Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы гамь

(дуслар күңелендә дә Кояш балкысын дигән теләктә... ) Яшен түгә-түгә артка чигәАк челтәр-кыш, гайрәт-яз килә,Уяткандай назлап туң дөньяны,Нәфис җилле кояш-көн көлә!Ялкауланып кына, иркәләнеп,Бәби...

(дуслар күңелендә дә Кояш балкысын дигән теләктә... )
 
Яшен түгә-түгә артка чигә
Ак челтәр-кыш, гайрәт-яз килә,
Уяткандай назлап туң дөньяны,
Нәфис җилле кояш-көн көлә!
Ялкауланып кына, иркәләнеп,
Бәби-бөре килә уянып...
Һәр мәхлүгың гүзәллек туеның
Тантанасын көтә куанып!
Яшь кәләштәй, япмасын күтәреп,
Җир анакай йөзен ачуга,
Өз(е)леп көткән тәүге шатлык гөле —
Кызы Умырзая баш суза!
Һәм исереп шашкын мәхәббәттән,
Песи халкы җырлап туй итә:
Очрашулар, димсең, кавышулар...
Март-галәмәт шулай җилкетә...
Сөю төяп елтыр канатына,
Сыерчыклар кайта бу якка,
Язны көткән ашкын күңелләрдә
Яңа куәт, яңа дәрт арта!
 
Гөлия Фәизова

Комментарийлар