(җыр язу өчен)
Болында атлар уртлап йөргәндә
Сүнә ди мени төнге учаклар.
Һич истән чыкмый шул чаптарларның
Ялларын тарап су керткән чаклар…
Куш: Күннән үрелгән камчы чыҗлавы,
Чаптар атларның тояк авазы.
Хыялны җигеп атта җилдергән
Егетлек чоры — ул гомер язы.
Бар хәзинәдән өстен күргәнгә,
Күңел кыллары атка тартыла.
Без иярләгән чаптарлар шуңа
Сабантуйларда уктай атыла.
Куш: Беренче килгән җайдак егеткә
Кызлар бүләге-чиккән кульяулык.
Кызлар күз явын алмакчы булсаң
Ияр өстендә кирәк уяулык…
Чишмә буенда атлар эчергән
Һәм кызлар күзләп йөргән яшь чаклар.
Йөрәк түрендә яшьлек ядкәре —
Үзебез яккан төнге учаклар…
Куш: Күннән үрелгән камчы чыҗлавы,
Чаптар атларның тояк авазы.
Хыялны җигеп, атта җилдергән
Егетлек чоры — ул гомер язы…