Логотип «Мәйдан» журналы

Ялгыз каурый

1Түгел иярдә – артсыз эскәмиядәСорау билгеседәй бөгелгән картУңга карый, сулга карый,Кеше эзләп арый...Баш очында салмак кына очкан,Кочагына көзге хәсрәт посканЯлгыз каурый...Каңгылдашкан казлар да юк...

1
Түгел иярдә – артсыз эскәмиядә
Сорау билгеседәй бөгелгән карт
Уңга карый, сулга карый,
Кеше эзләп арый...
Баш очында салмак кына очкан,
Кочагына көзге хәсрәт поскан
Ялгыз каурый...
Каңгылдашкан казлар да юк йортта...
Таң кузгалткан көтү ташкыны да,
Дөнья куган дәртле ашкыну да,
Ботарланган, һәм таланган...
Каны суыртылган авыл кебек
Хәвефләнеп, тынып калган
Сорау билгеседәй бөгелгән карт.
Салынып төшкән иңнәрендә
Күренми дә канат…
Балалары кайткан чакта гына
Кулларына гармун алып,
«Шахта көе»н, «Тәфтиләү»не уйный...
Башын кырын салып,
Үзе нидер уйлый...
Ямансулый..
Тыңлап торсаң, һәрбер күзәнәктә,
Канатлары нәфис күбәләктәй
Уяна моң – яңа...
Кем куана?
...Үз авылын югалтудан куркып,
Күк катына багып, дога укып
Җан сызланып яна...
Авыл гына түгел, бу мохиттә
Кешеләр дә сансызлана...
2
Тәртәсеннән чыккан улмы соң ат?
Сорау билгеседәй бөгелгән карт –
Хезмәт мәйданында – Алып!
Вөҗданына тугры калып
Гомер иткән...
Бар да үткән...
Үкенечсез микән?
Хатыны да, гүр иясе күптән.
Дөрес, төшләренә сирәк-мирәк
Кунакка ул кайта ахирәттән.
Баш очында салмак кына очкан,
Кочагына көзге сагыш поскан
Чынбарлыгы – ялгыз каурый.
Пар канатлы чагын, ничә еллар
Хәтеренең гөлләренә урый...
3
Игелекле, диндар да зат –
Сорау билгеседәй бөгелгән карт
Уңга карый… сулга карый…
Кеше тапмый… арый.
Ул авырый…әллә… ил авырый?
Җиргә иңәр, туфрак булыр каурый…
Аллы-артлы бакыйлыкка күчте
Чордашлары, яшьтәшләре.
Ирләрчә ул елар иде –
Кипкән инде күз яшьләре…
Алларында элек шаулап торган,
Иген балкышыннан көн яктырган
Кырлар корый…
Кемнәр, кемнән сорый:
«Нишләргә соң, туган?!»
Аждаһадай ут өрүче,
Авыл киләчәген үтерүче
Гаепленең кайсы гына бүген,
Хөкем итеп үзен
Башын ташка орган?
Бердәмлеге өзек тамырлардан
Калка оран:
– Туачаклар кабат күтәрерме? –
Җимерелде корган…
…Өстә торган күшәгәннәр өчен,
Хәрәм ястык түшәгәннәр өчен
Халык-балык – корбан…
4
Үзебезнең җанны, авыл җанын
Сакларлык та кылмадыкмы савап?
Ишетелми җавап…
Күкләр – дәшми…
Им өләшми…
Оеткан да канын,
Туфрак ашсыз туңган…
Кая басма, аяк тая…
Юл күрсәткән маяк кая?
Нишләргә соң, туган?!
…Имеш ера-а-ак киләчәктә
Елмаеп ай туган!
Түм-түгәрәк, икмәк кебек бөтен,
Түгел китек...
...Хәтерләтеп мәгърур тау бөркетен
Кешеләре яши матур итеп...
 

Айрат СУФИЯНОВ


Фото: ok.ru








«Мәйдан» №6, 2021 ел.








Комментарийлар