Логотип «Мәйдан» журналы

Язмышым аланы

(Нәсер)

Олылар, кайсы тырма, кайсы чалгы күтәреп, сөйләшә-сөйләшә өске аланга таба менеп киттеләр. Мин исә, чәй кайнаганын көтеп, учак янында калдым. Шул мәлдә чишмә аръягында кинәт шартлап ботак сынды. «Аю килә», – дип куркып та өлгермәдем, артымда коры яфраклар кыштырдый башлады. «Монысы нәрсә инде, бүреме? Кымшанмый гына утырыйм әле, бәлки, күрми узып китәр», дип уйладым. Ләкин кыштырдаулар көчәя генә барды, өстәвенә нәрсәдер «чулт» итеп суга чумды. Минем күз алларым караңгыланып китте, урманның барлык җен-пәриләре минем өскә ябырылып киләләр сыман тоелды. Әллә суы кайнап чыкты, әллә юк, чәйнүкне эләктереп алдым да, олылар янына чаптым. Эссе су, чайкалып, аякка чәчри, агач ботаклары битемне сыдыра, ә мин, тирә-ягыма карамаска, бер тавышны да ишетмәскә тырышып, йөгерәм дә йөгерәм...
Шулчак кемнеңдер көлү тавышы мине айнытып җибәрде. Әни бит бу, аның тавышы ич. Дөнья кинәт яктырып киткәндәй булды. Ләкин шул ук мизгелдә: «Әллә миннән көләләр инде?» – дигән уй миемне көйдереп узды. Мин, аякларым йомшарганга, әкрен генә җиргә чүктем...
Куанычыма каршы, кояш нурларына чумган якты алан, минем куркуларны бар дип тә белми, үз тормышы белән яши иде. Абый кешеләр печән чабалар, апайлар сүзләре бетеп торган арада кичәге җәймәләрне әйләндерәләр.
– Син көләсең дә ул, Салиафа, – дип сүзен дәвам итте Галия апа. – Ә бит моның бер дә көлкесе юк. Печән, печән дип, эчләр төшеп бетте бит инде.
– Әйтәм анаунда бер эч аунап ята иде, мөгаен, шул синеке булгандыр әле, – диде моңа каршы Гайнекәй әби.
Бу юлы инде әни генә түгел, бөтен печәнчеләр дә тыела алмый көләргә кереште. Эш кайгысы китте. Ниһаять, мин дә аларга кушылып әкрен-әкрен  кеткелди башладым. Күз яшьләремә буыла-буыла әллә көләм, әләл елыйм.
Тиле мин, тиле... Менә бит ул кайда чын тормыш! Ә теге шомлы кыштырдаулар, җен-пәриләр өере тормышның мескен бер шәүләсе генә булган ич...
Институт бетеп, ерак бер Себер авылына эшкә урнашып йөргән көннәрдә мин үземне бөек шәхес, таулар актарырдай пәһлеван итеп хис итә идем. Ләкин нибары бер ел мәктәптә эшләү минем кикригемне шактый гына шиңдерергә өлгерде. Атаклы педагогларга охшарга тырышу урынына, үземне эзләргә, үземә ярашлы эш ысуллары табарга кирәклеге ачыкланды...
Җәйге ялга чыгу белән туган якларыма ашыктым. Урман эчендәге тар гына сукмак буйлап барам. Уйларым күңелсез. «Ничек яшәргә хәзер? Меңләгән юллар арасында кайсысы минеке? Шулай ук минем бернәрсәг дә сәләтем юк микәнни? Тормыш, тормыш... Ник син мине алдадың? Ник син, тәҗрибәсез булуымнан файдаланып, мине шулай адаштырдың?» Бу сораулар, кара урманнан да караңгырак булып, аларның иге дә, чиге дә юк сыман иде.
Көтмәгәндә зур гына бер аланга килеп чыктым. Мин бу алан турында ишетеп белә идем инде. Монда урман каравылчысы яши. Әнә теге өй аныкы булырга тиеш. Бераз баргач, өй алдындагы эскәмиядә утыручы йорт хуҗасы да күренде, ә тагын бераздан мөлаем гына йөзле бер хатын ишекне ачты да:
– Галинур, атыңны эчердеңме әле? – диде. Шулай диде дә, җавап та көтеп тормастан, кире чолан караңгылыгына кереп югалды.
– Ну бу хатын-кызны, ирләр эшенә кысылмасалар кысыр калалар, – дип, үз алдына сөйләнә башлаган иде ире, хатыны чолан эченнән:
– Әллә нәрсә ди, ишетмим, – диде.
Ире моңа:
– Хәзер эчерәм, дим, – дип кырт кисте.
Ул арада капка төбенә үк килеп җиткән идем инде. Хуҗа белән кул биреп күрешкәннән соң:
– Станциягә кадәр берәр транспорт булмас микән? – дип сорадым.
Галинур абзый:
– Бүгенге поездга барыбер өлгермәдең инде, энем, – диде. – Бездә бүген туй бит, беләсеңме, улыбыз өйләнә. ШәҺәрдән кунаклар көтәбез. Шулар белән китәрсең, булмаса.
Без шулай сөйләшеп торган арада бакча ягыннан кулына яшел суган Һәм берничә кыяр тотып бер кыз килеп чыкты. Ул: «Әти...» – дип нәрсәдер әйтмәкче иде, мине күргәч төртелеп калды...
Язучы булсам, мин бу урында, әлбәттә, кызның калку күкрәге өстендә яткан озын чәч толымын, нәзек билен, зур күзләрен тасвирлап үтәр идем. Кай ягы мине шулай үзенә тартуын да аңлап җиткермәстән, ул якынайган саен акылымны җуя барып, аңа йотлыгып карыйм. Елмаюы, тылсымлы күз карашы йөрәгемдә әллә нинди ут өермәләре тудыра. Һәм теге урман сукмагындагы күңелсез уйларым, шушы йөрәк ялкынында бер-бер артлы янып, кирәксез бер көл өеменә әверелеп калалар...
Озакламый кунаклар да килеп төште, туй башланды... Рәмилә, хуҗа кыз буларак, кунакларны сыйлау белән мәшгуль иде. Мин, аның җитезлегенә, зифа буена, урынлы гына әйткән сүзләренә сокланып, гап-гади чия согыннан исереп утырам. Ул да миңа: «Сиңа гына багышлар идем дә бит бу кичемне...» – дигән сыман карап-карап куя.
Менә төн уртасы да авышты. Берничә машинаны юлга әзерли башладылар. Шул ыгы-зыгы арасында без Рәмилә белән бер генә минутка икәүдән-икәү калдык. Мин, туй уен-көлкесе тәэсирендә шаяртып кына нәрсәдер әйтмәкче идем, ул кинәт мине бүлеп: «Башка беркайчан да очрашмабыз инде», – дип куйды. Аның күзләре миңа: «Кал!» – дип эндәшәләр иде. Ләкин мин аларны аңламадым, мин – киттем.
Тиле мин, тиле!.. Тиле булмасам, шул тылсымлы аланны ташлап китәр идеммени?!
Көннәр уза, еллар уза... Гомер уза. Алда инде, бәлки, бернәрсә дә юктыр. Хәер...
Алтын көзнең иң матур көннәренең берсендә хатыным миңа: «Әйдә әле гөмбәгә барып кайтыйк», – диде. Ике кызыбызны иярттек тә урманга киттек. Бик озак юк гөмбәләрне эзләп йөргәннән соң алдыбызда бер алан күренде. Шулчак хатыным: «Монда килегез, гөмбәлек таптым», – дип безне чакырып алды. Шул бер урында барлык кәрзиннәрне дә тутырып, аланга чыгып утырдык.
Көз үз эшен тәмамлап килә икән инде – агачлар нинди генә төсләргә буялмаган! Ләкин һавада буяу исенең әсәре дә юк. Киресенчә, сулаган саен тәнеңдә рәхәтлек, җаныңда тынычлык кына арта бара. Һәм гомернең иң якты мизгелләре күз алдыңа килә.
– Рәмилә, – дип сүз башладым мин, күңелем тулып, – хәтерлисеңме безнең беренче аланны?
– Тиле син, тиле, – дип көлеп җибәрде хатыным. – Ничек инде мин үземнең туган аланымны хәтерләмим, ди.
– Мин бит ул турыда түгел.
– Ул турыда булмаса, тиленең дә тилесе инде син, – диде ул, үпкәли башлап. – Безнең беренче очрашуны дүрт ел буе онытып йөрдең.
Кызларыбыз бездән читтәрәк үлән арасына чүккәннәр дә, нәрсәдәндер кызык табып көләләр дә көләләр. Мин уйлыйм: «Көлсеннәр әйдә, көлсеннәр... Тормыш юллары тар сукмак, аланнары бик сирәк. Яшь гомерләре узганчы уйнап-көлеп калсыннар, истәлекләр җыйсыннар. Бәлки, бу аларның беренче аланыдыр...».
 

Марс ЯҺУДИН

 

Фото: https://pixabay.com 

 

 

 

Комментарийлар