Логотип «Мәйдан» журналы

Яшелчәләргә тозлы су сибегез!

Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны үз вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән...




Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны үз вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән, дип бакчачыларга борчыласы да юк, аны корткычлар яратмый.








Тәмле чөгендер үстерү өчен аны өч тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, яхшылап бутарга һәм яшелчәләргә сибеп чыгарга кирәк. 1 квадрат метрга 5 литр катнашма сибәләр.
Тозлы суның суганны корткычлардан саклавын күпләр белмидер дә әле. Тәҗрибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.
Яңгыр яумый торса, суганның тамырын корткычлар, вак бөҗәкләр кимерә башлый. Мондый очракта бер чиләккә 2 стакан тоз салып эретергә һәм түтәлгә сибәргә кирәк, ди бакчачылар.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) gpointstudio - ru.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-23/yashelch-l-rg-tozly-su-sibegez-2851882

 



 



Комментарийлар