Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа ел табынына... карабодай!

Гади ризыкны да бәйрәм табынына бирерлек, тел йотарлык итеп әзерләп булганын белә идегезме?Бу рецепт шеф-пешекчедән.400 грамм карабодай ярмасы, 700 грамм тавык ботлары, 2 баш суган, тоз, борыч кирәк.Т...


Гади ризыкны да бәйрәм табынына бирерлек, тел йотарлык итеп әзерләп булганын белә идегезме?



grechka


Бу рецепт шеф-пешекчедән.
400 грамм карабодай ярмасы, 700 грамм тавык ботлары, 2 баш суган, тоз, борыч кирәк.
Тавык итен юып, савытка урнаштырабыз. Суганны боҗралап турап, ит янына салабыз. Бер суганны түгәрәк килеш урнаштырабыз, суты чыксын өчен азрак өстенә кул белән басабыз. 10 минутка маринадланырга калдырабыз. Карабодайны юып, 15 минутка суда калдырабыз.
Мичне кабызабыз, пергамент җәеп, тавык итен тезәбез. Янына теге суган белән буталган карабодайны салабыз һәм 30-40 минут пешерәбез.
Мичтә пешкән итле карабодайны кунакларыгыз сезне мактый-мактый ашаячак!

 

Фото: https://pixabay.com/

Автор: Ләйсән Якупова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар