Логотип «Мәйдан» журналы

Яз галәмәтләре

Язлар җитте, карлар эри башладылар,Толыплылар толыпларын ташладылар;Киемсезләр иркен йөри башладылар,Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.Ката, чана табаннары ял итәләр,Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китә...

Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.


Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.


Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.


Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака»,— диер имди.


Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.


Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.


Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И
Ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!



Габдулла ТУКАЙ


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №4, 2020 ел.

Комментарийлар