Әйдә, җырым

Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
«Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!»
Ал кояшлы бәхет бакчасында
Чәчәк аткан нәфис гөл төсле,
Сугарылып халкым назы белән,
Җимешләнеп җырым җитеште.
Чагылдырды җырым шат илемдә
Данлы, иркен, рәхәт яшәүне.
Чишмә төсле җырым тамчысыннан
Яшь күңелләр үсте, яшәрде…
Килде фашист…
Дуңгыз борны белән
Керде җимереп илем капкасын.
Эшкә җикте
бөтен Европаны
Ваткан, кискән канлы балтасын.
Вакыт җитте…
хәзер ярты юлда
Куеп торып тыныч эшемне,
Багышларга Ватан сугышына
Үземне һәм каләм көчемне.
Аргамагым, әйдә, канатлан да
Җил булып оч сугыш кырына.
Җырым утын корыч сөңге итеп
Мин күтәрдем хәзер кулыма.
Каләмемне салдым юл сумкама,
Автоматым тактым аркама.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр
Бил каешымда бергә саклана.
Җыр таратса эфир дулкынына
Илнең данлы хезмәт тавышын,
Фашистларның хәзер баш очында
Бомба булып җырым ярылсын!..
Яңгыра, җыр, хаклык байрагының
Утлы сүзе булып һавада.
Канатландыр җиңү дәрте белән
Йөрәкләрне кырда, калада.
Әйдә, җырым, безгә вакыт җитте
Сугыш кырын айкап үтәргә.
Кара җанын тетеп фашизмның,
Үләксәсен ташлыйк этләргә.
Әйдә, җырым,
батыр җиңү дәртен
Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә,
син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

 

Чулпанга

IzyjTLQ4V8o

Постта торып бүген таң аттырдым,
Чулпан йолдыз калыкты, нурланып.
Чулпан кызым шунда күз алдыма
Килеп басты, сузып кулларын.
Киткән чакта, кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның
Үлем төсле ачы булганын?..
Сиздеңмени синнән аерылганга
Әткәң күңеле шулай тулганын?..
Тәрәзәдән озак карап бардым,
Шәүләң торды күзем алдында.
Син янгансың икән йолдыз төсле,
Нурың сибеп гомрем таңында.
Әниең белән кызым – сез икегез
Тормышымның нуры идегез.
Сокланырлык матур тормыш безгә
Бүләк иткән иде илебез.
Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын…
Ул яндыра, вата илебезне,
Ничек шуңар түзеп ятасың?..
Киттем, кызым, якты бәхтебезне
Бирмәс өчен фашист кулына;
Егылсам да алга егылырмын,
Киртә булып дошман юлына.
Мин саклармын йөрәк каным белән
Илемне һәм сезне, аппагым!
Шатланырмын күреп һәр таң саен
Үз илемдә Чулпан калыкканын.
Мәңге сүнмәс минем каным белән
Җиргә туган якты Чулпаным;
Сиңа биреп йөрәк тибешемне,
Мин гүремдә тыныч йоклармын.
Ян, йолдызым, якты нурларыңда
Чагылдырып минем гомерне!..
Синең бәхтең өчен һич сызланмый
Каршы алам көлеп үлемне…

Хуш, аппагым, алсу таң атканда,
Нурлар сибеп Чулпан калыкканда,
Мин кайтырмын сиңа,
җиңү даным –
Автоматым булыр аркамда.
Без аталы-кызлы кавышырбыз
Яшь аралаш көлеп, шатланып,
Һәм карарбыз илдә давылдан соң
Матурланып ал таң атканын.

 

Күпер

Монда күпер иде…
Партизаннар
Күзәтчесе
Килде бер төнне;
Тавыш-тынсыз үтеп ул будкага,
Немец часовоен үтерде.
Аннан соң ул зифа таш күпергә
Карап торды, бераз сызланып.
Елга көтте канлы үч яшенең
Яшьнәгәнен, сабырсызланып.
Озакламый каты шартлау булды,
Җир тетрәтеп күпер ишелде.
Елга көлде…
Фашист танкларының
Кире кайтыр юлы киселде.
Әрәмәдән кинәт калкып чыгып,
Партизаннар һөҗүм иттеләр.
Ярга кысып явыз дошман явын,
Сөякләрен таптап үттеләр.

Таң сызылды…
Алсу таң нурында
Партизаннар күрде елганың,
Дошман каны белән кызгылтланып,
Ачу бөркеп кайнап торганын.
Тик күзәтче егет күрә алмады
Таң кайтканын туган җиренә.
Фашист уты гомерен кискән тәне
Ятып калды күпер төбендә.

Сугыш үтәр…
Артык бу җирләргә
Ерткыч фашист аяк басалмас…
Елгабыздан артык су эчәлмәс,
Балабызны дарга асалмас.
Сугышып алган якты таңыбызны
Таплатмабыз артык аңардан.
Ал чәчәкле аланнарыбызны
Таптатмабыз артык аңардан.
Җиңү даны белән таң аттырган
Бу урында тиздән тагын без,
Ярсу елга аша, көлеп торган
Таза, матур күпер салырбыз.
Ә күпернең гранит капкасында,
Чагылдырып ал таң шәүләсен,
Басып торыр күпер күтәртүче
Партизанның батыр гәүдәсе.

 

Иншәр сеңелгә

Мин онтырмын бәлки Минзәләне,
Аның салкын, ефәк карларын.
Тик онтылмас синең каш астыннан
Сүзсез генә көлеп каравың.

Килгән саен синең эшчәнлеккә
Исем китеп карый идем мин.
Юк, яшермим,
сине гаҗәп уңган
Матур сеңлем итеп сөйдем мин.

Мине назлап җылы почмагына
Алган сезнең тату семьяда
Мин үзләштем якын туган булып
Азатка да, Иншәр, сиңа да.

Бу кечкенә йортта нихәтле эш
Үтә синең җитез кулыңнан;
Шигырь түгел, роман язар идем
Синең уңган эшең турында.

Бик аз гына бушап торганда да
Син кулыңа китап аласың.
Исем китә, Иншәр, ничек шулай
Армый-талмый эшли аласың?!

Мин карыйм да кайчак эчтән генә
Уйлап куям, юләр шикелле:
Кызың булса булсын Иншәр күк, дим,
Эшкә уңган, төскә сөйкемле.

Сокланырлык матур чәчәк булып
Атып килә синең яшьлегең;
Яшьлегеңнең көчле яшен булып
Теләр идем илдә яшьнәвен.

Хуш, акыллым, авыр, канлы елда
Таныштык без, үтеп барышлый,
Китәм саклап кайнар йөрәгемдә
Сезгә булган татлы сагышны.

Исән кайтсам, тагын күрешербез,
Ә кайтмасам…
җырым сагынсын!
Сине сөйгән шагыйрь абыеңны
Җыры белән искә алырсың.

 

Җиңү

(Этюд)

Күтәрелә җирдән күксел төтен,
Танклар үтә, урам шаулатып.
Кыекларда кыю лачын булып
Кызыл байрак җәя канатын.

Хәлсез карчык кызылармеецны
Кочаклаган, үкси шатлыктан.
Трофейлар саный старшина,
Шат елмаю йөзен яктырткан.

Чагылдырып Гитлер Германиясе
Язмышының шомлы шәүләсен,
Аунап ята җирдә йөзәрләгән
Немец солдатының гәүдәсе.

 

Яз

Уянды иртән палата
Яз исе белән тулып.
Сестра керде, кояшның
Беренче нуры булып.

Кулында аның суланган
Мимоза букетлары.
Елмаеп карый аңарга
Палата егетләре.

– Яз килде, – диде шаян кыз, –
Бу – сезгә яздан бүләк!
Бүз тургай сайрый һавада,
Сезгә нык саулык теләп.

Ә беләсезме, егетләр,
Язны бит бу якларга
Сез китердегез данлыклы
Җиңүле байракларда.

Сез кичә немец явыннан
Арчыган җирдә бүген
Гөрләвек гөрли,
мимоза
Елмаеп ачкан гөлен.

Тезлешеп безгә һавадан
Кайта кыр үрдәкләре.
Кайталар картлар, балалар,
Дәрт тулы йөрәкләре.

Шатлыклы хәбәр тагын шул:
Чигенә немец һаман.
Ул ташлап качкан урында
Яшәрә урман, алан…

Шатланып көлде егетләр,
Яшь кызга иркәләнеп,
Тәмле яз һавасы белән
Тутырып үпкәләрен.

Һәркайсы сизде күңлендә
Яшь кызның җылы назын,
Һәм җиңгән азат иленең
Өр-яңа тормыш язын.

 

Эз

Авыл…
Күктә әле сүрелмәгән
Хәкарәтле* (*Хәкарәтле – хурлыклы, кимсетелүле.) янгын шәүләсе.
Канга тузып ята юл чатында
Бер өч яшьлек бала гәүдәсе.
Йолдыз таккан егет туктады да
Яшь аралаш аңа карады.
Кулларына алды,
нуры сүнгән
Күзләреннән үпте баланың.
Акрын гына аннан җиргә куйды,
Ачу чыкты батыр төсенә.
Тешен кысып әйтте:
– Ярый, немец!..
Төшерербез моны исеңә!..
Бала каны тамган эз буенча
Җинаятьче ерткыч артыннан
Куып китте егет…
Үч һәм нәфрәт
Кылычын алып бөек халкыннан.

 

Яз шатлыгы

Яз елмаер тиздән,
урманнарда
Ак каеннар яфрак ярырлар.
Чәчәк атар шомырт,
бакчаларда
Сандугачлар таушы яңгырар.

Син, таратып җилдән чәчләреңне,
Үткән чакта урман юлыннан,
Гөлҗимешләр сиңа баш иярләр,
Тик… яныңда синең мин булмам.

Минем юлда тирән ут базлары,
Чәнечкеле тимер чыбыклар,
Күктә оча ялкын канатларын
Кага-кага чуен сыерчыклар.

Кояш нурын каплап бомба шартлый,
Гөл урынына – сөрем, кан исе.
Иртәнге чык булып
яз үләнен
Юа монда ал кан тамчысы.

Мин кайчакта куе төтен аша
Ал кояшка карыйм сокланып,
Чәчләремә сөртәм язгы таңның
Гөлгә кунган көмеш чыкларын.

Күңлем үсә минем,
яз исеннән
Тәмле хыял белән исерәм.
Ал кояшлы алтын язым булып,
Син төшәсең минем исемә.

Безнең җиргә немец алып килгән
Золым, вәхшәт безне аерды.
Киттем синнән, штык очым белән
Таратырга бу зур кайгыны.

Бу коточкыч кара хәшәрәтне
Үз канына батырып, юк итеп,
Илгә кайтсам җиңеп, тулар иде
Бар теләгем, барлык өметем.

Җир тазарса фашист шакшысыннан,
Капламаса сөрем кояшны!..
Хаккым булыр шунда масайсам да,
Җиңеп алдым, диеп, бу язны!..

Бик күңелле булыр,
упкын кичеп,
Сиңа кайту, янып, атлыгып,
Менә ул, дип, минем җиңеп алган
Алтын язым, бәхтем, шатлыгым!

 

Кыз үлеме

Йөз яралы кызылармеецны
Алып чыкты сугыш кырыннан.
Яраларын бәйләп, һәркайсына
Су эчерде ул үз кулыннан.
Яңгыр төсле җиргә пуля яуды,
Мина очты күктән, котырып.
Ә ул кырда йөзнең берсенең дә
Ташлап калдырмады мылтыгын.
Тик… йөзенче кабат барышында
Екты аны мина аяктан.
Чагылдырып аның йөрәк канын
Иелделәр данлы байраклар.

Менә ята ул кыз носилкада,
Җил иркәләп үбә чәченнән.
Болыт төсле куе керфекләре
Зәңгәр күзен аның яшергән.
Ярым ачык юка ал ирнендә
Катып калган тыныч елмаю.
Әйтерсең лә нидер сөйли-сөйли
Көлемсерәп аңын җуйган ул.
Йөз тормышны кабзып, кинәт кенә
Үзе сүнгән бу яшь гомернең
Даны яшәр,
чиксез батырлыкка
Рухландырып йөз яшь күңелне.
Бу йөрәктә яшьли тынган яшьлек,
Көн тудырган ал таң шикелле.
Дошманнарга үлем,
ә үзенә
Мәңге үлмәс яшәү китерде.


Комментарий язарга