Логотип «Мәйдан» журналы

«Яшен булып сызылып үтим галәм буйлап…»

 Зимфира Нәсыйх кызы Исламова 1958 елның 27 апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Катай авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтында белем ала һәм укытучы булып хез...

 
Зимфира Нәсыйх кызы Исламова 1958 елның 27 апрелендә Башкортстанның Бакалы районы Катай авылында туа.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтында белем ала һәм укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1992–2013 елларда Чаллыдагы 37 нче урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Хәзерге вакытта Тукай районы Кече Шилнә урта мәктәбендә укыта. Зур Шилнә авылында яши.
«Бер тамчы җәй» (2006), «Яшәү көче» (2008), «Күңел шәмем язны көтә» (2010), «Көзге тәлгәшләр» (2012), «Матур көн» (2016) исемле шигъри җыентыклар; «Ялгыз бүре» (2012), «Язмыш аръягында кем көтә» (2016) исемле проза китаплары авторы.

07_zimfira_islamova


Кулъяулык чиктем


Иртәдән бирле көннәр күңелсез –
Сорылык хаким җирдә һәм күктә.
Ямансулыктан качарга теләп,
Исемеңдәге бер хәреф алып,
Ефәк җеп белән читен каймалап,
Кулъяулык чиктем яңгырлы кичтә.
Яктырды күкләр, кояш елмайды,
Болытның йөзен ал нурлар юды.
Зәңгәр төс күкне уратып алды –
Күңел дә шунда сафланып калды:
Бары шатлыклар җирдә һәм күктә!
Исемеңдәге бер хәреф алып,
Ай һәм йолдызны җепләргә сарып,
Кулъяулык чиктем мин айлы кичтә.
 

Мин тыныч


Син калдың йолдызлар иркендә,
Төнге күкнең чигеп келәмен.
Мин киттем. Караңгы кочагын
Җәеп төн көткәнен беләмен.
Мин тыныч – күлдәге төнбоек.
Ник яныйм,
Үзгәртеп булмагач дөньясын?!
Шикләнмим, йолдызга карап син,
Бер мизгел мине дә уйларсың.
Яктыга омтылган җанымны
Куркытмый караңгы төне дә.
Юлымның очында, ышанам,
Ай чыгып каршылар мине дә.
 

Әйтми генә


Дулкыннар да атылалар
Диңгезләрнең ярларына.
Ә мин кайчан тамармындыр,
Җиләк кебек, алларыңа...
Гаҗәпләнмә киткәнемә,
Килеремне әйтми генә.
Кояш та бит: «Чыгармын», – дип
Әйтми бата һәр кич әнә.
Болытлар да, урый-урый
Дөнья йөзен, бер кайталар;
Йолдызлар да сүзсез генә,
Таң тууга, гел баталар.
Җилләр әйтеп йөримени,
Кайчан кире исүләрен?
Бөреләрдән яшь яфраклар
Кайчан чыгып үсүләрен?
Җилләр куып китеп барам,
Таң нурына кушылып ла.
Мин кайтырмын, көтәр булсаң,
Сөюемә ышаныплар.
 

Эзсез узмый гомер


Айлы төндә әби төшкә керде,
Балачакны искә төшереп:
Ак алъяпкыч бәйләп, мич каршында
Тора икән коймак пешереп.
Мич каршында ул әвәрә килә,
Табагачын тоткан да җайлап.
Зәңгәр борчак төшкән күлмәк киеп,
Тәлинкәгә салам мин майлап.
Өй эчендә рәхәт: коймак исе!
Нурга күмеп, яңа көн туган.
Әллә инде изге әбиемнән
Гасырларга җитәр моң тулган?!
Төш хикмәтен күкләр генә белә:
Мин үзем дә гүя мин түгел,
Ә кечкенә кызым-оныкчыгым
Күлмәгенә ялгыш чәй түгә.
Аны алып әбием кулына,
Чәчәк төшкән күлмәк кидертә.
Өндәгечә, хуш ис бөркеп торган
Өем-өем коймак өлгертә.
...Моннан соң да әбием керер әле,
Мич каршында коймак пешереп:
Эзсез булмый гомер Яшәештә –
Төшләр тора искә төшереп.
 
 

Күкрәү


Бик якында ишетелә
Күк күкрәве –
Ярып чыккан аһәң бит ул
Күк күкрәген.
Соңлап кына кисәтүе
Җир баласын,
Уты белән телеп алгач,
Ни каласын.
Мин – еракта ялтыраган
Яшен бүген.
Яктылыкка мохтаҗ булса
Күңел күгең,
Чагылырмын, килеп кереп
Төшләреңә;
Яңа мәгънә салырмын бар
Эшләреңә.
Яшен булып сызылып үтим
Галәм буйлап,
Җан көеге булганнарны
Читтән урап.
Күк күкрәсен шатыр-шотыр,
Чыксын давыл –
Китеп барыр (минем кебек...)
Кайтмаска ул.
 
Авторның калган шигырьләрен журналның сентябрь (№9, 2017) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар