Логотип «Мәйдан» журналы

Язмыштан узмыш... яисә Гармун исән калганда

... И-и, гармуны да гармуны! Өй түренең үзәге дә, бизәге дә! Иренең чия төсендәге тальян гармунын изге ядкарь итеп саклаучы Зифа, Рәис улы белән күзгә-күз килеп сөйләшергә булды. Ире якты дөньядан кит...

... И-и, гармуны да гармуны! Өй түренең үзәге дә, бизәге дә! Иренең чия төсендәге тальян гармунын изге ядкарь итеп саклаучы Зифа, Рәис улы белән күзгә-күз килеп сөйләшергә булды. Ире якты дөньядан киткәннән бирле, гармунга алты ел кул тидерүче булмады, авыр югалтудан соң күңеле җәрәхәтле иде. Беркөнне Зифа гармун урнашкан тартманың өсләрен сөртте дә, ачып карарга булды. «Ә-ә... Соң каешы өзек бит моның, әтисе ничек уйнады икән ? Нишләргә, кибетләрдә кытлык юк анысы, яңа гармун сатып алырга була, әллә шушысын рәтләргәме? Юк инде, мондый моңлы, җаныңны юатучысы табылмас», ­ дип уйлады да, гармунны остага илтеп тапшырды. Төзәтелгән моң учагын­ гармунны ул Рәис улының кулына тоттырырга булды. Улына 9 яшь. Музыкага өйрәнә башлар вакыты килеп җитте. Рәис мәктәптә төрле чараларда катнашып, җырларга һәвәслеге барлыгын исбатлады да инде. Аңа музыка ишетү сәлате нәселдән бирелгән. Ә әтисенең гармунын беренче күрүе иде:
— Әнкәй, әткәм шушы гармунда уйнадымени? Үзең сөйли идең, ә миңа аны бер дә күрсәтмәдең?
­— Әткәңне югалтуны мин бик авыр кичердем, улым. Кая инде, аның гармунын кулга алу?
Зифа гармунга карап, бераз уйланып торды, авыр итеп сулап куйды, соңыннан улын һөнәрле итәчәге турында хыялланып, бераз тынычланды:
— Менә улым, бу әткәңнең дусты, аның яраткан гармуны. Ул аны бер көнгә дә кулыннан төшермәде, бөтен кичәнең алып баручысы булды, аннан башка авылда бер чара да үтмәде, кайгыда да, шатлыкта да утырыр иде дә, уйнар иде, ә мин аңа кушылып җырлыйм. Мин гармунны күз алмасыдай сакладым, ә хәзер вакыт җитте, аны сиңа бирәм. Менә музыка мәктәбендә, аннан соң училищесында, соңрак, алла бирсә, консерваторияда укып чыгарсың. «Кураен югалткан сыбызгыга калган» диләр, әтиеңнең гармунын күз алмасыдай сакла, балам. «Уенчының тамагы тук» дип юкка гына әйтмиләр. Музыка белгече ­ иң кирәк хезмәт ул, ашарга ипилек-майлык эшли алырсың.
Чынлап та, әтисез үскәнгәдер инде, Рәис әнисе фикереннән читкә тайпылмады, консерваторяне бетереп, кире авылга кайтып, мәктәпкә музыка укытучысы булып урнашты.
Шул ук мәктәпкә, пединститут бетереп, махсус җибәрү кәгазен алып, рус телен укытырга Ирина да килгән иде. Егерме дүрт яшенә җитеп тә, бер тапкыр да чынлап яратканы булмады, вакыты җитмәгән, күрәсең. «Менә практиканы гына үтим, авылдан китәм, гаилә корасы, бала табасы бар» дип уйлады кыз. Үзе яшь, чибәр, куе кара чәчләрен кырт итеп кыска итеп кистергән, тимер кисәрдәй көчле егеткә зәңгәр күзле, тулы гәүдәле Ирина бер күрүдә гашыйк булганын сизми дә калды. Ул егеттән бер яшькә олырак иде.
… – Елга буендагы таллар чәчләрен чылата-чылата эсселекне сизмиләр дә, әйеме?
— Әйдә, Ирина, синең дә толымнарыңны сүтик, юешләтик, кызу бит, ә?
Ирина кет-кет көлеп җибәрде дә, әйдә, тота алсаң, тот мине дигәндәй, елга буйлап чаба башлады… Рәис кызны куып тотты, колачтай зур учларына суны алды да, Иринаның куе сары чәчләренә бөркеде. Су кызның чәчләрен генә түгел, өстенә кигән ефәк алсу кофтасын да юешләтте. Иринаның буй­ сыны егетне дулкынланырга мәҗбүр итте. Кызның үги әтисе татар булганга, ул сүзләрне аңлый, ләкин татарча сөйләшми иде.
— Менә, ичмасам, рәхәт булып китте, бу кызулыктан коткардың бит син мине, Рәис, ­дип, Ирина кәнтәйләрчә боргаланып, озын керфекләре астыннан сирпелгән карашы белән серле генә егеткә карап, елмаеп куйды...
Менә берничә ай инде тынлык патшасы ­Идел елгасы яшьләрнең түземсезлек белән көтеп алынган очрашу урынына әверелде. Бер төркем яшьләр җылганда, Рәис гармунын күтәреп елга буена төшәр иде, елга дулкынында гармун моңы тирбәлә, хыялый яшь йөрәкләрнең күңелләрен нечкәртә, яшьлек дәрьясында кайнаган гашыйкларны кавыштыра. Иринасы да янәшә, үзенчә җырга кушылгандай итә торган булды.
Ике гашыйк шушы очрашуларны көтә, көн дә күрешеп, серләшеп туя алмыйлар. Рәис кызны күз алмасыдай саклый, араларының керсез булуын тели, татлы сөюдән ике йөрәк бергә тибә башлый. Назлы караштан башланган мәхәббәт ялкыны дөрләп яна.
— Иринам, җаным бит син минем, ­ — диде дә, Рәис кызның йомшак иңнәреннән кочып алды.
Кыз егетне сөйкемле карашы белән назлады, бу минутта аның күзләреннән бәхет нурлары түгелә иде. Рәисне чәчләреннән йомшак кына сыйпап үпте, аның да сөйгәненең сүзләренә кушыласы, мин дә сине яратам дип, кычкырасы килде. Ул егетнең йөрәк турысына кулларын куйды:
– Ә монда нинди сер бар икән, шул йөрәк сереңне ач әле миңа, Рәис?
– Нинди сер булсын ди, кадерлем, яратам мин сине, өзелеп яратам, иртәгә бер сөенче ясармын, күрерсең...
Иртәгәсе көнне кыз егетне күпме көтсә дә, ул килмәде. «Шул микәнни аның сөенче дигәне? Булмаганны, бу нинди хәл тагын? Исән генә булсын...», ­ аңламады кыз, төрле каршылыклы уйлар башын биләп алды... «Миемне череттең инде» Шул ук вакытта аның Рәискә җан ачуы чыкты. Ни уйларга да белмәде.
...Зифа улы саф татар кызы белән танышыр, гөрләтеп туйлар үткәрербез дип хыялланды. Әмма улының үз милләт кызы белән түгел, ә күршесеннән Ирина исемлесе белән очраша башлавы хакында ишетте. Бу хәбәр аңа яшен суккандай тәэсир итте. Нишләргә белми, берничә көн уйланып, хәсрәтләнеп йөрде. Ниһаять улы белән турыдан-туры сөйләшергә карар кылды.
Беркөнне Рәис төшке ашка эшеннән өйгә кайтып керсә, әнисе өйдә юк иде. Йортка төмле хуш исле аш исе таралган. Рәис әнисенең аны көтеп аш әзерләп куюына шатланды, эченнән: «исән генә бул, әнкәм» дип теләде. «Кая китте икән, күршеләргә керсә, гадәттә язуын калдырыр иде. Әллә суга киттеме, иртән китергән идем ич инде». Тәрәз төбендә тезелешкән ак, кызыл, алсу яран гөлләрен күреп, үз-үзенә елмаеп куйды. «Әнкәм төсе ­яран гөлләр...». Тәрәзәне ачып җибәрде дә, башын тыгып каеннар тезелешкән урамны күзәтте, әнкәсе кайтмыймы? «Юк инде, кая китеп югалды? Әле басымы да күтәрелергә генә тора бит аның, алай-болай, дару алганы да күренми. Чигүле намазлыгы да үз урынында. « Әнкәй!»­, — дип тә кычкырып карады. Җавап кайтаручы булмагач, озын сукмак буйлап бакча башына атлады. Якыная төшкәч, чәчкәләр арасында чүп утап йөрүче, чәчкәле яулыгын бәйләгән әнкәсен күреп алды:
— И-и , улым, әллә төшке ашка кайттыңмы? Бүген әле иртәрәк тә бушагансың икән.
— Әнкәй, мин сине инде күптән эзлим, син кайда йөрисең, бер язу юк, шалтыраттым, телефонны да алмыйсың! — Ихлас күңелле Рәиснең әнисе хакында кайгыртучанлыгы сизелә иде.
— Соң, барыбер ишетмим бит мин аны, аның белән нурланыр хәлем юк. Ята ул шунда өйдә, күргәнсеңдер. Әйдә, өйгә керик, улым, син яраткан токмач ашы пешердем.
Зифа, зәңгәр каймалы зур тәрлиңкәгә ашны бүлде, чәчкәле яулыгын рәтләде, сүзен нидән башларга белмичә, улы янында бөтерелде. Күз нуры улы, бердәнбере, таянычы да, ышанычы да. Баласының тик бәхетле генә булуын теләве һәр ана өчен табигый, билгеле. Аеруча, газиз балаңны беръялгызың үстерсәң. Шул арада, нидер сизгәндәй, Рәис үзе сораштырырга уйлады:­
— Әнкәй, студент елларың турында бер дә сөйләгәнең юк, ничек үтте алар? Берәр кызыклы хәл булмыйча калмагандыр, билгеле?
— Улым, ә минем тарих шулай булды. Мин институтта укый идем. Җәен шәһәрдә яшәгән дәү әнием янына каникулга кайткан чак. Ул чорда студент отрядлары бар иде, чит яклардан шәһәргә егетләр-кызлар ниндидер төзү эшенә чакырылалар, күпмедер вакыт шул шәһәрдә тулай торакта яшиләр. Ул елны мин Рөстәм һәм Ибраһим белән танцада таныштым. Алар үзбәк егетләре, гел икәү, кая барсалар да бергә йөриләр. Инде бер-беребезгә ошаганыбызны аңласак та, без Рөстәм белән икәү генә очраша алмадык, ул гел Ибраһим белән бергә йөрде. Ул минем туган көнемә төнлә дә якты булып күренеп тора торган акчарлак сыны бүләк иткән иде. Күрче, әнә ул әле бүген дә исән, күпме еллар буе саклап килдем мин аны!
Зифа серванттан саклык белән алып өр-яңа көенчә сакланган ак акчарлакны, улының кулына тоттырды. Сында: «Кадерле Зифа! Туган көнең белән котлыйм! Рөстәм» диелгән иде.
— Ул акчарлакны күргән саен, кем ул ­ Рөстәм диеп уйлый идем, ә сораштырырга бүген генә җай чыкты.
Соңрак, ике айдан соң, студент отряды шәһәрдән китте, Рөстәм белән Ибраһим да үз илләренә юл тотты. Арабызда хатлар йөреп торды. Рөстәм фотосын да җибәрде. Ул бик чибәр, куе кара бөдрә чәчле, тулы иренле, очкынлы кара күзле, төз озын буйлы үзбәк егете иде. Әмма озак хат язышырга туры килмәде, бер хатында ул, әти-әнисенең чит милләт кешесе белән аралашуны рөхсәт итмәүләре, аңа каршы килүләре хакында хат язды. Менә шулай итеп безнең арабыз өзелде.
— Бүтән беркайчан да язмады мени?
— Юк, бу аның соңгы хаты булды. Ул ак акчарлактай очты да китте. Улым, бер халык та икенчесеннән ким дә, артык та түгел. Әмма һәр милләтнең гореф-гадәтләре, дине, җырлары, әдәбияты үзгә. Чит милләт кешесе белән кушылсаң, аеруча картлыкта авырга килә. Соң булса да аңлыйсың, үз телеңдә рәхәтләнеп, җәелеп сөйләшә алмыйсың. Балаңа исем кушудан, юк, аннан да иртәрәк, туйдан ук башлана инде ул каршылыклар. Уйлан, улым, чит милләт кызы белән кушылырга ашыкма…
Әнисе белән сөйләшкәннән бирле, Рәис әллә күпме уйланып йөрде. «Яшьлек — ­җүләрлек » дип, юкка гына әйтмәгән халык. Рәис Иринаны ташлый алмады, ул аңа үлеп гашыйк иде. Шулай да ни булса, шул булыр дип, шалтыратмады. Ирина Рәискә үзе шалтыратты.
Тагын ялкынлы очрашулар башланды.
Беркөнне Рәис кызның күзләренә яулык бәйләп куйды да:
— Хәзер сиңа вәгъдә иткән сюрпризымны күрсәтәчәкмен дип, кесәсеннән энҗе кашлы балдак чыгарып, кызның исемсез бармагына кидерергә булды.
— И-и, каян алдың мондый затлы бүләкне? Юмартсың да инде үзең. Ләкин, мин мондый бүләкне кабул итә алмыйм, ул миңа бик тә ошаса да , — диде дә, кыз кулларын артка яшерде. – Ә шулай да, ни дигән сүз соң бу, аңламадым, ә? Барын да аңлаган кызның егетне ялындарысы килде.
– Бүген мин синең кулыңны сорарга дип килдем, син ризамы, җаным?
Шушы сүзләрне генә көткәндәй, Ирина:
— Мин риза, ­ — диде дә, кулларын алга сузып, Рәиснең кочагына кереп сыенды. Рәис көчле куллары белән кызны иңнәреннән кочып алды да, Иринаның алдына килеп тезләнде, нурлы күз карашына сокланып, ай яктысы төшкән битләреннән сыйпады. Ирина егетнең кайнар сулышын тойды, хисләр ташкынына ирек бирде, озакламый алар бер җан, бер тән булып кушылачаклар. Мондый назны Иринаның беренче тоюы, балдай иреннәрнең бер-берсенә үрелеп сөелүләре мәхәббәт иленең иң татлы мизгелләренә әйләнде.
… Күктәге ялгыз ай шәүләсе елга битенә көмешен йөгертте. Рәис күзен бер айга, бер елгага юнәлтте:
– Кадерлем, ә беләсеңме минем нинди хыялым бар?
– Юк, ни уйлап чыгардың тагын?
– Әнә, кара ай шәүләсенә, елга өстендә йөзеп йөриме?
– Ай булмаса, төннәрне йолдызлар гына яктырта алмас иде, шулаймы, Рәискәем?
– Ә мин шуны әйтәм, җаным, Идел көзгесе күрсәткән ай миңа бер ак корабны хәтерләтә, туй уздырыйк та, әйдә ак корабка утырып туй круизына китик, син ризамы, әйт, гөлкәем?
– Уйлашырбыз, әле бит вакыт бар...
Туйны оештыруны ике гаилә бергә күтәрде. Никах турында хыялланган Зифа, туйга каршы килмәде. «Язмышы шулдыр дип, үзен тынычландырды. Барысы да ходай кулында». Туй үткәннән соң җыелган акчага каядыр барып ял итеп кайтырга, туй круизына барырга дигән сүз чыкты. Иринаның әнисе Идел буйлап сәяхәт итүне аеруча хуплады:
– Балалар,­ — диде ул, — шушы яшегезгә җитеп бер тапкыр елга буйлап сәяхәт тә иткәнегез юк, берни уйламыйча круизга барыгыз.
Ә Зифа чит илгә барып кайтулары ягында иде:
– Бигрәк кызу бит, июль ае уртасы җитә, диңгезгә барасызмы әллә, уйлап бетерегез, — диеп, икеләнүен белдерде.
Круизга юлламаны Рәис үзе барып сатып алып кайтты.
— Әзерләник, җаным, иртәгә унынчы июль, юлга чыгасы, йокларга иртәрәк ятырбыз, яме? ­ — дип, Рәис хатынын үгетләде.
— Гармуныңны гына алырга онытма, яме? — Хатыны аның гармунда уйнавын ярата иде.
Беркөнлек круиз кичке сәгать җидедә башланды. Рәис белән Ирина Казан елга портына беренчеләрдән булып килеп төштеләр. Пароходка кеше керә торды, урнаштырыр урыннар беткәч, ял итүчеләрне хәтта иң астагы әйбер салырга яраклы трюмнарга урнаштырдылар.
Ул көнне күпчелеге кафеда җыелды. Халыкның кәефе күтәренке, Рәис кулыннан гармунын төшермәде. Җырламаган җыр, биемәгән бию калмады. Кафе бармены тантананы күзәтеп торды һәм кичә беткәндә, гармунның каешына ун данә гелий белән тутырылган шар бәйләде. Көн кичкә авышты, халык та таралышты...
Ирина ничек йоклыйдыр, кызулыкка чама юк, бөтен тәрәзәләр дә ачык, Иделдән салкынча hава кереп битләргә бөркелеп бара. Рәис өске палубага күтәрелде. Көндезге сәгать бер иде. Кинәт көтмәгәндә кискен җил чыкты, корабны як-якка этәргәндәй итте. Күкне кап-кара авыр болытлар сарып алды, утлы угын аткан куркыныч яшеннән кораб өсте ялтырап китте, көчле яңгыр башланды. Кинәт кораб уңга таба авыша башлады. Рәис каютага таба йөгерергә тотынды. Кемнәрнеңдер ямьсез тавыш белән кычкырган, хәтта акырган тавышлары аның колагында чыңлады. Каютаның ишеген ачыйм дисә, кинәт нәрсәнеңдер шатыр-шотыр килеп төшүен ишетте. Бу кроватька терәлеп торган шкафның авып, ишек тоткычына төшеп бәрелүе иде. Ишекне ачарга өлгерде, ни булганын аңламаса да, Иринаның яртылаш су тулган каютадан чыгып качарга җыенганын күреп алды, тизрәк кулларыннан тотып өскә өстери башлады. Шарлар бәйләнгән гармунын алырга өлгерде. Трюмга ачык тәрәзәләр аша су кереп билдән булган иде. Икесе дә сүзсез калдылар, кычкырырга да бит, кая инде! Өске катка менәргә җитешә алмадылар, чөнки кораб әйләнеп капланды. Коридордагы идән түшәмгә, түшәм идәнгә әйләнде. Рәис бер кулы белән хатынының кулын кысып тотты, икенчесендә гармуны иде. Су инде муенга кадәр җиткән иде, ничек килеп чыккандыр, Рәис хатыны белән тәрәзәгә барып терәлде дә, терсәге белән тәрәзәгә бөтен көченә бәрде. Тәрәзә челпәрәмә килде. Кулы канга баткан Рәис, башта хатыны белән шар бәйләгән гармунын төртеп, ә аннан соң үзе йөзеп чыкты. Бу минутта алар ике метр тирәнлектә, бөтен җирдә су да су, тын җитми. Рәис хатыны кулын җибәрмәскә тырыша да соң, менә бит кулы ойый да башлады. Иринаның чәчләре иренең күзе алдында ап-ак булды. Ул йөзә белми, ә Рәис нишләргә белми. Ул уң кулын бөтенләй тоймады, палуба тимеренә икенче кулы белән таянып, бар көченә этенде. Караса, кулында Иринаның кулы да, янында ул үзе дә, гармуны да юк иде. Рәис өскә калкып чыккач, аны кемдер икенче корабның палубасына күтәреп алды. Ул инде аңын югалткан иде. Кораб баткан җирдә зур тишек барлыкка килде, кем җан ачысы белән кычкыра, кем үкереп елый. Янәшә генә әллә кемнәр йөзә, кемдер бата иде. Шок хәлендә Рәис Иринага, ә ул Рәискә бернинди сүз дә дәшә, хәтта хушлаша да алмады....
Хастаханәдә Рәис яткан бүлмәгә бөтен туганнары җыелган иде. Ул фаҗиганың йөрәкне сыкраткан мизгелләрен исенә төшерергә тырышып азапланды.
— Күз йомганчы батты бит шушы кораб, ике яисә өч минутта аска төште дә юк булды. Ничек су астына төшүебезне мин хәтерләмим. Мин соңгача аның кулларын җибәрмәдем… И ­ и... Иринам, Иринам…Гармуным...
... Иринаның сеңлесе Зөлфияне күргән Рәис:
— Иринам ! ­— дип бар көченә кычкырып җибәргәнен сизмичә дә калды.
— Рәис абый, бу мин ­— Зөлфия, ни хәлең бар, исәнме!
Вакыт-вакыт онытылып, урынында ятып торган Рәиснең утырырга хәле юк, ул куркыныч, җан өшеткеч уйлардан котылмаган, башында меңләгән сорау иде. Рәиснең круиз башыннан ук пароходның уң якка батыбрак торуына игътибар итүе искә төшеп бәгырен телгәләде.
— Ничек исән калганыбызны үзем дә аңламыйм, тәрәзәне ваттым да йөзеп чыктык, ә Ирина кая соң? Гармуным батмас, аңа бармен шарлар бәйләп куйды... Ә ­ ә, менә бит үзе, гармуным минем...
Шатлыгы эченә сыймады. Җанына тынгылык тапмый, һаман күзләре белән хатынын эзләде. Борчудан йөзе каралган Зөлфия аны ничек тынычландырырга белмичә юатырга сүзләр эзләде:
— Иринаны көтәбез, алла саклагандыр, берәрсе коткаргандыр. Көтәбез, Рәис абый, апаны көтәбез, ­ — диде дә, Рәиснең чәчләреннән йомшак кына сыйпап, гармун күрегенә кулларын куйды...
 

Рушания ГЫЙЛӘҖЕВ


 
 

Комментарийлар