре  буйсынмады..каяндыр тирәннән, бәгырь түреннән чыга иде бит ул тозлы тамчылар...ничек шулай күп соң ул...артык озак актылар бит инде..тик тыелырга гына теләмиләр һәм мондый авыруларны күп күргән шәфкать туташларына гына буйсынмыйлар...хәтта аларны ишетмиләр дә иде...
Кызның ияк астына ике шов салдылар...Рузинә системалардан әкрен генә агып торган суны күзәтергә ярата иде..Әйтерсең лә һәрбер тамчы капельницадан түгел, ә йөрәктән тама...Укол кадарга кергәч, кинәт ул үзенең сул якка борыла алмавын аңлады...
Кыз үзе бер нәрсәне абайламый калды...табибләрне алдады ул...дөресрәге шул хәлгә ачыклык кертмәде..кызны шифаханәгә алып килгән кешеләр уйдырманы үзләре уйлап тапканнар иде..Имештер ул баскычтан егылып төшкән...Ә Рузинә аны кире какмады.. Юк, һич начар ният белән түгел, шофер егеткә зыян китерәсе килмәде аның...Әле бит ул яшь, тормышны күрмәгән, нигә егетнең  яшьлегенә аяк чалырга?..Табибләр сизмәде түгел..үзләренә генә хас булган бер тоемлау белән алар барсын да белделәр..әле “эх, яшьлек..алдап кемгә файда эшлисең..тереләсең килмимени..”дип шелтәлиләр сыман иде..Әйе, Рузинә дә аларның хәлләрен аңлый..авыруга дөрес диагноз кую өчен  аның сәбәбен белү мәслихәт бит...”Әле беркөнне авыруларны карап йөргәндә Рузинәдән : “Баскычтан ничәнче скорость белән очтың соң син?” -  дип сорадылар..Кыз дәшмәде...
Бүлмәдә тынлык, тик аны берәү дә бозарга җөрьәт итми кебек...Шул тынлыктан туеп, авыр уйларга батып, уйланып яткан бер мизгелдә бүлмәне балкытып Илүзә килеп керде.
-Привет красавица, терелеп буламы?
Рузинә елмайгандай итеп: әйе, хәлләр алга таба..
-Уколлар алдыңмы соң? Әйбәт ашаталармы? Үзеңне ничек хис итәсең?
-Тәртип... -диде Рузинә.
Илүзә берәм-берәм өйдән алып килгән ризыкларны чыгара башлады:
-Менә кайнар шулпа, бик файдалы, болары мондый кирәк-яраклар дип сумкасын бушатып бетерде кыз, аннан сүзен дәвам итеп:
-Ә, әйтергә дә онытып торам икән бит, әби белән Алисә сиңа күп итеп сәлам әйтеп калдылар...Алисә килә алмады инде, срочно эш урынына чакыртып алдылар.
-Ярар, нишләп мәшәкатьләнеп йөрмәскә иде. Икенче юлы килгәндә берни дә кирәкми, тумбочка, холодильниктагы ризыклар тиздән коридорга чыгып җитәчәк бит дип шаяртты кыз...
-Соң ашамагач тулы була инде ул! – дип яратып шелтәләп алды Илүзә.
-Син дә килеп булышмыйсың бит!
-Соң мине өйдә болай да секунд саен табын янына чакырып кына торалар... эх менә бу шайтан нәрсә дә булмаса дип күрсәтте ул иягенә... Кызның ияге кырылып, иреннәре шешкән иде... Шул көнне Рузинәне карарга кергән табиблар да аннан турысын бәреп: “Сез бер машинада идегезме?” дип сорадылар… Илүзә бу сорауга җавап бирми генә бер ноктага төбәлде.. Бу шулай табибларга җавап бирүдән качуның бер ысулы иде... Илүзә табиб чыгып киткәч, Рузинә белән саубуллашып Алисәләргә кайтып китте... Шифаханәдә кыз тагын ялгыз... ә юк, уйлары белән бергә икән бит ул... Кызның уйлануларын телефон тавышы бүлдерде... Аңа өйдән шалтыраталар иде..
-Алло...
-Сәлам әни...
-Минме...ни...әйе...эшләп йөрим...укыйм...
-Юк..юк..еламыйм...бары җил тиде бугай...
-Әйе, тулай торакта...кызлар...алар өйдә юк әле...
-Әйе, ярый яхшы,  пока...
Шул сүзләрен әйтеп бетергәндә тамактагы төер шартлап өзелгән кебек булды...Бу хисне күтәреп йөрү кызга шундый авыр иде, әйтерсең лә аның гәүдәсенә күтәрә алмаслык авыр бурыч йөкләгәннәр...
Әйтеп әниләрен борчырга да теләмәде ул , шуңа да шифаханәдә ятуын сиздермәде...Рузинәсәяхәткә чыгар алдыннан бер кампаниядә дүшәмбедән башлап менеджер вазыйфаларын башкарырга тиеш иде...Тик насыйп булмаган, күрәсең...
Көннәр шулай әкренләп уза тордылар...Уйлар, фикерләр күбәйде, гомумән, кыз тормышка икенче күзлектән карый башлады...Ул эченнән генә: “Ходай Тәгалә саклап калды...икенче мөмкинлек бирде бит миңа Хак  Тәгалә...димәк мин тормышымны яхшы якка үзгәртергә тиешмен...” дигән нәтиҗә ясады..Палатадагы пациентлар  да инде күптән өйләренә чыгарылды...Аякларын  өшетеп, бармакларын кистерергә мәҗбүр булган 40-45 яшьләрендәге рус апасын  әле чыгарырга уйламыйлар иде...Аның беркеме дә юк,янына да килмиләр...Хәер, улы бар..тик ул әнисен бер дә кирәксенми....Эх, үзеңне артык итеп тою бер дә рәхәт нәрсә түгелдер ул...Рузинә  4 стена арасында нишләргә белми аптырап ятканнан соң көндәлегенә яңа язган шигырен теркәп куйды:
“Яшьлек чорым көзге яфрак кебек,
Әйләнгәләп җиргә сыенды.
20 яшь, егерме тиендәй,
Бөтен яфрак кинәт юк булды”
Күзем ачып, аңга килгән чакта,
Җиһанны мин күрдем яңадан.
Күпме эшләнмәгән гамәлләр бар,
Үзең сакла берүк, и Аллам!
Ишеттең син Раббым сүзләремне,
Саклап калдың безне – мең рәхмәт!
Тән ярасы инде төзәлсә дә,
Йөрәгемдә һаман һәлакәт.
Кайчакларда ялгыз гына калып,
Тапмый идем сиңа кадерне,
Ә беләмсең, хәзер минем өчен
Син яшьлегем шундый кадерле!”
Рузинә каләмен куйганда теге апаның үзенә текәлеп карап торуын күреп алды...
-Вам что нибудь нужно?
-Нет…
Рузинә бу рус апасын чын-чынлап кызгана иде...Язмыш аны нинди шартларга дучар итеп, шулай түбән тәгәрәтте икән соң?
-А как вы сюда попали? – дип сорады кыз...
Теге апа озак кына дәшми торды, тиз генә ачыласы килмәде бугай аның..кызга сынаулы караш ташлады..
Аннан соң бушану теләге өстенлек алды булса кирәк, ул кызга ачылды...Бу апа ялгыз түгел, аның улы бар икән...тик ул әнисе белән бер дә кызыксынмый.Сизелә:  шулай ук бу апа хәмер белән булышырга яраткан бугай...Табиблар сөйләве буенча, аны терлекләр абзарыннан табып алалар...Яшәр урыны юк...булган йортын улы сатып китә...Бу апа урамда торып кала...
Табиблар аңа гел тәнкыйть күзлегеннән чыгып карыйлар...Хәмер эчкән кешегә карата тискәре мөнәсәбәт аңлашыла..тик ..бу фикерне томалап, оригиналь җавап бетерелә: башка  яклаучысы юк...җыр сүзләредәй блаты-платы юк дигәндәй...Китте замана...йомгак кебек тәгәри генә бит...тик кая таба тәгәри соң ул? Йомгагы тиз сүтелә..шул таудан тәгәрәтеп төшерелгән таш хәтле...
Кичкә таба шифаханәгә яңа пациентларны китерделәр...Тагын юл һәлакәте...Бер 8 яшьләрендәге бала һәм егерме яшь тирәсендәге егет...Аналарының таш идәнгә ятып, исәрләнеп елавын күргәч, Рузинәнең аны  ничек тә юатасы килә иде...Эх, сүзләре табылсамы...юк шул теле дә бит аның...һәм..хәер..бу мизгелдә кешене елаудан туктатырга тырышу диварга таш аткан кебек булыр иде...Ә бит чынлыкта исә,елау тынычландыра, бушандыра...Нишләтәсең...үзе шул хәлләрне кичергәнгә Рузинә бу апаны бик яхшы аңлый иде..Икенче көнне аларга куелган диагноз билгеле булды: егетнең баш мие селкенгән...ә 8 яшендәге малай йөри алмаячак...
Нишләптер бу көнне Рузинәнең күзенә  йокы кермәде...Бәлки көне буе бүлмәдә утыргангадыр...Чү, ә теге егет?! Шәфкать туташларының бүлмәңдә генә ят, сиңа йөрергә ярамый дип әйтүләренә карамастан коридорда йөри һәм еш кына кыз яткан 5 нче палатага  күз салгалый иде  . Ягымлы елмая...Йөзе таныш та, таныш та түгел кебек...
Шулай беркөнне кичке ашны шул шаян егет китерде. Рузинәнең аптыраулы карашын сизде булса кирәк, тиз генә телгә килде ул:
-Менә бүген Сезне мин үзем ашатырга булдым әле, - дип елмайды. Карап торышка бигрәк үҗәт тә инде үзе, ә?! Тотканда кергән бит әле, бер дә оялып тормаган.
-Ә рәхмәт, диде кыз. Ул инде егет чыгып китәр дип уйлаган иде..Тик егетнең сүзләре аны кабат аптырашта калдырды:
-Мин..үземә дә алып кердем инде..Шифаханәдә ашавы бераз күңелсезрәк шул, бергәләп ашасак, кәеф тә күтәрелер, ничек уйлыйсыз?
Кыз егетне игътибар белән тыңлаганнан соң, ярымшаярып җавап кайтарды:
-Соң сез монда уйлап торырга юл да калдырмадыгыз инде..мин каршы түгел, - диде кыз..Чөнки бүлмәдәге бертөрле киренке халәттән туйган иде ул.
Егет официантларга хас булган бер җиңеллек белән ризыкларны тумбочка өстенә куйды...Ә Рузинә, үз чиратында, егетне күзәтә иде.. Кыю егет аңа бик  таныш тоелды, тавышы, сөйләшү манерасы кемнедер хәтерләтә иде...Кыз егетнең   әйтергә теләгән сүзләрен дә чамалый кебек...Хәзер ул: “Кирәкми, кәефсезләнеп утырма инде чибәркәй...”дип әйтер төсле...
Дөрес, егет нәкъ шул ук сүзләрне кабатламаса да:
-Чибәр кызга кәефсезләнү килешми , - дип Рузинәне ашарга кыстады..
-Тизрәк савыгасың килсә, ашыйсың...-диде ул елмаеп...һәм сүзне ялгап китәргә теләгәндәй сорау бирде: ә син кайсы яклардан? Егет моны юри генә сорады, ул кызның кайдан икәнен дә, ничә яшь булуын да, исемен дә белешкән иде инде…
-Мин менә шушы җир шарыннан булам, - дип көлемсерәде кыз.
Егет тә җебеп тора торганнардан түгел шул:
-И без бер җирдән икән бит...карале, Ходай Тәгалә юкка гына юл һәлакәтенә очраттырмагандыр...Шундый гүзәл кызны күрү өчен, мин ул ми дигәннәрен бер түгел, мең кабат урыныннан кузгатырга әзер булыр идем..
-Юл һәлакәте дигәч, кызның күзенә пәрдә эленде...авария...юл һәлакәте..борылыш...кара җир..Рузинә әлегә ул сүзләрне ишетергә әзер түгел иде... моны күреп егет тиз үк теманы үзгәртте:
-Ә сиңа, матурым, бер нәрсә сәер тоелмыймы? – дип сорады ул кыздан.
-Ни турында әйтәсең син? – диде кыз ашавыннан туктап.
-Без бит бер-беребезнең исемнәрен сорарга онытканбыз. Сүзне танышудан башларга кирәк булгандыр инде... Мин Рәмис булам..
-Рузинә...
-Нинди матур исем...исемегез җимегезгә туры килә...
-Рәхмәт...сәер шундый...Мин Рәмис исемле егетләргә бай булып чыктым бит әле..
Рәмис үзе дә уйлап җиткермичә “Ә мин Рузинә исемлеләренә...”
-Бүлмәдә сораулы караш эленеп калды...Бу ике яшь йөрәк эчтән генә уйласалар да, фикерләре бер ноктага тоташты...”Бу теге радио аша танышкан кыз түгелме соң...” “Бу бит шул Казан егете...”
-Алар бер-берсен сүзсез аңладылар...
Егет телгә килеп:
-Карале язмыш дигәннәрен! Тау белән тау очраша диюләре шулдыр инде...
-Син дә шулай фикер йөртәсең икән...Мин...күрешүебезгә бик шатмын Рәмис..
-Ә мин сине нәкъ шулай күз алдына китерә идем, чибәр, гүзәл, тапкыр телле итеп...Ләкин радио аша танышып кына менә шулай күрешүебез башыма сыймый..
-Ни генә дисәң дә, мондый шартларда очрашырбыз дигәне төшемә дә кермәде бит минем...вәт язмыш!!!
-Әкәмәт, бу үзе бер кино хәтле...
-Язмышмы, ялгышмы шунда...Кыз үзе белән булган вакыйгаларны егеткә сөйләп бирде..
-Мин дә гомер булмаганны шифаханәгә эләктем бит...моңарчы көрәштә кулны имгәтеп, перевязкага гына йөргән бар иде...Алар сөйләшеп утырып шактый вакыт узып китүен абайламый  калдылар...Бу вакыйга яшьләр күңеленнән һич китмәде..Алар бер-берсен инде ничәмә ничә еллар белгән күптәнге дустан бигрәк, бер берсе өчен якын кешегә әверелделәр....Хәзер кыз өчен дә, егет өчен дә элек тискәре эмоцияләр тудырган шифаханә саф хисләр уятырга этәргән бер сихри дөнья бизәгенә күчеп калды...Һәркөн күрешүләр, Рәмиснең кыз өчен җанын бирергә әзер торуы, барысы бергә үрелеп күңелдә соклану тудыра иде...
“Куллар кулда..
Уйлар синең хакта....”
Язмыш язмыш..бер уйламаган көтмәгән җирдән кавыштырып куйды бит ул бу ике яшь йөрәкне...Рузинә бер белмәгән җиргә килеп ялгыш эшләдеме...20 яшьтән шундый диагноз алды бит ул...Ә икенче яктан карасаң, Рәмис белән очрашты..Әллә язмышмы соң?! Ни бу?!...
“Чү дип кинәт йөрәк дәште кебек...
Уйларына салып бәйләде...
Сөю белән яшәү кадерен белү..
Киләчәккә, алга әйдәде...”
Бу кызның көндәгелегенә теркәп куйган яңа язмасы иде...Берничә елдан соң анда тагын бер шигъри тәлгәш урын алды:
 
“Язмышларым, ялгышларым микән...
Үзем сайлыйм тормыш юлымны...
Инде менә алтын туй балдагы
Әсир итте минем  кулымны...
 
Очраштырган, кавыштырган мизгел,
Әйт дисеңме берәр якын исем...
Кыз ЗАГСта...Җавап әйтә үзе:
Әйе, риза, риза Рәмисем!!!”
Бу юлларны язганда кыз инде кияүдә иде...Алар Рәмис белән язмышка рәхмәтле..Табышып, кавышып, мәңгелек мәхәббәт утларын сүндерми, язмышка шөкер кылып яшиләр иде.
 

Рузилә Абдушова 


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар