Энем, баядан бирле күзәтеп торам, дәфтәрең тулды бугай, язасың да язасың. Берәр гәзит-фәлән ише җирдән килдеңме, дип әйтимме? Тормышыбыз турында язарга теләсәң, аның язарлыгы калмады инде, авылыбыз таралып бетте диярлек. Бүген монда минем белән дүрт ялгыз карчык кына калды. Элегрәк безне күрше авыл фельдшеры Сания дәвалый иде. «Хәзер миннән күбрәк беләсез, килүемнең файдасы юк», – дип, ул йөрүеннән туктады.Карчыкларның шәһәрдә яшәүче балалары сотовый аша кан басымын ничек үлчәргә, ничә тамчы йөрәк даруын тамызырга кирәклеген өйрәтеп торалар. Өстәвенә, җәй көне безнең күршегә ике әбине кайтарып куялар. Аларның балалары да: «Без чит илдә ял иткән арада, Гайнан бабай, безнекеләрне дә зинһар карап тор», – дип сорагач, ничек карамыйсың, ди?! Үзебезнең авыл кызлары ич алар! Кайсының лампочкасы янып чыга, кайсының телевизоры күрсәтми. Хәзер алар сабый балалар кебек, хәтерләре гүпчим булмаса да, үпкәләргә генә торалар. Алай да арадан берсе: «И, Гайнан, холкың бигрәк ипле, яшьрәк чагым булса, сиңа кияүгә чыгарга да каршы килмәс идем», – дип әйткәч: «Чык, мин риза, нәрсә комачаулый, әле җитмештә дә соң түгел», – дигән булдым.

И-и, энем, кайчан гына ике урамлы, гөрләп торган авыл иде бит бу! Иң әүвәле, кирәге калмады дип бозау фермасын яптылар, шуннан соң авылда эш беткәнгә, халык кайсы кая тарала башлады. Ферма артыннан клуб, медпункт, башлангыч мәктәп… Ышанасыңмы, энем, кайчандыр балаларны, язгы пычракта трактор арбасына утыртып, күрше авыл мәктәбенә укырга йөрттек. Шул мәктәптә укып, безнең авылдан кемнәр чыкканын беләсең киләме? Күптән түгел карчыклар белән  авылдашлар арасында атказанган исеме алучыларны барлап утырдык. Шаккатмалы хәл, ул балаларның  алтысы врачлыкка укып чыкса да, бездә кан басымын үлчәр кеше дә юк. Күпме укытучы төрле җирдә укытып, шул ук мактаулы исемне алды, ә бүген авыл мәктәбе ишегендә йозак эленеп тора…

Кайчандыр авылга таба таш юл сала башлаганнар иде. Әллә түшәргә ташлары бетте, әллә соляркалары, тик безгә чакрым ярым калгач, бу эшне туктаттылар. Колхоз заманында саз ерып булса да, безгә трактор йөри иде әле. Ферма ябылгач, беркемгә кирәгебез калмады. Шуннан бирле, энем, юлыгызны салып бетерәм, дип күпме депутат вәгъдә итеп китте. Белмим, ул депутатларга тиешлесен бирмәделәрме, әллә алар кирәкле кеше белән бүлешмәдеме, тик, планга кертергә онытылган дигән сәбәп белән, чакрым ярым басу юлы һаман шул килеш кала бирде.

Җәй көне оныкларына туган якларын күрсәтергә кайткан кунаклар, машиналарын читтә калдырып, шул арада пычрак ерып, авылга тикле тәпиләп керәләр. Былтыр каядыр зур урында эшләүче бер авылдашыбыз: «Сезнең турыда кино төшерәм», – дип, вертолетта очып килде. «Ярар, акча түләсәгез, кинода төшәргә без каршы түгел, пенсиябез дару белән ипи-чәйгә генә җитә», – дип зарлангач, анысы да каядыр юкка чыкты. Берзаман: «Авылыбыз турында китап язам», – дип, икенче берәү, җәй буе моңсуланып, якын тирәдәге басу-кырлар буйлап йөргәләде. Ул кеше бик зиһенле булганга, җиде буын туган-тумачабызны сораштырып чыкты. Шулчакны: «Бик башлы күренә, булдыра бу», – дип, аңа тәмам ышанган идек. Тик соңыннан ул язучының китап бастырырга акчасы җитмәве турындагы күңелсез хәбәрне безгә китереп ирештерделәр.

Ә син, энем, яз, гәзитеңәме, башка берәр җиргәме, барыбер яз! Безнең авылдан чыккан берәрсе шуны укып, теге чакрым ярымны салып бетермәсме дим! Белмим, бәлкем, аның хәзер кирәге дә калмагандыр, кем белә, өметсез шайтан гына, диләрме әле? Нишләргә кирәк, энем, әгәр төзек юл булып, берәрсе кире  кайтып, нараттан зур йорт җиткереп тора башласа, шуннан авылыбыз тернәкләнеп китмәсме,дигән уй һаман күңелдә яши әле!

 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
Фото: https://vk.com/

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019)


Комментарий язарга