Яхъя Наил улы Фәсхетдинов 1954 елның 28 сентябрендә Сарман районының Карамалы авылында туа.

28_Фасхетдинов_Я_Н_01

Александровка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1972–1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының инженерлык факультетында укый. Милли һәм ирекле көрәш белән шул елларда ныклап шөгыльләнә башлый. Яшьләр арасында ике тапкыр Татарстан чемпионы. Өлкәннәр арасында өч тапкыр Казан, ике тапкыр Каенлык Cабан туенда алтмыш килограммлы үлчәүдә чемпион. 1976 елда Татарстан чемпионатында икенче урынны яулый. Милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы (1976), ирекле көрәш буенча спорт остасына кандидат. Җиңел үлчәүдә унике мәртәбә Сарман Сабан туе җиңүчесе, 1981 һәм 2004 елларда районның баш батыры. 1977 елда, туган ягына әйләнеп кайткач, инженер-механик булып эшли башлый. 1985 елда аны Азнакай районы «Ленин юлы» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 1996 елдан Сарман районының «Карамалы» күмәк хуҗалыгын, ә 2008 елдан «Җәлил» агрофирмасын җитәкли. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001), «Физик культура һәм спорт отличнигы» (2012). 1998 елдан башлап Сарман районы милли көрәш федерациясе рәисе вазифасын башкара.
Кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, бездә гомерләре буе спортка, бигрәк тә милли көрәшкә тугрылыклы булып калган, үзе яшәгән төбәктә аның үсешенә зур өлеш керткән фидакарь җаннар җитәрлек. Яхъя Фәсхетдиновны да әнә шундый фанат шәхесләр рәтенә кертергә мөмкин.
Дөресен генә әйткәндә, аның көрәшче даны Азнакайга үзеннән дә алда килеп җитә. Колхоз рәисе тәртәсенә ныклап җигелергә дә өлгерми, институтта бергә укыган дусты, район «Сельхозтехника» берләшмәсендә баш инженер булып эшләүче Рәсүл Сәгъдиев аңа: «Районыбызда көрәшергә теләүче малайлар, үсмерләр буа буарлык. Спорт мастерын бу эшкә җикмәсәк, гөнаһ булыр. Әйдә, дустым, тотын әле тренерлыкка. Әнә, нефтьчеләр клубында малайлар дүрт күз белән көтәләр үзеңне. Гомерләрендә тере тренер күргәннәре юк. Өйрәт әле шуларны», – дип мөрәҗәгать итә.
«Рәсүлнең әлеге сүзләре йөрәккә тиде, – дип сөйли Яхъя. – Күпмедер вакыттан соң секциягә бардым, егетләр белән таныштым. Беләкләре нык, теләкләре зур булса да, шөгыльләнүнең нәрсә икәнен күз алдына да китермиләр иде шул. Көрәш кагыйдәләрен әйткән дә юк. Күнегүләр башланганда, сөлгегә тотынганчы, кул-аякларны, бил, беләк мускулларын җылытып, ягъни халыктагыча итеп әйтсәк, тән язып алуның ни икәнен дә белмиләр иде. Ә мин инде Әсхат Шәйхетдинович кебек атаклы остаз мәктәбен үткән, республика чемпионатларында бил алышкан тәҗрибәле көрәшче идем. Эштән соң кичләрен Азнакайга Балтач, Урсай авылы егетләрен дә машинага төяп йөртә башладым. Спорт остасы Нәфис Кәлимуллинны колхозның спорт инструкторы итеп билгеләгәч, көрәштән бераз бушадым бушавын. Әмма көрәшчеләрне спорт формасына киендерү, ярышларга җибәрү барыбер минем өстә иде». Соңрак байтак ярышларда район данын яклаячак Рөстәм Вәлиев, Илмир Рәфыйков, Назыйф Әхмәтшин, Фәрит Корбыев кебек көрәшчеләр үзләренең беренче остазлары дип нәкъ менә Яхъя абыйларын атыйлар. Әнә шулай Азнакайның да милли көрәш үсешенә сизелерлек өлеш керткәч һәм унбер ел колхоз рәисе булып эшләгәч, янә туган ягына кайтып, башта «Карамалы» күмәк хуҗалыгын, ә соңрак «Җәлил» агрофирмасын җитәкли ул. Унике тапкыр үз үлчәвендә, ә ике тапкыр район Сабан туеның баш батыры булып танылуы да аның хезмәт белән спортны бергә алып баруы, һәрчак яхшы формада булуы хакында сөйли. Уникаль күренеш: Яхъя Фәсхетдинов Сарман Сабан туеның баш батыры булып тәүге тапкыр 27 яшендә танылса, әлеге титулга икенче мәртәбә ирешкәндә, аңа инде 50 яшь иде. Моның сере бер генә: һәрчак физик формада тору, күнегүләрне ташламау.
Районнарда милли көрәшебезне үстерүгә карата да үз фикерләре бар Яхъя Наил улының. Моның өчен, беренче чиратта, һәр хуҗалыкта, һәр зур оешмада спорт инструкторлары штаты булдырырга кирәк дип саный ул. Көрәшне дә, Сабан туйларында гына түгел, ә ел әйләнә пропагандалау, ягъни турнирлар үткәрү, тренерларга тиешенчә хезмәт хакы түләү мәсьәләләрен хәл иткәндә, һәр төбәктә батырлар үсеп чыгачагына иманы камил аның. Әнә Сарман төбәгеннән дә соңгы елларда республика, Россия чемпионы Ришат Гайнетдинов, универсиада чемпионы Илнар Галиев кебек талантлы яшьләр калкып чыкты. Ә андыйлар тагын да күбрәк булсын өчен, Яхъя кебек фидакарьләр кирәк.


Комментарий язарга