Мин бәхетне яланаяк күрәм.
Мин бәхетне күрәм – үтәли.
Балачагым болынында бабам
Әле һаман печән күбәли.

Әле һаман чыжлый чалгылары.
Әле һаман шул ук – иманы.
Мин ызаннар кичәм:
…Икәү… өчәү…
Тик аңламыйм һаман дөньяны.

Кануннарын аның.
Алымнарын.
Юк, аңламыйм.
Кем соң аңлатыр?!
– Бары киткәч, – ди ул, –
кемдер безне
Бүгенгедән күбрәк яратыр…

Җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
Бирелмәгән никтер адәмгә.
И сихәтле бәхет!
Ул – хәләл дә.
Кем өчендер – үтә хәрәм дә.

Бәхет өчен туганмы соң без, дип,
Яланаяк – киртләч үрләргә…
Кирәк, бәлки, безгә тик – яшәргә.
Кирәк вакыт килгәч – үләргә.

 

Луиза ЯНСУАР

Фото: twitter.com

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№9, 2016 ел)

 


Комментарий язарга