Логотип «Мәйдан» журналы

Ярату

 – Яратасыңмы мине? – диде Миләүшә ялварулы тавыш белән.– Яратам! – дип пышылдады Зәбир.– Минем өчен коега сикерер идеңме? – дип сорады Миләүшә таләпчән итеп.Зәбир, уйлап-нитеп тормый:– Әлбәттә,...

 
– Яратасыңмы мине? – диде Миләүшә ялварулы тавыш белән.
– Яратам! – дип пышылдады Зәбир.
– Минем өчен коега сикерер идеңме? – дип сорады Миләүшә таләпчән итеп.
Зәбир, уйлап-нитеп тормый:
– Әлбәттә, сикерер идем, кадерлем! – диде.
Миләүшә кинәт җанланып китте:
– Сикер әйдә хәзер үк!!!
Зәбир аптырашта калды. Ул ык-мык килеп торган арада Миләүшәсе үпкәләргә дә өлгерде:
– Яратмыйсың син мине... Яратсаң сикерер идең... Әнә Фәрит минем өчен коега сикергән иде.
«Тагын Фәрит...» – дип уйлады Зәбир, көнләшүдән, чарасызлыктан һәм шул таныш булмаган Фәриткә карата ачудан үзен кая куярга белмичә.
Зәбир кинәт Миләүшәнең беләгеннән тотты да:
– Әйдә киттек! Сикерәм! – диде.
Миләүшә шатлыктан кулларын чәбәкләде. Аның бу кыланышы Зәбирне тагы да ныграк дуамалландырды һәм алар ашыга-ашыга авыл башындагы коега таба юл тоттылар.
Зәбир коега сикерде. Мәхәббәте бик көчле иде шул. Кое эченнән су чапылдаган тавыш бер минут чамасы яңгырап торды. Бераздан Миләүшә, коега карап:
– Зәбирчик! Син исәнме? – диде. Кое төбеннән чыккан «Исе-се-се-ән!» – дигән калтыравыклы җавап Зәбир тавышына охшамаган иде.
– Ничек чыгасың инде хәзер? – дип сорады Миләүшә, Зәбирне бераз кызганып.
Зәбир сөйгәненең бу соравына игътибар бирмәде.
– Үзең курыкмадыңмы сон, матурым? — дип борчылды ул Миләүшәсе өчен.
– Бар бераз... – диде Миләүшә. – Ничек чыгасың, дим?
– Яратуыма ышанасыңмы соң хәзер, җанкисәгем? – дип сорады кое.
– Ышанам, конечно, – диде Миләүшә коега.
– Миләүшә! Төшер чиләкне коега... чылбыры беткәнче төшер! Мин чылбыр буйлап менәрмен.
Миләүшә чылбырны төшереп җибәргәч, «А-а-а» дигән аваз коедан чыгып, авыл этләрен уятты.
Кое төбеннән:
– Башка төшердең бит... – дигән шелтә менде.
Миләүшәнең моңа бик ачуы килде:
– Ә мин күрәм что-ли... И вообще, нәрсә син миңа кычкырасың?..
– Гафу ит, Миләүшә! – диде Зәбир һәм чылбырга тотынып менә башлады. Кое мыш-мыш килә иде. Кинәт тагын «чалт» иткән тавыш яңгырады.
– Чылбыр өзелде, – диде кое.
– Монысында мин гаепле түгел инде,— диде Миләүшә, чылбыр өзелүдә үзенең катнашы булмаганга куанып. – Кешеләрне чакырыйммы?..
Коедан борчылу яңгырады:
– Юк, юк, матурым, кирәк түгел. Кешеләрдән оят... Бәлки үзебез берәр чара табарбыз...
– Нәрсә-ә-ә?!. Син кешедән ояласың?! Минем өчен коега сикергәнеңне кешегә белдерергә куркасыңмы?! Шулмы синең яратуың? Фәрит әнә кешеләр алдында сикергән иде!
«Фәрит» дигәнне ишеткәч, кешеләрне ярдәмгә чакыруга кое төбендәге мәхәббәт колы каршы килмәде.
...Икенче көнне төнге урамда, марля белән уралган башын бер кулы белән тотып, йөткерә-йөткерә, Зәбир Миләүшәгә матурдан матур сүзләр әйтеп тора иде. Зәбир узен герой дип исәпләде һәм шуңа курә Миләүшәне инде узенеке дип санады. Ул да Фәриттән ким-хур түгел ләбаса... Фәрит әле чылбырлар өзелеп интегеп ятмагандыр.
– Хәзер белдеңме инде ничек яратуымны? – диде Зәбир тантаналы тавыш белән.
– Ышанам, Зәбир, – диде Миләүшә, авыр сулап. – Тик Фәрит ныграк яраткандыр инде, күрәсең...
Зәбирнең бәгыре урталай ярылды.
– Нинди Фәрит соң ул? Кем ул? Кайда ул?
Миләүшә дә кызып китте:
– Че психуешь? Ул минем Минзәләдә практикада вакытта йөргән егетем.
– Соң мин дә сикердем бит инде коега... Тагын ничек исбатлыйм соң яратуымны?..
– Һе... Фәрит бит ул башы белән аска чумды. Ә син аякларың белән аска сикердең.
Зәбир тагын бер кат салкын коега төшеп киткәндәй булды.
– Баш белән чумды?
– Әйе, баш белән. Менә бу ярату ичмаса!..
– Исәнме соң ул?
– Исән. Акылы гына бераз алышынгалап тора.
– Карале, аның акылы коега чумганчы ук булмагандыр инде. Акыллы кеше коега баш белән чуммас.
– Нәрсә дидең? Шәп икән яратуың... Ул синнән акыллырак иде, беләсең килсә.
Зәбир кинәт мәхәббәт турында онытты. Бу минутларда аның кое салкыныннан һәм Миләүшәнең салкынлыгыннан бәсләнгән күңелендә теге Фәрит исемле дошманга карата нәфрәт кенә сулкылдый иде.
Зәбир, аякларын көчкә сөйрәп, авыл башындагы коега таба китеп барды. Аның артыннан, вак-вак атлап, сөйгән яры иярде.
Зәбир чумды!
 
* * *
...Хастаханәдә җиде ай яткач, ул аякка басты. Коега чумып исән калуына һәм Миләүшәнең бирегә килгәләп йөрүенә чиксез куанып, Зәбир үзен бик бәхетле хис итте. «Менә хәзер ышанадыр инде ул яратуыма», – дип уйлады ул.
Беркөнне Миләүшәсе килгәч, Зәбир бу хакта сорарга тагын батырчылык итте.
– Хәзер ышанасыңмы инде?
– Ышанам! – диде Миләүшә. – Ләкин...
Зәбирнең чыраена сары йөгерде.
– Нәрсә «ләкин»?
– Әй, юк, болай гына, – диде Миләүшә, «ләкин»не ник әйткәненә үкенебрәк.
– Әйтеп бетер, әйтеп бетер! – диде Зәбир, нервланып.
Миләүшә әйтеп бетерергә булды.
– Фәрит бит мин әйткәнне көтеп тормады... үзе сикерде. Ә син мин кушкач кына сикердең.
Зәбир, телсез калып, аякларын көчкә сөйрәп, палатага керде дә караватка ауды. Бу вакытта ул коедан исән чыкканына үкенә иде.
Бераздан тышта, палата тәрәзәсе каршында Миләүшәнең чәрелдәвек тавышы яңгырады:
– Зәбир!
Зәбир «барыргамы тәрәзә янына, юкмы» дип, бик озак икеләнеп ятты. Миләүшә тагын биш-алты тапкыр кычкыргач, ул түзмәде, форточкадан башын тыкты. Аста, елаудан шешенеп беткән йөзен угалап, Миләүшәсе тора иде.
– Нәрсә, минем белән сөйләшәсең дә килмимени? – диде Миләүшә.
Зәбир дәшмәде.
– «Яратам!» дигән булып мине алдап йөрттең, – дип дәвам итте Миләүшә. – Әле син коега сикергәнеңә дә үкенәсеңдер... – Миләүшә тагын кычкырып елап җибәрде.
– Бар кайт! – диде Зәбир һәм форточканы шапылдатып япты да караватына сузылып ятты.
Теге Фәритнең ник коега сикергәнен Зәбир инде хәзер аңлады...
 

Зөлфәт ХӘКИМ


Фото: https://www.facebook.com/









«Мәйдан» №7, 2021 ел.







 

Комментарийлар