Ярсу йөрәк ашыгуны тели,

Ашкынуны көтә сәгатьләр.

Тизәйде шул тормыш агымнары,

Ярсуларга күп шул сәбәпләр.

Күзне ачмас борын, кабынабыз,

Язгы сулар кебек ташабыз.

Бар дөньясын узып китәр өчен,

Бер басканчы бишне басабыз.

Яшәү бит ул – җиңел нәрсә түгел,

Адым саен чокыр, борылыш.

Бер мизгелдә бар да юкка чыга,

Туктап кала гөрләгән тормыш…

Кошлар тына, челтерәми чишмә,

Имәннәр дә түзми, сыгыла,

Бер кәлимә сүз дә дәшәлми тел,

Төер генә килеп тыгыла.

Егылсаң да тора белү мөһим,

Көчләр кирәк алга барырлык.

Бу дөньяга килгәч, яшәү – бурыч,

Яшәр өчен кирәк сабырлык…

 

Рүзәл МИНҺАҖЕВ

Фото: https://www.freepik.com/photos/flower

«Мәйдан» №8, 2021 ел.


Комментарий язарга