Логотип «Мәйдан» журналы

“Ялкауларча” пицца рецепты

Камыр куярга вакытыгыз юкмы? Ә тиз генә пицца пешерәсегез киләме? Пицца өчен нигез итеп батон алырга тәкъдим итәм. Ә эчлеге бик туклыклы һәм төрле.Бер батон пицца өчен: 1 “нарезной” батоны, 2 аш кашыг...

Камыр куярга вакытыгыз юкмы? Ә тиз генә пицца пешерәсегез киләме? Пицца өчен нигез итеп батон алырга тәкъдим итәм. Ә эчлеге бик туклыклы һәм төрле.



Бер батон пицца өчен: 1 “нарезной” батоны, 2 аш кашыгы тәмле майонез, 4 аш кашыгы кетчуп, 2 тырнак сарымсак, 10 телем колбаса, ике уртача тозлы кыяр, 4 уртача шампиньон гөмбәсе һәм 1 уртача суган, яңа өзелгән 2 кечкенә помидор, 150 грамм каты сыр.




Шулай итеп пиццаның нигезе өчен батон (“нарезной” яки суга пешкәнне дә сайларга мөмкин) кирәк булачак. Батонны буйга урталай кисәргә, йомшагын (кәтлиткә кушарга яхшы булачак, шуңа туңдыргычка куярга яки киптереп сохари вагы ясарга була) алырга кирәк.


Батон эченә бер тырнак сарымсак уарга, 2 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы кетчуп салырга һәм шунда ук болгатып эченә ягып чыгарга.




Телемләп туралган колбаса тезәргә, тозлы кыяр (турап та салырга мөмкин), яңа өзелгән помидор, эре угычтан сыр уарга һәм үсемлек мае белән майланган табага батонлы пиццаны куярга. Икенче батонга колбаса урынына гөмбә белән суган кыздырып салырга.




180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешерергә. Мичтән алгач, өстенә 15 минутка тастымал ябып куярга, аннары уртага кисеп ашарга мөмкин.


Пицца нигезе булган батон кетердәп торачак. Тәмле һәм туклыклы булачак.




Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/yalkaularcha-pitstsa-retsepty/

Комментарийлар