Логотип «Мәйдан» журналы

Яшибез

Яшьлегем суларда акты диеп,Сагыштан таммасын яшегез.Айларны, елларны онытыйк,Без әле бик озак яшибез!Сиксәндә, туксанда булсаң да,Уянгач елмаеп дәшегез.Кемгәдер без кирәк икәнбез,Мәңгегә килгәндәй яши...

Яшьлегем суларда акты диеп,
Сагыштан таммасын яшегез.
Айларны, елларны онытыйк,
Без әле бик озак яшибез!
Сиксәндә, туксанда булсаң да,
Уянгач елмаеп дәшегез.
Кемгәдер без кирәк икәнбез,
Мәңгегә килгәндәй яшибез.
Кыйблаңны таптыңмы син җирдә,
Туганга ачыкмы төп нигез.
Ил гаме яктыртса җаныңны,
Кешечә мәгънәле яшибез!
Гомерне ел саен барлама,
Кирәкми, галәмдә яшибез,
Кыласы гамәлләр бар икән,
Димәк, без бик озак яшибез!
 
ҖИҺАНГИР
Шушы төшкә аяк басу белән,
Тылсымлы бер халәт тоямын.
Кул селтәсәм, кышта – яз китерәм,
Җиһангиры, гүя, дөньяның!..
Таң атуга, сөттәй ак келәмгә
Тиңдәшсез хан чыгып баскандыр.
Тәңресенә башны игәннән соң,
Хезмәтчеләр казан аскандыр.
Алтын сарган затлы тирмәсеннән
Май кояшы нурлар алгандыр.
Чәчән шагыйрь болгар батырлыгын
Дәрья гизәр көйгә салгандыр.
Даладагы елкы көтүенә
Күршеләрнең күзе кызгандыр.
Чулпылы кыз булып җәйләүләрдән
Тиңсез бер матурлык узгандыр.
Ягы килсә болгар яугиренең,
Ике аты әзер торгандыр.
Куәтле ир арка күрсәтмичә,
Баскыннарны яуда кыргандыр.
Шушы төштә минем тамырларым,
Әйтерсең лә, мәрмәр кыямын
Мин үземне бүген җир шарының
Җиһангиры итеп тоямын!..
 
Фото: https://pixabay.com
Таһир ШӘМСУАРОВ.

Комментарийлар