Һаман яратам

Фәрит Хатыйпов көе

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, – һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан, –
Һаман яратам, һаман яратам!

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул, син генә, тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син, тик син җанымда.

Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк!
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек.
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек!
1973.

 

Яфрак төшкән инде юлга
Ш.Шәрифуллин көе

Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән…
Ашыккансың, син коточкыч ашыккансың,
Бер гомернең чиреген дә яшәмәстән
Ике гомер яшәгән күк талчыккансың.
Яфрак төшкән инде юлга, яфрак төшкән,
Тапталганнар инде юллар, юллар такыр.
Шул юллардан читкә чыгып, онытылып
Яратасың килә бугай соңгы тапкыр.
Син беләсең иң беренче күз яшьләрен,
Син беләсең иң беренче адашуны.
Иң беренче ялгышларны син беләсең,
Син беләсең, хәтерлисең алдашуны.
Тамасы нур тамган инде карашыңа,
Тиясе җил тигән инде яңагыңа.
Син көтәсең соңгыларын яфракларның,
Мин сискәнеп керфек ачтым яңа гына.
Яфрак яуган көзге юлга килеп кердем
Каерылып тыныч кына барган төштән.
Минем алга ялгыз каен ботагыннан
Соңгы яфрак, сары яфрак өзелеп төшкән.
1970.

 

Кирәкми!
Луиза Хәйретдинова көе

Елыйсың. Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Юкса бит ир-егеттә дә
Шау тимер йөрәк түгел.

Беләм, әйе, ялгышканбыз –
Ак һәм кара буталган.
Безгә тиешле учактан
Чит кешеләр ут алган.

Назлар кире кайтсалар да,
Язлар кайтмас кабаттан.
Без генәме үз канатын
Давылларда канаткан?

Ялгышканда көлгәнбез бит,
Елмайганбыз бит әле!
Хәзер дә көлик, капланып,
Күз яшьләре үтәли…

Елыйсың… Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Миндә дә бит шау тимердән
Ясалган йөрәк түгел!
1970.

 

Ашкын, кешем!
Луиза Хәйретдинова көе

Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә! –
Ашкын, кешем! Сине җирдә
Еллар көтә, юллар көтә!

Күкне ярып очкан чакта
Янып төшсәк беркөн әгәр,
Көрәш җыры булып кайтсын,
Кайтсын җиргә безнең хәбәр!

Безнең эзне саклар таулар,
Шашкын җилләр, китә кеше –
Килә кеше, китә кеше –
Еллар кала, юллар кала.

Җирдә кеше булу өчен
Кеше күпме юллар үтә!
Ашкын, кешем! Сине һаман
Еллар көтә, юллар көтә!
1978.

 

Сагынуга дәва юк икән
Зиннур Гыйбадуллин көе

Гел уемда, һаман уемда –
Атлар уйный урман буенда!
Әйтерсең лә сабан туенда, әй,
Сагынуга дәва юк икән…

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Гөлләр моңы һәрбер таңында –
Хәтер кебек уйнап, якты дөнья буйлап
Атлар чаба туган ягымда…

Олы юлда калдың озатып,
Биек йолдызларга күз атып.
Бер каравың җанны сызлатты, әй! –
Эзләрмен инде, сөйгән яр!

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Һәр чишмәгә таллар иелгән,
Синдә якты язым, янар яшьлек назым,
Язлар назы калды күңелдә.

Гел уемда һаман шул яклар,
Ял таратып чапкан шул атлар
Хыялымда һаман уйнаклар, әй! –
Сагынуга дәва юк икән.

Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Моңнар килә ерак киңлектән!
Тупыр-тупыр тояк!
Сөю юлы ерак…
Сагынуга дәва юк икән…
1984.

 

Кичер
Фуат Әбүбәкеров көе

Назларымны кичер – соңардылар,
Язларымны кичер – соңардылар,
Күзләремне кичер – соң бактылар,
Сүзләремне кичер – елаттылар…

Буш булганы өчен – кулларымны,
Кушылмавы өчен – юлларымны,
Ашыкканы өчен – елларымны,
Ашыкмавы өчен – уйларымны…

Барысын да кичер… Елап-көлеп…
Мин кичергән, гафу иткән кебек.
1971.


Комментарий язарга