Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлек авазы...

Бик сагынсаң...Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,Язгы кояш булып иңәрмен.Көмеш чәчләреңнән сыйпап-сыйпап,Битләреңнән назлап үбәрмен.Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,Язгы җилләр булып исәрмен.Җан җылымны өреп...

Бик сагынсаң...


Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы кояш булып иңәрмен.
Көмеш чәчләреңнән сыйпап-сыйпап,
Битләреңнән назлап үбәрмен.
Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы җилләр булып исәрмен.
Җан җылымны өреп җылытырмын,
Сагышларың алып китәрмен.
Бик сагынсаң әгәр, ач тәрәзәң,
Язгы тамчы булып тамармын.
Сөюеңне сакла йөрәгеңдә,
Тугры булып мәңге янармын.
Гөлназ Фәрхетдинова,
Алабуга шәһәре.
usali2


Газиз туган җирем


Туган җирем, туган туфрагым,
Якын синең һәрбер сукмагың.
Тезелешеп кошлар кайтканда,
Синдә генә бөтен уйларым.
Туган җирем, туган туфрагым,
Юксындыра затлы төсләрең.
Шомырт чәчәкләре атканда,
Яңаралар яшьлек хисләрем.
Туган җирем, туган туфрагым,
Синдә үтте гамьсез елларым.
Читтә йөргән чакларымда һаман
Сине сагынып җырлар сузармын.
Эльвира САФИНА,
Казан.
 

Татар кызы


Татар кызына багышлап,
Шигырь ничек тумасын?!
Аның елмаюларыннан
Йөрәккә моң тулмасын?
Татар кызы бик сөйкемле,
Кашы кара, биле – тал,
Үзе тыйнак, йөзе алсу,
Яратуың әйтеп кал!
Динә Хөсәенова,
Чуваш дәүләт педагогия институты студенты.
 

Көтүчеләр заманы


Күз күрми, колак ишетми –
Томаланган бу халык:
Сарык көтүедәй йөри,
Авызга үлән кабып.
Этәләр дә төрткәлиләр
Көтүчеләр көтүне.
Исе дә китми халыкның,
Үз итәләр этүне.
Көтүчеләр матур гына
Мыскыл итеп көләләр.
Эткән җиргә китәчәген
Халыкның бит беләләр.
Дәва кирәк бу халыкка,
Күңелләре яралы.
Инде кайчан үтәр икән
Көтүчеләр заманы?!
Рәмилә Абраменкова,
Казан.

Комментарийлар