Логотип «Мәйдан» журналы

Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде

Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтү чарасы узды. Мөслимәләр өчен киемнәр линиясен дизайнер Гүзәл Вәлишина тәкъдим итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара Росс...

Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясен күрсәтү чарасы узды. Мөслимәләр өчен киемнәр линиясен дизайнер Гүзәл Вәлишина тәкъдим итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яр Чаллыда мөселман киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде
Чара Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге, Россия мөселман дизайнерлары берлеге һәм Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылды. Анда күренекле мөслимәләр, булачак кәләшләр, блогерлар һәм мөселманча киенү стилен үз итүчеләр катнашты. Мөхтәрәм кунаклар рәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да булды.
«Без, мөслимәләр арасында Гүзәл Вәлишина кебек яшь сәләтле дизайнерларыбыз булуына чын күңелдән сөенәбез. Бүгенге чара тагын бер кат шуны исбатлый: ислам модасы дөнья модасының бер өлешенә әверелде. Хәзерге мөселман киемнәре хатын-кызга тыйнак та, нәзакәтле дә, шул ук вакытта стильле дә булырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Наилә ханым.
Тантана барышында никах һәм мөселман туйлары өчен 35тән артык образны берләштергән «Хыял кызы» дип исемләнгән эксклюзив коллекция тәкъдим ителде. Шулай ук киемдә мөселман традицияләренең фазыйләтләре, Ислам динендә хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карата куелган таләпләр, никахның мөһимлеге турында вәгазь яңгырады.
Моннан тыш, стилист Лилия Давыдова мастер-класс үткәрде. Тамашачыларны татар эстрадасының популяр җырчылары - «Мәхәббәт дуэты» (Вәли Фазлыйәхмәтов, Гөлназ Гафурова) һәм Ильмира Нәгыймова чыгышлары да сөендерде.


Фото: dumrt.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196746/

Комментарийлар