Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлек хатасы

Хикәя.

Илсөярнең кызы бәбкә үләнле ихатага канатланып кайтып керде дә әнисенең кочагына атылды: «Әнием, мине кияүгә сорыйлар!»
Җиткән кызының бу хәбәре ананы бик шатландырса да, хатирәләр аны үкенечле мәхәббәте калган яшьлегенә алып китте.
...Илсөяр дүрт балалы гаиләдә иң өлкәне булып, бердәнбер кыз иде. Шуңадырмы, эшкә дә уңган, укуда да өлгер, гомумән, бар яклап та җитез булды. Андый кызлар авылда күз уңында була. Тәүдә өлкәннәрнең мактау сүзләренә иркәләнде кыз, аннары, буй җиткергәч, егет-җиләннең соклануыннан, кайда гына барса да, юл бүлүләреннән рәхәтлек кичерде. Ә үзенең күңелен бары бер егет – Илдар биләде. Ул да төшеп калганнардан түгел иде: күк чәчәктәй зәп-зәңгәр күзле, баһадир гәүдәле, сүзгә дә оста. Иң мөһиме – кино-кичәләрдә ул да Илсөярдән күзен алмый. Бер-берсенә читтән озак күз атып йөрмәде алар. Егет кызны көн дә өенә кадәр озата бара торган булды. Авылда яшьләр хакында «яратышалар икән» дигән сүз тиз таралды. Яшьләре бер чама булса, бәлки, мәктәпне тәмамлауга ук өйләнешеп тә куярлар иде. Укуын бетерүгә Илдарны армия хезмәтенә алдылар, ә Илсөяр аны көтәчәгенә вәгъдә биреп озатып калды. Китүенә атна да узмады, егеттән сагыну катыш мәхәббәт хатлары килә дә башлады. Илсөяр дә язды. Бу хатлар егетнең солдат хезмәтен җиңеләйтсә, кызны мәктәптән соң укуын дәвам итәргә дәртләндерде.
Илсөяр мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, иң шәп уку йортларының берсенә документларын илтеп тапшырды. Бу хакта егетенә хәбәр итмәскә булды. Укырга кереп кайткач, сөенче алып хат язармын, ул да шатланыр дип уйлап, Мәскәүгә юл тотты.
...«Ни өчен Мәскәүгә? Уфага гына барса ни булган иде...» Менә инде ике дистә ел телгәли бу сораулы-үкенечле уйлар аның миен. Әти-әнисенең, укытучыларының йогынтысы булдымы? Янәсе, «Алтын медаль белән Уфада ни калган сиңа?» – диде шул өлкәннәр. Укырга бик уңай керде Илсөяр. Шатлыгын уртаклашып, озын итеп, матур планнар корып солдатына хат та язды. Илдар да шатлыгын яшермәгән: син минем булачак галимәм дип хат язган әнә. Киләчәктә бергәләп ничек яшәү турында да сүз кузгаткан: «Син балалар укытырсың, ә мин иген игәрмен. Йорт салып башка чыгарбыз. Бездән дә бәхетле кеше булмас!»
Шулай хыяллана яшьләр. Бәхетләренә бер генә адым, кул гына суз – кочакка керергә тора. Тик... Янә олылар сүзенә колак сала кыз: «Мәскәү хәтле Мәскәүдә укып, таралырга торган авылга кайтып, колхозчы балаларын укытмассың инде! Яратса, Илдарың да яныңа барып, укырга керсен».
Армиядән кайткан Илдарына кыз бик җитди һәм дөньяны күп күргән өлкәннәр үгет-нәсыйхәтен хәтерләткән хат яза. Тик солдат чыныгуы алган егетне колхозда да көтеп алганнар икән. Язгы кыр эшләренең кызган мәле. Өр-яңа тракторга утыртканнар, аннары өр-яңа комбайн бирергә торалар, ди. Йорт салырга ярдәм итәчәкләрен, инде урынын билгеләп тә куйганлыгын хәбәр итә егет. «Өйләнәсе генә калды, синең укуыңны тәмамлаганны көтәм!» Сөйгәне аның артыннан җир читенә килер дип өметләнгән кызның горурлыгына тия бу сүзләр. Һәм ул Илдарга хат язмый. Ә үзе эчтән генә: «Хатым килмәгәч, үзе яныма килер», дип өметләнә. Тик...
Ә авылда Илдар башы-аягы белән эшкә чума. Шулай да, укуын тәмамлагач, Илсөяр кайтмый калмас дип көтә. Диплом алган җәй дә үтә, көз дә җитә, әмма кыз, суга төшкәндәй, юк була. Хат артыннан хат язып карый Илдар. Кызның әти-әниләренә барып хәлен дә сораша. Тегеләре бик кырыс кына: «Безгә дә хәбәре юк», – дип күзләрен яшерәләр. Кызу урак өстендә Илдар вакыт акканын бик сизми. Тик кышка кергәч, егетнең күңелен ниндидер сагыш, кадерле нәрсәсен югалту хисе биләп ала. Яңа ел бәйрәменә әзерлек көннәрендә авылда хәбәр тарала: Илсөяр Мәскәүнең бер бай татарына кияүгә чыга икән. Әти-әнисе туйга әзерләнә, ди. Кемдер: «Дөрес эшли, югары белем алып авылда чиләнергә!» Икенчеләре: «Илдарын ничек тиз онытты. Гомергә аерылмас парлар иде бит! Бер-бер хәл булып кына туй ясыйлардыр... Торалмас, кайтыр», диделәр.
Тик Илсөяр кайтмады. Илдар хатлар да язып карады. Тәүдә алар китте дә хәбәрсез югалды. Соңрак «адресат монда яшәми» дигән мөһер белән кире кайтты. Илдарның күңеле сүрелмәсә дә, өмете көннән-көн сүнә барды. Их, бу хәлләр турында Илсөяргә шунда берәрсе хәбәр биргән булса икән...
Ә Илсөяр Илдардан хат килмәвенә тәүдә әллә ни игътибар да итмәде. Чөнки алдында бик җитди эшләр тора иде. Укуын тәмамлау белән, аспирантурада калды. Гыйльми эшкә чумды. Китапханәләрдән кайтып кермәде. Торыр урынын укуына якынрак җиргә үзгәртте, ул бик хөрт иде, шуңа торагына бик кайтасы да килмәде. Нинди утырышка, җыелышка чакыралар – барысына да йөрде. Шунда танышты да инде ул «татар бае» белән. Аның байлыгыннан бигрәк, фатирлы булуы, «миңа кияүгә чыксаң, бүгеннән үк иркен фатирда торачаксың», диюе кызыктырды. Үч иткәндәй, Илдары да югалды... Яратып чыкмады кияүгә Илсөяр. Иренең бик итагатьле, мәдәниятле, белемле булуы гына күңелендә кайнаган утны бераз баса иде. Иренең җылы кочагында чагында да Илдарын уйлады. Кайчак шулай онытылып киткәндә күзләрен ачып җибәрсә, дертләп китеп, иренең кочагыннан утка пешкәндәй атылып чыгар иде. Тора-бара тормыш үзенекен итте. Кызлары туды. Илдария дип исем кушты аңа Илсөяр. Ят исем дип ире ризалашмаса да, күндерде ана. Үзе беркайчан да кызын тулы исеме белән атамады. Һәрвакыт «Илдар» дип дәшәр булды.
...Кызы бераз үсә төшкәч, җәйге каникулларга Илсөяр аны туган ягына, картәти белән картәнисе янына озата иде. Кыз бик тиз ияләште авыл тормышына. Көз җиткәч, китәсе килми тарткалашты. Мәскәүдә яшәсә дә, матур итеп татарча сөйләште. Авыл кызлары, малайлары бик теләп уйнады. Ә инде югары сыйныфларда укыганда тизрәк авылга кайтырга җәй килүен түземсезлек белән көтеп ала иде. Аның шулай авылга тартылуын Илсөяр бер хуплады, бер шикләнде. Үзе сирәк кайтканлыктан, кызының анда ни белән шөгыльләнгәнен бик белеп тә бетермәде. Саф һава сулый, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итә, катык, сөт эчә дип үзен тынычландырды. Студент булгач та, кызы авылны ташламады.
Бер җәйне Илсөяр дә кызы белән бергә ял итәргә булды. Олыгайткан саен авыл да сагындыра. Беркая да чыгып йөрмәсә дә, Илсөярнең кайту хәбәре авылга тиз тарала. Дуслары, сабакташлары аны күрергә килә. Төрле хәбәрләр, яңалыклар сөйләп китәләр. Тик Илдар турында гына ләм-мим. Илсөяр үзе дә башлап сорарга кыймый. Кызының авылны яратуын, кичке уеннарда, сабантуйларда яшьләр белән җыр-биюләрдә катнашуын да, егетләр озата килүен дә яшермиләр. Илсөяр бу хәбәрләрне елмаеп кына тыңлый, әллә ни игътибар бирми. Ә менә бүген Илдариясенең кош тоткандай кайтып керүе, өстәвенә, «Әнием, мине кияүгә сорыйлар!» дип хәбәр салуы аны бик сагайтты. Кем аның йөрәк парәсен кияүгә сорый? Илсөяр янә хатирәләренә бирелде. ...Әле кызы бәләкәй чакта авылны бер кайтып ураган иде алар. Илдария аны «таныштыр мине авыл белән», дип урамга өстерәп диярлек алып чыккан иде. Шунда Илсөяр беренче тапкыр үзен ярамаган эш эшләгән кешедәй тойган иде. Йортларга күтәрелеп карарга да куркып, очраган авылдашлары белән коры гына исәнләшеп, ашыга-ашыга атлаганы әле дә исендә. Тик таныш йорт янына җиткәч, аяклары үзеннән-үзе туктап калган иде. Шулвакыт кайдадыр укыган һәм әллә нишләп ятлап алган бер шигырь юллары хәтеренә келт итеп төшкән иде.
Ничә уздым икән шушы йорт яныннан...
Керфек сирпеп карарга да кыймый гына?
«Мәхәббәтең өчен кирәк көрәшергә» –
Дигән тәгъбир җанны хәзер кыйный гына...
Кыз баланы, тыйнак бул, дип үстерәләр, –
Көрәшү дә, димәк, безнең эш түгел лә.
Еллар үткәч, узам янә... Таныш йортка
Үпкә саклап күңелемнең иң төбендә.
Һаман әле теге татлы хис сүнмәгән, –
Аяк тавышын басып йөрәк какмасынмы!
Шуны ишетеп, яшьлек дустым чыгар сыман
Таныш йортның таныш «җырлы» капкасыннан.
Чыга калса, әйтер сүзләр күптән әзер.
Һәм яз саен ташкын судай арта алар.
(Ничә еллар кабатлана бу халәтем).
Һәм яңадан ярларына кайта алар.
Очрамады түгел дустым, очрап торды,
Күңелдәген әйтергә дә булды вакыт.
Тик әйтмәдем: татлы хисле җилкенүне,
Өметемне югалтудан курыктым күк.
...Кызының тәтелдәп һаман нидер сөйләве ананы уйларыннан айнытып җибәрде.
– Әнием, әллә мине ишетмисең дә инде?
– Ишетәм, ишетәм, – диде Илсөяр ашыгып кына.
– Соң, ишеткәч ни, туй көнен кайчанга билгеләгәнебезне әйт әле? Ник җавап бирмисең? Ризасыңмы, түгелме?
Илсөяр дертләп китте. Нинди туй көне?! Кем өйләнә? Кызының сикергәли-сикергәли әнисен бөтерелдерүе тагын чынбарлыкка кайтарды. Шунда гына җитди сөйләшү кирәклеген аңлап алды ана. Кызын кулыннан тотты да сап-сары күтәрмә идәненә барып утырды.
– Йә, әйт инде, кем ул булачак киявебез? – дип, йомшак кына сорау бирде.
– Соң, шуны да белмисеңме? Картәнием әйтмәдемени? Инде ничә ел дуслашып йөрибез. Мәскәүгә дә хатлар яза. Танышкач та исемен сиңа әйткән идем лә. Син көлеп, андый исем кушмыйлар ла, дигән идең. Сөяргөл аның исеме. Ул туганда ук әнисе вафат булган. Әтисе кушкан бу исемне. Яшьлегендә яраткан кызы белән хатынының исемен берләштергән дә Сөяргөл барлыкка килгән. Улын ялгызы тәрбияләгән. Матур исем бит!
Илсөяр тагын дертләп китте. «Яшьлегендә яраткан кызының исеме...» Шулкадәр яратты микәнни? Кем булыр ул? Әллә... Һәм кызыннан дулкынлануын көчкә яшереп, күңелендәге шик-шөбһәне сиздермәслек итеп:
– Әтисе кем соң? – дип сорады.
– Илдар, Сөяргөл Илдарович!
Илсөярнең йөрәгенә хәнҗәр кададылармыни! Ул үзе утырган идән сайгагына таянды. Авып китүдән курыкты. Ә йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды. «Илдар... димәк «сөяр» – аның исеменең яртысы. Ул да бит Илдарга якын булсын өчен кызына Илдария кушкан иде. Карале, бер үк уйда яшәгәннәр бит...»
Кызы тагын ниләр сөйләгәндер, Илсөяр аны бөтенләй ишетмәде. Колагы томаланды, күз аллары караңгыланды. «Илдарның хатыны үлгән, димәк. Башкача өйләнмәде дә микән? Менә ни өчен аның турында миңа беркем бер сүз әйтми. Әнисе дә, авыл хәлләрен сорашканда, өй рәтеннән сөйләп килә дә Илдарларны урап уза. Хикмәт менә нидә икән! Илдарның ялгызлыгын әйтеп, минем күңелемне урыныннан куптарырмын дип курыккандыр инде...» Ә Илсөярнең күңеле беркайчан да урынына утырганы юк. Ул һәрвакыт Илдар турында уйлый. Менә егерме елдан артык инде һәр эше, һәр гамәле турында күңеленнән аның белән серләшә, киңәш сорый. Өйләнүе турында ишеткәч, әллә күпме төннәр йоклый алмый саташып чыкты. Бик бәхетледер кебек иде аның Илдары. Шуңа да аның турында сорашырга курыкты. Бәхетеннән көнләшермен дидеме икән. Яшьли сөйгән ярының ялгызы гына бала үстерүендә үзен гаепле санады Илсөяр. Бу хискә кызының хәбәре дә кушылды. Менә бит язмыш нишләтә: бердәнбер кызы нәкъ аның улы белән йөрсен әле! Йөрү генәме?! Өйләнешү турында вәгъдәләшкәннәр! Инде нишләргә? Ничек аңлатырга кызына бу дуслыкның, бу туйның мөмкин түгеллеген? Ә ни өчен мөмкин түгел? Менә шундый капма-каршы уйлар кайнашты аның башында. Ә Илдары белә микән улының кем кызына өйләнергә җыенуын?
Кулыннан эш төште Илсөярнең. Уйлары гел Илдар, Илдария, Сөяргөлдә булды. Бу хәлдән чыгу юлларын эзләде. Көн артыннан көн үтте, тик бер генә дә анык карарга килә алмады ана. Әнисе белән дә ачылып сөйләшмәде. Аның ни әйтерен, Илсөярне битәрләячәген белгәнгәдер, әнисенә сүз катарга курыкты. Кызына да серне чишмәде. Күңелен кайтарудан, Сөяргөлнең әтисен ташлап киткән кешенең ул икәнен белсә, күралмый башлар дип шүрләде. Яшьләрнең дуслыгын хуплады да сыман: начар кеше баласы белән йөрми бит кызы. Улы Илдарга ошаса, менә дигән кияү булачак. Шулай ике ут арасында йөри торгач, китәр вакыты да җитте Илсөярнең. Барысын да язмышка тапшырып, вакыт күрсәтер әле, кызының укуын бетерәсе бар, дип Мәскәүгә китте ана. Илдария авылда калды.
Бик җитдиләнеп кайтты кызы авылдан. Ана кызына карап, әллә ниләргә юрады: егете белән ачуланышканмы? Әллә бер-бер хәл булганмы? Җаен туры китереп, сүз дә катып карады. Тик кызы ачылып китмәде, кәефе юклыгын укуындагы авырлыкларга сылтады. Быел диплом алачак, шуңа бик җитдидер кызы... Озак та үтми, Илсөяр исеменә авылдан хат килде. Таныш хәрефләр... Йөрәге жу итте Илсөярнең: Илдардан бит бу. Кабаланып ачты да үз бүлмәсенә кереп укый башлады. Матур итеп исәнлек-саулык сорашканнан соң, Илдария белән Сөяргөлнең өйләнешергә карар итүләре, үзенең ризалыгын бирүе хакында язган. Иң ахырдан «Безнең яшьлек хатабызны балаларыбыз төзәтә, зинһар, каршы төшмә!» дип куйган. Эсселе-суыклы булып китте Илсөяргә. Димәк, Илдар белгән улының кем кызы белән йөргәнен. Ә Илдария белә микән соң әнисе белән егетенең әтисе арасындагы мәхәббәтне?
Кызының кайтуын түземсезлек белән көтеп алды ана. Ничек сүз башларга? Әллә хатны гына укытыргамы? Бу сөйләшүгә әзер түгел иде Илсөяр. Аның яшьлек хатасы, үкенечләре мәңгегә сер булып калыр төсле иде. Кыз үзе сүз башлады:
– Әнием, авылдан хат килмәдеме? Әллә кайчан язып салдык, дип хәбәр иттеләр, юк та юк.
Сүзсез генә бүлмәсеннән алып чыгып, кызына конверт тоттырды ана. Үзе кухняга кереп китте. Күп тә үтмәде, берни булмагандай, Илдария әнисен кочып алды да:
– Ризасыңдыр бит, әнием? – дип, күзләренә карады. Кызының карашында бермәлгә шелтәләү чагылды. Димәк, барысын да белә кызы. Әнисенең дәшмәвен күреп, Илдариянең күзләре очкынланып, ялварулы карый башлады. Ярату-сөелү хисе бар булмышын биләгән кызда бер генә теләк: әнисенең ризалыгын алу. Ничек каршы килә алсын инде бердәнберенә Илсөяр! Тик моны иренә ничек әйтергә? Ул бит әнә әллә нинди планнар белән яши: диплом алу белән кызын чит илгә җибәрергә, нәсел-ыруы үзенекеннән ким булмаган кешегә кияүгә бирергә... Шулкадәр укытып, гади авыл малаена, өстәвенә, ятим балага кияүгә бирергә риза булырмы? Авыр уйларын кызы бүлде:
– Әтием күптән риза. Туй үткәрү белән ул Сөяргөлне укырга кертәм, диде. Бирнә итеп, фатир алып бирәм, диде, – дип тезеп китте ул.
...Туй мәҗлесен Мәскәүдә үткәрергә булдылар. «Татар бае» моңа ярты мөлкәтен түкте. Менә тантаналы көн. Илсөяр бер генә эшкә дә кысылмады. Аның нидер эшләргә хәленнән дә килмәде, кулы да бармады. Үзен төш күргәндәй хис итте. Кунакларның котлавын да, кызын мактап, аның кулын кысуларын да ишетмәде дә, тоймады да. «Рәхмәт, кодагый! Улым бәхетенә шундый кыз үстергәнең өчен», дип ап-ак чәчле бер иркәйнең кулын учларына алганда айнып китте ул: «Нинди рәхәт җылылык бу кулларда, нинди ягымлы таныш тавыш». Шулай уйлап та бетерде, ирнең һәм Илсөярнең күзләре очрашты. Төпсез зәңгәр күлгә чумдымыни Илсөяр! Тәне буйлап рәхәт дулкын йөгерде. Аларның бу күрешүен бөтен Галәм күзәтәдер кебек тоелды Илсөяргә. Корт чаккандай кулын Илдар учларыннан тартып алды. Кабаланып кына нидер әйтте. Ни әйткәнен үзе дә аңламады. Илдар яныннан китәргә теләсә дә, аяклары тыңламады. Үзенең күзләре һаман Илдарда иде... Ә Илдары, берни булмагандай, йөзенә бәхетле елмаю чыгарып, нәрсәдер сөйләде дә сөйләде. Ишетмәде аны Илсөяр. Аның миен бары бер сорау бораулады: «Моңа кадәр мин бу карашларсыз, бу зәңгәр күзләрсез ничек яшәдем икән?..»
...Туй тәмам. Яшьләр сәяхәткә китте. Илсөяр үзен кая куярга белмәде. Ире дә аның таркаулыгын сизде. Ул үзенчә юрады:
– Әнисе, кызны кияүгә бирү җиңел түгел шул. Йончыдың да бугай. Әллә син дә берәр ял йортына барасыңмы? Иртәгә үк путевка алып кайтам.
Иренең бу тәкъдимен Илсөяр тиз эләктереп алды.
– Ял йортына түгел, туган авылыма, әнием янына кайтасым килә. Туйга да килә алмады.
Һәм иренең ризалыгын алып, туган якларына юл тотты Илсөяр. Самолетта ике сәгать кенә очса да, бик озак кайткандай тоелды аңа. Авылга да таксида гына җилдерде. Тәмле тузан исе килеп торган урамга кергәч, туп-туры Илдарларга китте. Уйлап түгел, аяклары үзе алып барды аны бу йортка. Әминә апа кош-корт ашатып йөри иде. Илдар бәрәңге бакчасында. Таныш җырлы капканы ачканда гына Илсөяр үзенең ят эш кылганын шәйләде. Тик соң иде инде. Илдар йөгереп килеп кулындагы чемоданнарын алды, якын итеп терсәгеннән тотып, ихата уртасындагы эскәмияле өстәл янына әйдәде. Илсөяр генә түгел, Әминә апа да буталды: «Әйдүк, килен!» – дип әйтеп ташлады. Аннары төзәтергә дип авызын ачкан иде дә көлеп җибәрде. Бу ялгышлык барысын да җанландырды. Илсөяргә дә якын, рәхәт булып китте. Илдар, нишләргә белми, әле өстен каккалады, әле өстәлгә үк иелеп төшкән алмагачтан алма өзеп, Илсөяргә сузды. Төн авышканда гына Илсөяр туган нигезенә кайтып керде.
...Ял вакыты тиз үтте. Илсөяр ике арада – әле Илдарларда, әле үзләрендә дөнья көтте. Керләр юды, чүп утады. Онытылган авыл эшләренә яңадан диярлек өйрәнде. Кайчан китәсен аннан беркем дә сорамады, үзе дә әйтмәде. Бу турыда уйлыйсы килми иде аның. Шунда үзеннән-үзе хәл ителде аның язмышы. Иртәгә китәм дип торганда иреннән телеграмма килеп төште: «Синең предприятиене ремонтка яптылар. Ялыңны озайттылар. Кайтырга ашыкма». Илсөяргә шул гына кирәк иде. Моңа Илдар аеруча шатланды. Авылда имеш-мимеш хәбәрләр йөри башлады: «Илсөяр иреннән аерылып кайткан икән. Илдар белән бергә яши башлаганнар, ди...» Тик ул хәбәрләр арасында бер генә гаепләү сүзе дә юк иде. Авылдашлары күптән аларның бергә яшәүләрен тели иде. Моны Илдар да, Илсөяр дә тоеп, сизеп, аңлап тордылар. Әмма язмышны кире язып булмый шул... Илсөяр ирен яратып яшәмәсә дә, бала хакына барысына да риза иде. Илдарның зәңгәр күзләре белән туйда очрашканнан соң, әллә нишләде дә куйды. Шушы халәте коллыгында әллә нинди батырлыклар эшләргә әзер иде Илсөяр. Илдарының: «Кал, Илсөяр, минем янда гына», дигән сүзләре дә тәвәккәллек өстәде. Илсөяр әнисе белән киңәшләште дә иренә хат язды: «Кичер мине, мин бөтенләй кайтмам инде», дигән сүзләр бар иде анда...

 

 

 

 

Фәния ГАБИДУЛЛИНА

 

Комментарийлар