Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәеш дәвамы

Мин аларның фидакарьлегенә, кырыс сынаулар кичергәндә гадел, намуслы, ке­шелекле булып калырга көч табуларына шаккаттым.

Ахырдан шуңа инандым: бы­ел үзләренең алтын туйларын каршыларга җыенучы Гөлчәчәк апа белән Нәкыйп абый лаеклы гомер кичергәннәр, һәм алар­ның гаилә тәҗрибәсе күпләр өчен үрнәк булырлык. Җәмгыять кануннарына сые­шып, милли гореф-гадәтләребезне санлап яшәүнең матур үрнәгенә ничек битараф каласың, ди?
Гаилә өчен фаҗигале 1943 ел. Тәмам бе­тәшкән әтиләре туган авылы Баулыга кай­тып төшә. Соңгы күзәнәгенә чаклы комму­нист. Алны-ялны белмичә чабуы — ил өчен, мир өчен. Партия кая җибәрсә — ул шунда. Карусыз. Өе тупсасын атлап керергә өл­герми: колхоз рәисе итеп билгеләүләре турында ирештерәләр. Фронтка ашлык кирәк. Ярымач игенче кырдан кайтып кер­ми. Өч тәүлек буена, кырда иген кала дип борчылып, өйгә кайтып тамак ялгарга да онытып дуамалланып йөргән әтиләре ки­нәт үлеп китә. Ике нәни кызчыгы белән 22 яшьлек хатыны тол кала. Гөлчәчәгенә — өч, ә Гөлнәзирәсенә — нибары бер генә яшь.
Ярый ла, сәламәтлеге нык какшавын си­зенепме, төп нигезләрендәге ике йортның берсен башка урынга тарттырып куярга өлгерә үзе. Матур хыяллар, яхшы гаилә тормышы белән яшәү омтылышы бөрелән­гәндер күңелендә, бәлки. Тик яшәешнең үз кануннары шул. Кабарда кешесе хуҗа булып кала ул йортка. Татар иленә каян килеп чыккандыр да яшь тол хатынның башын ничек әйләндергәндер — анысын бер Ходай үзе генә белә. Башы тәмам әй­ләнгән хатын кызларын бианасы белән биатасы тәрбиясенә калдыра.
Әхмәдулла бабай белән Фәрвеҗыян әби — картлар. Кызлар икесе дә зәгыйфь-авыру: өлкәненең күзләре сәламәт түгел, кечесендә — рахит. Сугыштан соңгы ачлы-туклы заман. Әтиләре яу кырында ятып калмагач, пенсия дигәннәре дә юк бит, ичмасам. Гөнаһ шомлыгына, 1948 елда бабаларын паралич түшәккә беркетеп куя. Кайгы өстенә - кайгы, хәсрәт өстенә - хәс­рәт. Таган бер елдан, тугыз яше тулгач кына, Гөлчәчәк, күзләрен каплый-каплый, яланаяклап, беренче класска мәктәпкә бара. Кияргә - киеме, ашарга ризыгы юк. Кая карама — шыксызлык, кая күз салма — җимереклек, чарасызлык.
Бәхетләренә, миһербанлы кешеләр очрап тора юлларында. Шундыйларның берсе, физкультура укытучысы Ибрай Якупов, ятимнәрне җитәкләп, районның мә­гариф һәм финанс идарәләре тупсаларын шактый шомарткач, кызларга ай саен 50 шәр сум акча түли башлыйлар. Тәгаен ике­сенә дә җиденче классны тәмамлап чыгар­га шул изге гамәл ярдәм иткәндер дә...
Мәктәпне гел «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган Гөлчәчәк, канатланып, китапханә техникумына укырга керер өчен, Алабугага бара. Тик дөнья бер ар­ты белән борылса, борыла бит ул. Әллә инде адым саен ятимлек шәүләсе сагалап торамы? Имтиханнарын тапшыргач кына, тулай торактан урын фәкать фронтовик балаларына гына бирелүе билгеле була. Хыял канатлары каерылган кошчыктай кызга Баулыга кире кайтудан башка чара калмый. Әтисе төзеткән дуңгыз фермасы­на эшкә чыга.
Сеңлесенә әле тагын бер ел укыйсы. Чүп өстенә - чүмәлә, дигәндәй, әнисе ике айлык малае һәм өч яшьлек кызы белән каенаталарына кайтып егыла. Башкача кая барсын, үткер кабарда кияве бар мал-мөлкәтне сатып, биш яшьлек малаен урлап, туган Кавказына кача. Сыерларын гына калдыра: әллә сатып өлгерми, әллә балаларын кызгана- белмәссең. Ятимнәр һәм урын өстендә яткан ирен караган өчен хөкүмәттән бернинди ярдәм дә алмаучы әбиләренең ай саен килеп торучы 8 сум пенсия акчасының биш сумы электр энер­гиясе өчен түләүгә китә. Кайчакларда ке­шенең шулкадәр киң күңелле була алуы шаккатмалы бит. Шундый хәлләрдән соң кем киленен үз йорты тупсасыннан уз­дырсын да бер түбә астында яшәргә риза булсын, ди, ә?!
Гөлчәчәк апа бүген әбисе белән бабасын һәм әтисенең энесе Нурсәет абыйсын иң җылы хисләр белән искә ала. Аерата Нурсәет абыйларына рәхмәтле ул. Кыз­ның күзе начаррак күрә, өстәвенә тома ятим. Яклаучысы юк дипме, яшьтәшләре арасында үзен кыерсытучылары, кимсе­түчеләре дә табыла. Андый чакларында күңеле тулып, әрнеп кайтып керә дә мич башына менеп поса. Башында исә бер генә уй: «Ничек итеп үзен кыерсытучылардан үч алырга?»
Алдан белеп торгандай, еш кына Нур­сәет абыйлары килеп керә дә бабаларын­нан: «Кая Гөлчәчәк?» — дип сораган була. Аннан әкрен генә мич янына килә дә кызны кочаклап ала. «Син минем кырау төшмәс гөлем», — дия-дия башыннан сый­пап иркәли. Үзенең дә ике баласы булган фронтовик абыйсының йомшак мөгамә­ләсеннән кызның күңеле тула, күзләре яшьләнә. Елый-елый, үзен кыерсытулары һәм алардан үч алырга теләве турында сөй­ли. Абыйсы исә бүлдермичә генә тыңлап тора да:
— Үскәнем, син үч, нәфрәт саклап кы­на бернәрсәгә дә ирешә алмаячаксың. Син бар яктан да үрнәк, уңган бул: яхшы укы, бөтен эшне бел! Түзгән - морадына ирешкән, — дип, кызны юата.
Мондый тәрбия эзсез үтми, билгеле: Гөлчәчәк апа бүген ирешкәннәрендә, ил чикләрен сакларлык ике ул тәрбияләп үстерүләрендә һәм ярты гасыр буена бер-берсен ярты сүздән аңлашып яшәүче Нәкыйбе белән кавышуында абыйсының үгет-нәсихәтләре, кешелеклелеге әйтеп бетергесез зур роль уйнады, дип саный.
Ә теге чакта дуңгыз карый башлавына бик борчыла үзе, укырга мөмкинлек чыкмас, дип курка. Мәгәр, ихтыяр көче, белемгә омтылышы көчле була: җәйгә чы­гуга, тәвәккәлләп, әтисенең сеңлесе янына Әлмәткә китә. Штукатур-маляр булып төзелештә эшли башлый. Җиденче класс­ны тәмамлап, янына сеңлесе Гөлнәзирә дә килеп җитә. Ә апалары өзгәләнепме-өзгәләнә:
— Хет берегез Карабаштагы сеңлем яны­на китегез! Мин икегезне дә ничек сыйды­рыйм? Җизнәгез ни әйтер? — ди.
Аңа кушылып: «Апа, зинһар, аермагыз инде безне», — дип, кызлар зар елый.
Хәлдән ничек чыгасыларын фаразлавы читен, әмма шул шомлы көннәрдә тагын бер миһербанлысы очрый юлларында. Аның: «Үскәнем, әйдәгез, безнең белән Каргалыга. Анда шушы төзелеш идарәсе­нең участогы бар. Бару белән бераз акчала­та ярдәм итәрләр, тулай торактан урьш да табылыр. Сеңлең дә эшсез калмас», — дигән сүзләре Гөлчәчәккә күктән иңгән фәрештә авазы булып ишетелгәндер, мөгаен.
Әнә шулай, берсенә — 18, икенчесенә 14 яшь тулган ике ятим кызны язмышлары Чистай тарафларына китерә. Гөлчәчәккә тулай торактан урын бирәләр, ә сеңлесенә андый бәхет тәтеми — хезмәт яшендә тү­гел. Канун буенча дүрт сәгатьтән артык эшләргә дә рөхсәт ителми әле үзенә. Хәер, монысы гына чүп инде алар өчен: икесе бер караватта йоклыйлар, бергә эшкә йөриләр, кичләре исә үзешчән сәнгатькә катнашып үтә. Гөлчәчәк — җырлап, Гөлнәзирә — биеп, Каргалы егетләрен йокысыз калдыралар. Яшьлек дәрте белән янып йөргән шул бәхетле көннәрендә Нәкыйп атлы егет белән юллары кисешә Гөлчәчәкнең.
Каргалыныкы. Үзе кебек үк ятим. Кеч­кенә чагында әтисез кала, әнисе исә башак «урлап» төрмәгә эләгә. Малай балалар йортында тәрбияләнә. Армиядән хезмәт итеп кайтуына, әнисе төрмәдән чыга. Тик торыр урыннары булмагач, вакытлыча ферма йортында яшиләр. Нәкыйп кызлар белән бергә төзелештә эшли, үзешчән сәнгатькә дә һәвәс. Танышу мәхәббәткә әверелә, инде ике йөрәк кавышу көтә, гаилә кору сәгате суга. Әмма, кызганычка каршы, ни никах укытыр урыннары, ни матди мөмкинлекләре юк.
Шул ут йотып йөргән көннәренең бер­сендә сеңлесе паспорт алуга ирешә һәм Баулыга әбисе янына кайтырга карар кыла. «Икебезгә бер караватта күпме йокларга мөмкин? Туган якта эшсез калмам әле», — дип аңлата апасына бу адымын.
Гыйнвар ае. Кышкы челләгә кергән генә мәлләре. Трактор арбасына утырып киткән сеңлесен хәйран ара елый-елый озата бара Гөлчәчәк. «Мескенкәем, кай­тып җитә алмас, туңып үләр», — дип өз­гәләнә...
Ә тормыш туктап торамы сиңа? Нәкыйп белән 1959 елның февраль аенда язылыша­лар. Кызылармеец районының бетерел­гән чагы. Каргалы үзәк булудан туктый. Элекке милиция идарәсе бинасыннан бер бүлмә тия яшь гаиләгә. Тик менә уты­рырга урындыклары, ятып йокларга кара­ватлары булмавы гына күңелләрен кыра бераз. Бу юлы да яхшы кешеләр ярдәме тия: идарә башлыгы Касыйм Сәлимгәрәев карават белән матрац бирдерсә, тулай то­рак коменданты өстәл һәм эскәмия биреп кызны башка чыгара.
8 март көнне никах укыталар. «Шуннан соң, акчабыз бетеп, ярты ай ачлы-туклы яшәдек. Иң җанга тигәне: төннәрен гел саташып чыгабыз. Чөнки безнең аста гына сорау алу бүлмәсе (КПЗ) булган. Төнге 11 дә утны сүндерәләр. Ә мин авырлы. Кызым зәгыйфь туды, озак яшәмәде», — ди гомере­нең ул чорын искә алып Гөлчәчәк апа.
Гөлчәчәкне май башында Әлмәткә ко­мандировкага җибәрәләр. Киткәндә, Нә­кыйпкә Каргалыга әйләнеп кайтмаячагын өздереп әйтә. Бәхетләренә, бу юлы украин милләтеннән булган җизнөсе изге гамәл кыла: Мактамадагы газ эшкәртү заводы директорына кызга эш белән ярдәм итү­ен сорап сүз ката. Башлык башлыкны тыңламый димени? Әле, җитмәсә, әш­нәләр дә. Нәкыйп белән икесенә дә эш табыла. Ике ай дигәндә, ике бүлмәле фа­тирлы булалар. Каргалыдан — әниләрен, Баулыдай Гөлнәзирәне чакырып китерү мөмкинлеге дә туа. Сеңлесен дә заводка кабул итә мәрхәмәтле хуҗа.
Өчәүләп кичке мәктәптә укып урта белем алалар. Малайлары тугач, сеңлесе Урыссуга күчә. Бәләкәй Фәритне әниләре карый, ә үзләре тагын белем бакчасында: Нәкыйбе — нефть, үзе сәүдә техникумын тәмамлыйлар. Шулай итеп, ирле-хатынлы Әхмәтҗановлар вакытларын көндезләрен — эштә, кичләрен укуда үткәрәләр. Әле ул гынамы?
— Бертуктаусыз эшләдек, бертуктау­сыз укыдык, — ди Гөлчәчәк апа. — Акча җиткерә алмагач, төннәр буена кеше фатирларын да ремонтладык. Шөкер, эштән бәхетебез булды анысы. Фәриткә биш яшь тулганда, кызыбыз Әнисә туды. Нәкыйп — инженер-техник хезмәткәр, мин — сәүдә системасында. Сатучыга акчаны аз түлиләр. Кабат төзелешкә кайткан идем — машина белән юл һәлакәтенә эләктек. Хәтсез вакыт хастаханәдә ятып чыккач, үзем укыган мәктәпкә хуҗалык мөдире итеп эшкә чакырдылар. 28 яшь кенә бит әле миңа ул чагында. Бик тә укытучы бу­ласым килә инде. Хыялым тормышка аша дип, очына-очына Тәтеш педагогия техни­кумына китәргә әзерләнеп беткәч кенә, кызыбызны машина таптатты. Тәмам тормышыбызның астын-өскә китерде ул кайгы. Ничекләр генә түзгәнбездер инде, бер Ходай үзе белә. Өч яшь ярым иде нарасыебызга.
Гөлчәчәк апаның күзләрендә — яшь бөртекләре. Хатыны тирәсендә өтәләнеп йөргән Нәкыйп абзый да, башын иеп, шым гына башка бүлмәгә чыгып китте. Әйтеп тә торасы түгел, монысы инде аларның — гомерлек кайгылары, мәңге төзәлмәс яралары. Әбисе белән кибеткә барганда гомере өзелә кызчыкның: көтмәгәндә, урам аша йөгереп чыгам дип, «КрАЗ» астына килеп керә. Бу кайгыдан әниләре­нең акылы зәгыйфьләнә...
Үзләре өчен дә тормышның яме бетә. Күңелләрен иң газаплаганы: эшкә барганда-кайтканда яки кибеткә чыкканда, гел шул урыннан үтәсе. Йөрәге сыкравына түзәр әмәле калмагач, Нәкыйп абзый Чаллыга барып, эш белешеп кайта. Әмма Гөлчәчәк апа яңа урынга күченеп китәргә батырчылык итми. Хәлиткеч адым ясар өчен тагын ике ел кирәк була әле.
Ниһаять, Нәкыйп абзый — ак калада. Төзелештә прораб булып эшли башлый. Ел да биш ай дигәндә, өч бүлмәле фатир­га керәләр. Лениногорск нефть технику­мында укучы Фәритләре дә ата-анадан калмый — Чаллыда укуын дәвам иттерә, кече уллары Илшат исә беренче класска укырга бара.
Чаллыга гаилә тиз күнегә. Нәкыйп аб­зый 20 елдан артыграк участок башлыгы булып эшләп, пенсиягә чыга. Тик эшсез бер генә көн дә торырга күнекмәгән тынгы­сыз җанны шундук кирпеч заводына кода­лыйлар. Алтын куллы остага ихтыяҗның кайчан бетеп торганы бар соң? Тагын бер дистә ел тырыш хезмәте белән сөен­дереп, 2006 елда гына ялга китә хезмәт ветераны.
Гөлчәчәк апа да гел хезмәт фронтының алгы сызыгында: озак еллар автогигантта эшли. 43 яшендә яңа һөнәр үзләштереп, соңгы 13 елын автомобильләр заводында роботроннарны һәм компьютерларны «йөгәнли». Хәер, белмәгән һөнәре юк үзенең: чигә, тегә, бәйли. Соңгы елларда чәкчәк пешерү остасы булып танылды калада. Хәер, калада гына микән? Ул пе­шергән милли ризыгыбыз күптән инде ил чикләрен үтеп чыкты. Чит илләргә баручы җитди кунаклар Гөлчәчәк апага мөрәҗә­гать итми калмый хәзер.
Кала күләмендә чәкчәк пешерүгә багыш­лап уздырылучы конкурста бишенче ел инде аңа тиңнәр табылмавының сере гади генә, югыйсә. Беренчедән, борынгы гадәт буенча чәкчәкләрен «духовка»да пешерә Гөлчәчәк апа. Икечедән, башкалардан аермалы буларак, аларны уралма белән бизи. «Кыз чагымнан ук, җае чыккан са­ен, милли ризыклар пешерә идем. Тик менә ул чагында мондый мөмкинлекләр юк иде. Оннар һәм майлар бик затлы бит хәзер. Аннан килеп, мин чәкчәкләремне гел генә Нәкыйп белән бергә пешерәм. Бәлки уңуы да шуннандыр! Былтыр, әнә, Мәскәүдәге япон фирмасы вәкилләре өчен зур «поднос»ка өч чиләк чәкчәк өй­дек һәм аның өстен тугыз уралма белән бизәдек. Японнар күреп шаккаткан», — ди Гөлчәчәк апа.
Әнә шундый гаять катлаулы тормыш юлы үтеп тә рухлары сынмаган Әхмәтҗановлар гаиләсе яши ак калада. Гел хәрәкәттә үзләре. Үз балаларына аякка басарга ярдәм иткәннәр, инде оныклары хакын кайгыртып яшиләр. «Үзебез ятим­лек ачысын аз татымадык. Без күргән авырлыкларны балаларыбыз, оныклары­быз күрмәсен!» — ди Гөлчәчәк апа белән Нәкыйп абзый.
Күркәм теләк. Буыннар дәвамчылыгын, нәсел ныклыгын һәм милләт киләчәген кайгыртуның язылмаган кануны бу, яшә­еш дәвамы, ягъни мәсәлән.

 

 

Рәис ЗАРИПОВ

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№ 2, 2009)

 

Комментарийлар