Логотип «Мәйдан» журналы

Язмышлар кайда языла? (ахыры)

Хикәянең ахыры.

Башы: http://maydan.tatar/news/tormysh-hem-gam/yazmyshlar-kajda-yazyla

...Аида күзен ачканда, барысы да башкача иде. «Люкс» палатасының түшәмендә штукатуркасы коелган урыннар пәйда булган, бер ягыннан ямьсез эз салып, түшәм ярылып ук киткән, стеналар кыршылган, урыны-урыны белән аларның буявы купкан, төсе дә үзгәргән сыман. Тәрәзәдән жалюзины салдырганнар, пластик рамнарны иске агачка алыштырганнар, тышкы яктан тимер рәшәткә куйганнар. Кыйбатлы җиһазлар да каядыр юкка чыккан, бүлмәдә Аида яткан караваттан гайре берни калмаган. Ул битарафлык белән бүлмәне күздән кичергән арада ниндидер таныш булмаган шәфкать туташы кереп, укол куеп чыгып китте. Хатын төпсез упкынга төшеп киткәндәй булды. Кинәт кенә бүлмә эче тагын үзгәреп китте, бөтенләй башка төрлегә әйләнде. Бу бүлмә аңа нык таныш иде. Әйе-әйе, әнә бит, ул үзе дә ишектән кереп бара. Янында – ире. Элеккесе. Төрле-төрле кәгазьләр белән тулган, берничә конфет кабы торган өстәл артында яшәребрәк киткән Вера Адамовна утыра.
– Здравствуйте.
– Здравствуйте, опять двадцать пять? – дип сәламне алды табибә, башын кәгазьләреннән күтәрми генә. – Срок? – дип коры гына сорады ул.
– 20 тирәсе, – диде кыз битараф кына.
– Милочка, сиңа күпме әйтергә була, 21-ый век на дворе! Юк икән инде – хет иртәрәк кил, ник бу вакытка кадәр сузып йөрисең? Ул бит инде кеше булган! Үзеңә дә файдага түгел! Бала табасың килер, помянешь мои слова!
– Сез каждый раз шулай дисез, но ничего, менә бит, уздым, – дип бүлдерде аны кыз.
– Сколько? – дип сүзгә кушылды Эдик.
Вера Адамовнаның кулы ихтыярсыз рәвештә халат кесәсен капшап куйды.
– Понимаете, бу бик зур җаваплылык. Төрле өзлегүләр булырга мөмкин, ничәнче тапкыр бит инде. Аннары, берәрсе сизенсә, бу срокта... Мин зур рискка барам. Татьяна Васильевнаның да башы икәү түгел...
– Ладно, сколько? – дип кабатлады Эдик – мөдирнең гадәттәге аклану сүзләрен ул инде ятлап бетергән иде.
Вера Адамовна, бер кәгазь алып, «50» санын язды, аны күрсәтеп кенә алды да, вак кисәкләргә ерткалап, янындагы чүп чиләгенә ыргытты.
– Аңлагыз, монда күп кеше катнаша, берсен дә калдырып булмый.
Эдик табибәнең аппетиты торган саен арта баруына күнегеп беткән иде, алып килгән акчасы җитәрлек булды.
– Син үзеңне ничек тотарга, палатадагыларга ни әйтергә икәнен онытмагансыңдыр бит? – дип борылды Вера Адамовна Аидага таба, гадәттәгечә, дару төймәсе тоттырып.
– Онытмадым, кайгырмагыз.
– Кач аннан, чыгып кач тизрәк! – дип кычкырды яшь кызга Аида, аның коточкыч зур ялгышлык эшләргә җыенганын күреп. – Кач, кач, дим! Эчмә ул даруларны! – һаман ярсыды хатын.
Тавышка шәфкать туташы кереп, хатынга укол кадап чыгып китте, упкынга тәгәргәнче, Аида тәрәзәдәге рәшәткәләрне генә күреп калырга өлгерде...
Кыз, төнге икегә хәтле кафеда официант хезмәтен башкарып, өйгә кайткач, ниһаять, Эдикка яңалыкны әйтеп һәм, төшертергә соң инде дип, аны өйләнергә күндермәкче булып, керфек тә какмаган иде, палатага керүгә, тиз генә даруны эчеп җибәрде дә, иртәнге аш китерүләренә игътибар да итмичә, караватына авып йоклап та китте. Көндезге ашка да, кичкесенә дә тормады, уянып та карамады. «Исән микән соң бу?» – дип, бүлмәдәшләре әледән-әле кызның сулышын тыңлап килде, эндәшеп тә карадылар, шәфкать туташы кереп, уколга чакырып китте – Аида бөтенесенә йокы аралаш: «Ярар», – дип кенә җавап бирде дә йокысын дәвам итте.
Кичке сигезләрдә генә кыз күзләрен ачты.
– Вәт йоклап та карыйсың син, шаклар катмалы, төнлә ничек йокларсың инде, – диештеләр палатадагылар.
– Аптырамагыз, төнлә дә йоклыйм, мин тәүлек буе да йоклый алам, – дип көлде Аида.
– Ә сине нигә алып килделәр? Синең яшьтәгеләр, гадәттә, «сохранениегә» ята инде, сине дә авырлы дияр идек – гел эчеңдә ятасың, бар кебек тә түгел... – дип фараз кылды көн буе информацион вакуумда торырга мәҗбүр булган хатын-кызлар.
– Әйе, эчем күренмәсә дә, 20 атналык авырым бар. Тик мин сохранениегә түгел, операциягә, – дип җавап бирде Аида.
– Авырлы килеш операция? Алай да буламыни? Нинди операция соң ул шулхәтле, бала тапканчы көтеп тора алмый торган? – дип гаҗәпсенде палатадашлар.
– Белмим, табиблар белән ирем сөйләште, бала исән калсын өчен кирәк дигәннәр, – дип җайлы гына котылмакчы булды кыз.
Тик хатын-кыз заты андый җавап белән генә кәнәгатьләнәме соң? Төбенә төшмичә, энәсеннән җебенә хәтле тикшермичә туктамый.
– Плановый операциямени, поликлиникадан җибәрделәрме? – дип сорады соңгы берничә ел эчендә әллә ничә операция ясатып, инде үзе дә табиб була язган өлкәнрәк яшьтәге Светлана.
– Юк, мин вообще не местная, пропискасыз яшим, поликлиникам да юк. Монда просто ирем алып килде, – дип җаваплады кыз.
– Тик торганда алып килдемени, хатыныма берәр операция ясатасы түгел микән, карагыз әле, дипмени? – шаяртып сорады яшь, чая Алина.
– Юк ла инде, – дип елмайды Аида, – эчем авыртты да, машинага утыртып алып килде. Монда врач карады да, баланы саклап калу өчен, кичекмәстән операция кирәк дигән, ирем белән сөйләштеләр.
Сүзгә өченче баласын көткән Гөлфия дә кушылды:
– Монда читтән килгән кешеләргә дә операция ясыйлар микәнни, пропискасызларга? Направлениесез-нисез генә? Ә үзләре, бүлектә урын юк дип, пропискалыларга да даруын тоттыралар да өйдә дәваланып бетәрсез дип чыгарып җибәрә торалар, көн саен шәһәрнең теге башыннан обходка йөртәләр аннары!
– Мин бит бушка түгел, ирем бу операция өчен 50 мең түләде! – дип ычкындырганын сизми дә калды кыз, Гөлфия сүзләренә үртәлеп.
Бәхетенә, шәфкать туташы керде:
– Полисың кайда, Хөснетдинова? – дип сорады ул кыздан.
– Онытканмын. Кирәк булса алып килеп бирерләр.
– Кирәк булмый ни. Иртүк китерсеннәр, а то пойдешь у меня отсюда вдоль по Питерской, – дип, ярым шаяртып, ярым чынлап әйтте дә өлкәнрәк яшьтәге апа палатадан чыгып та китте.
Аида бетмәс-төкәнмәс сораулардан ял итәргә дә өлгермәде, бүлмәдәшләре тагын телгә килде:
– Нәрсәдер бар монда... Үзе көтеп тора алмый торган, срочный операция, үзе никтер түләүле. Үзе түләүле, үзенә полис кирәк...
Аида ни дип җавап бирергә дә белмәде, шуңа, тиз генә киемнәрен пакетыннан алып, урамга чыгып китте. Озак кына торып, тәмәке тартып әйләнеп кергәндә, умарта күче тынган, барысы да йокларга яткан иде...
Икенче көннең яртысы бетмәс-төкәнмәс градусниклар, анализлар, обходлар, төрле кабинет төбендә чират торып, табибларга күренүләр, төрле манипуляцияләр белән үтте. Палатага китергән иртәнге ашка Аида борылып та карамады, боткалар яратмыйм дип, хастаханәгә терәлеп диярлек торган кибеттән бич-пакет чыгып алды. Көндезгесеннән дә, кичкесеннән дә баш тартты, коры-сары кимереп ятты. Үзе бертуктамый тәмәке тартырга чыкты, кергәч гел эченә капланып ятты – бу гайре табигый гамәлләре белән бүлмәдәш хатын-кызларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Тегеләре борчылып, әниләрчә киңәшләр биреп караса да, аларга колак салмады, һәр сүзгә җавабы әзер иде: «Авырлы вакытта тәмәкене ташларга ярамый, организм теләгәнне аңа бирергә кирәк», «Минем бала коры-сары ашарга өйрәнгән, мондагы боткаларны ашый башласам, ул ачка үләчәк», «Мин эчемдә ятканда, бала да минем белән бергә эчендә ята, аңа шулай рәхәт». Бу сәер кызга акыл өйрәтүнең файдасыз икәнен аңлап, палатада ятучылар аңа бүтән бәйләнмәделәр.
Өченче көнне иртәнге обход вакытында бүлек мөдире Аидага бер унбиш минуттан ординаторскаяга кереп чыгарга кушты. Кыз барганда, Вера Адамовна үзе генә түгел, икенче бер пациентка белән сөйләшеп тора иде. Ишек ярыгыннан табибәнең тавышы ишетелә:
– Минем сезне авырлы хатын-кызлар дәвалана торган санаторийга җибәрәсем килә. Юлламалар күп түгел, әмма мин аларның берсен нәкъ менә Сезгә бирергә булдым. Сезнең диагнозлар бик җитди, реабилитация курсы узарсыз, ял итәрсез. Ул 26 мең тора, әмма Сезгә бушка булачак. Барасызмы?
– Мин бу турыда инде уйлаган идем, ризалашырга дип торам, үземнең поликлиникадагы табибә дә киңәш иткән иде, – дип җавап бирде хатын-кыз.
Вера Адамовна күзлек өстеннән генә карап көлемсерәп куйды:
– Да уж. Киңәш итү беләнмени, юлламалар бөтен кешегә җитми бит! Сезнең табибәгез монда берни хәл итми, барысы безнең аша үтә! Квота зур түгел, юллама сирәк кешегә эләгә, шуңа күрә Сез безгә әзрәк материаль ярдәм күрсәтергә тиеш буласыз, күп түгел, ике мең генә, тулы бәясе 26 мең икәнен онытмагыз...
«Һмм. Монда бөтен нәрсә Вера Адамовна контролендә икән, – дип уйлап куйды эченнән Аида. – Бу юлламаларны дәүләт бушка бирә дип ишеткән бар. Алардан да акча чыгара белә бу зав».
Вера Адамовна комсыз кулы белән хатынның колагына үрелде.
– Алкаларыгыз да очсызга охшамаган, димәк, бу сумманы гына түләрлек хәлегез бар. Барыгыз, уйлагыз, миңа кереп әйтерсез, – дип, шок хәлендә калган хатынны чыгарып та җибәрде.
– Ишекне әйбәтләп яп, – диде ул кабинетка кергән Аидага. – Хәзер Татьяна Васильевна килер, сиңа тагын дару бирер. Ә син колагыңа киртләп куй, беркем сизәргә тиеш түгел, хәтта шәфкать туташларына да артыгын белү кирәкми. Узганындагы кебек суелып бетмәгән чучка баласы сыман акырып ятсаң, куып кына чыгарам мин сине!
Ул арада Татьяна Васильевна да килеп керде. Бөдрәләткән озын сары чәчле, чамадан тыш бизәнгән, тазарак кына гәүдәле хирург хатын Аидага өстән генә караш ташлады да, өстәл тартмасын ачып, дару кабы алды. Берәм-берәм фольгасын ертып, кызга дүрт ак төймә тоттырды.
– Башта икесен эчәрсең, ике сәгатьтән тагын икесен. Бар бүлмәңә, тавыш чыгарасы булма! – дип кисәтеп куйды ул ишектән чыгып баручы кызны.
– Нинди дарулар ул? – дип кызыксынды Светлана, Аиданың тумбочкасы өстенә ак төймәләр куйганын күреп.
– Белмим, эчем авырта дигән идем, бирделәр, – дип җавап бирде кыз...
– Эчмә, зинһар, дим, эчмә! Ташла бу даруларны! Кач аннан! Кит Эдиктан! – дип котырынып кычкырды Аида кызга, әмма тегесе аны ишетмәде дә, күрмәде дә. Тавышка йөгереп кергән шәфкать туташы тиз генә чираттагы уколны кадады, хатын янә упкынга төшеп китте...
Кыз, ике төймәне авызына кабып, артыннан шешәдән су эчеп куйды да тагын капланып ятты. Бераздан ул, эчен тотып, әле бер, әле икенче якка бөтерелә башлады. Караватыннан торып, бүлмә буйлап йөреп тә карады, почмакка да барып утырды – хәле җиңеләймәде, киресенчә, начарая барды. «Ни булды?» – дигән сорауга, сәгатенә карап: «Эчем бора, менә хәзер тагын дару эчәм дә, барысы рәтләнә», – дип җавап кайтарды. Калган икесен эчкәч, авыртуы тагын да көчәйде. Ул өшеп калтырана башлады.
– Туктале, кызый, сиңа ни булды? Мин беренче баламны табарга яткач, тулгак башлансын дип, миңа дару салдылар, шуннан соң хәлем нәкъ менә синеке кебек булган иде. Нәрсә дигән дару бирделәр сиңа? – дип, туп-туры сорады Гөлфия, кыз каршысына басып.
– Белмим. Исемен сорамадым, савытын бирмәделәр, – диде Аида.
– Син ирең белән язылышканмы? – дип бәреп сорады Гөлфия.
Мондый сорауны көтмәгәнлектән, Аиданың җавабы да туры булды:
– Юк.
– Аңа ничә яшь?
– Утыз өч.
– Сиңа?
– Егерме.
Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Гөлфия, башын чайкап: «Имәндә икән чикләвек», – дип куйды.
– Бәлки, шәфкать туташын чакырыргадыр? – дип борчылдылар хатын-кызлар, интегеп яткан Аиданы жәлләп.
Моны ишетүгә, Аида корт чаккандай:
– Юк-юк, кирәкми, мине операциягә әзерлиләр, шулай булырга тиеш, дип әйткәннәр иде, – дип каршы төште.
Күп тә үтми Аиданы коридорның теге башындагы буш палатага алып киттеләр, ә бу бүлмәдәге хатын-кызларны, бүлектә урын җитми дигән сылтау белән, кулларына даруларын тоттырдылар да өйләренә кайтарып җибәрделәр.
Икенче көнне обходка дип килеп җиткән элекке палатадашлары, Аиданы эзләп табып, хәлләрен сораштылар.
– Унсигез сәгать интеккәннән соң ул туды, башта исән дә иде, – дип, битараф кына җавап бирде кыз. Аның үз-үзен тотышында бернинди үкенү, кызгануның эзе дә юк иде.
Хатын-кызлар аптырап, бер-берсенә карашып алды.
– Син һаман, ирем сөйләште, дип җавап бирдең, үзең бу турыда белмәдеңме? – дип сорады алар шаккатып.
– Белгән идем инде, дурак түгел бит мин, – дип елмайды да кыз, тәмәкесен кесәгә тыгып, коридор буйлап әкрен генә китеп барды. Аны гаҗәпләнгән берничә пар күз озатып калды.
Юләрләр йортындагы бер палатада: «Нишләдең син, нишләдең?!» – дип ачыргаланып шашынган Аидага чираттагы уколны кадап чыгып киттеләр...

 

Гүзәл МӘРДӘНОВА

Фото: https://pixabay.com/


 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

 

Комментарийлар