Логотип «Мәйдан» журналы

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлар явачак

Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле я...

Киләсе ялларда Татарстанда температура фоны кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.arxiv
Бүген урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез һәм кичен аерым районнарда көчле явым — төшем көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәр дип фаразлана, көндез һәм кичен җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә  +14 тән +19 градуска, көндез +25 тән +30 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +33 градуска кадәр булачак.
Шимбә көнне төнлә һәм иртән республикада тотрыксыз һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә  +12дән +17 градуска кадәр була. Көндез Татарстанда явым-төшем көтелми, температура фоны түбәнәя һәм +20..+25 градустан да артмас дип көтелә.
8-9 августта төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төньяк һава агымнары һава температурасының киләчәктә түбәнәюенә ярдәм итәчәк: төнлә  +10 +15, көндез +19 +24 градус фаразлана.
Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында татарстанлыларны салкын һава торышы, урыны белән бераз яңгырлар көтә. Һава температурасы түбәнәю дәвам итәчәк: төнлә  +8дән +13кә кадәр, көндез +17 - +22 градус булуы көтелә.
 
Фото: «Татар-информ»

https://tatar-inform.tatar/news/society/06-08-2020/yal-k-nn-rend-tatarstanda-ya-gyrlar-yavachak-5761810

Комментарийлар