Юл читендә, аулак чатта, ялгыз нигез,

Ничә еллар ул берүзе, һаман үксез,

Көзге җилләр талкый аны төрле яктан,

Ә кайчандыр монда тормыш чәчәк аткан!

 

Хәтерендә, бала-чага шау-гөр килде…

Җәйге кичтә тальян моңы үзәк өзде,

Моң чишмәсе – чибәр туташ җырын сузды,

Ишеткәннәр, күң(е)ле тулып, яшь агызды…

 

Үтте ул чор, ишегендә – корыч йозак,

Ялгыз өйнең тирә-ягын басты куак,

Уздырыштан үсте монда әрсез агач,

Чормасында оя корды пар карлыгач!

 

Бик тиз үтә ямьле язлар, җәйләр, көзләр,

Алда тагын кышкы салкын, озын төннәр,

Өй түреннән узган тимер чыбыклардан,

Нигез көтә хуҗасыннан җылы хәбәр…

 

Юаткандай буш нигезне салмак көйгә,

Мескен чыбык, ләм-мим дәшми, гел тирбәлә,

Ачы җилдә сузып-сузып уйлый бирә,

Ташкаладан кайтмасларын гәрчә белә…

«Кайгырма (ә)ле, без икәү бит», дия гүя…

 

Марсель ШӘРӘПОВ

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №5, 2020 ел.


Комментарий язарга