Логотип «Мәйдан» журналы

“Яңа ел чыршылары” пешерәбез!

Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларыннан берсе - бизәлгән чыршы. Әйдәгез, печенье итеп пешереп карыйк әле без аны.Печенье өчен иң гади рецептны алабыз.Манный ярмасы — 1 стакан.Әчегән сөт (простокваша яис...

Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларыннан берсе - бизәлгән чыршы. Әйдәгез, печенье итеп пешереп карыйк әле без аны.
Печенье өчен иң гади рецептны алабыз.
Манный ярмасы — 1 стакан.
Әчегән сөт (простокваша яисә кефир) — 1 стакан.
Шикәр комы — 1 стакан.
Он — 3 стакан, кубрәк тә булырга мөмкин.
Йомырка — 4.
Маргарин — 200 гр.
Тоз.
Сода - 0,5 чәй калагы.
Манный ярмасын сөт белән кушабыз һәм бер сәгатькә кабартырга куябыз. Ике йомырканың сарысын акка аерабыз. Агын читкә алып куеп торып, сарысын һәм тагын ике йомырканы кушып, шикәр комы белән болгатабыз.
Аны манный ярмасына кушабыз, шунда ук йомшартылган маргарин, тоз, сода һәм онны өстибез. Камыр басабыз. Аны ярты сәгатькә куеп торабыз.
7-8 мм калынлыкта камырны җәеп, аннан печеньеләр кисәбез. Табага тезеп (печеньеләр арасында кабарыр өчен ара калдырырга), уртача 160 градуска духовкага 20-30 минутка пешерергә куябыз.
Өсләре алтынсу төскә кергәч, духовкадан алырга. Печеньенең өсте каты булса - ул пешкән.
Калган ике йомырка агын күбеккә әйләнгәнче 1-2 тамчы лимон согы белән болгатабыз, аңа шикәр пудрасы һәм азык-төлек буяу матдәсе кушабыз.
Глазурьны җылы печеньеләргә сөртергә. Глазурь кипкәч тә, печенье-чыршыларыбызны бизи башларга була.
l1qVhApBmkc
BsUlrGkfGKs
 

Комментарийлар