Логотип «Мәйдан» журналы

Яшел помидорларны нишләтергә?

Тәмле ризыклар әзерләргә! Алар бик файдалы!Яшел помидорда витаминнар күп, калий, фосфор, цинк, селен бар.Аларны кыздырып та, салатларга кушып та була. Нәкъ яшел помидорлардан әзерләнә торган ризыклар...

Тәмле ризыклар әзерләргә! Алар бик файдалы!
Яшел помидорда витаминнар күп, калий, фосфор, цинк, селен бар.
yashel-pomidor
Аларны кыздырып та, салатларга кушып та була. Нәкъ яшел помидорлардан әзерләнә торган ризыклар да бар.
Мәсәлән, икра рецепты.
Өч килограмм яшел помидорны, берәр килограмм кишер һәм татлы борычны, бер чили борычын иттарткыч аша чыгарыгыз. Дүрттән өч өлеш стакан шикәр, тәменчә тоз һәм борыч кушып, 40 минут кайнатыгыз.
Ярты стакан уксус кушып, янә биш минут кайнатып алгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кышкылыкка ябып куегыз.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар