Бүген татар эстрадасында нинди генә җырчы, яшь башкаручы юк.

Араларында инде чын-чынлап йолдызга әйләнеп, сәхнәбезне бизәп, яктыртып торучы, меңләгән тамашачының күңелен яуларга өлгергән, халкыбыз горурлыгы саналган, зур югарылыкка ирешкән тәҗрибәле җырчыларыбыз да байтак. Аларны тамашачы таный, белә, соклана, концертларына йөри. Билгеле, һәр халыкның бар андый йөзек кашы булырдай йолдызлары. Шулай да яшь, әле иҗат юлына, гомумән, музыка дөньясына тәүге адымнарын гына ясый башлаган бик талантлы, өметле җырчылар да юк түгел. Андыйларны мин, әле яңа гына бөреләнеп килүче чәчәк белән тиңләр идем. Аларга әле киң колач җәеп каршы алучы тамашачы күңелен яуларга да, музыка өлкәсендә, гомумән, иҗат дөньясында ниндидер казанышларга ирешү өчен күп киртәләр үтәсе, эшлисе, шактый көч куясы, тырышасы бар. Моны һәр кеше аңлый. Тик кемгәдер ул сикәлтәле юлны үтү бик җиңел бирелсә, икенче берәүгә карурманның чытырманлыкларын ера-ера узарга туры килә. Шул вакытта сынатмыйсың, югалмыйсың икән, димәк, син һичшиксез максатыңа ирешәчәксең дигән сүз. Менә шундый авыр юллар узып, ышанычлы адымнар ясап сәнгать иленә кереп баручы, бүгенге көндә Петербург каласында яшәп иҗат итүче яшь башкаручы Альбина Ишмурзина белән танышырга туры килде миңа. Альбинаның иҗат өлкәсендә шактый гына уңышлары, дөнья күргән «Утлар яна йөрәктә» дигән аудиодискысы булса да, ул әле үзен зурлап «җырчы» дип атар өчен иртәрәк дип саный. Ә мин бу яшь башкаручының җырларын тыңлап, үзе белән әңгәмә корганнан соң, аны җырчы, алай гына да түгел, эстрадабыз күгендә балкып янучы якты йолдыз дияр идем. Альбинаны Чаллыга кунакка кайткан җиреннән очраклы рәвештә туры китердем. Һәм инде якыннанрак танышмый калалмадым.
  – Альбина, ни өчен үзегезне җырчы дип атаудан читләшәсез? Минем уйлавымча, сезнең моңа тулы хакыгыз бар.
  – Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Читләшәм димәс идем, шулай да кыенсынам. Мин җырчы дип аталырга лаекмы, юкмы икәнлеген, иҗатым белән кызыксынып баручы тамашачым хәл итә инде.
  – Татарстаннан читтә яшәп, әлегә татар эстрадасында бик күренмәгәнгә, күпләр сезне белеп бетерми. Бөтенләй ишетмәүчеләр дә бар. Сөйләп китегез әле, кем ул – Альбина Ишмурзина? Кайсы яклардан буласыз?
  – Сез әйткәнчә, хәзерге вакытта читтә яшәсәм дә, чыгышым белән Татарстаннан. Әлмәт шәһәрендә тудым. 2003 елда Санкт-Петербургка укырга килдем. Белемем буенча мин икътисадчы, төп эшем музыка белән бәйле тугел-түгелен. Шулай да башлангыч булса да музыкаль белемем бар. Музыка мәктәбендә укыганда фортепианоны үзләштердем. Көйләр иҗат иткәндә башта шунда уйнап карыйм, ничек яңгыравын тикшерәм.
Үзем Әлмәт шәһәреннән, әтием – нефтьче, әнием – фармацевт. Гаиләдә мин иң олы бала, тагын сеңлем Альмира, энем Ренат бар. Сеңлем минем белән бер шәһәрдә яши, ул – юрист. Энем бу елны мәктәпне тәмамлый. Үзем Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясен тәмамладым. Анда белем алуым белән чиксез горурланам. Татарстаннан ерак булган бу шәһәргә килгәч, татар телен бер дә ишетмәгән, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Б.Урманче кебек шәхесләрне белмәгән милләттәшләребезгә «Исламны, ислам мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яңарту» фондында якшәмбе мәктәбендә ана телен укыта башладым. Ун ел монда эшләү дәверендә шушы курсларга йөрүче милләттәшләребезне күреп, халкыбызның тарихын, үзләренең чыгышларын, тамырларын белергә теләүчеләр аз түгел икән дигән фикергә килдем. Бирегә яшьләр генә түгел, татарча сөйләшергә сусаган олы апа-абыйлар да укып йөрде.
  – Иҗат юлына ничек кереп китәргә булдыгыз?
  – Беләсезме, бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Башка һөнәр иясе булсам да,  иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләндем. Сәнгатькә мөкиббән идем. Шул чакта ук шигырьләр яза башладым. Минем «Утлар яна йөрәктә» дигән тәүге җырым үсмер чакта, 2001 елда, беренче тапкыр гашыйк булгач язылган иде. Беренче альбомым да шул җыр исеме белән аталды. Аңа кергән күпчелек жырлар да нәкъ шул елларда язылды. Ныклап торып иҗат белән әлеге гүзәл калага килгәч шөгыльләнә башладым. Петербургта «Татарстан» жәмгыятенең президенты  Ринат Вәлиев белән танышкач, ул миңа татар эстрадасы артистлары белән оештырылган концертларда үз җырларым белән чыгыш ясарга тәкъдим итте. Моннан кала, күп кенә җыр бәйгеләрендә катнашып, мактау кәгазе, дипломнар белән бүләкләндем. Шулар арасыннан 2006 елда «Кулга кул тотынышып» исеме астында узган  милләтара фестивальне, 2007 елгы «Балтыйк язы» яшьләр җыр бәйгеләрен атап үтәргә була. Аларда мин үз репертуарымнан гына түгел, «Нигә яна йөрәгем», «Керфекләрең нигә кара» дигән халкыбыз җырларын да башкардым. Аларны да аудиодискыма керттем. Шунысын да әйтеп үтми калалмыйм: үземнең курсларга  йөрүче кайбер егет-кызларны җыеп, «Яшь йөрәкләр» ансамбле оештырып җибәрдем. Үземне аңа җан өрүче дип саныйм. Чөнки бу зур хезмәт сорый, моның өчен зур ихтыяр көче таләп ителде. Ансамбль бүген дә уңышлы гына эшләп килә, репертуарыбызда халык җырлары һәм биюләре тупланган. Милли биюләргә дә үзем өйрәтәм. «Яшь йөрәкләр» белән Петербургта һәр ел саен Сабантуйда чыгыш ясыйбыз. Кайбер милли киемнәрне үз хисабыма тектердем, күпчелек костюмнарны булдыруда мәдәният министрлыгы ярдәм итте. Миңа иҗат дөньясына төпле адым ясарга нәкъ менә әлеге ансамбль зур этәргеч булды…
Әңгәмәнең дәвамын июль (№7, 2015) саныннан укыгыз.

Комментарий язарга