Язмыш дигәнебез кешене туган җиреннән аерып кай тарафларга гына илтеп ташламый да кай тарафларда гына нигез кордырмый.

33_img_0153

Әлеге язмабызда гади генә бер гаиләнең күрше республикада тату гына гомер кичерүләре һәм инде шул гаиләнең бер тармагы Алабуга якларына килеп төпләнеп, матур гына тормыш итүләрен бәян итәрбез.

Азат Ягъсуп улы Якупов Башкортстанның Илеш районы Карабаш авылында туып үсә. Әнисе Тәүсия Мирзаян кызы – немец теле укытучысы, Башкортстанның һәм РСФСРның атказанган мәгариф хезмәткәре. Күп тапкырлар район советына депутат булып сайлана. Тәүсия ханым Илеш районының танылган шәхесе Роберт Миңнуллинга да белем бирә. Әтисе дүрт балалы гаилә башлыгы Ягъсуп Шәих улы гомер буе туган авылында күмәк хуҗалыкта технолог, инженер булып эшли. Колхозның барлык техникасын төзеклектә, пөхтәлектә тотарга тырыша. Шуның белән башка механизаторларга һәм шоферларга үрнәк тә булып тора. Кирәк булса, машина-трактор моторларын сүтеп җыя, тишелгән радиаторларны да кургаш белән ябыштыра Ягъсуп абый. Билгеле булганча, тимер, бакыр әйберләрен ябыштыра, ямый белүче борынгы заманнардан ук бик сирәк һөнәрләрнең берсе һәм дәрәҗәле саналган. Ә бу һөнәрне Ягъсуп армия хезмәтендә өйрәнә, дисәк, ялгыш булмас. Әлбәттә, мондый нечкә эшкә кул ятуы да кирәк. Я.Якупов хәрби хезмәттә элемтәче була. Чыбык-тоташтыргычларны рация һәм телефоннарга күп тапкырлар эретеп ябыштырырга туры килә аңа. Туган ягына кайткач та Илеш районы АТСында элемтәче булып эшләп ала. Аннан инде аны дистәләгән техникасы булган хуҗалыкка инженер итеп билгелиләр. Бу елларны аның улы Азат болай дип искә ала: «Без кечкенә чакта ул көне-төне диярлек колхоз техникасы янында булды. Каян вакыт тапкандыр, әти самолет моделе ясау белән дә мавыкты. Ә без, малайлары, ул модельне ваттык. Шулай да әтинең самолет модельләре белән «җенләнүе» абыем Ирек белән миңа да күчте. Ул чактагы «Юный техник», «Сделай сам» кебек журналлардан сызымнар алып, самолет модельләре ясадык».

38_img_0218
Ягъсуп абый үзенең гамәлләре белән балаларына тормышка юл да күрсәткән булып чыга. Чөнки Азат Карабаш урта мәктәбен тәмамлауга, Уфа авиация институтында уку теләге белән яна башлый. Ләкин кичәге мәктәп укучысы әлеге институтта имтиханнарны тапшыра алмый. Аңа армия хезмәтеннән соң бер ел рабфакка йөреп белемен тулыландырырга туры килә. Шушында ук егет Кырмыскалы районы кызы Галия белән дә таныша. (Алар беренче курста укыганда өйләнешәләр.) Азат Якупов Уфа авиация институтыннан эчке янулы двигательләр һәм авиация двигателе белгечлеген алып чыга. Совет чорында югары уку йортын тәмамлаучыларның язмышын партия хәл итте, дияргә мөмкин. Диплом алган элекке студентлар, партия һәм комсомол кушуы буенча, ерак төбәкләрдәге предприятиеләргә өч елга юллама белән җибәрелде. Азат Якуповка да йә Урал ягын, йә Запорожьены сайларга тәкъдим итәләр. Ә ул туган җиренә якынрак булган Чаллыга, андагы КАМАЗ ширкәтенә эшкә урнашуга ирешә. Бу – СССР күләмендә үзгәртеп кору еллары була. Заводта технолог, инженер-ремонтчы вазифаларын башкара. «Инде КАМАЗда зур янгын булгач, Алабуга каласына «качтык», дип искә ала Азат әфәнде. Ә монда ул елларда трактор һәм автомобиль сәнәгатен үстерү турында зур сүзләр йөри. Ирле-хатынлы Якуповлар Алабугадагы туганнары аша биредә йорт сатып алалар. Ике якның да әти-әниләре ярдәме белән, әлбәттә. Аннан инде шушы урында яңа йорт төзиләр. Югары белемле Азат Ягъсуп улына Алабугада бер заводның директоры булырга да тәкъдим итәләр. Бер ел дәвамында. Ләкин ул АлАЗда эшнең торган саен сүлпәнләнүен, халыкның дәрт белән эшләмәгәнен күреп тора. Директор булу мәсьәләсе инде кабыргасы белән куелгач, А.Якупов болай дип җавап бирә: «Мин эшли белмәгәннәрне яратмыйм. Директор булсам, барыгызны да эштән куачакмын яки сезнең белән завод таралачак», – дип ярымшаяртып җавап бирә. Шуннан соң бу тәкъдимне башка күтәрмиләр. Белгәнебезчә, АлАЗ заводлары да күтәрелә алмый. Авыл җирендә әти-әнисеннән эшкә өйрәнеп үскән Азат әфәнде бу вазгыятьтә дә югалып калмый, зур тырышлыклар куеп үз эшен ачып җибәрә. Баштарак үз хуҗалыгындагы гаражда, тора-бара арендага бина алып, автомобильләр төзәтү эшенә алына. Төзәтү эшләрен үзе генә башкармый, куллары эш белгән кешеләрне туплап, кечкенә генә бригада да оештыра ул. Шунысы игътибарга лаек: ватылган машиналарны Алабуганың башка урыннарында ясаудан баш тарталар икән, аларны Азат Ягъсуп улы эшләгән остаханәгә алып килеп ясаталар. Чөнки аның куллары нинди машинаны ничек ясарга икәнен белә. «Әллә нинди машиналар бар. Төзәтүгә керешүдән курыккан чаклар да була. Әмма көчеңне җыеп кереп китәсең дә, икенче яктан ерып чыгасың. Хәзер теләсә кайсы машинаны ясыйбыз. Аллага шөкер, әлегә булдырабыз. Нык катлаулы эшләр була. Күп җирдә тормоз, тәгәрмәч, төтен чыккыч алыштыралар. Әмма электроникага керергә куркалар. Гел укырга кирәк. Белгән саен азрак белгәнеңне аңлыйсың. Төнге уникеләргә кадәр компьютерда утырам, өйрәнәм. КАМАЗда эшләгән елларда да Самара шәһәрендә укып белемне күтәреп тордык. Хәзер инде үз кулы белән тотып эшләүчеләр аз», – дип борчыла А.Якупов. Шунысын да искәртик, бүген Алабугада радиатор ямаучыны табуы бик кыен. Тишелгән радиаторны йә «ИП Якупов М.А.» остаханәсенә алып китәләр, йә Чаллыга барып ябыштыралар. Галия ханым белән Азат әфәнденең гаиләләре бүген түгәрәк. Уллары Марсель КАИның информатика бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә ул әтисенең беренче ярдәмчесе дә. Алай гына да түгел, әтисе башлаган эшнең дәвамчысы да булып тора ул. Ата кешенең өмете менә шундый. Марсель Азат улы бүгенге көндә үз кибетләрен булдырган. Запас частьлар җитештерүчеләр һәм сатучылар белән элемтәләр булдырып, аны киңәйтү өстендә эшли. Ашыгыч рәвештә теге яки бу запчасть кирәк була икән, Марсель әфәнде Чаллы яки Казандагы хезмәттәшләре белән элемтәгә чыгып, аны кайтарту чарасын күрә. Аның тормыш иптәше Рината ханым Алабуга судында эшли. «Әйбәт эшли, күп эшли. Әле безгә дә булыша», – диләр киленнәре турында әти-әниләр.
Галия һәм Азат Якуповлар олы кызлары Гүзәл һәм кияүләре Антон белән дә горурланалар. Гүзәл шулай ук КАИның икътисад бүлеген тәмамлый.
Әлеге гаилә инде озак еллар Алабуга шәһәрендә яшәсә дә, туган якны онытмый. Ел саен барлык туганнар һәм оныклар Илеш һәм Кырмыскалы якларына сабантуй бәйрәмнәренә кайталар. Уфадагы һәм Салаваттагы туган-тумачаларның да хәл-әхвәлләрен белергә вакыт табалар.

 

Фотолар: гаилә архивыннан.

 

Гафиулла ГАЗИЗОВ.