Логотип «Мәйдан» журналы

"Яндекс" Казанның үзенчәлекле яклары турында видео әзерләде (ВИДЕО)

"Яндекс" компаниясе Татарстан башкаласы турында анимацияләштерелгән видео чыгарды.YouTube видеохостингында басылып чыккан "Гадәти булмаган Казан: бу шәһәр башкалардан нәрсәсе белән аерыла" дип исемлән...

"Яндекс" компаниясе Татарстан башкаласы турында анимацияләштерелгән видео чыгарды.
YouTube видеохостингында басылып чыккан "Гадәти булмаган Казан: бу шәһәр башкалардан нәрсәсе белән аерыла" дип исемләнгән роликта төп басым Россиядә уникаль булган шәһәрнең үзенчәлекле якларына ясала. Видеоның авторлары Казан турында интернет кулланучыларны эзләү системасында нәрсә күбрәк кызыксындыруына карап төшергән әлеге видеоны. Ачыкланганча, россиялеләрне бигрәк тә җирле ризыклар, татар колоритына караган сүзләр, популяр мавыгулар һәм Казанның башка үзенчәлекләре кызыксындыра икән. Шунлыктан роликта чәкчәк, мантый, гөбәдия, өчпочмак кебек танылган татар ризыклары, шулай ук "Кол Шәриф" мәчете, Игенчеләр сарае, барлык диннәр гыйбадәтханәсе, цирк һ.б. лар турында сүз бара.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=nwzA99i2o5g[/embed]
 

Комментарийлар