Логотип «Мәйдан» журналы

Янган йорт нигезендә

Күкләр кыр чәчәгедәй зәп-зәңгәр, чиста, аяз.

Көн шулкадәр якты, күзләрне тутырып ачар хәл юк: алсу-зәңгәрсу томанга күмелгән офыкларга баксаң да, кояшка аркаң белән басып, шул офыкларга китеп югалган юлларга карап торсаң да, керфекләр аерылып китә алмый – аларны гүя ниндидер күренмәс җепләр бер-беренә тартып тора. Күзләр һаман кысык, кабаклары әледән-әле татлы сызлап куя, ни кадәр генә арган булса да, бик азга гына йомылып ала да, һаман да тирә-ягың белән хозурланып баруыңны беләсең. Күтәрелеп карасаң, анда бернәрсә дә юк кебек. Шулай да, күзләрнең күктән аерыласы килми, төбенә кадәр үтеп булыр да, анда әллә ниләр күренер кебек тоела. Күкләр авыл картының зирәк акылыдай тирән. Чынлап та, ниләр генә юктыр ул очсыз-кырыйсыз тирәнлекләрдә!
Кояш ерактан шулкадәр юмарт иркәли, моңа кадәрге гамьсезлекләре өчен гафу үтенә сыман. Басу әле кардан арынмаган. Әмма кояш юрганы тузган инде, кара ямаулары хәтсез күбәйгән. Юл буйларындагы боз челтәрләре, кояш нурларына чыдый алмый, үтә юка бәллүр сыман челтерәп коелып төшә торалар. Якты һәм тирән күккә карый-карый, уянып килүче басуларның салмак сулышын тоеп, бу хозурлыкны беренче кат күргәндәй дөньяга гашыйк булып, җирләр-күкләр белән сихерләнеп кайтып барыш әле...
Бер авылны чыгып килгәндә, урам очында ук, янгын урынына күз төште. Авылның иң кырый йортын ут ялмап йоткан. Язгы якты көн караңгыланып, кояшның җылы нурлары сүрелеп киткәндәй булды. Күптән булмаган, күрәсең, йә кичтән, йә иртән янгандыр, борынга әле дә төтен исе килеп бәрелә. Анда-санда сүнеп бетмәгән кисәү башлары пыскып ята.
Әле генә көннең бөтен гүзәллеге белән сихерләнеп, җиренә дә, күгенә дә сокланып, язгы хиссиятләргә күмелеп барганда, бу янгын урыны тирә якка һич тә ятышмый, дөресрәге, тирә-як аны үзе кабул итми, аның белән килешә алмый иде. Чиста ак кәгазь битенә түгелгән кара табы кебегрәк күренә иде ул. Туздырып ташланган кара бүрәнәләр карда, якты кояш астында, хәвеф сурәте булып ята. Кая карама, кара кисәү башлары. Җимерелеп бетмәгән мич каралган башын күккә сузган. Кешеләрнең йөрәген яндырып, бу урында әле генә йорт булганны күрсәтеп, янгыннан соң, гадәттә, янып бетмәгән капка баганасы белән морҗасыз мич кенә торып кала шул.
«Жигули»емнән төшеп, янгын урынына карап торам. Уйларым шаркылдап көлгән тавышка бүленде. «Кайдан килә икән бу тавыш?» – дип абайлап бетерергә өлгермәдем, тагын малайлар көлүе яңгырады. Кара баганаларга карап, шәйләми торам икән, янган йорт нигезендә дүрт-биш малай түгәрәкләнеп чүгәләп утырганнар. Яннарына барсам, аптырадым да калдым: малайларның куллары, авыз-борын тирәләре, битләре кап-кара, үзләре янгыннан калган кисәү башлары кебек, пычранып-каралып беткәннәр. Алларындагы чокырдан таяк белән бәрәңге актарып алалар да, кабыгын тырнаклары белән әрчи-әрчи, көлә-көлә ашыйлар. Көлгә күмгән бәрәңге. Кабыгы көеп беткән бәрәңге.
Йөрәккә салкын йөгерде. Ышанырга батырчылык җитми – янгын күмеренә салып пешергәннәр мәллә җүнсезләр? Өнем китеп шактый басып торганнан соң, әрнүле тавыш белән кычкырып җибәрдем:
– Нишлисез сез?!
Малайлар, кулларындагы бәрәңгеләрен онытып, бермәлгә тынып калдылар. Шунда ук арадан иң кечерәге каралган иреннәрен ерып җибәрде. Минем шулкадәр аптырап калуым аңа бик тә кызык булып тоелды булса кирәк. Кара иреннәре арасыннан ак тешләре елтырап китте.
– Бәрәңге ашыйбыз бит, абый, – диде ул, моның нәрсәсе аңлашылмый инде дигән кыяфәт белән.
– Нинди бәрәңге бу, сез пешердегезме?
– Үзе пешкән ул, абый. Ну, тәмен белсәң! Тоз гына юк менә... Әйттем Рәшиткә, өеңә кереп чык, дип, ялкавы ялыгыр дип курка.
Башка малайлар да җанланып киттеләр. Бер-берсен бүлдереп сөйли башладылар:
– Ильяс абыйлар бәрәңгесе...
– Өченчекөн генә баздан чыгарганые...
– Кичә өйләре янды да...
– Бәрәңге үзе пешкән...
Малайлар тагын бер кат көлешеп алдылар. Кулларындагы бәрәңге исләренә төшеп, чистартырга керештеләр. Башлап телгә килгән әлеге кечерәге, бездә гаеп юк дигәнне аңлатып, сүзне төгәлләп куйды:
– Ильяс абый күрде инде безне. «Ашагыз, оланнар, ашагыз, безнең бакчаның бәрәңгесе бик тәмле була» диде. Чынлап та, бик тәмле. Тоз гына юк менә...
...Авыл да, урам очындагы янган йорт нигезе дә миннән һаман ерактарак кала бара. Янгын урынында көлә-көлә бәрәңге ашап утыручы малайлар гына күз алдыннан китми. Шик тә юк, курыкканнардыр, үзләренчә тирән итеп кайгырганнардыр һәм, сабыйлыклары белән, онытып та өлгергәннәрдер. Күмердә пешкән бәрәңге үзенекен иткән, аларны үз халәтләренә, малайлыкка кайтарган.
Күмердә күмелеп пешкән бәрәңге. Малайлар. Авылда туып үскән ир-атка боларны аңлатып торасы юк. Әйт кенә, барысы да күз алдына килеп басар:
– Без аны, атлар саклап, болыннарда кунып ятканда...
– Без аны, елга ярына куыш ясап, төнлә сөкә саклаганда...
– Без аны, шушы бүгенгедәй җете кояшлы апрель көнендә, кардан ачылган тау битләрендәге яшел үләнгә мал ашатырга чыкканда...
Без аны кайларда гына күмеп пешермәдек. Ул учаклар ялкыны, аларда күмелеп пешкән бәрәңге кызуы әле дә җылыта безне. Бүген авызыма нинди генә татлы ризык алсам да, ул чакларда күмелеп пешкән бәрәңге тәменә җитми. Анда без авыз тутырып ашый алмаган ит-май, әле татып карарга өлгермәгән кавын-карбыз, исен дә иснәмәгән, төсен дә күрмәгән, исемен дә ишетмәгән татлы җимешләрнең дә тәме булгандыр. Учактан алып учларыңда тәгәрәткән кайнар бәрәңгенең тәме, бишмәт җиңен якын китергән саен, борын тишекләрен кытыклап, көннәр буе котыртып йөри ул. Инде хәзер нинди генә нигъмәтләрдән авыз иткән юк, нинди генә кыйммәтле вә тәмле ризыклар татып карамаган! Барысы да онытыла. Берсенең дә тәме авызда калмый. Ә учакта күмеп пешергән бәрәңгебезнең – бала чактагы иң татлы һәм бердәнбер ризыгыбызның, тәме гомерлек, күрәсең. Ризык тәме, туклык йәки ачлык төшенчәсе булып шул бәрәңге калган безнең хәтердә.
Авылның зират агачлары да күренә башлады. Кызылсу елгасына килеп җиткәч, күпергә кергәнче үк туктап, елга буена килдем.
Без бала чакта күпер юк иде әле монда. Яз җитте исә, ике авыл арасындагы юл берәр атнага тәмам өзелеп тора иде. Менә хәзер дә язгы кар сулары елга төбендә ургып-ургып ага. Күпер булмаса, күпме генә эзләсәң дә, сикереп чыгарлык тар урын табармын димә. Югыйсә, үзе мул сулы елга да түгел. Бары тик каты яңгырдан соң гына ул бераз шаулап ала. Җиргә сеңеп өлгерә алмаган яңгыр сулары, бөтен ерганаклардан аңа җыелып, авыл елгасына агып төшә. Мондый көннәрдә аның суы кып-кызыл була. Чөнки буеннан-буена ярлары, балчыгы кызыл аның. Яз көннәрендә Кызылсу көне-төне ургып, шаулап тора. Югары башындагы әллә ни чаклы кечерәк коры елгалар, куаклыклар, әрәмәләр уянып, алардагы бөтен карлар эреп аңа җыела, тирә-юнь басуларның барлык ерганаклары буйлап язгы сулар аңа тоташа. Шулай итеп, әллә ничә чакрымнардан җыелган кар сулары язгы ташкынга әверелә дә Кызылсу буйлап түбәнгә, авыл елгасына ашкына. Бу вакытта ул кырыс та, шомлы да, мәрхәмәтсез дә...
Теге авылның янган йорты нигезендә бәрәңге ашап утырган малайлар, ургып-ургып аккан Кызылсу, уйларны тузгытып, хәтерне актарып ташлагандай итте. Болай да онытылмый торган, инде күңелдә гомергә уелып калган бер вакыйга, бүген генә булгандай, бөтен нечкәлекләре белән, тулаем кабат күз алдына килеп, күңел мөлдерәп, чайпалып алды. Каршыма балачак дустым Мансур килеп баскандай булды. Язгы ташу һәм... бата-чума анда агып баручы Мансур... Бүген мин аның янына кайтам.
...Сугыштан соңгы еллар иде. Апрель урталарында сәндерәләр бушап кала. Печәне дә, саламы да учлап салырлык кына. Безнең кебек әтисез йортларда анысы да юк. Терлекләрне әле көтү чыкканчы асрарга кирәк. Кызылсу буеның калкурак урыннары кардан иртәрәк ачыла. Өлкәннәр шуны көтеп кенә торалар. Ни әйтсәң дә, ике атна буе терлекләр үзләрен үзләре туйдыра ала. Без, малайлар, йортта булган бар мал-туарны кар ердырып һәр көн иртән Кызылсу буена алып чыгарабыз, саклап ашатып, кичке якта гына алып кайтабыз.
Ул елны да нәкъ шулай иде.
Кызылсу буе, әйтерсең, чегәннәр таборы, яңгырап, гөрләп тора. Ләкин мин үзебезне, чегәннәрдән бигрәк, борынгы бабаларыбызга охшатасым килә. Әнә, әйләнә-тирәбездә, биш-алты урында учак кабызганбыз. Аларның кайсы әле дөрләп яна, кайсы инде сүрелеп килә, кайсының пыскып кына төтене чыгып тора. Алардан кала, иске учак урыннары да байтак күренә. Җиргә кадап куелган таяк башларына безнең күтәрмәле чабаталар, тишек оекбашлар, чүпрәк чолгаулар, пычак кайрарлык булып каткан кожаннар, ертык бишмәт, сыңар колакчынлы бүрекләр, өзелгән козырёклы кепкалар – тагын әллә ниләр, әллә ниләр элеп куелган. Барысы да юеш, пычрак, киптерергә кирәк. Берәүләр каралып, канап беткән чебиле аякларын учакка сузып җылытып утыралар. Икенчеләре, салкын кар сулары җыелган уйсулыклардан ялантәпиләре белән сикергәләп үтеп, яр буйларында учакка утын җыялар. Кайсылары, учак көлен актарып, пешкән бәрәңге чүпли. Әнә, безнең терлекләр әле яңа гына баш төртеп килүче үлән яфракларын чемчеп йөриләр. Мин үзебезне борынгы чорда итеп хис итәм. Безнең тормышыбыз, илебез шушы Кызылсу буйларыдыр шикелле. Ә үзебез, малайлар гына түгел, чын, олы кешеләр – бөтен бер халык. Менә безнең учагыбыз – йортыбыз, менә болыныбыз – илебез, әнә терлекләребез – малыбыз... Бу минутларда уйланганда без инде шушы хәлдә бик күптәннән яшибездер, моннан соң да мәңге-мәңге шулай яшәрбездер кебек тоела миңа. Мин ерак бабаларымның серле һәм маҗаралы тормышына чумам. ...Кызылсу буе гөрләп тора: утлы учакка яңа гына китереп салган коры куралар чытырдый; кемнеңдер якасына кайнар бәрәңге кисәге салганнар да, чинап бөтерелә мескен; карта уйнап дурак калганны яланаяк кардан йөгертәләр – юри ачыргаланып кычкыруы әллә кайларга яңгырый; ике дус шаярып көрәшә; икесе, канлы-юешле борыннарына җиңнәрен тидереп ала-ала, бер елап, бер көлеп, бер егылып, бер торып, чын-чынлап сугышып яталар – әйләндереп алган иптәшләре, берсен-берсе уздырып, кычкыра-кычкыра киңәшләрен биргән булып, рухландырып, котыртып торалар; кайдадыр анасыннан адашып карга батып калган сарык бәтиенең илереп ярдәм сорап бәэлдәгәне ишетелә...
Кызылсу буенда безнең тормыш шаулый.
Хәмит, җәпле таягын алып, учакка якынрак шуышып утырды.
– Булгандыр бу, авыздан сулар килә башлады, – диде дә, утлы күмер кисәкләрен кырыйгарак этәреп, көл астыннан берәм-берәм без күптән көтеп утырган бәрәңгеләрне тартып чыгара башлады. Бәрәңге пешерүне Хәмит беребезгә дә ышанып тапшыра алмый. Без тотынсак, йә көеп бетә, йә яртысы чи кала. Хәмит пешергән бәрәңгеләрнең кызгылт-сары кабыклары ашаганда кетердәп торалар.
Кайнар бәрәңгене бишмәт итәгендә бераз тотабыз да, учта тәгәрәтеп көле кулга сыланып беткәч, уртага ярып җибәрәбез. Ярмалы ап-ак бәрәңге кисәкләреннән борынга эссе һәм татлы пар бөркелә.
– Өйдә ник болай ук тәмле түгел икән бу, – дип гаҗәпләнә Мансур, көлле кулы белән җиткән чәчен капшый-капшый. – Кызылсуга чыга башлаганнан бирле ашап туя алган юк.
– Безнең дә туйган юк аннан.
Шулай да Хәмит Мансурны юри үрти:
– Күзең туймый синең. Менә мин туям ич. Камил дә туя.
– Ялганлама. Өч бәрәңге белән берәү дә туймый.
– Ашый белсәң, туясың...
– Ә ничек ашарга синеңчә? Бер бәрәңге барыбер ун булмый.
Хәмит аякларын ипләбрәк бөкләп утыра. Үзе Мансурга текәлгән. Инде көт тә тор, күмгән бәрәңгене ничек ашарга кирәклеге турында берничә минут рәттән тәмләп сөйләячәк. Сөйләргә ярата ул. Безгә акыл өйрәтергә ярата.
Мансур, минем шикелле, әнисе белән генә яши. Шунысы начар, әнисе сау түгел аның. Эшкә дә бик сирәк кенә чыккалый. Салам түбәле кечкенә генә иске өйләре урам кырыенда ук бик мескен кыяфәттә, менә авам, менә авам дигән сыман, кыегаеп утыра. Капкалары инде күптән череп ауды. Өйләрендә дә ике ватык урындык, иске өстәл һәм сәкедән башка бернәрсәләре юк. Әнисе Миңсылу апа күп көннәрен шул сәкедә ятып үткәрә. Мансур саклауга да сыңар бәрәнле өтек бер сарыкларын гына алып чыга. Башка терлекләре юк аларның. Идән асларында бәрәңгеләре калмагач, әле шушы арада гына тышкы базларын ачканнар иде, өшеп беткән. Ир-атсыз җүнләп томалаучы булмаган, күрәсең. Без болынга бәрәңгене Мансур өчен дә алып чыгабыз. Әле аларның чәчүлек турында да кайгыртасылары бар бит.
Мансур үзе әйбәт малай. Дус дигәндә чыннан да җанын ярып бирергә риза ул. Ә карап торырга... Хәмиттән генә димим, иңгә-буйга миннән дә кайтыш. Маңгаена төшеп торган бакыр төсле чәчләре астыннан шардай зур яшелле-зәңгәрле күзләре һәрвакыт бераз гаҗәпләнеп карый. Холкы да бераз сәеррәк. Һәр сүзгә тиз ышанучан. Хәйләсез җан. Әмма бөтен авылда аннан да тәвәккәлрәк малайны табып булыр микән?! Моны һәркем белә. Менә бер генә мисал. Безнең авыл елгасын ел саен буап торалар. Ул, чиста салкынча суы белән, чакрымнарга сузылып, тулып ята. Анда коену рәхәтен берни дә алыштыра алмый. Без, ярыша-ярыша, ярдан баш белән чумарга яратабыз. Бөтен елга буйлап иң биек яр – Текә яр. Аннан беркем дә сикерә алмый. Авылда өч-дүрт малайның гына батырлыгы җитә моңа. Әлбәттә, Мансур алар арасында. Бервакыт сикерде дә, Мансур су төбеннән шактый озак чыкмый торды. Без инде, батты бугай дип, курка башладык. Шунда су өстендә Мансурның башы күренде. Үзенең битеннән кан ага. Чигәсен нәрсәдер сыдырып алган. Ул көнне Мансур да, башкалар да бүтән сикермәделәр. Ә икенче көнне Мансур озын бау тотып килде. Яр астыннан гына чумып, бауның бер очын үзен җәрәхәтләгән су төбендәге теге тимергә бәйләде дә без аны җыйнаулашып тартып чыгардык. Юан гына тимерчыбыгы аска таба тырпаеп торган трактор тырмасы иде ул. Бу хәлдән соң инде елганың иң биек ярыннан баш белән сикерүче калмады. Тик Мансур гына, берни булмагандай, ерактан йөгереп килеп, Текә ярдан башы белән түбән атыла иде.
... Мансур соңгы бәрәңгесен ярып җибәрде.
– Йә, өйрәт, ничек итеп ашыйм? Туясы килә бит, малай, яшермә.
– Менә туймыйсың инде.
– Нишләп?
– Кабыгын ташладың.
– Соң, ул җире аның бөтенләй көеп беткән, күмер булган бит. Югыйсә, бәрәңге кабыгын ташларга җүләр мәллә мин, – Мансур әле генә ташлаган кабыкларны берәмләп җыя башлады, – иң тәмле җирен ташларга...
Хәмитнең бу юлы озак сөйләп торырга вакыты юк иде бугай.
– Ярар, кабыгы чуртыма булсын. Әйтәм. Мин әйткәнчә эшләсәң, шушы бер бәрәңге белән дә туясың. Яртысы әле безгә дә кала. Каршы түгелме?
Мансур шикләнеп куйды:
– Син бәлки миңа бәрәңгегә кушып Кызылсуның бер пот кызыл балчыгын ашатырсың?
– Юк. Бәрәңгедән башка берни дә капмыйсың.
– Ярар, риза, әйт.
– Молодец, бакырбаш! Бер сере дә юк аның. Башсыз булмасаң, үзең дә төшенергә тиеш идең. Менә шушы бәрәңгеңне авызыңа кап та чәйнә. Чәйнә дә чәйнә, чәйнә дә чәйнә... Бер дә туктама. Мае чыкканга кадәр... Ишеттеңме? Мае чыга башлагач, маен гына йота тор. Маеннан туйгач, бәрәңгесен дә йотарга була. Юк, бәрәңгесен төкереп ташла син аның. Май тулы ашказанын бәрәңге белән нигә бозарга!
Мансур аңа эндәшми-тынмый гына беркавым карап торды да ике кулындагы яртышар бәрәңгене бер-бер артлы йотып та җибәрде.
– Дурак! Атау урамында да акыллы кеше булса..,– дип, бакыр башын кашый-кашый, карта уйнаучылар янына таба атлады.
Кояш, инде төшлекне үтеп, офыкка таба тәгәри башлады. Җыелган чыбык-чабыкларны да ягып бетердек. Без, сүнгән учагыбыз янында, елга шавын тыңлый-тыңлый, сөйләшмичә генә, чабата күтәрмәләрен ныгытып утырабыз.
– Нәрсә? Чабатаң тузды мәллә?
Безнең учак янына Закир килеп баскан икән. Атасы урман каравылчысы аның. Печәннәре әле тагын бер елга җитәрлектер. Малларын кеше рәтендә булыйк дип кенә чыгаралар. Закир үзе белән бер төенчек тулы ашамлык, әллә ни кадәр бәрәңге алып чыга. Учакны да ялгызы гына яга. Көн буе ашый да йоклый, йоклый да ашый. Шулай булса да, картлар әйтмешли, тәненә ит кунмый. Башындагы бүреге казыкка элеп куйган шикелле селкенеп тора. Эчендә ниндидер авыру бар дип тә сөйлиләр. Әллә шуңа инде, бик мәкерле, бик шәфкатьсез ул. Терлекләрен дә рәтләп карамый: кыйнап алып чыга, кыйнап алып кайта.
Зур күзләре белән Мансур башта балтыры әйләндереп салынган өр-яңа күнитеккә карап торды. Аннары бер ямаусыз таза бишмәтне күздән кичерде. Соңыннан карашы күн тышлы җылы бүреккә тукталды. Беренче күрүе түгел, болай гына... Бер генә мизгелгә үзен шушы җылы, коры киемнәрне кигән итеп күз алдына китерде. Салкыннан, юештән кызарып беткән аягы кинәт җылынып киткәндәй булды. Бу итекләр минеке булса, гомер буе туздырмый кияр идем, дип уйлап куйды ул. Бер минутка гына күңелендә гарьлек хисе кабынып алды. Үзенең чабатасына һәм Закирның күнитегенә карап, үзен бик мескен, бик кирәксез бер бәндә итеп тойды Мансур. Әмма, күзләренә яшь тулып өлгергәнче, ул бу авыр халәттән котылган иде инде.
– Чабатаң туздымыни дим?
– Тузса, синеке түгел.
– Минеке күн. Тузмый. Менә син тишек чабатаң белән су ерып ничек кайтырсың? Иртәнге туң түгел, кар боламык шикелле.
Мансур сер бирми:
– Без яланаяк та кайтырбыз.
– Күтәреп алып кайтыйммы?
– Һи... Чебеш! Сыер койрыгына тотынып кайта алсаң, рәхмәт диген.
– Ә синең күтәртмәң барыбер төшеп кала.
Бәхәсне Хәмит бүлә:
– Җитте! Бәйләнмә Мансурга!
Җае чыккан саен Закир Мансурны кимсетергә тырыша. Сәбәбе дә бар. Өченчекөн, качып кайтып китмәсен дип, Закир үзләренең бозауларын, кар эченә алып кереп, колхозның алма бакчасы киртәсенә бәйләп куйды да учак янына ятып йоклады. Ә Мансур бозаудан күзен алмады. Берәр сәгать үткәч, түзмәде, йөгереп барды да, чишеп тә тормыйча, бәйләгән бауны кисте дә ташлады. «Бар, малкай, карда катып-өшеп торганчы, өеңә кайт та коры печән аша» дип озатып калды. Бозау мескен туп-туры авылга сыпыртты. Кич кайткач Закирга атасыннан нык кына эләккән. Шуңа күрә Мансурга үч тотып йөри ул.
Закир сүзне икенчегә борды:
– Минем әле көлдә өч бәрәңге калды.
Хәмит Закирга гаҗәпсенеп карап куйды:
– Булмас... Әллә туйдыңмы?
– Туйдым шул.
– Боларын нишләтәсең инде? Өегезгә алып кайтасыңмы?
Закирның йөзендә «каян белдең?» дигәндәйрәк бертөрле аптырау төсмере пәйда булды. Шунда ук, саран кешеләргә генә хас ясалма, тәкәббер горурлык белән:
– Шулай, ди! Әллә мине, – «...үзегез шикелле хәерче дип белдегезме!» дип әйтәсе килгән иде Закирның, тик, бу сүзнең хәзер бик вакытсыз икәнен тоеп, тыелып калды. – Әллә мине карун дип белдезезме? – Карун сүзенең ни аңлатканын белмәсә дә, әбисеннән ишетеп, саранлык мәгънәсенә туры килүен чамалый иде ул. – Ташлыйм мин аларны. Әнә, Кызылсуга, ташкынга ташлыйм.
Мансурның зур күзләре, тагын да түгәрәкләнеп, киңрәк ачылды. Ул урыныннан сикереп торды.
– Ташлама! Ризыкны ташларга ярамый!
– Ташлыйм. Миңа ярый. – Закир тиз-тиз атлап үз учагына таба китте. Мансур да аның артыннан атлады. Ни өчендер, Хәмит белән мин дә аларга иярдек. Закир көлне туздырып атты да өч бәрәңгене учына алды. Алар тигез кызарып пешкәннәр, карап торуга ук тәмле булып күренәләр иде.
– Ташлыйм! – Закир, эре-эре атлап, елгага юнәлде.
Без дә аның артыннан киттек. Яр буена килеп туктадык. Кызылсуның биек ярлары әле итәк очына кадәр калын кар катламы астында. Елга төбендә исә, шушы биек ярлардан сикереп чыгарга теләгәндәй, язгы ташкын ярсый. Бер мәл онытылып шунда карап тордык.
– Ташлыйм!
Мансурга ни булгандыр, Закирдан да катгыйрак итеп:
– Ташлама! – дип кычкырды. – Ташлама! Ризыкны ташлау – язык! Ярамый!
Закир күтәргән кулларын аска төшерде. Бераз сәерсенеп, нидер уйлап, Мансурга карап торды. Кинәт йөзе җанланып китте, серлелек билгеләре күренеп алды. Башында ниндидер уй туды бугай, иреннәре дә елмаеп куйгандай итте. Мондый чакларда Закирның йөзе олы кешеләрнекенә охшап кала.
– Шулаймы? Ярамый дисеңме? Дөрес, ярамый. Алайса... – Закир төймәдәй кечкенә, чепи күзләре белән, Мансурны беренче күргән кебек, башыннан аягына кадәр капшап чыкты. Аның зур, ачык күзләренә текәлде. Үзе тагын да олыгаебрак киткәндәй булды, иреннәрендәге елмаю чаткыларының эзе дә калмады, күз карашында әле генә күренгәләп алган шаян очкыннар бөтенләй сүнде.
– Алайса, ташламыйм... Ташламыйм суга. Син бәрәңгене жәллисең бит. Жәллисеңме?
– Жәллим.
– Алайса, коткар син аны.
– Ничек, коткар?
– Менә мин берсен генә суның теге ягына ыргытам. Ә син шуны алып чык. Калганнары да сиңа була.
– Ташкынның теге ягынамы?!
– Әйе. Ник? Син батыр бит. Авылда иң тәвәккәл малай син диләр ич. Дөрес түгелме әллә? Әллә куркасыңмы?
Мансур дәшми-тынмый гына ярдан аска карап торды.
– Ярар, әйдә аска төшәбез, ыргытырсың, – диде ул әкрен генә.
Ләкин шунда арага Хәмит килеп керде. Ул моңа кадәр берсүзсез читтә генә тыңлап торган иде.
– Төшмисез дә, ыргытмыйсың да, – диде ул, ачу белән Закирга карап.– Өч бәрәңге өчен...
Мансурның ачык күзләре кысыла төште, төсе үзгәреп китте.
– Эш бәрәңгедә генә түгел, – диде ул.
– Булсын. Чыкмыйсың ул якка!
Мансур кайнарлана башлады. Бер җене катса, күндерәм димә инде.
– Ә син кысылма! Үзем дә белермен.
– Батасың бит, тиле! Кар чыдатмый хәзер, әз генә кагылуга ишелергә тора...
– Торсын. Ну син тыгылма!
Хәмитнең дә ачуы килде бугай, кашын җыерып кырыйгарак китеп басты. Мансур бишмәтен, бүреген салып атты. Чалбарын күтәреп куйды. Учак яныннан киемнәр элеп киптерә торган юан гына озын таякны алып килде.
– Киттек!
Хәмит белән икәүләп ни үгетләп карасак та, Мансур безгә тамчы да игътибар итмәде. Шулай буласын алдан ук сизгән идек инде: үзсүзлелеге күптән билгеле бит. Көпшәк карны ера-ера, әкрен генә яр астына төшеп киттек. Өч бәрәңгесен учында тоткан килеш, Закир безнең арттан иярде.
Язгы ташкынның иң ярсу, иң шаулы вакытыдыр бу. Аңа якынлашкан саен күңелдә шом арта бара. Әнә шашкын су, елга төбен иңләп, әле уңга, әле сулга боргаланып, калын кар катламнары астына үрмәли-үрмәли, ярдан-ярга бәргәләнеп, ашкына да, ашкына бит.
– Йә, ыргыт бәрәңгеңне, – диде Мансур, Закирга карамыйча гына.
Тегесе ялындырып тормады, каршы якта тигезрәк урын карады да, бер бәрәңгене шунда томырды.
Таррак урын, кар катламы ишелмәгән, әз генә булса да, йөгереп килеп теге якка сикереп булырдай урын кирәк иде Мансурга. Эзли торгач, бер җирдә тукталдык. Монда ташу суы калын кар астына кереп китә. Ачык урыны да әллә ни киң түгел. Кары чыдатса, сикереп үтеп булачак. Мансур, таягы белән төрткәләп, әкрен генә кар өстенә кереп чыкты. Ишелмәде.
– Мансур!
– Ә-әү?
– Бәлки мин сикереп карармын? – диде Хәмит.
– Э-э менә...
Мансур ярга терәлгәнче артка чигенде. Шундук йөгереп китте дә, озын таягын елганың бу як кырыена батырып, үзе каршы якка атылды. Башта елганың бу ягында ул этенеп киткән кар катламы гөрселдәп ишелеп төште. Аның артыннан теге як ярның да су ашап куышланып беткән бозлы кар җимерелә башлады. Мансур, таягын ташлап, көч-хәл белән генә ярга ябышып калды. Бераз хәл алгач тигезрәк урынга чыгып басты. Аннан бәрәңгене табып алды да, безгә, дөресрәге, Закирга төбәп ыргытты.
– Мә, тегеләре янына алып куй.
– Молодец, Мансур! – дип кычкырдым мин.
– Молодец, бакырбаш! – дип кычкырды Хәмит.
– Ну, курыкмый да икән! – дип, хәтта Закир да соклануын белдерде.
Әмма иртәрәк шатланганбыз икән шул. Ике яктан да карлар ишелеп төшкәч, елга шактый киңәйде. Куркыныч булып күренә башлады ул. Җитмәсә, Мансурның ышанычлы таягы да суга агып китте. Аның өчен бу якка чыгу гаять хәтәр хәлгә әверелде.
– Таяк эзләгез! – дип кычкырды Хәмит.
Төрле якка йөгерешеп киттек. Табып алган таякларның аруракларын Мансурга ыргыттык. Ул үзе арадан берсен сайлап алды. Әлбәттә, суга агып киткән теге таяктан күпкә катыш иде ул.
Мансур сикерер өчен яңа урын сайлады. Монда елга бик үк тар түгел иде шул. Кар катламнары да алай ук ышанычлы күренми. Шулай да Мансур сикерергә булды. Без бу юлы никтер аңа аеруча борчылып карап тордык. Әллә ник кенә күңел тынычсызлана. «Сикермә, Мансур, сикермә!» дип кычкырасы килә. Хәмит түзмәде:
– Мансур, әйдә өскәрәк менеп карыйк, бүтән урын табылмасмы, – дип әйтеп карады.
– Кайда да бер инде ул хәзер, – диде Мансур, кулын селтәп.
Закир тагын үз сүзен кыстырып куйды:
– Авылның атаклы малаена ни тора дип беләсез моны!
Бу сүзләр Мансурга мыскыллау булып ишетелде булса кирәк, ул, бөтен көченә йөгереп килде дә, таягын су төбенә кадамакчы булып, алга омтылды. Ул мизгелдә без бернәрсә дә аңларга өлгерми калдык: әллә тирән урынга туры килеп, таяк төпкә җитмәде, әллә ул сынып китте, Мансур таягы белән бергә ташкынның уртасына ук атылып барып төште. Без ни булганны абайлап өлгергәнче, Мансур ургып аккан ташкынга чумган иде инде. Кинәт аның башы күренде, куллары буталып алды, шунда ук ярсу агым аны бөтенләй үзенә йотып, бөтереп-бөтереп агызып алып китте. Без: «Мансур! Мансур!» дип кычкыра-кычкыра, ташкын артыннан йөгердек. Менә ярсу елга аны безнең буй җитәрлек җиргә алып чыгар, булмаса, ул үзе кар катламына тотынып өлгерер кебек тоела иде безгә. Юеш, тирән карга билдән бата-чума һаман йөгерәбез, ярсу агымнан калышмаска тырышабыз. Кая ул! Елга бездән тизрәк чаба иде. Кызылсуның киңәеп авыл суына кушылган җире дә ерак калмады. Анда инде ярсу агымы да таралып, елгага катнашып китәчәк, безнең яшел күзле, бакыр чәчле, тәвәккәл һәм тугры дустыбыз Мансурны да коткарып булмаячак.
Шунда Хәмиткә әллә ни булды: йөгергән оңгайга башыннан бүреген йолкып атты, бишмәтен салып ташлады, авыр резин итекләре берәм-берәм як-якка очтылар. Яланаяк, кайда йөгереп, кайда тәгәрәп, алга ыргылды. Мин дә аныңча эшләдем. Авыл елгасына килеп җитәргә аз гына калган төштә Кызылсу ташкынының, текә борылыш ясап, таш-балчыклар белән укмашып каткан кар катламын әйләнеп аккан җире күренде. Хәмит шунда ташланды, Ул, кар өстенә үрмәләп керде дә, бөтен гәүдәсе белән суга асылынып, кулларын ташкынга сузды һәм, инде үтеп китә дигәндә, ике куллап Мансурның бишмәтенә ябышты. Ташкынның, Мансур белән бергә, Хәмитне дә сөйрәп алачагы ап-ачык иде. Мин Закир бүрегенең суга тәгәрәп төшүен генә шәйләп калдым. Андый җитезлек каян килгәндер, Закир үзе, мине сикереп узып, Хәмитнең бер аягын кочаклап, елый-елый кар өстендә йөзтүбән ята иде. Шул мизгелдә мин дә ике куллап Закирның чалбар балагыннан эләктереп алдым...
Судан чыгаруга, без ярым үлгән Мансурны укшытып терелтергә азапландык, аннан, бишмәтләребезгә төрдек тә, күтәреп авылга йөгердек. Бәхеткә каршы, мал врачы Зариф абзый ферма йортында ирләр белән тәмәке тартып утыра иде. Ул, Мансурны чишендереп, бөтен тәнен ниндидер сыекча белән уа башлады. Кемдер ат җигәргә чыгып йөгерде.
Мансур ул язны район больницасында үткәрде.
...Кызылсу елгасы төбендә ярсыган шау ташкынга карап, дулкынлануымны басарга тырышып, кузгалып китә алмый торам. Бүгенге яздан миңа авыз-борыннарын буяп бәрәңге ашап утыручы шат һәм тапкыр малайлар карап тора.
 

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» №7, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар