Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа Җәмигъ мәчете Казан үзәгендә төзеләчәк

Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова яңа Җәмигъ мәчете Казан үзәгендә төзеләчәк, әмма конкрет урын әле билгеләнмәгән диде.Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова чира...






Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова яңа Җәмигъ мәчете Казан үзәгендә төзеләчәк, әмма конкрет урын әле билгеләнмәгән диде.













Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова чираттагы брифингта Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында берничә сүз әйтте. "Әлегә фикер алышулар бар. Урыны билгеле түгел. Берничә вариант бар, алар барысы да шәһәр үзәгендә", дип китерә аның сүзләрен "Бизнес-Онлайн".Галимова сүзләренчә, әлегә экспертлар фикерен җыю бара. Бу тема белән эшләү берничә атна элек кенә башланган. Казан Кирмәне вәкиле фикеренчә, Казанда Җәмигъ мәчете төзү - бик нәзакәтле мәсьәлә."Бу бик җитди эш, барысын да үлчәргә һәм җәмәгатьчелекне дә әлеге мәсьәләгә җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә ни дә булса әйтү иртә, фикер алышу стадиясе генә. Җәмигъ мәчетен төзү кирәклеген аңлау бар. Әмма тема нәзакәтле, аны яхшылап уйларга кирәк", ди Галимова.Күптән түгел Татарстан мөселманнары республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшиннан шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүне сорап петиция урнаштырган иде. Аның белән Татарстан президенты таныш диелде.Казанга Җәмигъ мәчете кирәклеге турында Хәтер көненә багышланган митингта да әйтелде. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина мәчет Казан үзәгендә төзелергә һәм аңа "Сөембикә" исеме бирелергә тиеш диде.







https://www.azatliq.org/

Комментарийлар