Логотип «Мәйдан» журналы

«Яңа заман килә, текәп карый...»

ШаһитҺәрбер ташы аның – мең күз яше...Өнсез соры дивар.Яңа заман килә, текәп карый:Үткәнеңдә ни бар?Ә ул хаклык язылмаган тузга.Ялган тарих анытузанынакүмеп куйган,бозганҺәм кисәткән:«Кагыласы булма у...

Шаһит


Һәрбер ташы аның – мең күз яше...
Өнсез соры дивар.
Яңа заман килә, текәп карый:
Үткәнеңдә ни бар?
Ә ул хаклык язылмаган тузга.
Ялган тарих аны
тузанына
күмеп куйган,
бозган
Һәм кисәткән:
«Кагыласы булма узганыңа!»
Кояш
йөзен борган ул ташлардан,
Җил җилгәргән канлы яшьләр эзен.
Затлы келәм мең ел каплап торган
шаҺитлектән
таш диварлар күзен.
Тарих дәшми.
Нидер әйтмәк була
Кайнар дивар –
чыкмый тик тавышы!
Комнан түгел – күз яшеннән тора,
Күз яшеннән хасил – Һәрбер ташы...
 


Болын


...Яшьлек чишмәсеннән алган көйнең
Онытмасак икән сүзләрен.
Без яшьлектә бер җыр язган идек,
Көе калды сибелеп болынга;
Чишмә булып, күңелем болынында
Агыла шул көй, агыла тын гына.
Агыла да алып китә ерак, –
Гөлләр белән юлын бизәрмен...
Тик гөл сула, ничек юатырга? –
Кайда җырның, кайда – сүзләре?!
Язлар белән әйләним дә кайтыйм
Кайтавазлар булып, тын болын!
Сандугачлар эчкән чык сулары –
Бездән түгелеп калган моңдыр ул...
 
 

Ярлар – ерак


Дәрья да
үзен көчлерәк
тоядыр яры барга.
Килмә, давыл, купма, дулкын,
Упкыннар күзендәмен...
Ярыннан киткән каекның
Өзелгән тезгеннәре
Ялганыр кайсы тарафта?
Ә ярлар – ерак, ерак...
Үз ярына кайтыр Һәркем,
Бер кайтыр, урап-урап.
Бер кайтыр... Киңлекне кичкән
Гомернең өне сыман.
Тик ярда калма икән син!
Дулкынның олысына
Курыкмый кер дә, буйсынма
Упкыннар ирегенә.
«Килмә, давыл, купма, дулкын!» –
Бу җырым – юри генә...
 

Ак яулык


Каршы ала:
«Улым...»
Кулы –
изүендә:
Муенсадай көннәр өзелгән...
Тезелмичә калган төймәләрен
Ашыга-ашыга эзли күзеңнән.
Әлки, Алпар, Муллавылы – юл башым,
Әнкәм фатихасы булды юлдашым.
Капка төбе, ап-ак яулык, моңсу йөз –
Юл башында кала, диләр, бетмәс эз.
Хәтер күзем еллар аша һаман да
Шул эзләрне армый-талмый эзлидер.
Каш өстенә куеп кулын, туган як,
Әнкәем күк, кайтыр юлым күзлидер.
 
***
Өрегез, әйдә, өрегез,
Казанымның этләре!
Мөдәррис Әгъләмов.
Котыртасың бугай, шагыйрь,
Этләрне юри генә.
Алар менәлмәгән ай бар
Һәм Тукай үре генә...
 
***
Чиркәү нигезендә – кабер ташы
Охшасам да
оешып каткан канга,
Охшасам да
кисәүләнгән җанга, –
Халкым куенындагы таш түгелмен!
Бүтән Һич тә чара калмаганга,
Соңгы калкан булдым яу кырында.
Дошман мине ектым дип уйлады
Һәм нигезен корды шул урында.
Нигезенә салды, таш дип белеп,
ДәҺшәт тулы дары мичкәсен...
Ул курыкмый,
куркып мин яшим:
Бер шартлар бит бу йорт;
җимерекләре
астында калмасмы илдәшем?
 

Күзләрем сусады...


«Безне тиз онытты», – димәгез,
Күрешми түзәмен, – тиргәгез.
Уйласаң, озакмы Җирдә без? –
Яшибез, чәчәбез, игәбез...
«Дым!» – дибез, күнмибез корыга,
Күзләрем сусады яңгырга.
Төн буе бодайлар, арышлар
Ялварып кулыма сарыла...
«Кайтмый да, күрми дә», – димәгез,
Һәрдаим бергә без, бергә без:
Бер җиргә береккән тамырлар, –
Яшибез, чәчәбез, игәбез.
 

Пәри туе


Бала чакта
шундый кисәтүләр
Шом салмады кебек уема:
«Суырып алып китәр –
кала күрмә
Өермәдә – пәри туенда!»
Без шук идек, күз – ут, курку-ни юк,
Әбиләрнең сүзе кермәде –
Пәри туен күргән саен, күңел
Уртасына шуның өндәде.
Уй-гамь белән үтмәсә бу гомер,
Шомлы уен булып үтәдер.
Безне нинди «пәри туе» суырып,
Нинди җилләр алып киткәндер?!
Тормыш – шундый әкият микәнни ул? –
Их, шул әбиләрдән сорарга.
Адашып ла йөргән бу җаннарны
Кем чыгарсын туры юлларга?
Иген шавы хәтта ят шикелле,
Кем җыры ул бездә, кем моңы?
Ятлар иккән басу уртасында
Тою кыен икән җир дымын...
Тын кысыла: пәри туе уйный,
Туктат идең үзен, иярлә!
Ә ул күккә аша... Итәгенә
Безнең энекәшләр ияргән...
 

Елама!


«Бишектә ятканда берара бик еладың. Исемен яратмый, шуңа елый, диделәр».
(Әни сүзе).
– Еладың шул, и еладың,
иртә-кич дип тормадың.
Әбиләр сүзенә карап,
сәбәпләрен юрадым...
– Иртә таңда елаганым,
тибеп биләү-юрганнарым,
ник, Әни, йолдыз сүнгәнгә
кайгыра дип юрамадың?
Көн узып, күктә йолдызлар
кабынганда
елаганым
ник, Әни, гомер узганга
аҺ ора дип юрамадың?
Бишегеңдә шым гына ят,
хәтта, имеш, елама да...
Үземне ничек танытыр
идем соң бу дөньяларда?!
– ...Бишектән – гүргәчә юлың
җиңел булмас, и бала!
Елама!
Үз урыныңны
күз яше белән даулама,
гадел көрәштә яула!
 
***
– Яу килгәндә, китапларны әнә-ә теге тау башына күмгәннәр. Хәзер урынын белгән кеше дә юк...
(Картлар сүзе).
Тәннәр калса калган ят кулларга,
Җан яктысын алган җир куены.
...Онытканнар бары
батыр сугышчының
Каберенә сыңар таш куюны.
 

Сары төнбоеклар


Сак бул!
Сары яфрак аска тарта.
(Китап сүзе).
Сагынуымнан сары яфрак булдым, –
күмеп китте ак кар.
Өзелгән яфраклар еламый да,
Яңадан кайтуны уйламый да
өзелгән яфраклар.
...Күтәрелдем кайнар бозлар булып,
салкын суга актым.
Дулкын кире какты сагышларны,
Әрнүләрне, хата-ялгышларны
дулкын кире какты.
Әверелдем туган яктан килгән
ялгыз бер болытка:
Сары төнбоеклар яуды кичен,
Тар бүлмәмнән киң дөньяга күчте
сары төнбоеклар.
 

Ашкыну


Уян да кара, Чирмешән!
Әдәп саклама юри:
Берәү өзелеп сөйгәнен
Үбәргә кыймый йөри...
Биләүсәдә яткан бала сыман
Аваз бирә сабый бөреләр...
Сөюләрең яфрак ярыр чакта
Зар булып йөр, имеш, күрергә!
Быел язлар иртә килде миңа, –
Уйлар-хисләр – бары да бөредә.
Иделемне уятырга теләп,
Бер гөрләвек булып йөгерәм...
 

Каен яше


Яралардан салкын кулын ала тормыш.
Уяна җан! Әрнеп ачыла хис бөресе.
Саркып чыга көй-моң...
Ширбәтле дә, ачы да ул –
Каен яше төсле.
Әгәр дә мин чынлап каен булсам,
бизәлермен яшел чулпы белән.
Җил искәндә көлеп яшәрермен.
Сынган чукларымны, яшьләремне
сездән
яшерермен...
Җансыз бер төп... гүя кабер ташы,
Сүтелеп калган боҗраларын сана.
Каен суы
Балта күзенә керә,
Әверелеп
кайнар йомычкага.
 

Камышлар сере


Аумакай димә син безне,
Үзсүзле камышлар без!
Җил уңаена аумыйбыз, –
Җилләргә дөрес юнәлеш
күрсәтеп авышабыз.
Сертотмаслар димә! Бездән
башта сер алып кара! –
Җиде җил чатында калып,
Гомер буе шыбырдашып,
Гел серле булып кара!
Безнең «халык» усал, имеш, –
Кисәргә генә тора...
Алайса, үзең җавап бир,
Юк, безнең сорауга түгел, –
Үзеңнән үзең сора:
Кышын җаныңны боз булып
кыскан, суырган суны
Җәен
кибүдән сакларлык
Камыш булаласыңмы?..
 

Кадерсез


Мәгънәсез сүз тыңлап торып,
акылсыз уй-ният корып,
савапсыз эш-гамәл кылып
яшәгәнгә, юктыр вакыт.
Җан бирә минут, сәгатьләр, –
Табыла сылтау-сәбәпләр.
Вакытның ник кадере юк?..
Ник вакытның кабере юк?
Безнең вакыт парәләре
кайларда каладыр ятып... –
Булсын иде аларның хет
«туганнар каберлеге»!
Күренер иде анда кемнең кемлеге...
Барыр идек әле, вакыт табып,
мәгънәсез узган көннәрне
яд итәргә.
Гаҗәпләнер идек, бәлки,
кайчан өлгердек икән, дип,
үз Вакытыбызны
ят итәргә?!
 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар