Логотип «Мәйдан» журналы

Якутларга киткән вакытлар

Повестьтан өзек.

Мәҗбүри ассимиляциядән исән калган соңгы милләттәшләребезне сыендырган татар резервациясе. Илләр, халыкларны бер түбә астына куып кертеп стройга тезгән, бер тел, бер мәдәниятне генә гамәлгә куеп маташкан Дөньяви хөкүмәт. Танымаслык булып үзгәргән табигать. Бу – булуы мөмкин, тик булмавы мең кат хәерле киләчәк. Шуңа күрә повестьны кайбер ташламалар белән антиутопия дип атарга да мөмкиндер.  

Автор.

 

Көндезге үзенчәлекле, Зөфәрнең күңеленә ифрат та хуш килгән аралашу һәм сәяхәт тәмамланып, Алинәләргә кайтып кичке ашны ашап чыкканнан соң өй янындагы газон-чирәмдә бер тын утырып һәм ятып, егет үзе әйтмешли, «бетен баскач», бер-берсен һичкайчан очратырга тиеш булмаган кыз белән егет янә дә урам якка юнәлделәр. Авыл, аның кыска һәм төзек урамнары, тирә-ягы, инеш буйлары белән танышу тулы булсынга, бу юлы алар элек түбән оч дип аталган кояш чыгышы ягына таба атладылар. Бераздан инешнең түбән агымы – аның авылдан чыгып киткән тарафындагы урында, сирень куаклары ышыгында җыйнак утыргыч табып, шунда «ояладылар». Кичке сәйран башлануга ук Зөфәрнең сүзне, Руслан белән аралашканда күп тапкырлар телгә алынып та, күңелендә сурәте тулысынча яралып бетмәгән җир – тыюлык-резервация ягына борасы килгән иде. Утыргычка килеп утыруга, егет, онытканчы дип, сүзне шуннан башлады.


Алинә, синең Чулман буендагы резервация хакында ишеткәнең бардыр бит? Минем ул турыда күбрәк беләсем килә иде.
– Аккамышны әйтәсеңдер син. Аны күздә тотсаң, ишеткән генә түгел, күргән дә бар әле ул тарафны.
– Чынлапмы? Әтиең ул хакта никтер әйтмәде. Булганың, күргәнлегең турында.
– Чынлап. Моннан йөз илле чакрымда гына ул. Әйттем ич татарча белгән бердәнбер танышым бар дип. Курсташым – Айсылу исемле бүлмәдәшем ул. Һәм ул Аккамыштан. Үткән җәйдә, әллә кайлардан рөхсәтләр ала-ала, мине әти-әнисе янына кунакка алып кайткан иде. Шунда, соңыннан яртысын онытсам да, бер кич эчендә унбишләп татарча сүз дә өйрәнеп килгән идем әле хәтта...
– Бик кыерсытмыйлармаы анда безнең халыкны? Ни хәлләрдә, нинди уй-хисләр белән яшәп яталар? Күргәннәреңне тулырак итеп сөйләсәңче.
– Бик рәхәтләнеп. Өч-дүрт татар авылын, бер бистәне берләштергән, дөньядан күпмедер аерымланып, үзизоляциядә яшәгән, тулысынча татарлардан торган җирлек ул. Мин авылларны күрмәдем, бистәнең үзендә генә булдым.
– Аңлап җиткермим, ил җитәкчелеге куып керткәнме аларны анда, әллә үзләре теләп бикләнгәннәрме? Кемдер бикләгән очракта резервациядән бигрәк «гетто» сүзе туры килмиме икән? – Зөфәр, кызның әтисе әйткәннәргә ачыклык кертергә тели, детальләрен төпченә башлаган иде.
– Белүемчә, андагылар үзләре теләп, хәтта көрәшеп алган тормыш Аккамышта. Теләк сүзе биредә бик туры килмәсә дә. Чарасызлыктан дип аңладым мин аны. Әти белән дә ул хакта кайта-кайта сөйләшкән булды. Мәҗбүр булу – биредә, ихтимал, иң дөрес сүз шулдыр. «Резервлау» саклауны, исән калдыруны аңлата кебек. Глобальләшү шартларында күп нәрсәләрне исән, үзгәрешсез тоту бик проблемалы, аның өчен тышкы дөнья белән алыш-бирешне ныклап чикләү хаҗәт, дип аңлаткан иде әти. Чиклиләр, тик төбәк җитәкчелеге, кеше хокукларын бозасыз дигән булып, аларга даими каныгуда, дип тә сөйләделәр. Ул яктан җиңел түгел аларга. Шулай да яшиләр. Резервациядәге яшәешкә күз-колак булып торучы орган – үзидарә дә бар. Үзидарә булмаса да, андагы өч-дүрт мең кешенең һәммәсе, вазгыятьне яхшы аңлап, үз-үзе булып, ягъни татар булып калу өчен җан ата, дип беләм. Әтием әйткәнчә, инде тарихка күчкән олы милләтнең кечкенә бер өлешен – соңгы берничә мең татарны фанилыкта калдыру ниятеннән яралган, теләп алынгын шундый дәрвишлек анда.
– Их, андыйны кем генә теләр икән? Татар теләге – күп миллионлы, тулы канлы милләт булып, киләчәк өчен курыкмыйча яшәү, чәчәк ату бит. – Егеттәге милләт өчен сөенү хисен шушы минутта аны кызгану алыштырып өлгергән иде.
– Анысы, үзең дә беләсең, идеаль очрактадыр инде. Идеаль шартлар булганда. Тик аларны каян аласы?
– Әйе, биредәге чынбарлыкта, шуңа ирешкән ошбу дәвердә татарга урын бары шунда гына калган булып чыга. Тик теләсә нинди изоляция үсеш-алгарышны тоткарлый, артталык та китереп чыгара. Үсеш-алгарышның яхшысын, мәгънә иңгәнен күздә тотуым. Икенчедән, күпме генә ябылма, ассимиляция дигән зәхмәт барыбер беркая да китми дип беләм. Тагын бер илле, йөз елдан юкка чыкмасмы, бетмәсме алар? – Егет, сорауларның шундый четереклеләрен биреп, Алинәдән андагы халыкны бар көченә яклавын көтә, шуңа исәп тота иде. Әтисендәге кебек, кызның да күңел төбендә яшеренеп яткан миллилекне күрәсе, янә шуны тәгаенлисе килә иде Танышлыкның беренче минутларында әйтелгән сүзләрнең бары сак булырга тырышу, чит кеше алдында ачылып китмәү икәненә инанасы килә иде.
– Ассимиляция юк хисабында, диделәр. Ә алгарыш мәсьәләсендә, алар мантыйгы, белүемчә, болай: икенең берсе, йә үзең булып калып, арттарак сөйрәләсең, син әйткән адашкан ашкын дөньядан калышасың, яисә миллилегең җуеп, күпчелекне тәшкил иткән космополитларга барып кушыласың, алар армиясен тулыландырасың. Кемнәрдер кебек үтә заманча, ләкин Айсылу әйтмешли, бозыкбашлы буласың. Син дә, анда яшәсәң, беренче вариант ягында булыр идең бит, әйеме?
– Мин, ихтимал, татарлык белән заманчалыкның синтезын сайлар идем. – Алинәнең җавабы йөрәгенә сары май булып ятса да, егерме беренче гасыр кунагының үзендәге ясалма кирелектән баш тартырга исәбе юк иде кебек.
– Алар алай эшли алмый. Хәзерге дөньяда сарыкны да исән калдырып, бүрене дә тук тотып булмый, мөмкин түгел, димәк.
Җавапның монысы да егет күңеленә хуш килде. Ул, кирелеген онытып, уйлаганын әйтми кала алмады:
– Аңлыйм, тирә-якта затсызлык күбәйгәндә, башка чара юк икән, үз кабырчыгыңны булдырып, шунда кереп посу дөрестер. Әмма артык озакка сузылганда, ул үлемгә тиң. Алар, анда яшәүчеләр тормыштан канәгатьме соң?
– Анда, карап торуга, барысы да яхшы кебек. Олысы да, кечесе дә чатнатып татарча сөйләшә. Гореф-гадәтләр дә, үзләре әйтүенчә, исән. Булган мәктәпләре дә милли. Хәтта татар телле интернет кебек нәрсә – локаль челтәр дә бар, диделәр. Глобаль пәрәвезгә дә чыгарга була. Тик анысы чикләнгән. Мәгълүмат кыры да чикле. Телевидениедә җәмгысы өч канал. Беренчесендә, кайчан карама, милли әдәбият белән мәдәнияткә багышланган тапшырулар. Милләт тарихы, шәхесләр. Күпчелек материаллар, әлбәттә инде, видеоархивлардан. Тагын бер каналда татарча кино, сериаллар, табигатькә, аны саклауга кагылышлы фильмнар. Өченчесе – тулысынча балаларга тәгаенланган канал – уку программалары, мультфильмнар, уеннар. Рус телен һәммә кеше белә, тик үзара аралашуда ул кулланылмый. Олы шәһәрләргә, башка төбәкләргә күчеп китү тыелмый. Әмма андый очраклар юк, диделәр. Яшьләр, шәһәрләргә барып университетларга укырга керә ала. Укып бетергәч, кире кайта. Шундый үзенчәлекле, бераз авторитар кечкенә дөньячык. Әтигә аннан кайткач барын да сөйләгән идем, башта гаҗәпләнде, соңрак, татарлыгы искә төшкәч, горурлык хисе кичереп, сөенде хәтта. Авторитарлык андый булмый, авторитарлык ул Дөньяви хөкүмәт гамәлгә керткән тәртипләр, диде әти.
– Халык нәрсә хисабына яши, кайда эшли?
– Зур булмаган сәнәгать оешмалары бар. Сугарулы игенчелек, яшелчә үстерәләр – анда һава торышы бездәге кебек үк түгел, йомшаграк, бераз булса да шәфкатьле. Ат үрчетү, казылык, кымыз ясау да табыш китерә, диделәр.
– Матур сурәтләдең, бар дөньяга өч мең татар калганын исәпләмәгәндә, барысы да яхшы да кебек. Тиз үзгәрешле ашкын дөньяда татар кавеменең шул хәлдә кирәк кадәр яшәренә ышанасы килә, әлбәттә. Тик, әйткәнемчә, теләсә нинди консервациянең яшәү срогы була. Резервацияне, анда бикләнеп җан асраучы татарларны әтиең киләчәктә уңдырышлы туфракка сибеләчәк бер уч сыйфатлы орлыкка тиңләде. Андый туфрак кайчан яралыр да, аны кем, кайчан хәстәрләр – ул хакта алар нәрсә дә булса уйлый микән?
– Айсылуга да шуңа охшаш сорауны биргән идем. Ул дөнья гел генә болай бара алмый, безнең урамга да бәйрәм киләчәк, дигән төсле фикер әйтте. Анабиозда без, дип шаяртты. Биологиядә шундый төшенчә бар икән бит: уңай шартлар көтеп, тышкы дөнья китергән җайсызлыкны, кырыслыкларны йокы халәтендә үткәреп җибәрү. Аккамышта кыбырсу, ил, дөнья шулай яши, шулай кылана дип, күргән-белгән очракта да аңа иярү юк, дияргә мөмкин – анабиоз ук булмаса да сүлпән генә барган тыныч тормыш, консерватив җәмгыять анда.

 

Комментарийлар