Логотип «Мәйдан» журналы

Язмыш билгеләрен күрә беләсезме?

Тылсым белгечләре биргән киңәшләргә колак салсак, язмышыбызны, имеш, күпкә яхшы якка үзгәртеп була икән...Сез китеп барган транспорт ватылды икән, димәк, язмыш сезгә билге җибәрә – бу көнне кредит алм...

Тылсым белгечләре биргән киңәшләргә колак салсак, язмышыбызны, имеш, күпкә яхшы якка үзгәртеп була икән...
tylsym
Сез китеп барган транспорт ватылды икән, димәк, язмыш сезгә билге җибәрә – бу көнне кредит алмагыз, килешүләргә кул куймагыз, мөһим мәсьәләләр хәл итмәгез.
Бер үк көнне номерында бертөрле өч санлы автомобиль берничә тапкыр очрады икән, моны да билге дип аңлагыз һәм ниндидер мөһим мәсьәләне хәл итүне кичектереп торыгыз.
Кемдер сезнең киемнән ниндидер чүп, чәч алып ташлый, иңбашыгыздан кагып куя икән, димәк, аның негатив программасы сезгә күчә.
Көзгегә караганда беркайчан да үзегезне хурламагыз, авырып китәргә мөмкинсез.
Аена бер тапкыр булса да әзерләгән ризыгыгызның беренче кашыгын тәлинкәгә салып, идәнгә өй иясенә дип куегыз. Аның белән дус булу яхшы!
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар