Төште. Ватылды. Чәлпәрәмә килде. Югыйсә, рюкзак эчендә иде бит…

istock_000002318480medium

Фото: firestock

Замирның күз яшьләре бер-бер артлы тәгәрәп идәнгә тамды. Юк, ул еламый, тамчылар үзләре ихтыярсыз тама иде. Елап торырга, җебегәнмени ул, әмма алар малайны тыңламады, бер-бер артлы тәгәрәп төшә торды.
Сыйныфта тынлык урнашты. Әле яңа гына умарта күчедәй кайнап, уйнап пыр тузалар иде. Инде берәүнең дә шаярасы, көләсе килми. Ялгышты Замир, бик ялгышты. Нигә иң усал кызның курткасын идәнгә төшереп таптарга иде? Үзе дә белми. Ник шулай эшләвен аңлый алмый. Гел Рәмзия тирәсендә бөтереләсе, аның белән шаярасы гына килеп тора малайның. Хәер, бер ул гына түгел, сыйныфташ малайларның күбесе аның тирәсендә әйләнгәләп йөриләр. Ул абруйлы кызлардан исәпләнә. Елак та, әләкче дә, җебегән дә түгел.Җитмәсә, спорт буенча да көчле, укуын да әйбәт укый, төскә-биткә дә матур гына! Әмма усаллыгы җитәрлек. Бер дә җавапсыз калмый, этсәләр – үзләреннән дә болайрак этешә, суксалар – бер-икене тондырырга күп сорамый. Әнә, Кәримәне сыйныф малайлары елатып бетерәләр: әле пеналын алып уйныйлар, әле сумкасын яшереп куялар, әле этәләр, үчекләп алалар. Усаллыгы булмагач, утыра инде елап. Елаган саен, малайларның аны үртиселәре генә килеп тора. Ә Рәмзиянең әйберенә тиеп кара… Беләләр аның кемлеген, бераз шүрлиләр дә бугай әле. Замир да белә иде дә бит… Әмма ул Рәмзиядән моны көтмәде.
Физкультура дәресеннән ашханәдә кизү торучы укучылар алданрак китәләр. Рәмзия белән Кәримә өс киемнәрен партада гына калдырганнар иде. Ә парта – Замирныкы. Малай әллә ни озак уйлап тормады, куртканы идәнгә сыпырып төшерде, аяклары белән өстеннән үтеп барганда, Рәмзия сыйныфка килеп керде. Үзенең курткасы өстендә басып торган малайны күрүгә, җен ачуы чыкты аның. Күзе үзенең партасында торган Замирның рюкзагына төшүе булды, яшен тизлегендә ул идәнгә очып та төште. Рәмзиянең күзләрендә нәрсә эшләргә җыенуы чагылып киткәч, малай: «Тимә рюкзакка, ватыла!» – дип әйтеп өлгерде, әмма файдасы гына булмады… Беркем бер сүз әйтә алмый, шулай да Замир бик кадерле, күпме көтеп алган әйберсенең ватылмавына өметләнеп рюкзагын ачты. Юк, аның өметләре акланмады… Ул чәлпәрәмә килгән иде. Бу минутта Рәмзия дә үзенең нәрсә эшләвен аңлады, әмма буласы булган, ватыласы әйбер ватылган иде инде. Бик уңайсыз хәлдән чыгу өчен аклангандай: «Ник минем куртканы таптыйсың соң, бакча җимеше түгел бит ул да, акча җимеше», – дип әйтә алды. Малай да: «Әйттем бит мин сиңа, тимә дип», – диде, авыз эченнән мыгырдап. Баягы кыюлыкларыннан җилләр искән иде инде аның. Бу мизгелдә алар икесе дә бик кызганыч хәлдә күренделәр. Малайлар Замирны якласа, кызлар Рәмзия ягыннан сөйләделәр. Әмма бу аларга җиңеллек китермәде. Күптән көтелгән, башкаларны да кызыктырган әйберне мәктәпкә алып килү, сыйныфташлары янында масаю, аларны кызыктыру турында күпме хыялланды. Инде менә беренче көнне үк бәхетсезлеккә юлыкты. Югыйсә, әнисе Гөлбану апа: «Улым, әллә алып бармыйсыңмы соң, өйдә генә торсын», – дигәч, тыңлыйсы калган да бит. Ялгышты малай, ялгышты. Үкенүен дә үкенә, әмма бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Әбисе әйткәндәй, терсәк якын да бит, тешләп булмый. Малайны Рәмзиягә, ә кызның Замирга инде күтәрелеп тә карыйсы килмәде. Никтер берәү дә шаярмый, көлми, уйнамый. Замир үзе утырган парта өстеннән төште, киенде, рюкзагын алып, кайтыр юлга чыкты. Инде ватылган әйбердән бигрәк, әнисенә нәрсә әйтер? Шул турыда уйлап, авыр адымнар белән өенә таба атлады.
Әнисе улын күргәч тә куркып калды. Сөмсере коелган малай булган хәлне сөйләп биргәч, ана тынычланды. «Мал табыла ул, башың исән булсын», – дип әйтте. Энҗе бөртегедәй күз яшьләрен улына күрсәтмәде.
…«Мал табыла ул!» Бу сүзләрне балачагында әтисеннән ишетте. Бүгенгедәй хәтерли ул көнне. Уку елын яхшы билгеләргә тәмамлаган өчен, Гөлбануга өр-яңа велосипед алдылар. Аның күптәннән урам буйлап велосипедта йөрисе, бигрәк тә авыл артындагы биек таудан җил белән узышып элдерәсе килә иде. Иптәшләре белән бергә тауга юнәлделәр. Кызлар, малайлар берәм-берәм таудан җилдереп төшәләр. Гөлбануга бик тә рәхәт! Аның күптәнге хыялы тормышка ашты бит. Инде кояш офыктан югалып та бара. Менә бер генә тапкыр төшә дә өенә кайтып китәчәк. Әмма… Төшмәгән булса, яхшырак буласы иде. Инде таудан төшеп җиттем дигәндә генә, велосипедның тәгәрмәче ташка туры килде, кичке эңгер-меңгердә ул аны күрмичә калды бит. Гөлбану – бер якка, велосипед икенче якка очты. Иптәшләре бик тиз килеп җиттеләр. Кызның тезләре каный, сул аягы бик нык авырта, беләкләре сыдырылган иде. Авыртудан бигрәк, гарьлегеннән елыйсы килде аның. Елады, бик озак елады ул тау итәгендәге зур ташка утырып. Үзеннән бигрәк велосипедын кызганды. Аның тәгәрмәче сигезлегә әйләнгән, руле каерылган. Ул бу хәлдә өенә кайта алмый инде. Үзе кайтмады, килеп алдылар аны. Авыл бит ул, чыбыксыз телефон аша хәбәр өйдәгеләргә дә барып җиткән. Йөзе агарган әнисен, борчылган әтисен күрүгә, кычкырыбрак еларга кереште. Әтисе кызын күтәреп алып кайтты. Ә велосипедны күрше бабайның Алмачуары арбасына салдылар. Ул яраксыз иде. «Мал табыла ул, үзең исән калгансың, шунысына сөенергә кирәк, бала!» – диде әтисе, кызын юатып. Әйе, ул хаклы иде. Гөлбану бу вакыйганы оныта алмады. Яралары тиз төзәлде, әмма күңелендә үкенеч кенә калды.
Менә бүген бу хатирәләр яңарды. Әмма ул улына берни дә сиздермәде. «Баш ярылып, күз чыкмаган», – дип үзен юатты. Ул улын бик тә яхшы аңлады. Бу бүләкне ничек алганын үзе генә белә иде. Заводта акчаны начар түләмиләр, әмма Гөлбану апа улын ялгызы гына үстерә. Төнге сменаларга кала-кала эшләп, улына иң кыйммәтлесен сайлап алган иде. Улын бик тә сөендерәсе килгән иде… Ә рюкзакта аның туган көненә бүләк ителгән планшет иде. Ялгышты шул, ялгышты. Дөресрәге, ялгыштылар.

 

Эльвина Ханова,
Сарман.

Комментарий язарга