Логотип «Мәйдан» журналы

Ялларда кәбестә тозлагыз

Шимбә-якшәмбе көннәрен кышкылыкка әзерләнү өчен файдаланыгыз. Бакчада көзге эшләрне тәмамларга, кышкылыкка кәбестә тозларга да була. Җиңел генә рецептлар тәкъдим итәбез.Укроп беләнУкроп белән тозлаган...

Шимбә-якшәмбе көннәрен кышкылыкка әзерләнү өчен файдаланыгыз. Бакчада көзге эшләрне тәмамларга, кышкылыкка кәбестә тозларга да була. Җиңел генә рецептлар тәкъдим итәбез.


Укроп белән


Укроп белән тозлаган кәбестә аеруча тәмле була. Көннәр коры чакта ук бакчада үскән хуш исле укропның орлыгын җыеп куярга кирәк. Кәбестә тозлау вакыты җиткәч, әзер укропны куллану бик уңайлы.
Тозлау өчен 3 килограмм чамасы булган бер баш кәбестә, уртача зурлыктагы 3 кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы коры укроп орлыгы кирәк булачак. Ваклап туралган кәбестәне уңайлы киң савытка салабыз һәм өстенә тоз сибәбез. Кышкылыкка тозлый торган кәбестәгә тозны да дөрес сайларга кирәк, аның өчен эре тоз яхшы. Вак яисә йодлы тоз ярамый.
Кәбестәне бутыйбыз һәм кул белән бераз уабыз. Вак кыргычтан чыгарылган кишерне һәм укропны кушып, тагын бутыйбыз. Өстенә авыр әйбер куеп, өч көн җылы бүлмәдә тотабыз. Бу вакыт эчендә газы чыксын өчен кәбестәне әледән-әле бутап торабыз. Шулай эшләмәсәң, аңа әче тәм керә. Өченче көнгә кәбестәне чиста, коры банкаларга тутырып, базга төшереп куябыз.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан алынды

Комментарийлар