Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы чакырылыш

(Повестьтан өзек)Иртәгәсен саперлар дүрт группага бүленде. Аларга мина эзләгечләр белән объектны тыштан тикшерү бурычы куелды.Дамир биш кешелек группага җитәкчелек итте. Туладан килгән калын иренле, т...

(Повестьтан өзек)
Иртәгәсен саперлар дүрт группага бүленде. Аларга мина эзләгечләр белән объектны тыштан тикшерү бурычы куелды.
SAMSUNG DIGITAL CAMERA
Дамир биш кешелек группага җитәкчелек итте. Туладан килгән калын иренле, табак битле Виктор Ермошиннан кала, Геннадий Майков, Захар Михайлов һәм Петр Гусев тыныч, миһербанлы егетләргә охшаган. Ә монысының эчкә яшеренгән елтыр күзләрендә ниндидер мәкер саклана төсле, анысын, әлбәттә, бер күрүдә генә сизү кыен кебек иде. Кирәкле инструментлар алганнан соң, саперлар эшкә тотынды. Мина эзләгеч тавышын ишетүгә, аларның тәнененә ток йөгергәндәй булды, каз йоннары калкып чыкты. Уңнан-сулга, сулдан-уңга. Бер адым, ике, өч... Эш башланып ярты сәгать тә үтмәде, Генадий Майковның: «Стойте, я что-то нашел», – дигән тавышына бар да туктап калды. Аннан Майков янына килделәр. «Менә монда нидер бар», – диде Дамир. Безле таяк белән туфракны төрткәләп карадылар, чирәм астында танкларга каршы кулланыла торган ТМ-57 төрендәге мина иде. Аның өстен чистартканнан соң, саклык белән генә шартлаткычын борып алдылар. Әлеге төр миналарның астына да шартлаткыч куялар, ул «неизвлекаемость» дип атала. Шунлыктан, өч кармакны хәтерләткән кошка белән тартып карадылар. Тынлыкны бозып, мина шартлады. Нигә болай кую кирәк булды икән, монда бит немец танклары юк. Беренче сәгатьтә үк эшнең мондый юнәлеш алуы саперларны сагайтты. Алар дикъкать белән һәр квадрат метр җирне кат-кат тикшерделәр. Төшке ашка унҗиде мина зарарсызландырылды. Бу нибары йөз метр арага. Үлем кораллары җир астында утыз елдан артык ятса да, шартлау сәләтен югалтмаганнар. Аларны полигон эчендәге махсус урынга куярга кирәк, дигән карарга килделәр. «Эш беткәч, ни эшләргә кирәген начальство әйтер», – диде капитан Круглов. Саперлар кич аякларын сөйрәп дип әйтерлек хәлсезләнеп кайттылар. Тиз-тиз генә ашап алгач, һәркем ял итү ягын карады.
Дамирның күптән күзәткәне бар – һәр милләтнең үзенә күрә бер сыйфаты өстенлек итә. Ул, аеруча, күмәкләшеп эшләгәндә, хезмәт иткәндә күренә. Удмурт Геннадий Майков, мари Захар Михайлов та – табигатькә гашыйк кешеләр. Аларның яшәешен урмансыз күзалдына да китереп булмый. Сменадан соң нык арысалар да, кичләрен далага чыгып ут тергезәләр, кояш баткан чактагы хозурлыкны күзәтәләр. Майковның хатыны үзеннән сигез яшькә яшьрәк. Бик матур, чәчләре көзге өрәңге яфраклары кебек кызгылт-сары икән. Битләренең сипкелләре дә шуларның дәвамы. Кызлары да әниләре кебек чибәр. Геннадий Можгада газ куу станциясендә эшләсә дә, авылда яши. Хезмәт хакы җитәрлек, хуҗалыгы нык. Мал асрый, умарта тота. Ял көннәрендә мунча, сарай бурап сата. Тизрәк кайтасы да, балаларын, хатынын сөясе килә аның. Бер уңганга бары да хуш килсә дә, Захарның тормышта бәхете юк. Сигезенче классны отличного бетереп өч ел бетончы-арматурчылыкка укыды. Әле унисигезе генә тулып китсә дә, җүләрләнеп Калты районындагы милләттәше Серафимага өйләнде. Баштан ук сәер иде ул. Армиядән хатыны бер кыз бала белән каршылады. Аннан малае туды. Ләкин ике арада мәхәббәт юк. Ә бит гаиләсе өчен ул барын да эшли. Менә дигән балта остасы. Аның бушаганын туганнары көтеп кенә тора. Захар, ярдәм ит, Захар, йорт төзергә булыш... Туган булгач, акча алып булмый. Аз-маз итен, яшелчәсен бирсәләр, шул җиткән. Әле менә монда килгәндә генә сәер хатыны абыйсы бүләк иткән мобильнигын кәстрүлгә салып кайнатты. Сөйгән кызларына шалтыратмасын, янәсе... Казармада кемнәрдер бәхәсләшә-бәхәсләшә карта, домино суга. Әйтерсең лә, аларның барысы да әйбәт, барысы да яхшы.
Көн артыннан көн үтте. Җир куеныннан табылган кораллар саны артканнан артты. Җиз корпуслы сигнал миналары гына да ике йөзгә якынлашты. Аларны күргән саен, Виктор Ермошин күзләрен ялтыратып: «Эх, боларны сатып кына да бер әрҗә аракылык эшләп булыр иде», – дип, авыз суын корытты. Әмма башкаларның моңа исе китмәде.
Саперлар әкрен генә хәрби хезмәткә дә өйрәнделәр. Элеккеге сизгерлекләре кире кайтты. Беренче май бәйрәменә кайберләре авылларга экскурсияләргә барып кайту кирәклеген капитан Кругловка җиткерделәр. Ә Дамир Җаек шәһәренә барырга ике көнлек ял сорады. Эшнең яшьлек мәхәббәте белән бәйле булуын исәпкә алып, капитан аңа кыска юлны өйрәтте. «Илектә казахларның чик саклау пункты, аны урап узасың да олы юлга чыгасың. Автомобильләр күп йөри, утыртырлар. Тик хәрби киемеңне сал», – диде. Пермь урысы Юрий Качин, капитанның УАЗигына утырып, мордва авылына яңа мәхәббәт эзләргә китте. Попов белән китек борынлы Торопов хәл җыярга, балык тотарга кирәк дигән карарга килделәр.
Дамир джинсы чалбар, зәңгәр курткасын киеп сәфәргә чыкты. Узган елдан калган үләннәр арасыннан яшеллек күтәрелеп килә. Офыктан-офыкка берни күренми, җан иясе юк. Менә, казах даласы шушы буладыр инде. Элек чирәм җир дип сөрелгән урыннарда хәзер үлән үсә. Кайчандыр ашлык кабул иткән ындыр табакларында күгәреп беткән техника ята. Сушилка, амбар түбәләре тишелеп беткән. Ара-тирә ояларыннан чыгып, әрләннәр тирә-якны күзәтә. Дамир авыл юллары, сукмаклардан Көнчыгышка таба юлын дәвам итте. Бер караганда, меңәрләгән ел көрәк-сука кермәгән җирләрне ташлаганнар да, аннары онытканнар. Чит халыкларны куркыту өчен, үзебезнекеләр гомере бәрабәренә, өйрәнүләр үткәргәннәр. Аңламассың бу дөньяны. Калкулыкта зәңгәрсу төстәге автобус тукталышы күренде. Анда казах телендә нидер язылган иде. Бәйрәм булуга карамастан, асфальт юлдан техника йөреп тора. Берсе Россиягә, икенчеләре Җаек, Атрау шәһәрләренә. Чыгып җитүгә үк, кара төстәге «Тойота» килеп туктады. Эчтә казах музыкасы яңгырый. Руль артында яшь егет. Ишекне ачып: «Куда путь держим?» – дип сорады. Җаекка дигәч, утырырга кушты. Белмәгән кеше белән сүз куертып тормады. Казах егетенең сорауларына да әйе, юк кебек дежур сүзләр белән җавап кайтарды.
Табигатьтә һәрнәрсәнең үз вазифасы. Чишмә-инешләрнеке дә шулай. Алар үзләренең шифалы сулары белән кешеләргә, үсемлек-терлекләргә тормыш бирәләр. Урал тауларында аеруча күп алар. Төрки халыклар өчен иң кадерле елгалар Учалы якларыннан башлана. Беренчесе ак мәрмәрле ташларны ярып, түбәнгә омтыла. Шуңа күрә аны Агыйдел дип атыйлар. Ул башкорт, татар авылларын урап гел уңга таба ага, аннан соң үзенең бөтен көчен Чулман-Иделгә тапшыра. Икенчесе сулга, көньяк юлына борыла. Табигатьнең, башкорт һәм татар кызларының кабатланмас матурлыгын, курай моңнарын үзенә сыйдыра алган Җаек чиста суларын Ырынбур якларына китерә. Яшелчә, иген-басуларын сугарганнан соң, Казахстан далаларына юл тота. Янә үзенең элеккеге хозурлыгын һәм муллыгын саклап Каспий диңгезенә коя. Учалыда үзләренең юлларын башлаган ике елга – Агыйдел һәм Җаек – кабат биредә кавыша. Урал-Җаек елгасын дөньяда белмәгән кеше юктыр, чөнки аның бер яры Азиядә, икенчесе Европада санала. Җаек – ике континентны берләштерүче бөек елга! Ул Дамир белән Рабиганы кавыштыра алыр микән соң?
Менә Җаек елгасы. Аны чыгуга, шәһәр башланды. Кая карама, яшеллек. Казахча белдерүләр, игъланнар. Урамда матур киемле халык Беренче майны бәйрәм итә. Егет машинасын казах герое Абай һәйкәле янында туктатты. Дамир акча тәкъдим итсә дә, тегесе кире какты. Хәер, илле-алтмыш чакрым ара өчен нинди акча бирәсең ди инде аңа. Дамир Габдулла Тукайның биредә яшәве хакында белсә дә, урамның икенче ягында аның һәйкәлен күргәч, тәмам аптырап китте. Йөгерә-атлый шунда барып, бөек шагыйрь белән бер милләттән – татар булуына горурлык хисләре кичерде. Тамагы инде ачыгырга өлгергәнлектән, якындагы базарга кереп чәй эчте, казахларның милли ризыгы бишбармактан авыз итте. Сатучыларның күбесе казахлар булса да, татар хатыны да очрады. Рабига Әбишева дигәч: «Беләм, ничек белмәскә, ул бит татар хатыны. Элек мәктәп директоры иде, хәзер университетта эшли. Өйләре дә моннан ерак түгел. Әнә, күрәсеңме, ике катлы купец Морозов йортын», – диде.
Менә сиңа мә! Егерме елдан соң килеп кер. «Исеңдәме, Рабига, бу мин, Дамир», – диеп. Танымаса? Ике метр озынлыктагы ире чыкса, ни дияргә? Уйлап торырга аның вакыты да юк иде. Ни булса, шул булыр, барыбер икенче каттан сикереп булмас, танымаса китәрмен. Сапер бер генә ялгыша.
Татар апасы күрсәткән урам Казанның колхоз базары янын хәтерләтә. Үткән гасырда төзелгән ике катлы йортлар. Биредә байлар яшәгәндер, хәзер дә ярлылар күренми кебек. Йөрәк дөп-дөп тибә. Дамир, кыюсыз гына, капкадагы кнопкага басты. Җавап юк, тагын. Ниһаять, капка ачылды. Анда бәләкәй генә гәүдәле ир-егет.
– Здравствуйте, исәнмесез. Рабига Абишева здесь живет?
– Да, да... Апа сейчас выйдет. Проходите в дом.
Дамир, казах һәм татар чалымнары күренгән кешегә ияреп, киң баскычтан өскә күтәрелде. Алда сыек коңгырт төстәге ефәк халаттан инде элеккеге гүзәллеге белән саубуллашкан, ләкин хатын-кыз матурлыгын алган Рабига басып тора иде. Матур ханым бу очрашуны үзе дә көтмәгән иде бугай. Аптырап:
– Да-Дамир, әллә син инде? – диеп, кунагы янына барды.
– Әйе, бу мин, Дамир. Менә, борма юллар үтеп, сезнең якларга килеп чыктым әле.
Каршылаган кеше Рабиганың энесе Сабир икән. Бәйрәмгә апасы янына килгән. Тиздән Рәхим дә килеп җитәчәк, ди. Сизелеп тора: Рабига Дамирны – яшьлек мәхәббәтен күрергә өметләнмәгән, күрәсең, һаман ышанмыйчарак, сөйгән кешесенең кулларын җибәрмичә торды. Дамир бер адым ясап, элеккеге кайнарлыкны тоеп, Рабиганы кочагына алды. Әкренләп хисләр дәрьясына чумды. Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Дамир үз тормышын, Рабига үзенекен сөйләде. Ире күптән вафат икән. Ике кыз үстерә. Алма-Атада яшиләр. Хәзер үзе дә шунда җыена.
Тиздән Рәхим дә килеп җитте. Ул да олыгайган. Әле кайчан гына җәйләрен апасы белән Сулы Елга авылына кайта иделәр. Дамир кунакларны атка утыртып җиләк җыярга, су керергә алып бара иде. Рабиганы малай-шалайлардан да ул гына саклый иде. Рәхимнең тормыш ягы әйбәттән түгел, ди. Украин кызына өйләнгән булган. Хатыны ике баласын ияртеп туганнары янына торырга киткән. Рәхим икеләнә: ярымтатар, ярымказах анда кемгә кирәк? Әмма тормыш иптәшен, балаларын сагына.
Алар кара төнгә кадәр утырдылар. Сөйләшү татарчадан русчага күчеп, аннары казахча дәвам итте. Рабига нәрсә турында уйлагандыр, ә менә Дамирның тизрәк сөйгәне куенына кереп, озак еллар буе җыелган хисләр ташкынын аңа җиткерәсе килде. Бер-беренә омтылу теләге аларны бу төнне бәхетле итте.
Хатыныннан рәхим-шәфкать күрмәгән Дамирны йокыдан торуга ук аш-сулы табын көтә иде. Киемнәре дә инде күптән юылып үтүкләнгән. Дамир әле беркайчан да мондый рәхәтлекне тойганы булмады. Ир кешегә күп кирәкмени?!
Рабига үзенең яшьлек мәхәббәтен борынгы шәһәр белән таныштырырга алып чыкты. XVI гасырда Дон казаклары нигез салган шәһәр хәзер Көнбатыш Казахстан өлкәсе башкаласы. Кайчандыр татар мөгаллимнәре укырга-язарга өйрәткән халык хәзер үз илендә үзе хуҗа. 260 мең кеше яшәгән шәһәрдә җиде музей, алты кинотеатр, унбер мәдәният сарае, клуб, моның өстенә Казах филармониясе, театры, халык ансамбльләре, биш университет. Менә шулай итеп мөстәкыйльлек алгач, алар рухи яктан да, матди яктан да чәчәк ату чорын кичерә. Алар вакытында һәм тиешле урында туганнар, күрәсең. Урта гасырлар чорында, төрки халыклар тормышында мөһим урын тоткан уйгурлар да әнә, илсез булганга, бетү ягында. «Бер генә милләт тә мөстәкыйль булмый торып озак яши алмый», – дигән Кытайның бөек философы Конфуций.
Данлыклы ефәк юлының бер тармагы Җаек аша үткән. Чаган елгасы белән Җаек кушылган урында казах ханнары үз халкына хезмәт итәргә ант биргәннәр. Совет чорында әлеге изге урынны Җаекка бернинди катнашы булмаган Максим Горький исеме белән атасалар, казахлар аны һәрчак ханнар бакчасы дип йөрткән. Кая карама – казах мохите. Аның тарихына зур өлеш керткән шәхесләргә куелган һәйкәлләр. Җаек бөек Тукаебыз эзләрен дә саклый. Биредә аңа да һәйкәл бар, музей эшли. Халыкның яшәеше дә сокланырлык. Совет чорыннан калган бер генә завод-фабрика да җимерелмәгән. Алар яңа технологияләр нигезендә сыйфатлы продукция җитештерә. Рабига үзе университетта математика фәннәре кандидаты, доцент булып хезмәт куя. Бүген аны хезмәттәшләре туйга чакырган. «Әйдә барабыз, безнеңчә туй күрерсең», – дип кыстады аны Рабига. Дамир, туйның фәкать казах телендә һәм тарихи йолалар белән генә үрелеп баруын күргәч, бик гаҗәпләнде. Киң далаларны буйсындырган домра уйный. Бу гаҗәеп музыка агышыннан кылган исе, кымыз исе килә. Аларга кыз баланың дәртле җыры кушыла. Яшьләре дә, өлкәннәре дә матур, шат. Дамир мәхәббәт хисләреннән исергән булса да, биредә күргәннәреннән дә бик шат иде. Кичен дә бәйрәм дәвам итте. Рәхим, Сабир, тагын әллә кемнәр килгән.
Рабиганың якыннарына яшьлек дусты турында сөйләгәне булгандыр инде. Алар бары да чибәр татар ире белән сак кына исәнләштеләр. Ни әйтсәң дә, татар милләтеннән хатын алу, аларга кияүгә чыгу бөтен Урта Азиядә абруй саналган. Дамир кунакларга эчке серләрен әйтеп бетермәде. Рабиганы сагынып килдем, күрешәсем килде, диде. Бераз кәефләнеп алгач, ике рәтле гармунда уйнап татар җырларын башкарды:
Карлыган кара була да,
Бөрлегән кызыл була.
Сөйгәнеңне ятлар алса,
Йөрәктә яра була...
Мәхәббәт төннәре кыска булса да, Дамир сөйгәненә үзенең тормышы һәм командировка хакында яшермичә сөйләде. Әлбәттә, алар бу очрашудан могҗиза да көтмәделәр, бер-берсенә вәгъдәләр дә бирешмәделәр. Ике көннән соң Рабига аны үз автомобиле белән полигонга кадәр озатты. Киләсе ял көннәрендә очрашырга сүз бирешеп моңсу гына аерылыштылар.
Җиңү көнен бу авылда совхоз беткәннән соң үткәрүче булмаган. Тәрбияче, җитәкче көч – партком булмагач, халык сәяси чараларга катнашмый диярлек. Халык бермәлне, эшләргә эше булмаганлыктан, совет чорында төзелгән фермаларны, мастерскойларны сүтеп ташыган. Булдыклылар аннан базын, терлек каралтылары төзегән. Ә күбесенең кирпечләре әле һаман да капка төбендә аунап ята бирә. Басуларда игенчелек белән шөгыльләнүче юк, ирләр якын-тирә шәһәрләргә барып эшли. Ирсез авыл хатын-кыз кулына күчкән. Шуңа күрә дә Дреево дип аталган авыл халкы саперларны сусап көтеп каршы алды. Кияүгә чыга алмаганнары да, ирләре хәмер корбанына әверелгәннәре дә дистәләгән бу авылда. Саперлар, ярдәм булсын дип, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне дә рәткә китерделәр. Бу эштә Захар Михайлов белән Юрий Качин башлап йөрделәр. Авыл советы рәисе Мария Васильевна бәйрәм көнне авылдашларының Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен бик тәфсилләп сөйләде. 1945 елның башында фронтка китеп исән калган бердәнбер сугыш ветераны Василий Корнеев һәм тагын егермегә якын тыл ветеранына кадер-хөрмәт иде ул көнне. Саперлар һәйкәлгә чәчәк куйдылар, һәлак булган солдатларның истәлеген бер минутлык тынлык белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм булгач, нигә клубка кереп күңел ачмаска, ди. Монысы да авыл советы рәисе тәкъдиме булды. Федор Кириллов гитарада сугыш җырларын бик оста башкарды. Анатолий Попов та, гәүдәсе зур булмаса да, туп шикелле тәгәри-тәгәри, морякларның «Яблочко» биюен башкарды. Дамир да клуб баянын алып «Голубка», мәктәптә өйрәнгән тагын бик күп патриотик җырларны башкарды. Аннан соң татар, мордва, рус бию көйләрен катнаштырып үзенчә дәртле көй уйнады. Концерттан соң саперлар ике урамлы Дреевоны дер селкетеп стройда үттеләр. Совет Армиясе җырларын башкардылар, ә соңыннан халык белән аралашу Мария Васильевнаның ишегалдында дәвам итте.
Бәйрәм бәйрәме белән, әмма алдагы хәрби бурычны үтәми мөмкин түгел. Иртәгәсен дүрт группа да тулы состав белән хезмәт урынына чыкты. Май башыннан ук 25–30 градуска җиткән эсселекне исәпкә алмаганда, бары да көйле барды. Кысык күзле Виктор Ермошин, Кругловны күндереп, район үзәгендә төсле металл сатып, сый-хөрмәт алып кайтты. Кәефләнгәч Дамирга:
– Шартлаткычлары алынган миналарны да сатып була, төнлә белән яшереп куйган җирдән алалар да, акчасын калдырып китәләр, – диде. Дамирның бу кешедән шикләнүе дөрес булып чыкты.
– Син нәрсә әйткәнеңне уйлыйсыңмы? Аны бит каядыр алып китеп балаларны, карт-корыны үтерү өчен файдаланырга мөмкиннәр. Син бәлки акча дип туган әниеңне дә сатарсың.
Ермошин, Дамирның сүзләреннән берни аңламагандай, исереккә сабышты.
– Бу мин, болай гына. Сынап карар өчен генә әйттем. Сезне бит, татарларны, аңлап булмый. Катлаулы сез, кәбестә кебек, – диде.
Дамир алга таба сүз куертып тормады, берне касыгына каты итеп сукты да, Ермошинның һәр адымын күз алдында тотарга дигән карарга килде. Ял көннәрен исә Ганиев Җаекта сөйгәне янында үткәрде. Ике арадагы багланышлар икесенә дә рәхәтлек бирде. Хезмәт белән май ае да узып китте. Саперлар тыштагы мәйданны энә күзеннән үткәреп чистартып чыктылар.
Полигон эчендә эшләү инде авыр булмады. Группалар тәүлегенә өчәр сәгать кенә эшләде. Халык табигатьтә рәхәтләнеп ял итте. Совет кораллары, чыннан да, югары сыйфатлы итеп эшләнгән иде. Шартламый калган нибары өч снаряд кына табылды. Хәзер инде аларны юк итәсе генә калды. Элеккеге ысул белән барын җыеп шартлата башласаң, ил чиге ерак түгел, тавыш-гауга чыгарга мөмкин. Монда да саперлар дөрес юл тапты. Тимер бетон эшләнмәләрдән ясалган җир асты бункерында миналарны берәмләп шартлатырга кирәк, дигән карарга килделәр. Самарадан хуплау алынгач, бу эшне башкару Дамир Ганиев группасына йөкләнде. Электр детонаторы кулланылып, ярты сәгать саен бер мина юкка чыгарылды. Бу эш тәүлек буе тавыш-тынсыз гына алып барылды. Ике ай дигәндә, саперлар тулысынча эшләрен тәмамлады. Әлеге вакыйганы билгеләп үтәргә генерал-майор Прошкин үзе дә килде. Берничә кешегә, шул исәптән Дамир Ганиевка, «Хәрби батырлык өчен» медален тапшырды. Исемле сәгать алучылар да булды. Вәгъдә ителгән акчалар да бирелгәч, халык генералны күккә чөйде. Саперларның язгы чакырылышы шулай төгәлләнде. Истәлеккә фотога төшкәннән соң генерал: «Мин үзем дә сапер булуым белән горурланам. Сез чын егетләр икәнсез. Белеп булмый, Россия армиясенә авырлык килә калса, кабат мөрәҗәгать итәрбез», – диде.
Дамир, ике ай эчендә инде дуслашып беткән хезмәттәшләре белән саубуллашып, медаль тагылган хәрби киемен киеп, Рабигасы янына чыкты. Алар әле Җаекта тагын бергә булдылар. Сәрия белән аерылышып килергә дигән ният белән ул Чаллыга юл тотты. Балаларына, хатынына Казахстан бүләкләре алып кайтты. Ике ай эчендә булган хәлләр белән таныштырды. Китәргә дип кайтуын да әйтте. Сәрия белән Сәетнең ул кадәр исләре китмәсә дә, кызы бу хәбәргә елап ук җибәрде.
– Әтием, мин сине аңлыйм. Әнидән рәхәт күрә алганың юктыр. Ул бит үзе дә әтисез үскән. Әби то парторг, то авыл советы рәисе. Нишләп син әнине Сулы Елгага алып кайтып дәү әти белән дәү әни тәрбиясенә бирмәдең? Гаиләдә бит, ни әйтсәң дә, әти кеше баш. Ә син баш була алмадың. Мин укуны тәмамлагач институтка керермен, аннан берәрсе белән танышырмын. Егетем: «Сине бит, Айсылу, әтиең дә ташлап киткән, миңа мондый иптәш кирәк түгел, миңа әтиле Айсылу кирәк», – дип әйтер. Минем монда нинди гаебем бар, әти? Минем булачак балаларымны син тәрбияләүне телим. Аларны бабаларыннан мәхрүм итмә.
Дамир сөйләшүнең мондый юнәлеш алуын көтмәгән иде. Аның да күңеле тулды. Айсылуны кочаклап, гөнаһсыз яшьле күзләрен үпте. Соңыннан аларны Сәет белән Сәрия дә кочаклады.
Үлем белән ничә мәртәбә күзгә-күз очрашкан запастагы сапер Дамир Ганиев әлеге мизгелдә, юллар чатында кая барырга белмичә торучы мосафирны хәтерләтә иде...
2014 ел.

Комментарийлар