Логотип «Мәйдан» журналы

Ярат мине

Ярат мине ничек бармын, шулай:Шатлыкта да, кайгы килгәндә дә.Җаннарыма сагыш уралганда,Сөенечтән ихлас көлгәндә дә. Усал чагымда да ярат мине,Таң җиледәй назлы чакта да.Сиңа булган ихлас хисләрем...

Ярат мине ничек бармын, шулай:
Шатлыкта да, кайгы килгәндә дә.
Җаннарыма сагыш уралганда,
Сөенечтән ихлас көлгәндә дә.
 
Усал чагымда да ярат мине,
Таң җиледәй назлы чакта да.
Сиңа булган ихлас хисләремне,
Үтенеп сорыйм, таптама.
 
Чәчләремне җилләр таратса да,
Күзләремнән яшьләр тамса да.
Гомер сагышлары, сизмәгәндә,
Маңгаема сырлар салса да.
 
Ярат мине, ярат кына бары,
Ничек бармын, шулай кабул ит.
Җитәклә дә, назлы итеп дәшеп,
Бәхет илләренә алып кит...
 
Ярат мине ничек бармын, шулай,
Ничек бармын, шулай кабул ит...
 

Гөлара ШӘРИПОВА


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар