Логотип «Мәйдан» журналы

«Яңа заман шаукымында дөнья»

***Гөлләрдән үрелгән күңелләр...Без гөлләр иленнән...ГомерләрБер чәчкә язмышы нибары...Бәхеткә ымсынып,Яшәүгә сусаганЧәчкәләр – кояшка, югары...Без гөлләр иленнән:Хуш исле, гүзәлләр!Бу гөлләрНичаклы җ...

***
Гөлләрдән үрелгән күңелләр...
Без гөлләр иленнән...

Гомерләр
Бер чәчкә язмышы нибары...
Бәхеткә ымсынып,
Яшәүгә сусаган
Чәчкәләр – кояшка, югары...
Без гөлләр иленнән:
Хуш исле, гүзәлләр!
Бу гөлләр
Ничаклы җилләрне сизгәннәр,
Аларны кискәннәр, өзгәннәр...
Сабырлык ул – канда,
Күңелләр түзгәннәр!..
Гөл-бакча илебез,
Гөл идек үзебез.
Сусаудан
Әрнепме, тамырлар корыды...
Бу – тамчы яшь белән
Гомерне ялгарлык,
Кояшка үрелер чәчкәләр юлыдыр...
 
***
Таш дөньядан бер кайтаваз,
Җирләр тетри бу аваздан:
Сөям! – диеп яра тавыш,
Ә мин куркам синең наздан...
Ә мин куркам синле яздан,
Хисләремдә адашудан.
Җанга үтеп уелырлык,
Алданудан, алдашудан...
Бәхет булып иңәр көндә
Синсез калып саташудан...
Килереңнән куркам синең,
Биреләчәк вәгъдә сүздән.
Саклый алмасымнан сине
Гайбәтләрдән, яман күздән.
Тар дөньяма синең тавыш
Таш күкләрне бәреп керә:
Яшик, диме, әйдә икәү,
Кадерләрне белеп кенә!..
Ә мин куркам бергәлектән,
Үз-үземнән синең янда.
Куркам, ләкин юрыйм бары
Синле бәхет килер язга!
 
***
Очар киңлекләрне сайлаганда,
Ак болыттан хыял үргән идек...
Инде күксез калган киләчәккә
Без мең гасыр узып килгән идек...
Гел саннардан, тузаннардан торган
Яңа Заман дигән бер чорда
Җаныбызны яшерәсе итеп...
Юк-бар белән нигә борчырга...
Кешеләрне күрмәс өчен генә,
Үткәннәрне сызып, онытып...
Без мең гасыр кордык бу дөньяны,
Җанның кайнарлыгын суытып...
Ак болыттан үргән хыяллар да
Офыкларда калды күмелеп.
Яңа заман диеп, яшәргә дә
Без өйрәндек әллә сүгенеп...
Ватылмыйча калган тәрәзләрдә
Тамыр булып чатный үткәннәр.
Ятып елар киңлекләрне инде
Корыч ташлы бина иткәннәр.
Яңа заман шаукымында дөнья...
Ак болытлар берни түгел хәзер...
Кемдер соңгы тамчы намусын да
Биш тиенгә алышырга әзер...
 
***
Бу уенда синең үз кануның...
Й. Миңнуллина
Уен гына, имеш...
Бу дөньяны безгә
Таныганчы әле иңлисе.
Ә бар да чит, бар да таныш түгел,
Ни дисәң дә, бары сер, дисең...
Урамнары, ураулары белән
Безнең юллар – читләр эзеннән...
Чит язмышлар белән яшәлгән дә
Чит камчыга күпме түзелгән.
Яшәү генә, имеш...
Безме башка, әллә... белмәссең...
Таныш түгел меңнәр арасыннан
Танымакчы булып берәрсен,
Җирен, күген айкагандай итеп,
Һәр кешене барлап киләсең...
Уен гына... уймаклары инде
Үзәкләргә кадәр уелган...
Сагынудан табынуга илткән
Җепләр таптык без бу уеннан...
Без түгел бу...
Бездә һәрбер уен –
Бу тормышның сурәтләре генә...
Ә кануннар һәрбер гšнаһлының
Кырын эшен, теләкләрен белә...
Тулы гомер, имеш...
Бездә уеннарның
Уйналырга чират торган мәле...
Таң атканда кайтыйк үзебезгә,
Кайтуларда бугай дөнья гаме...
Ашыктырма кагыйдәләр белән,
Бу уеннар уйналасы әле...
 
***
Кулларыңны бирче,
Бергә атлаганда
Кан тибешен тою кирәктер...
Таңнар булып язлар килә әнә,
Безгә якты гомер теләптер..
Бу язларны, әйдә, җибәрмибез!
Китсә алар кайтмас кебекләр...
Алдыйлар ич, яшәү кабатланмый,
Күкләр гәрчә мең кат үгетләр...
Ә без, әйдә, бүген яшәп калыйк!
Җаннарыбыз әле кайнар чакта.
Бу язларны җибәрмисе иде...
Моңсу көзләр әнә тора сакта...
Беләсеңме, яшьлегемне, ахры,
Мин бүләккә сиңа бирермен.
Сулмый торган яшел бакчаң булыр,
Мин кергәләп шунда йөрермен...
Бәхет өчен күп тә кирәк түгел,
Бәхет – канат икән, чыннан да
Талпынам да, иңнәреңә кунам,
Мин күбәләк бугай син барда!..
 

Мең җылылык


Син шундый яшь әле, шундый чибәр,
Көннәр үтсен, ашкынсыннар еллар...
Күңелеңнең яшь икәнен күреп,
Җиңелүен тоеп, вакыт елар....
Ни ураулар үткән гомер синдә,
Сагышына, бәхетенә, түзеп безгә...
Бала күңеле дала дигәннәре...
Без әниләр хәзер үзебез дә.
Мең ялгышлар булган, мең табышлар,
Яшәү кызык сынаулары белән.
Синең җаның һәрбер сынавына
Сынмый калыр юллар таба белгән!
Гомер көзе, диләр...Уңыш бирер
Гамьле чагы бар бит көзләрнең.
Елмай әле, әнкәй! Син елмайсаң,
Мең җылылык бөрки күзләрең.
Вакыт чаба тукталышсыз гына,
Секундларын, минутларын барлап!
Исән булсын бәхет канатларың,
Очар өчен Әткәй белән парлап!
 
***
Таң ата...
Нур булып күзләргә куна да,
Җыр булып җиһанга тарала...
Гšнаһсыз сабыйдай көн туа,
Җаныңны хатадан арала...
Узышып биешкән энҗеләр –
Керфегең очында чык кына...
Күзгә күз терәшеп күк белән,
Ут биләп кабыныр чак кына...
Таулардан үрмәләп таң туа,
Каршылыйк елмаеп бу көнне!
Күктәге юраулар шикелле,
Бу яшәү башлана бүгенме?!.
Кочаклап үкседем күгемне...
 
***
Бу мәңгелек күген ерта-ерта
Офыкларда югалгач син беркөн,
Күкне сарган бу карасу төтен
Таралырмы, аклыгыңнан өркеп...
Кояш чыгар микән янә таңда,
Тик шәүләңне шәйләп төн үткәч...
Яктылыкка омтылмыйсың икән,
Караңгыда яшәп күнеккәч...
Аяк очларыңа басып кына
Мәңгелеккә китеп баруыңда
Тик җил булып иркәләгән хисең –
Шатлыгың да, үлем даруың да...
 
***
Җуелганмы?..
Юк, иләмсез хыялга сатылган...
Китәсең икән, кит кенә...
Электәй артыңнан атылмам...
Бер булып туа да кешеләр,
Мең булып үзгәрә соңында...
Син дә бит кайтырсың әле бер,
Булмасын, булмасын соң гына..
Кайтырсың... йөгереп диярлек...
Чын хыял үткәндә булыр шул...
Син баткан үзәннән чыгарга
Мин сузган куллармы булышыр...
Китәсең икән, кит кенә...
Мин сине үткәндә көтәрмен...
Без бергә кичергән гомернең
Кадере бар иде көтәрлек...
 

Комментарийлар