Логотип «Мәйдан» журналы

Ялларда Татарстанда салкын һава торышы булачак

Ялларда Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак...


Ялларда Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.


9368

Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак. Шимбә, көндез, ә якшәмбе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында республикада кар явачак.


15 февраль төнендә һава температурасы -14 градус, ә аязганда -19 градус булачак. 16 февраль төнендә -12 градус, ә аязганда -17 градуска кадәр булачак.


Шимбә көндез һава температурасы -4...-9 градус булачак. Якшәмбе көндез температура -2...-7 градус булачак.

 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар